7


Тест ЕРТ для 9-х классов

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

I вариант









1нче бүлек

Мин кулыма китап алам...

  1. Без-китаплы халык. (2)Татар халкы гыйлемле булган, китап укыган. (3)Бүгенге көнгә кадәр килеп җиткән кулъязма китаплар шул хакта сөйли. (4) Кулъязмаларны күчереп язучы осталар барлыкка килгән. (5) Хәзергечә әйтсәк, китапларны тиражлаучылар була.

(6) Аннан басма китаплар чоры башланган. (7) Безнең әби-бабайларыбыз үз телләрендә белем алганнар, шул ук вакытта фарсыча да, гарәпчә дә белгәннәр.(8) Шунысы мөһим: без үзебез генә белемле булып калмаганмабыз, мәгърифәт нурын башка тугандаш халыкларга да таратканбыз. (9) Якын - тирәдә генә түгел, Урта Азия чүлләренә, далаларына кадәр барып җиткәнбез. (10) Бу да халкыбызның игелекле эшләреннән саналырга тиеш.

(11) Яңа чорлар килде. (12) Радио-телевидение, компьютер, интернет заманы. (13) Техника, электроника үзгәрә, компьютерлар, телефоннар, телевизорлар, музыка тыңлый торган төрле аппаратуралар яңара, камилләшә. (14) Уены да шунда, дәреслекләре дә, фильмнары да, музыкасы да, фотосурәтләре дә, хәтта шпаргалкалары да...

(15) Классикларыбызны укып үсмәгән, бүгенге язучыларыбызны белмәгән милләттәшләребез рухи тамырларыбызны да,тарихыбызны да, гореф-гадәтләребезне дә аңламас дигән шигем бар. (16) Ана сөте белән кермәгәнне, тана сөте белән кермәс, дигән шикелле, китап белән кермәгәнне, компьютер белән кермәсә, нишләрбез? (17) Беренчедән, компьютер-компьютер инде ул. (18) Аның җаны да, хисе дә юк. (19)Виртуаль дөнья (...) реаль дөньядан, тормыштан аерылу дигән сүз. (20) Икенчедән, компьютерның милләте юк.

(21) Без күп гасырлар дәвамында белемне бары тик китап аша алганбыз. (22) Иман нурын да, дөнья цивилизациясенең казанышларын да, халкыбызның бай тарихын да, рух ныклыгын да безгә китап биргән. (23) Шуңа күрә без Китапка чиксез рәхмәтле.

(24) Бүгенге көндә безнең рухи таянычыбыз китап булырга тиеш! (25) Китапсыз күңел-буш күңел, китапсыз йорт-нурсыз йорт, китапсыз милләт-киләчәксез милләт. (26) Бәхетебезгә, без андыйлар түгел! (27) Әлегә...





*Роберт Миңнуллин(1948) -халык шагыйре, популяр җырлар авторы. Аның шигырьләрендә туган җир, табигать, мәхәббәт лирикасы, әниләр темасы чагыла. Алар лирик образлар, нечкә хисләр, тапкыр һәм юмористик гыйбарәләр белән бирелгән.









































А1.Кайсы җөмлә түбәндәге сорауга җавап була ала?

Бүгенге көндә компьютер рухи таяныч була аламы?



1) Бүгенге көндә безнең рухи таянычыбыз китап булырга тиеш!

2) Иман нурын да, дөнья цивилизациясенең казанышларын да, халкыбызның бай тарихын да, рух ныклыгын да безгә китап биргән.

3) Уены да шунда, дәреслекләре дә, фильмнары да, музыкасы да, фотосурәтләре дә, хәтта шпаргалкалары да...

4) Безнең әби-бабайларыбыз үз телләрендә белем алганнар, шул ук вакытта фарсыча да, гарәпчә дә белгәннәр.



А2. Авазлар һәм хәрефләр саны туры килмәгән сүзне билгеләгез.

1)кулъязма

2) мәгърифәт

3) китапсыз

4)интернет



А3. Яңгырау тартык авазлар гына кергән сүзне билгеләгез.

1)рәхмәтле

2)чорлар

3)милләттәшләребез

4)дөньяда



А4. Орфографик хаталы сүзтезмәне табыгыз.

1)рухи таяныч

2)гарәпчә белү

3) тугандаш халык

4)бай тарих



А5.Виртуаль сүзендә ь хәрефе ни өчен язылган?

1)һәмзә тартыгын белдерү өчен

2) иҗекне нечкәртү өчен

3) тартыкларны нечкәртү өчен

4)аеру билгесен белдерү өчен



А6. Парлы сүзне билгеләгез.

1)гореф-гадәт

2)фарсыча

3) Урта Азия

4) фотосурәт



А7. Бәхетебезгә, без андыйлар түгел! Җөмләсенең дөрес тәрҗемәсен табыгыз.

1)К сожалению, мы не такие!

2)К счастью, мы не такие!

3) К счастью, они не такие!

4) К счастью, они не мы!



А8. Бәйлек ярдәмендә бәйләнгән сүзтезмәне билгеләгез!

1)шул хакта сөйләү

2)игелекле хезмәт

3)дөньядан аерылу

4) тарихны да сеңдерү



А9.Калын хәрефләр белән бирелгән фигыльнең төрен билгеләгез.

Без күп гасырлар дәвамында белемне бары тик китап аша алганбыз.

1)шарт фигыль

2)инфинитив

3)хикәя фигыль

4)боерык фигыль



А10. Ана сөте белән кермәгәнне, тана сөте белән кермәс мәкаленең рус телендәге дөрес эквивалентын табыгыз.

  1. В корове молоко не прокиснет.

  2. Больше молока получает тот ребенок, который больше плачет.

  3. Материнское сердце в детках, а детское в камне.

  4. В молоке не было , и в сыворотке не найдешь.



А11. Бүгенге көнгә кадәр килеп җиткән кулъязма китаплар шул хакта сөйли җөмләсендә көнгә

сүзенең килешен билгеләгез.

1)баш килеш

2)иялек килеш

3)юнәлеш килеш

4)төшем килеше





2нче бүлек









В1. 2нче җөмләдән укымышлы, белемле сүзләренә синоним булган берәмлекләрне табып языгыз.

Җавап:__________________________________

В2. 13нче җөмләдән искерә сүзенә антоним булган берәмлекне табып языгыз.

Җавап:__________________________________

В3. 10нчы җөмләдән алмашлыкны табып языгыз.

Җавап:__________________________________

В4. 6нчы җөмләдән баш кисәкләрне табып языгыз.

Җавап:__________________________________

В5.1-4җөмләләр арасыннан тиңдәш кисәкләр булган җөмләнең номерын языгыз.

Җавап:__________________________________

В6. 23нче җөмләдә китапка сүзе кайсы җөмлә кисәге булып килә? Җавапны сүз белән языгыз.

Җавап:__________________________________

В7. Кереш сүзгә бәйле булган өтернең номерын языгыз.

Китапсыз күңел-буш күңел,(1)китапсыз йорт-нурсыз йорт,(2) китапсыз милләт-киләчәксез милләт. Бәхетебезгә,(3) без андыйлар түгел! Әлегә...

Җавап:__________________________________

В8. 15-17нче җөмләләр арасыннан сорау җөмләнең номерын языгыз. Җавап:__________________________________

В9. 20-22нче җөмләләр арасыннан инкяр җөмләнең номерын языгыз.

Җавап:__________________________________

В10. 8нче җөмләдә баш һәм иярчен җөмләләр арасында куелган тыныш билгесен языгыз.

Җавап:__________________________________

В11. 19нчы җөмләдә (...)тамгасы урынына кайсы тыныш билгесе куелырга тиеш. Җавапны сүз белән языгыз.

Җавап:__________________________________

В12.2нче җөмләдән әйтелеше язылышына туры килмәгән сүзне табып язып куегыз.

Җавап:__________________________________

3нче бүлек









С1. " Бүгенге көндә безнең рухи таянычыбыз китап булырга тиеш! Китапсыз күңел-буш күңел, китапсыз йорт-нурсыз йорт, китапсыз милләт-киләчәксез милләт. Бәхетебезгә, без андыйлар түгел! Әлегә..." Текст ахырында китерелгән бу сүзләрнең мәгнәсен аңлатып, сочинение языгыз.

Укылган текстан фикерләрегезне раслый торган 2дәлил китерегез. Мисаллар китергәндә, кирәкле җөмләләрне языгыз яки аларның номерларын күрсәтегез.

Сочинениенең күләме 70 сүздән ким булмаска тиеш. Сочинение пөхтә һәм аңлаешлы итеп языгыз.







 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал