7


  • Учителю
  • 9 нчы сыйныф өчен татар теленнән электив кyрс программасы

9 нчы сыйныф өчен татар теленнән электив кyрс программасы

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

«Каралды»

«Тымытык гомyми yрта белем мәктәбе»

методик берләшмә җитәкчесе

_____ /Нургалиева Х.А./

Беркетмә № 5

« 2 4 » июнь 2014 ел.


«Килешенде»

« Тымытык гомyми yрта белем мәктәбе»

yкытy эшләре бyенча директор yрынбасары

_____ /_Кашапова Ф.Ф./

«25» июнь 2014 ел.

«Раслыйм»

« Тымытык гомyми yрта белем мәктәбе» директоры

__________ /Харрасов Б.С./

Приказ № 144

« 26 » июнь 2014 ел.


I категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Гәрәйшина Гөлүзә Мәүләветдин кызының

9 нчы сыйныф өчен татар теленнән

электив кyрс программасы

«Тyган телем - серле тел»






2014-2015 нче yкy елы


9 нчы сыйныф өчен татар теленнән электив курс

Тyган телем - серле тел

Курсның җитәкчесе : Тымытык гомyми yрта белем бирү мәктәбенең
татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Гәрәйшина Гөлүзә Мәүләветдин кызы

2014 -2015 нче yкy елы

Курсның эчтәлегенә бәяләмә - рецензия
«Тyган телем-серле тел» электив курсы өчен 34 сәгатьлек махсус программа тел белеменең барлык тармакларын үз эченә алган. Эчтәлеге үзенчәлекле, укучыларда телне үзләштерүгә кызыксыну һәм эчке омтылыш формалаштыруга юнәлтелгән. Хәзерге татар әдәби тел нормаларын телдән һәм язма сөйләмдә дөрес куллану үзенчәлекләрен төшендерү өчен уйланылган. Тел белеме бүлекләренең кыен очракларына игътибар бирелгән. Сүзләргә фонетик, лексик, морфологик анализ ясау тәртибе; сүз төзелеше һәм ясалышы; ситаксис һәм пунктуациягә дә урын бирелгән. Алган белемнәрне ныгыту һәм эзлеклелеккә салырга, аны гамәли куллана алу мөмкинчелеген арттырырга җирлек тудырылган.
Орфографик, орфоэпик таләпләр үтәлеше дә язма һәм телдән сөйләм күнекмәләрендә ныгыту күздә тотылган. Ә бүгенге көндә тирән белемле һәм грамоталы укучы - конкурентлыкка омтылучыларның берсе булып тора. Татар теле әдәби тел, камил тел булуын укучылар төшенә,аңлый. Тел белеменең ,,энҗе бөртекләре,сәйләннәре"- безнең сүзлек хәзинәбез. Ә бу курс телне тагын да чарларга, камилләштетергә омтылыш тудыра.
Укучы үз телен камил белгән очракта гына башка тел грамматикасын ныклап өйрәнүгә мөмкинчелек туа. Бу курс татар телебезгә, халкыбызның тарихына һәм мәдәниятенә хөрмәт тәрбияләргә, укучы балаларда милли үзаң формалаштырырга, телнең үзенчәлекле якларын тирәнрәк үзләштерергә, имтиханнарны уңышлы бирергә ярдәм итәр.

Тyган телем-серле тел

(Татар теленнән электив курс программасы)

Аңлатма язуы
9 нчы сыйныф укучылары, узган сыйныфларда алган белемнәренә таянып, тел ярдәмендә төп мәдәни кыйммәтләрне өйрәнәләр. Югары сыйныфларда татар теле һәм әдәбияты фәнен тыгыз бәйләп алып бару, ягъни интеграцияләп укыту зарурлыгы туа. Мәгълүм булганча, тел дәресләрендә укучылар һәрвакыт мисаллар (нинди дә булса текст) белән эш итә. Алар дәреслектәге күнегүләрдә бирелгән. Шуларга өстәп, укытучы үзе сайлаган, тагы да уңышлырак дип исәпләнгән текстларны да тәкъдим итә ала. Әлбәттә, бу текстлар тел күренешен яхшырак аңларлык, шәфкатьлелек, милли патриотизм һәм толерантлык рухында тәрбияләрлек булырга тиеш. Программада тел белеменең грамматик чараларын уңышлы файдалану максаты күздә тотылды.
Укучыларның сөйләм һәм язу күнекмәләрен камилләштерүгә ярдәм итә. Укучылар алынган белемнәрен сөйләм практикасында, сочинение һәм изложениеләр язганда, БРИ биремнәренә әзерләнгәндә һәм аларны үтәгәндә кулланырга өйрәнәләр
Электив курсның төп максатлары:
- укучыларның татар теленең фонетик, орфоэпик, орфографик, лексик, грамматик нигезләреннән алган белемнәрне системалаштыру;
- телнең төп грамматик чараларын язма һәм телдән сөйләм процессында куллануга ирешү;
- укучыларның иҗади һәм мөстәкыйль фикерли алу мөмкинлекләрен үстерү, үз фикерләрен дәлилли белергә күнектерү;
- татар әдәби тел нормаларын һәм стилистик мөмкинлекләрен ачык күзаллауга , аларны тиешенчә куллана белергә өйрәтү;
- телне тулы бер система буларак күзаллау;
- текст һәм башка мәгълүмати чаралар белән эшләү, аннан кирәкле мәгълүматны таба белү һәм аны тиешенчә үзгәртә алу күнекмәләрен үстерү;
- укучыларның орфографик һәм пунктуацион грамоталылыгын камилләштерү.
Әлеге курсның бурычлары:
1) укучыларның игътибарын телнең эстетик функциясен чагылдыручы әдәби текстка, өйрәнелә торган тел күренешләренең сәнгатьлелек ягына юнәлтү;
2) балалар туган телнең матурлыгын күрергә һәм ишетергә өйрәнсеннәр, нинди сурәтләү чаралары аша аның тормышка ашырылуын аңласыннар өчен телнең тасвирлау һәм сурәт ясау мөмкинлекләрен күрсәтү, телнең җанлы халәтен, кулланылыш рәвешен өйрәнеп, сүз белән сөйләм арасындагы бәйләнешнең нигезенә ныграк төшенергә , әдәби әсәрдә һәм автор сөйләмендә сүзнең тәмен, ямен, матурлыгын тоярга, үз сүзен, фикерен әйтә белергә өйрәтү.
3)әдәби тел нормаларын күнекмәләрдә дөрес куллана алуга өйрәтү, иҗадилыкка омтылу.

Программаның эчтәлеге
«Тyган телем-серле тел» электив курсы төрле текстлар белән тирәнтен эшләүне, имтиханнарга әзерләнү һәм татар теле, әдәбияты юнәлешендә югары уку йортларына кергәндә ярдәм итүне күздә тотып төзелде.
«Тyган телем-серле тел» электив курсы 34 сәгать

1нче бүлек. 5сәгать

1.1.Фонетика һәм орфоэпия. (аваз һәм хәрефләр,сузык авазлар,тартык авазлар. Сузык һәм тартык авазлар өлкәсендәге үзгәрешләр,иҗек,басым)



1.2.Сүзгә фонетик анализ ясау. ДЙА,БДИ биремнәрен күмәк,парлы үтәү.(А2-А3;В12)-

1.3. ДЙА,БДИ биремнәрен иҗади эшләү(А2-А3,В-12)



3
1


1

1


7 бүлектән тора. Бүлекләр теоретик,гамәли өлешләргә бүленгән.







1.2.Сүзгә фонетик анализ ясау. ДЙА,БДИ биремнәрен күмәк,парлы үтәү.(А2-А3;В12)-
1.3. ДЙА,БДИ биремнәрен иҗади эшләү(А2-А3,В-12)

1



1

2нче бүлек. 4 сәгать
2.1.Графика ,орфография(сузык һәм тартык аваз хәрефләренең дөрес язылышы; ъ ,ь билгеләренең дөрес язылышы,кушымчаларның дөрес язылышы, сүзләрне юлдан - юлга күчерү;кисәкчә,теркәгеч,аваз ияртемнәре язылышы)

2.2. Изложение язу өчен әзерләнү күнекмәләре. Беренчел күнекмәләрне ныгыту.Изложение ,,Умарталыкта"; ДЙА,БДИ биремнәрен үтәү(А4-А8)

2.3. Беренчел күнекмәләрне ныгыту.Изложение ,,Умарталыкта"; ДЙА,БДИ биремнәрен үтәү(А4-А8)



2


1

1




3нче бүлек. 4 сәгать
3.1 Лексика,фразеология.(Сүз мәгънәләре,лексик мәгънә;бер һәм күп мәгънәле сүзләр;килеп чыгышы ягыннан сүзлек составы,кулланылышы ягыннан сүзлек составы; фразеологик әйтелмәләр

3.2.Сүзгә лексик анализ. ДЙА,БДИ биремнәрен үтәү(А9-А11)
3.3. ДЙА,БДИ биремнәрен иҗади үтәү(А9-А11)


2



1

1


2



1

1





4нче бүлек. 2 сәгать

4.1.Морфемика һәм сүз ясалышы.(сүзнең мәгънәле кисәкләре,сүзнең тамыры һәм нигезе,кушымчалар һәм аларның төрләре,сүзләрнең ясалыш буенча төрләре,сүзләр ясалу ысуллары)

4.2.Сүзләрне төзелешләре һәм ясалышлары ягыннан тикшерү.




1


1




4нче бүлек. 2 сәгать

4.1.Морфемика һәм сүз ясалышы.(сүзнең мәгънәле кисәкләре,сүзнең тамыры һәм нигезе,кушымчалар һәм аларның төрләре,сүзләрнең ясалыш буенча төрләре,сүзләр ясалу ысуллары)

4.2.Сүзләрне төзелешләре һәм ясалышлары ягыннан тикшерү.


5нче бүлек. 5 сәгать

5.1.Грамматика.Морфология(мөстәкыйль сүз төркемнәре,бәйләгеч һәм модаль сүз төркемнәре)

5.2.Сүзгә морфологик анализ. ДЙА,БДИ биремнәрен үтәү( В1-В3)

5.3. ДЙА,БДИ биремнәрен иҗади үтәү( В1-В3)



1

1


2


2



1



6нчы бүлек. 6 сәгать

6.1.Грамматика.Синтаксис. Пунктуация. .(сүзтезмә,җөмлә,кушма җөмлә,гади һәм кушма җөмләләрдә тыныш билгеләре,тиңдәш кисәкләр янында тыныш билгеләре,аерымланган кисәкләр янында тыныш билгеләре)

6.2.Җөмләгә синтаксик анализ.ДЙА,БДИ биремнәрен үтәү
( В4-В 11)
6.3. ДЙА,БДИ биремнәрен үтәү( В4-В 11)




4



1

1



7нче бүлек. 8сәгать

7.1.Сөйләм культурасы.( сөйләмгә куелган таләпләр,әдәби тел нормалары)

7.2. Текстка лингвистик анализга өлешчә төшенчә , сочинение язу өчен таләпләр.

7.3. Сочинение язу



1

3


4



Гамәли дәресләрдә укучылар белән төркемләп, парлап һәм индивидуаль эш төрләрен куллану отышлы. Формаларның төрлелеге дәресләрне кызыклы итү белән беррәттән, текст анализлау, укучыларның дөрес язу күнекмәләрен камилләштерүгә дә ярдәм итәчәк. Шул нигездә укучылар укытучы ярдәмендә төрле авырлыктагы материаллар белән индивидуаль эш планы төзи ала.
Иҗади дәресләр төрле типтагы планнар, эпиграф, цитаталар сайлау, кереш һәм йомгаклау бүлекләренең вариантларын язу, төп төшенчәләр белән эшләүне күздә тота.

Белем һәм күнекмәләр
Электив курс үткәннән соң укучылар белергә тиеш:
а) үз сөйләмеңдә төрле грамматик кагыйдәләрне урынлы куллана белү;
ә) белешмә материаллардан, аерым алганда, төрле сүзлекләрдән - аңлатмалы, синонимнар, антонимнар, фразеологизмнар һ.б. сүзлекләрдән файдалана белү;
б) үзеңнең сөйләмеңдә һәм янәшәңдә булганнарның сөйләм кимчелекәрен күрә һәм төзәтә белү.
в)алган белемнәрне практикада куллана алу.


Әдәбият
1.Бердәм Республика имтиханына әзерләнәбез. Татар теле. Татар мәктәпләре һәм рус телле мәктәпләрнең татар сыйныфлары өчен. Школа, Казан, 2007.
2. Вагыйзов С.Г. Кызыклы грамматика. Укытучылар өчен кулланма Казан, «Мәгариф», 2002.
3. Вәлиева Ф.С, Саттаров Г.Ф. Урта мәктәп һәм гимназияләрдә татар телен укыту методикасы. Казан, «Раннур», 2002.
4. Диктантлар җыентыгы. Татар урта гомуми белем бирү мәктәбенең 5-11 нче сыйныфлары өчен. Укытучылар өчен кулланма. Казан, «Мәгариф» нәшрияты, 2006;
5. Максимов .Н. В. Татар теленнән тестлар. Уку-укыту ярдәмлеге. Казан, «Мәгариф» нәшрияты, 2008;
6. Максимов Н. В. Урта мәктәптә татар телен укыту. Укытучылар өчен кулланма. Казан, «Мәгариф». 2004.
7. Сафиуллина Ф.С, Зәкиев М.З. Хәзерге татар әдәби теле. Урта һәм югары уку йортлары өчен дәреслек , Казан, «Мәгариф», 2002.
8. Татар әдәбияты. Теория. Тарих. Казан, «Мәгариф» нәшрияты, 2006.
9. Татар теленнән бердәм Республика имтиханына әзерләнәбез. Татар мәктәпләре һәм рус мәктәпләренең татар сыйныфлары өчен кулланма. Школа, Казан, 2008.
10. Татар телендә урта гомуми белем бирү мәктәпләре өчен татар теленнән программа:5-11 нче сыйныфлар.-Казан: Мәгариф, 2010.
11. Татар урта мәктәпләре өчен әдәбият программалары. 5-11 нче сыйныфлар. Казан, «Мәгариф» нәшрияты, 2010.
12. Язма эшләр җыентыгы. Рус телендә урта гомуми белем бирүче мәктәпнең 9 нчы сыйныфында укучы татар балаларына ана теленнән язма имтиханга әзерләнү һәм аны үткәрү өчен текстлар. Казан, "Мәгариф" нәшрияты, 2004.





 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал