7


  • Учителю
  • Разработка урока по татарской литературе

Разработка урока по татарской литературе

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Фатих Кәримнең "Кыңгыраулы яшел гармун" поэмасын өйрәнү

Гәрәева Гөлчәчәк Шәрәфетдин кызы,

Түбән Кама районы Кама Аланы беренче урта белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы



Максат: укучыларның Ф. Кәрим иҗаты буенча белемнәрен ныгыту, сәнгатьле уку күнекмәләрен камилләштерү; поэманың төп фирен ачыклый һәм аңлата белергә өйрәтү; Ватанны ярату, тугрылык, батырлык кебек әхлакый сыйфатлар һәм Ф. Кәрим иҗаты белән кызыксыну тәрбияләү.

Җиһазлау: Ф. Кәрим портреты, китаплары күргәзмәсе, аудиоязмалы диск, кыңгыраулы гармун, мультимедиа, ноутбук.

Дәрес барышы:

  1. Кереш өлеш.

Слайдта Ф. Кәрим портреты, шигырь юллары:

Үлем турында уйлама,

Илең турында уйла.

Илең турында уйласаң,

Гомерең озын була.

Ф. Кәрим.

- Укучылар, без бүгенге дәрестә Ф. Кәрим иҗаты белән танышуны дәвам итәбез. Дәресебезнең эпирафы итеп, шушы юлларны алырга тәкъдим итәм:

(Укучы укый, аннары шул җыр тыңлана).

  • Җыр нинди хисләр уятты? /җаваплар/

  • Аның төп идесе нидән гыйбарәт? / ил азатлыы өчен көрәшкәннәрнең

исемнәре халык хәтерендә саклана/

  • Ф.Кәрим турында да без бу сүзләрне әйтә алабыз. Ул яшәүнең төп

мәгънәсен дә, үлемсезлекне дә Ватан өчен көрәштә күрде. Шундый әдипләрдән сез тагын кемнәрне беләсез? / укучылар җавабы/

  • Әйе, без бу батырлар турында онытмыйбыз, бүген, алар каны белән

яуланган Җиңү бәйрәмен каршылаган көннәрдә, без аларны аеруча ихтирам белән искә алабыз. /Һәлак булган язучылар исемлеге язылган слайд ачыла/.

Укыла: "Авыр чакта халкым : "Улым!" - дисен,

" Таянычым!" - дисен Туган ил.

- Бу хөрмәтле әдипләр, чыннан да, халкыбызның ышанычлы уллары булуларын раслап үлделәр. /Исемнәре укып чыгыла/.

- Татар солдатларының батырлыгы турында Советлар Союзы Маршалы

Р.Я. Малиновский да сокланып язган: /слайд укыла/ "... татар халкы үзенең сугыш эчендә чыдам һәм батыр йөрәкле солдатлары белән бөтен армиябез каршында хөрмәт казанды."

II. Яңа материал өстендә эш.

1.Ф.Кәрим һәм аның иҗаты турында кереш сүз.

- Ә хәзер игътибар белән Ф.Кәримнең шушы шигырь юлларын укыйк әле /слайд/:

1) Дошманга ялкын сибүче

Җил булып барсам иде.

Тәвәкәллек, батырлыкта

Җыр булып калсам иде.

2) Үләм икән - үкенечле түгел

Бу үлемнең миңа килүе.

Бөек Җыр ул - Бөек Ватан өчен

Сугыш кырларында үлүе.

- Бу ике шигырь өчен дә уртак нинди образ күрәсез? /Җыр образы/

- Әйе, үзенең гомере дә, үлеме дә җырга тиң булган шагыйрьнең иҗатында Җыр образы аерым урында тора. Ул аның әсәреннән әсәренә күчә, үрелә бара. Күп кенә шигырьләренә көй дә язылган. Сез алар белән инде таныш, өй эшегездә дә язып килдегез.

Җырның көче - ярсу, хыялый моң,

Ул моң ярсып чыга йөрәктән, - дип яза шагыйрь. Моны без бүген укыячак "Кыңгыраулы яшел гармун" поэмасында да күрербез.

2. Поэманы өйрәнү.

а). - Ни өчен шагыйрь үз поэмасын шул исем белән атаган? Бу сорауга да җавап табарбыз. Менә ул гармун сезнең алда. Саратовта эшләнгән өчен ул Саратовский дип атала. Шагыйрь яралангач, 1942 нче елның язында Казан госпиталендә дәвалана. Бу поэмасын шул вакыта - май аенда яза.

б). Поэманы аудиоязмада тыңлау.

в). Әңгәмә:

  • Әсәрне тыңлаганнан соң, сездә нинди хисләр уянды? /сагыш, солдатлар

белән горурлану хисе, соклану хисе, туган илгә мәхәббәт хисе, җырларны эченә алган поэма үзе дә җыр кебек матур/

г). Әсәрне укучылардан укыту. /Әсәрне укыр алдыннан максат куела./

  • Үзегез санап киткән хисләр әсәрнең кайсы өлешләрендә чагыла, әсәрне

ничә өлешкә бүлеп була? Укыганда шуларга игътибар итеп, билгеләп барыгыз.

д). Әсәрне укып чыккач, өлешләргә бүлү.

- Нинди өлешләргә бүләргә мөмкин? Бу өлешләрдә нәрсә турында сөйләнә?

I өлеш /беренче 4 куплет/: Фазылның сугышка кадәр хезмәт батыры булуы, сугышта да геройларча көрәшүе турында "Егетнең дә егете ул"- сүзләре аның кемлегенә бәя бирә.

II өлеш /5-10 куплетлар/: Фазыл сөйгән кызына хат яза. Аның сөю хисләре чагыла: Былбыл булып, гөлгә кунып,

Керәсең төшләремә.

III өлеш /11-23 куплетлар/: Фазылның ял итеп йөргән кызларга атап җырлавы. Кызлар туган ил өчен көрәшкән егетләргә сокланалар, чәчәк бүләк итәләр: Батыр егеткә охшыйсың,

Миннән бүләк булсын.

Алар арасындагы мөнәсәбәт матур.

IV өлеш /калганы/: сәламәтләнгән солдатларның Ватан өчен сугышка китәргә омтылышы чагыла.

- "Ватаным өчен - гомерем, көчем," - дигән юлларда аларның туган илне яратулары, аны сакларга әзер торулары чагыла.

е). Әсәрнең идеясен ачу:

  • Ә хәзер, әйдәгез, Ф.Кәримнең поэмасында ни өчен шундый исемкуюына

аңлатма биреп карыйк:

  • Фазыл, гармунда уйнап, яралы иптәшләренең күңелен күтәрә. Егетләр,

кушылып җырлап, күңелләрендәге хисләрен җыр белән әйтәләр.

  • Ватан азатлыгы өчен көрәшкән солдат гомер озынлыгын җырда күрә.

  • Иң авыр вакытларда да солдат җыр белән, гармун белән яши, чөнки гармун моңы яшәргә көч бирә.

Нәтиҗә чыгару: димәк, поэманың төп идесе нинди булыр?

/Ватан азатлыгы өчен бөтен көчне биреп көрәшергә кирәк/.

Дәреслек белән эш: идея чагылган юлларны табып уку:

Сайлаганың минем кебек,

Иркәли, сөя белсен.

Кирәк чакта Ватан өчен,

Кызганмыйча яшьлек көчен

Көрәшә, үлә белсен.

  • Ф. Кәрим бу поэмасында тагын ниләр әйтергә теләгән?

/Хезмәт батырларына дан җырлаган, мәсәлән, Фазыл алдынгы шахтер

булган, (дәреслектән өзек уку); сөйгән кызына тугры булган/

ж). Фазыл образын ачу.

- Димәк, җыйнап әйтик, әсәрнең төп герое Фазылда сез татар егетләренә хас нинди сыйфатлар күрдегез? /Ул батыр, хезмәт сөя, ярата белә һ.б./

- Шундый күркәм сыйфатларны алдан укылган әсәрләрдән тагын кем образында күргән идегез? /Ф. Хөснинең "Йөзек кашы" әсәрендәге Айдар образында/.

- Әйе, татар халкы үз улларында кечкенәдән үк шундый матур сыйфатлар тәрбияләгән. Шуңа күрә дә башка халыклар татар улларына хөрмәт белән караган.

з). Фазыл образына план төзү.

  • Хәзер үзегез санап киткән сыйфатларны чагылдырган мәкальләрне

сайлап, Фазыл образына план төзибез. Өйдә язып килгән мәкальләрне ачыгыз /мәкальләр укыла, туры килгәннәре сайлана/:

  1. Ирнең көче беләктә дә, йөрәктә.

  2. Батыр ярасыз булмый.

  3. Батыр яуда беленә.

  4. Батыр үз халкын яклый.

  5. Батырны үлем алмый..

  • Сез сайлаган мәкальләрне билгеле бер тәртипкә китерсәк, сочинение

планы килеп чыга. Ул Фазыл образына багышлана. Ә темасы итеп кайсын тәкъдим итәрсез? /"Ирнең көче беләктә дә, йөрәктә"/

Димәк, өй эше: I вариант: шул темага сочинение язу; II вариант: шигырь иҗат итү.

4. Җыр образын ачу.

- Поэмада тагын нинди ярдәмче образлар бар? /Җыр, гармун образы/

(Поэмадан җырларны табып уку: 1. Ал кадыйм түшләреңә... 2. Агыйделнең ярларында... 3. Мин китәм, иркәм, сугышка...)

  • Бу җырларның эчтәлеген ачу / Сөйгәнеңә мәхәббәт, сагыну хисе, Ватан

өчен көрәшкә, аның азатлыгы өчен гомерне дә бирергә әзер тору/

  • Гармунның ролен билгеләү, шуннан чыгып, поэма исеменең асылын ачу.

III. Рефлексия.

  • Укучылар, сез бүген дәрестә нәрсәләр турында белдегез? /җаваплар/

  • Фазылның нинди сыйфатларын үзегездә тәрбиялисегез килә?

IV. Билгеләр кую, йомгаклау.

Разработка урока по татарской литературе

Гәрәева Гөлчәчәк Шәрәфетдин кызы, Түбән Кама районы Кама Аланы беренче урта белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Адрес: ТР, Түбән Кама районы, Кама Аланы бистәсе, 2/16-78

Контактлар:

тел. 9173956575

эл. почта: g2805@bk.ru</</p>



 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал