7


  • Учителю
  • Планирование. Рабочая программа по татарскому языку и литературе в 7 классе по программе Фетхулловой для школ с этнокультурным чувашским компонентом.

Планирование. Рабочая программа по татарскому языку и литературе в 7 классе по программе Фетхулловой для школ с этнокультурным чувашским компонентом.

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Планирование. Рабочая программа по татарскому языку и литературе в 7 классе по программе Фетхулловой для школ с этнокультурным чувашским компонентом.

7 сыйныфның татар теле һәм әдәбияты дәреслегенә аңлатма язуы.

  1. Статус документа (Эш программасы статусы).

Эш программасы түбәндәге документларны исәпкә алып төзелде: 1. "Мәгариф турында" Россия Федерациясенең Законы (Федеральный закон от 29.12.2012 N 273-ФЗ "Об образовании в Российской Федерации") 2. "РФның халык телләре турында" 126-ФЗ нчы номерлы федераль законы" ( 24.07.1998).

3. СанПиН 2.4.2.2821-10 «Гомуми белем бирү учрежденияләрендә укыту өчен шартлар һәм укытуны оештыруга санитар-эпидеомиологик таләпләр» (РФның баш дәүләт санитар табибының 189нчы номерлы карары (29.12.2010)

4. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының приказы, 09.07.2012 №4154/12(«Об утверждении базисного и примерных учебных планов для образовательных учреждений Республики Татарстан, реализующих программы начального общего и основного общего образования)

5. Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районы муниципаль гомуми бюджетлы белем учреждениесе Чуваш Майнасы урта гомуми белем бирү мәктәбенең белем бирү программасы

6. Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районы муниципаль гомуми бюджетлы белем учреждениесе Чуваш Майнасы урта гомуми белем бирү мәктәбенең уставы.

7. Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә татар телен һәм әдәбиятын укыту программасы (рус телендә сөйләшүче балалар өчен). Төзүче авторлары: К.С.Фәтхуллова , Р.З.Хәйдәрова, 1-11 нче сыйныфлар. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 2014 ел.

  1. Программада 7 сыйныфның татар теле һәм әдәбиятына 70 дәрес каралган, эш программасында да уку елы дәвамында 70 дәрес үткәрү планлаштырыла. Программа 2 өлештән тора: 1 өлеш - татар теле дәресләрен, 2 өлеш - татар әдәбияты дәресләрен планлаштырудан.

.

Дәреслекләр:

Татар теле: Рус телендә урта гомуми белем бирүче мәкт. 7 нче сыйныфы өчен дәреслек (Рус телендә сөйләшүче балалар өчен) / К.С. Фәтхуллова, Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2014 ел.

Дәреслеккә түбәндәге аралашу темалары кертелде: "Белем һәм тормыш", "Өлкәннәр һәм кечкенәләр", "Табигать һәм кеше", "Ял итү", "Спорт һәм сәламәт яшәү рәвеше", "Син һәм синең яшьтәшләрең", "Ел фасыллары", Татарстанның казанышлары" , "Сәүдә үзәгендә".

Татар әдәбияты:: рус телендә төп гомуми белем бирү оешмалары өчен дәреслек (татар телен өйрәнүче укучылар өчен). 7 нче сыйныф. Ике кисәктә/ Ә.Р. Мотыйгуллина, Р.Г. Ханнанов, Г.Г. Мулласалихова - Казан: "Мәгариф - Вакыт" нәшрияты, 2014 ел.

Дәреслеккә түбәндәге аралашу темалары кертелде: "Халык әйтсә - хак әйтә", "Аталар сүзе - акылның үзе", "Ил язмышы - ир язмышы", "Һәр чорның үз герое", "Туган җир ул була бер генә, Туган җирнең кадерен бел генә!", "Актыкта халык җиңә", "Табигатькә тибиб кирәк".

Әсәрләрне уку һәм өйрәнү - 26 сәгать

Бәйләнешле сөйләм үстерү - 9 сәгать



Лексик-грамматик минимум.

  1. Җөмләнең баш һәм иярчен кисәкләре турындагы мәгълүматны искә төшерү һәм ныгыту.

  2. Баш һәм иярчен кисәкләрнең мәгънәләренә аныклык кертеп килә торган кисәк - аныклагыч белән таныштыру. Аныклагычлар янында тыныш билгеләрен кую кагыйдәләрен үзләштерү.

  3. Ялгызлык һәм уртаклык исемнәрен сан һәм килеш белән төрләндерә белү күнекмәләрен тирәнәйтү.

  4. Кушма, тезмә, парлы сүзләрнең ясалышын һәм мәгънәләрен үзләштерү, сөйләмдә дөрес кулланырга өйрәтү һәм тәрҗемә итү үзенчәлекләрен аңлату.

  5. Актив үзләштерелә торган сыйфатларның мәгънәләрен, ияртүче сүз белән килгәндә төрләнмәвен, ияртүче сүз төшеп калганда исемләшүен аңлап, сөйләм төзергә өйрәтү.

  6. Тәмамланмаган үткән заман хикәя фигыльне зат-сан белән барлыкта һәм юклыкта төрләндереп, урынлы куллануга һәм рус теленә дөрес тәрҗемә итүгә ирешү.

  7. Саннар турында мәгълүмат бирү. Аларның ясалышын һәм язылышын гамәли үзләштерү.

  8. Фигыльнең үткән һәм киләчәк заман формаларын аңлап аера белү һәм фикерне төгәл белдерү өчен куллану күнекмәләрен камилләштерү.

  9. Теләк, ниятләү, мөмкинлек, мөмкин түгеллек, боеру мәгънәләрен белдерүче кушма фигыль хәбәрләрне танып белү, дөрес куллану һәм рус теленә тәрҗемә итү күнекмәләрен булдыру.

  10. Җөмләнең модаль кисәкләрен (эндәш, кереш сүзләрне) урынлы куллануга ирешү.

  11. Җыючы, каршы куючы, бүлүче теркәгечле җөмләләр төзү күнекмәләрен системалаштыру.

  12. Теләк фигыльне сөйләмдә куллану күнекмәләрен булдыру.

  13. Фразеологик берәмлекләрне рус эквивалентлары белән чагыштырып өйрәнүне дәвам итү.

  14. Сүзләрнең синонимнарын, антонимнарын, омонимнарын табарга һәм рус теленә тәрҗемә итәргә өйрәтү.

  15. Ия белән хәбәр арасында сызык куелу очраклары белән таныштыру.

  16. Җөмләнең иярчен кисәкләре (тәмамлык, аергыч, хәл) турында беренчел мәгьлүмат җиткерү һәм аларны танып белүгә ирешү.

  17. Башка, бүтән, тыш, бирле, соң, таба, каршы бәйлекләрен, сәбәпле, аркасында бәйлек сүзләрен урынлы кулланырга өйрәтү.

Язу эшчәнлегенә өйрәтүгә таләпләр.

Актив лексик минимумның сүзләрен дөрес яза белү; укылган (тыңланган) текстның эчтәлеген язмача сөйләп бирү; аралашу ситуациясе буенча бәйләнешле текст төзеп язу; аралашу тәгъбирләрен кулланып, хат язу.

Тикшерү характерындагы язма эшләрнең саны:

Сүзлек диктанты - 2 ;

Диктант - 2;

Тест - 4;

Сөйләм эшчәнлеге төрләренә өйрәтүгә таләпләр.



Тыңлап аңлау. Аралашуда катнашучыларның сөйләмен тыңлап аңлау һәм үз фикереңне аңлаешлы белдерә алу; өч минутлык текстны тыңлап, аның төп яки тулы эчтәлеген татарча яки русча хәбәр итә белү.

Диалогик сөйләм. Төрле төзелешле сорау һәм җавап репликаларын кулланып, бирелгән темага сөйләшү үткәрү ( репликалар саны 9дан ким булмаска тиеш); сөйләшү барышында үз фикереңне дәлилли, исбатлый белү һәм әңгәмәдәшкә ачыклаучы сораулар бирә алу.

Монологик сөйләм. Бирелгән темага монологик текст төзеп сөйләү (җөмләләр саны уннан ким булмаска тиеш); өстәмә чыганаклардан файдаланып, сәяси-иҗтимагый, фәнни һәм мәдәни яңалыклар турында хәбәр итү; укылган текстның эчтәлеген сөйли белү; шигырьләрне яттан сөйләү.

Уку. Тулы мәгълүматны алу өчен, текстны эчтән уку һәм сүзлек ярдәмендә тәрҗемә итү; текст белән танышып яки карап чыгып, төп мәгълүматны сөйли белү; контекстка нигезләнеп, фразеологик берәмлекләрнең мәгънәләрен аңлата алу.

Татар әдәбиятына сәгатьләр саны - атнага 1 сәгать, елга 35 сәгать.

Тикшерү характерындагы эшләрнең саны:

Тыңлап аңлау - 3;

Диалогик сөйләм - 9;

Монологик сөйләм - 1









Өстәмә материал:

  • Рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле укыту программасы. 1-11 нче сый-

ныфлар. - Казан: Мәгариф, 2003.

  • Татар теле дәресләре: 7 нче сыйныф: Рус телендә сөйләшүче балалар белән эшләүче укытучылар өчен кулланма / Р.З.Хәйдәрова, Л.Ә.Гыйниятуллина. - Казан: Мәгариф, 2006.

  • Синтаксистан таблицалар һәм схемалар: Укытучылар өчен методик ярдәмлек / Н.В.Максимов, З.В.Шәйхразиева. - Казан: РИЦ: Школа, 2007.

  • Электронный учебник из серии "Я изучаю татарский язык".

  • Комплект из 8 аудиокассет "Учебное пособие и фонохрестоматия для ускоренного изучения татарского языка.

  • Р.Р.Нигматуллина. Сборник правил и упражнений для изучающих татарский язык. Морфология. - Н.Челны, 2004.

  • Вәлиева Г.Ф. Татар теленнән дидактик материаллар. -Казан: Яңалиф, 2004.

  • Д.Ш.Гильманов. Уроки татарского языка на основе предметных действий. - Н.Челны, 2000.

  • Гыйләҗетдинова А. Татар телен өйрәнүчеләр өчен текстлар. - Казан: Яңалиф, 2004.

  • Татарский язык в таблицах и схемах. Ф.Ф.Харисов, Ч.М.Харисова. - Казань: Изд-во «Хатер», 2002.

  • Татарча да яхшы бел. Контроль тестлар һәм текстлар: Рус телендә урта гомуми белем бирүче мәкт.укучылары өчен ярдәмлек (рус телендә сөйләшүче балалар өчен). - Казан: Мәгариф, 2006.

  • Татар теленнән мөстәкыйль эшләү өчен күнегүләр: Укытучылар өчен кулланма / Я.Х.Абдрәхимова. - Казан: Мәгариф, 2005.

  • Гыймадиева Н.С., Закирова Г.Н., Шәйхетдинова З.В. Диктантлар һәм изложениеләр. - Казан: Мәгариф, 2006.

  • Дидактический материал по татарскому языку для русскоязычных учащихся 7 класса русской школы / Асадуллин А.Ш. - Казань: Магариф, 2002.

  • Татар телен өйрәнүчеләр өчен кагыйдәләр һәм күнегүләр җыентыгы: Гади һәм кушма җөмләләр синтаксисы: Укытучылар өчен кулланма / Хәсәнова Н.М., Факеева В.Г. - Яр Чаллы шәһәре мәгариф идарәсе.









































1 өлен - татар теленнән календарь - тематик план.

Тема

Сәгать

Җиһазлау, материал

Укучыыларның эшчәнлеге



Үткән дәресләргә нигезләнеп, яңа теманы бирү

Контр. тибы

Үткәрү вакыты

план

факт

Белем һәм тормыш

1

Алынма сүзләр.

1 дәрес

1

Татар теле дәреслеге 7 сый.

Текст уку, сорауларга җавап.

Тәрҗемә ит, төз, уйла, уй

Диалог төзи белү

07.09

05.09

2

Тезмә, парлы һәм кушма сүзләр.

2-3 дәресләр

1

Татар теле дәресләге 7 сыйныф

Ишетеп аңлау күнекмәләре, диалог төзү, текст уку, сорауларга җавап.

Гөр килә, белем ачкычлары, нур, чәчсен, тәрҗемә ит, төз, уйла, уй.

Диалог төзи белү, сүзләрне килешләр белән төрләндерү.



19.09





12.09

3

Кереш конт. эш -

Язу тарихыннан.

4 дәрес

1

Дәреслек



табл.

Текст уку, хәл фиг. табу , хикәянең башын уйларга.

Тупас, ачыкла, ихтияр көче.

Хәл фиг.таба белү, амашлык-ларны куллану



26.09

4

Кереш сүзләр.

5 дәрес

1

Дәреслек

табл.

Хәл фиг.кабатлау, монолог һәм диалог төзү.

әлбәттә, кире-сенчә, нәтиҗә-дә, бәхеткә каршы, кызга-нычка каршы.

Кереш сүзләрне табу, диалог һәм монолог төзи белү.



03.10

5

Боерык, теләк, шарт, кире шарт фигыльләр. 6-8 дәресләр

1

Дәреслек

табл.





Фиг.таба белү, амашлыкларны куллана белү.



10.10

6

Контроль эш "Белем һәм тормыш"- сүзлек диктанты

1

Сафиуллина Ф.С. Татар теленнән контр.эшләр һәм тестлар





Тест эшләү



17.10

Өлкәннәр һәм кечкенәләр

7

Сыйфатларның исемләшүе.

9-11 дәресләр

1

Дәреслек

Тәрҗемә итү, тиешле бәйлекләр өстәп язу.

Матдә, чишмә, кое суы, кайнатырга, таләп, оештыр.

Бәйлекләр куллана белү.





8

Тәмамланган үткән заман.

12-14 дәресләр

1

Дәреслек



Бәйлек сүзләр куеп язу, тәрҗемә итү.

Як, урта, баш, сәбәпле, аркасында.

Татарча тәрҗемә итергә белү, бәйлек сүзләрне куллана белү.





9

Күптән үткән заман.

15-16 дәресләр

1

Дәреслек



Текстан шарт фиг. табу,

Агу, тоткарлана, могҗиза, байлык, иң мөһиме.

Шарт фиг.белән диалог төзи белү.





10

Контроль эш "Өлкәннәр һәм кечкенәләр"- сүзлек диктанты

1

Сафиуллина "Татар теленнән контр.эшләр һәм тестлар.

Җөмләләр төзү, тәрҗемә итү, сорауларга җавап.

Кияү, кәләш, аерым, янәшә, вакыйга, туй, өй туе.







Табигать һәм кеше

11

Кабатлаулы үткән заман.

17 дәрес

1

Дәреслек

табл.





Тартымлы исемнәрне килеш белән төрләндерә белү.





12

Сыйфат фигыль. Хәзерге заман сыйфат фигыль.

18-19 дәресләр



1

Дәреслек

Килешләрне кабатлау, хәл фиг.кушымчаларын өстәп язу.

Каз өмәсе, каклаган, күз алдына китереп булмый.

Фиг.төрләрен билгеләү.





13

Киләчәк заман сыйфат фигыль.

20-21 дәресләр

1

Дәреслек



Хикәяне дәвам итү, сораулар кую

Мәңгелек, әдәби, мирас, тойгы, могҗиза, алыштыра алмый.

Текстны укып аңа исем бирә белү.





14

Сыйфат фигыльның исемләшүе.

22-23 дәресләр

1

Дәреслек

114-115б

Аналитик фиг.белән җөмләләр төзү.

Заманча танылдылар.

Анал.фиг.тәрҗемә итә белү.





15

Хәл фигыль.

24 дәрес

1

Дәреслек



дидактик материал.

Текст уку, сораулар төзү. Диалог төзү.

Тугрылыклы, мактаулы, эз, намус, кеше-лек, ныклык, ихтияр көче, инану, ант, тыш, соң.

Бәйлекләрне дөрес куллана белү.





16

"Табигать һәм кеше"- тест эшләү

1

Сафиуллина "Татар теленнән контр.эшләр һәм тестлар.





Тест эшләү





Ял итү.

17

Аналитик фигыльләр.

25-28 дәресләр



1

Дәреслек













18

Исем фигыль.

29-32 дәресләр

1

Дәреслек



Татарча тәрҗемә итү, сораулар кую,сөйләшү үткәрү.

Учак, гади, кушылма , сүнмичә.

Җөмләләрдән иярчен кисәкләрне таба белү.





19

"Ял итү" - тест эшләү.

1

Сафиуллина Ф. С. Татар теленнән контр.эләр һәм тестлар.

Җөмләләрне тәмамлау, сорауларга җавап

Янгын, Мишә, Зөя, Кара диңгез.

Хәбәрләрне таба белү.





Спорт һәм сәламәт яшәү рәвеше

20

Тезмә фигыльләр.

33-35 дәресләр

1

Дәреслек

әңгәмә, сораулар кую.

Ак гөмбә, гөрәҗдә, усак гөмбәсе, каен гөмбәсе,тургайбаллы гөмбә, читлек кәнәри.

Исем хәбәрләрне таба белү.





21

Тезмә фигыльләр (дәвамы).

36-40 дәресләр

1

Дәреслек











22

"Спорт һәм сәламәт яшәү рәвеше" - тест эшләү

1

Сафиуллина Ф. С. Татар теленнән контр.эшләр һәм тестлар.





Тест эшләү





Син һәм синең яшьтәшләрең

23

Ялгышлар өстендә эш .Теркәгечләр.

41-43 дәресләр

1

Дәреслек



Диалог төзү, текст төзү.

Дәүләт, җәм-гыят, сәясәт, мәдәният, хөкүмәт.

Алмашлыкларны аера белү һәм җөмләдә куллана белү.







24

Аныклагыч.

44-46 дәресләр

1

Дидактик материал

Текст уку, диалог уку.

Хәрби киңәшче, эшмәкәр, эшкуар.

Сыйфатларны чагыштыру дәрәҗәсенә куя белү.





25

Аныклагычны кабатлау дәресе.

46-48 дәресләр

1

Дәреслек



Диалог төзү, бәйрәмнәр турында әңгәмә.

Иҗтимагый, халыкара, сәяси, фәнни,мәдәни.

Фразеологик берәмлекләрне текстан таба белү.





26

Контроль эш ".Син һәм синең яшьтәшләрең" - диктант язу.

1

Сафиуллина Ф. С. Татар теленнән контр.эшләр һәм тестлар.





Тест эшләү





Ел фасыллары

27

Охшату-чагыштыру рәвешләре.

49-51 дәресләр

1

Дәреслек



Күнегүләр эшләү









28

Күләм-чама, вакыт рәвешләре. 52-54 дәр

1

Дәреслек



Күнегүләр эшләү









29

"Ел фасыллары" тест эшләү.

1

Сафиуллина Ф.С. татар теленнән контр.эш., тест





Тест эшләү





Татарстанның казанышлары

30

Татарстанның казанышлары.

56-58 дәресләр

1

Дәреслек



Күнегүләр эшләү









31

Татарстанның казанышлары (дәвамы).

59-62 дәресләр

1

Дәреслек



Күнегүләр эшләү









32

Контроль эш - диктант язу "Татарстанның казанышлары"

1

Сафиуллина "Татар теленнән контр.эшләр һәм тестлар.











Сәүдә үзәгендә

33

Сәүдә үзәгендә.

63-65 дәресләр

1

Дәреслек

Күнегүләр эшләү.









34

"Сәүдә үзәгендә" - тест эшләү

1

Татар теленнән контр.эшләр җыентыгы.

Күнегүләр эшләү.









35

Ялгышлар өстендә эш. Кабатлау дәресләре. .

1

Дәреслек.

Күнегүләр эшләү.









































2 өлеш - татар әдәбиятыннан календарь-тематик план.

Дә-

рес

Дәрес

темасы

Дә-рес са-ны

Төп

эчтәлек



Көтелгән нәтиҗә

Укучылар эшчәнлеге төрләре

Кон-троль эш төрләре

Үткәрү

вакыты

метапредмет

предмет

шәхси

план

факт

Халык әйтсә - хак әйтә - 6 сәгать

1

Хәтер катламна-рындагы гәүһәрләр

1

Йола фольклоры

йола фольклоры турында теорияне белү

халкыбыз йолаларына гомуми күзәтү

йолалар турындагы әсәрләргә карата кызыксыну уяту, сөйләмне алар ярдәмендә баету мөмкинлеген аңлау

«Халык авыз иҗаты» схемасы белән эш, дәреслек, эш дәфтәрендә биремнәр, башка милләтләрнең халык авыз иҗаты белән чагыштырып, мисаллар китерү.



03.09

2

Гомернең гүзәл мизгелләре

1

Гаилә йолалары.



укучыларга халкыбызның тарихы

турында

белем бирү

йола фольклоры турында белешмә бирү; йолаларның төрләрен өйрәнү

балаларда татар халык йолаларына, бәйрәмнәренә, халкыбызның үткәненә кызыксыну тәрбияләү

«Халык авыз иҗаты» схемасы белән эш, дәреслек, эш дәфтәрендә биремнәр, чылбыр буенча уку, чылбыр буенча сөйләү, җөмләләр төзү, проект эшенә әзерлек.

Проект





10.09

3

Халкым-

ның күңел бизәкләре

1

Фәтхи Бурнаш иҗаты. «Яшь йөрәкләр» драмасы

халкыбыз йолаларына кызыксыну уяту

язучының тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә бирү, «Яшь йөрәкләр» әсәрен өйрәнү

балаларда гореф-гадәт, йолаларга ихтирам тәрбияләү, аларны саклау; җыр-моңнарыбызга мәхәббәт тәрбияләү

Төркемнәрнең чыгыш ясавы, теоретик материал белән танышу. Сорауларга җавап эзләү, ишетеп аңлау, рольләргә бүлеп уку, әсәрдә автор әйтергә теләгән фикерне табу, әдәби әсәр турында фикер алышу.







4

Бәетләрдә халык язмышы

1

«Сак-Сок» бәете

халык авыз иҗатын тарих белән бәйләп өйрәтү

бәетләр турында белешмә бирү, «Сак-Сок» бәетен өйрәнү

борынгыдан килгән халык иҗатына хөрмәт һәм халык педагогикасы ярдәмендә ата-анага ихтирам, ярату хисләре тәрбияләү

«Халык авыз иҗаты» схемасы белән эш, дәреслек, эш дәфтәрендә биремнәр, чылбыр буенча уку, чылбыр буенча сөйләү, җөмләләр төзү.







5

Шатлыгым, кайгым минем

1

Тукай

иҗаты. «Милли моңнар» шигыре

шагыйрь яшәгән чор турында тарихи белешмә бирү

шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты турында өстә мә мәгълүмат бирү, «Милли моңнар» әсәрен өйрәнү

татар халкының бөек әдипләре иҗатын өйрәнү аша тормышка караш тәрбияләү

Җырлар тыңлау, ишетеп аңлау, яңа сүзләр белән эш, фронталь әңгәмә, дәреслек, дәфтәр белән эш, парлап сөйләшү - үз фикереңне әйтү, Интернеттан тарихи җырлар турында мәгълүмат табу.

Проект

«Тукай лы тор мыш»





6

Асылташларга тиң хәзинәләр

1

Бүлекне кабатлау, йомгаклау

халыкның йола-ларга багышлан-ган бай мирасын өйрәнү, әхлак һәм эстетик тәр-бия бирү;белгән-нәрне кирәк си-туациядә искә төшереп куллана белү

йолаларны кабатлау, аның төрләргә бүленешенең принципларын истә калдыру

укучыларда халкыбыз мирасына ихтирам тәрбияләү, сөйләм культурасын үстерү

Төркемнәрнең чыгыш ясавы, теоретик материал белән танышу. Укылган әсәрләр турында фикер әйтү, кыскача эчтәлеген сөйләү, тест сорауларына җавап бирү, мөстәкыйль эш.

тест





Аталар сүзе - акылның үзе - 6 сәгать



Г.Ибраһимов иҗаты. «Алмачуар» хикәясе

язучы яшәгән чорга бәя бирү

Г.Ибраһимов-ның тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә бирү, «Алмачуар» әсәрен өйрәнү

балаларда гаделлек, кешелеклелек сыйфат-лары хайваннарга кар-ата мәхәббәт, миһе-рбанлылык хисләре тәрбияләү, әсәргә таянып, татар хал-кының милли бәйрәмнә-рен, йолаларын саклап калуның һәм дәвам итүнең әһәмиятен аңлату

Проект эшен яклап, төркемнәрнең чыгыш ясавы, яңа әсәр белән танышу, сәнгатьле уку, эчтәлек буенча фикер алышу, сораулар төзү , әсәрне өлешләргә бүлү, план төзү, эчтәлек сөйли белү.







8

Атың яхшы булса, тормыш итү җиңел

1

Г.Ибраһимов иҗаты. «Алмачуар» хикәясе

революциягә кадәрге чор турында тарихи мәгълүмат бирү

Г.Ибраһимовның тормышын, иҗатын кабатлау. Сораулар-га җавап, викторина формасында; «Алмачуар» әсәрен өйрәнүне дәвам итү

хайваннарны яратырга өйрәтү

Сүзлек эше, тыңлау, уку, тәрҗемә итү, сорауларга җавап бирү, сайлап уку;

эш дәфтәрендәге биремнәрне эшләү, план төзү, эчтәлек сөйли белү, укыганны тәрҗемә итү.







9

-

10

Аты булса, мәйдан табыла

2

Г.Ибраһимов иҗаты. «Алмачуар» хикәясе

революциягә кадәрге чор турында тарихи мәгълүмат бирү

«Алмачуар» хикәясен уку, йомгаклау

балаларда сабырлык, хайваннарга карата мәхәббәт, миһербанлылык хисләре тәрбияләү; әсәргә таянып, татар халкының милли бәйрәмнәрен, йолаларын саклап калуның һәм дәвам итүнең әһәмиятен аңлату

Презентацияләр, өстәмә материаллар кулланып, әсәрне өйрәнүне дәвам итү, хикәягә җиңелчә әдәби анализ ясау, сораулар һәм биремнәр, әсәрне өлешләргә бүлү, план төзү, эчтәлек сөйли белү.

проект





11

Милли киемгә мәдхия

1

Татар халкының милли киемнәре һәм бизәнү әйберләре

милли сәнгать әсәрләре турында төшенчә бирү

татар халкының милли киемнәре (түбәтәй, калфак, читек) һәм бизәнү әйберләре (беләзек, чулпы, изү) белән таныштыру

балаларда милләтебезнең рухи мирасына ихтирам хисләре тәрбияләү

Г.Ибраһимовның «Алмачуар» әсәре буенча эшләнгән иҗади эшләрен карау (презентация), чыгышларын тыңлау.

Татар халкының милли киемнәре, бизәнү әйберләре белән танышу, төркемнәрдә эш, дәреслек, дәфтәрдә эш, презентация карау.







12

Халык авыз иҗатының

әдәбиятта чагылышы

1

2 нче бүлекне кабатлау дәресе

укыганны гомумиләштерә, нәтиҗә ясый, иң мөһим мәгълүматны аерып ала белү

өйрәнгәннәрне гомумиләш-

тереп кабатлау

язучыларыбызның фольклорны, халкыбызның гореф-гадәтләрен, йолаларын чагылдырган әсәрләренә кызыксыну уяту

Укылган әсәрләр турында фикер әйтү, кыскача эчтәлеген сөйләү, викто-рина сорауларына җавап бирү, мөстәкыйль эш.

тест





Ил язмышы - ир язмышы - 9 сәгать

13

Без үлемсез туган ил белән

1

Гадел Кутуй иҗаты.

«Сагыну» нәсере. Нәсер, инверсия



Бөек Ватан сугышы чоры турында тарихи белешмә бирү

язучының тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә бирү, «Сагыну» әсәрен өйрәнү; нәсер һәм инверсия күренеше турында төшенчә бирү

балаларда туган илгә, халкыбыз батырлыгына мәхәббәт хисләре тәрбияләү

Язучының тормыш юлы, иҗаты белән танышу, презентация карау; Бөек Ватан сугышында катнаш-кан язучылар белән тан-ышу, сәнгатьле уку, сүзлекчә белән эшләү, теоретик төшенчәләрне үзләштерү, өлешчә анализ









14

-

15

Ил язмышы ирләр кулында

2

Сибгат Хәким иҗаты. «Бакча-чылар»

поэмасы

укучыларга хезмәт тәрбиясе бирү

шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә бирү, «Бакчачылар» әсәрен өйрәнү

хезмәт кешесенә ихтирам тәрбияләү

Язучының тормыш юлы, иҗаты белән танышу, презентация карау; Бөек Ватан сугышында катнашкан язучылар турында мәгълүмат бирү, һөнәрле булу турында әңгәмә, әсәр турында фикер әйтү, кыскача эчтәлеген сөйләү, сораулар төзү.







16

Илһамым - туган ягым

1

Сибгат Хәким иҗаты. «Бу кырлар, бу үзәннәрдә» шигыре

туган җиргә мәхәббәт тәрбияләү

шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты турында өстәмә белешмә бирү, «Бу кырлар, бу үзәннәрдә...» шигырен өйрәнү

балаларда туган җиргә, аның табигатенә мәхәббәт хисләре тәрбияләү

Дәреслек, дәфтәр белән эш, парлап сөйләшү, шигырьне ярымтавыш белән уку, чылбыр буенча сәнгатьле уку, эчтәлек буенча фикер алышу, шигырьгә анализ ясау.







17

-

18

Сугыш язган язмышлар

2

Мөхәммәт Мәһдиев иҗаты.

«Без -

кырык беренче ел балалары» повесте

Бөек Ватан сугышы чоры турында тарихи мәгълүмат бирү

Мөхәммәт Мәһдиевнең тормыш юлы, иҗаты турында мәгълүмат бирү, «Без - кырык беренче ел балалары» повестеннан өзек белән таныша башлау

сугыш авырлыгын үз җилкәләрендә күтәргән яшь буынга, шул чор кешеләренә ихтирам тәрбияләү

Презентация ярдәмендә язучы тормышы белән танышу, төркемнәрдә фикер алышу, ишетеп аңлау, сүзлекчә белән эш, укыганны тәрҗемә итү, сораулар, биремнәр үтәү, хронологик таблица тутыру, план төзү.







19

Хәтерләргә уелган еллар

1

Мөхәммәт Мәһдиев

иҗаты.

«Без - кырык беренче ел балалары» повесте. Тартмалы композиция

әдәбият теориясе -

әсәрне аңларга өйрәнү

«Без - кырык беренче ел балалары» повестеннан өзекләр белән танышу. Тарт-малы композиция турында теоретик төшенчә

укытучы һөнәренә мәхәббәт тәрбияләү

Язучының тормыш юлы, иҗаты белән танышу, презентация карау, хронологик таблица тутыру; Бөек Ватан сугышы чоры турында өстәмә мәгълүматлар белән танышу, сүзлекчә белән эш, сораулар, биремнәр үтәү , русча өзекләрне сәнгатьле итеп уку, тәрҗемә итү, теоретик төшенчәне өйрәнү.







20

Балачакка илтә юллар

1

Мөхәммәт Мирза иҗаты. «Изге сукмак» шигыре

әхлак (кешелеклелек, юмартлык) хисләре тәрбияләү

Мөхәммәт Мирза турында мәгълүмат бирү, балачак хатирәсе турында шигырьне уку, халык йолаларын (Питрау, Карга боткасы) искә төшерү, сөйләм телен үстерү

кеше өчен балачак хатирәләренең иң саф хисләр булуын аңлату

Дәреслек, дәфтәр белән эш, парлап сөйләшү, шигырьне тыңлау, аңлау, ярымтавыш белән уку, чылбыр буенча сәнгатьле уку, эчтәлек буенча фикер алышу, шигырьгә анализ ясау.







21

Батырлар бар төш-

тә - татарлар бар...

1

3 нче бүлекне кабатлау дәресе

өйрәнгән материалны искә төшереп, гомумиләш-

тереп куллана белү

«Ил язмышы -

ир язмышы» бүлегендә өйрәнгән материалны кабатлау, үзләштерү дәрәҗәсен билгеләү

патриотик тәрбия бирү, туган илне, туган җирне яратырга өйрәтү

Төркемнәрдә эшләү, презентация карау, викторина сораулары, мөстәкыйль эш.

тест





Һәр чорның үз герое - 4 сәгать

22

-

23

Давыллы еллар җырчысы

2

Һади Такташ иҗаты. «Алсу»

поэмасы

1920 - 1930 еллар турында тарихи мәгълүмат бирү

Һ.Такташ турында мәгълүмат бирү, «Алсу» поэмасын уку

татар шигъриятенә мәхәббәт уяту

Шагыйрьнең тормыш юлы, иҗаты белән танышу, презентация карау, хронологик таблица тутыру, парларда эшләү, шагыйрьнең тормышы турында сораулар төзү, җавап бирү, сүзлекчә белән эшләү, чылбыр

буенча яңа сүзләр белән җөмләләр төзү.

проект





24

Горурлык-

та була гүзәллек

1

Һади Такташ иҗаты. «Алсу» поэмасы.

Рефрен, кабатлау

әдәбият теориясе - әсәрне аңларга өйрәнү

«Алсу»

поэмасы белән танышу, рефрен һәм кабатлау турындагы теоретик төшенчәләрне үзләштерү

тормышта максатчан

булырга, үз бәхетең өчен көрәшергә омтылыш тәрбияләү

Шагыйрьнең биография-сен кабатлау, тест сорауларына җавап бирү, лирик әсәр теориясе буенча өйрәнгәннәрне искә төшерү, теоретик төшенчәләрне кабатлау, яңа төшенчәләр белән танышу, поэманы өлешләргә бүлү, анализ ясау.







25

Иң матур ил - безнең ил

1

4 нче бүлекне кабатлау дәресе

белемнәрне гомумиләш-

терә, кирәк ситуациядә куллана белү

Нәҗип Думави, Һади Такташ, Хәсән Туфан, Гурий Тавлинның тормышлары, иҗатлары турында белгәннәрне ныгыту, әсәрләрен хәтердә калдыру

халкыбызның үткәненә, тарихына аңлы караш булдыру, укучыларда шәфкатьлелек, миһербанлылык хисләре тәрбияләү

Язучыларның портретлары белән эш, викторина сорауларына төркемләп, парлап җавап эзләү, мөстәкыйль эш.

ТЕСТ





Туган җир ул була бер генә, Туган җирнең кадерен бел генә! - 5 сәгать

26

-

27

Җирдә нигез тамыр кирәк хәтта җансыз ташка да...

2

Марсель Галиев иҗаты. «Нигез»

повесте

катлаулы текст белән эшләү, иң әһәмиятлесен таба белергә өйрәнү

Марсель Галиев иҗаты белән танышу, «Нигез» повестен укый башлау

тарихи үткәнебезгә ихтирам, туган җиргә мәхәббәт тәрбияләү

Презентация ярдәмендә язучы тормышы белән танышу, төркемнәрдә фикер алышу, ишетеп аңлау, сүзлекчә белән эш, укыганны тәрҗемә итү, сораулар, биремнәр үтәү, хронологик таблица тутыру.







28

-

29

Туган җирдән, туганнардан аермасын язмышлар

2

Марсель Галиев иҗаты. «Нигез» повесте.

Повесть

әдәбият теориясе - әсәрне аңларга өйрәнү; план төзи белү.

«Нигез» әсәрен уку, аңлау, автор М.Галиев турында мәгълүматлы булу, әсәрдән өйрәнгән троп-ларны, символик образларны таба белү. Повесть турында төшенчә бирү



туганлыкның кадерен белү, туган җиргә мәхәббәт тәрбияләү

Язучының биографиясен кабатлау, тест сорауларына җавап бирү; дәреслек, дәфтәр белән эш; хикәяне рольләргә бүлеп уку, рәсемгә карап сайлап уку, өлешләргә бүлү, план төзү, план буенча кыскача эчтәлекне сөйләү.







30

Ватан барыннан да газиз

1

5 нче бүлекне кабатлау дәресе

теоретик төшенчәләрне истә калдыру

туган җирне ярату, туган як кадере, милләт язмышы, чит илләрдәге милләттәш-

ләребез турын-

да аңлап калу

туган җиргә, милләттәшләребезгә ихтирам хисләре тәрбияләү

Төркемнәрдә эшләү, викторина сораулары, мөстәкыйль эш.

тест





Актыкта хаклык җиңә - 2 сәгать

31

Белемсез берне егар, белемле меңне егар

1

Рөстәм Галиуллин иҗаты. «Биш икеле» хикәясе

сөйләм телен үстерү

Р.Галиуллин тормышы, иҗаты белән танышу, «Биш икеле» хикәясен аңлап уку, юмор аша язучы әйтергә теләгән фикерне эзләргә өйрәнү

белемгә мәхәббәт тәрбияләү

Язучының тормыш юлы, иҗаты белән танышу, презентация карау, хронологик таблица тутыру; хикәяне уку, төп эчтәлекне аңлау, фикер алышу, парлап сөйләшү, төп геройны сурәтләү, план төзү, план буенча сөйләү.







32

Балачак-

ның онытылмас мизгелләре

1

6 нчы бүлекне кабатлау

укыганны гомумиләш-

терә, нәтиҗә ясый, иң мөһим мәгълүматны аерып ала белү

өйрәнгәннәрне гомумиләш-тереп кабатлау

Язучыларыбызның балачакның төрле мизгелләрен сурәтләгән әсәрләренә кызыксыну уяту

Язучыларның портретлары белән эш, викторина сорауларына төркемләп, парлап җавап эзләү, мөстәкыйль эш.

тест





Табигатькә дә табиб кирәк - 3 сәгать

33

Каеннар-

ның күз яше

1

Мөдәррис Әгъләмов иҗаты; "Сөйли ак каен "шигыре

укыганны гомумиләш-терә, нәтиҗә ясый, иң мөһим мәгълүматны аерып ала белү

М.Әгъләмов-

ның тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә бирү, «Сөйли ак каен...» шигырен өйрәнү

экологик тәрбия бирү

Парлап сөйләшү, шигырьне тыңлап аңлау, ярымтавыш белән уку, чылбыр буенча сәнгатьле уку, эчтәлек буенча фикер алышу, шигырьгә анализ ясау,







34

Табигать -

уртак йортыбыз

1

7 нче бүлекне кабатлау

укыганны гомумиләш-

терә, нәтиҗә ясый, иң мөһим мәгълүматны аерып ала белү

табигать турында өйрәнгән әсәрләрне гомумиләш-

тереп кабатлау.

табигатькә сакчыл караш тәрбияләү

Язучыларның портретлары белән эш, викторина сорауларына төркемләп, парлап җавап эзләү, мөстәкыйль эш.

тест





35

Әдәбият дигән дәрья...

1

Йомгаклау

өйрәнгән теоретик төшенчәләрне кабатлау, истә калдыру

ел буе өйрәнгәннәрне гомумиләш-

тереп кабатлау

әдәбиятның тәрбия бирү, тормышка әзерләү дәресе булуын аңлату

Портретлар, төрле иллюстрацияләр, презентацияләр белән укылган әсәрләрне кабатлау, гомумиләштерү, сорауларга җавап бирү.













I бүлек. Халык әйтсә - хак әйтә

Халык авыз иҗаты. Йола фольклоры. Йола фольклоры турында төшенчә. Йолаларның төрләре. Алар - халыкның рухи байлыгы, халыкны милләт итеп берләштерә торган асыл нигезләрнең берсе. Аларның көнкүреш һәм дини гореф-гадәтләр белән бәйләнеше, төрләре, үзенчәлекләре (1 сәгать).

Гаилә йолалары. "Бәби туе", "Туй" йолалары турында белешмә. Аларны үткәрү тәртибе (1 сәгать).

Фәтхи Бурнаш. Язучы турында белешмә. "Яшь йөрәкләр" драмасы (өзек). Драмада йолаларның бирелеше, халкыбызга хас сыйфатлар (1 сәгать).

Халык авыз иҗаты. Бәетләр. Бәетләрнең лиро-эпик жанр булуы. "Сак-Сок" бәете. Кошларга әйләнгән ике бала язмышының фаҗигасе, бәетнең фантастик сюжетка корылган булуы (1 сәгать).

Мөнәҗәтләр. Мөнәҗәтләрнең лирик жанр булуы, аларның нигезендә ялгызлыкта үз-үзең белән сөйләшү, Илаһи көчкә мөрәҗәгать итү, ялварып, ярлыкауны сорау икәнлеге турында мәгълүмат. Мөнәҗәтләрнең борынгы заманнардан ук татар язма әдәбиятының һәм халык иҗатының үзенчәлекле жанры булып формалашуы. "Туган ил исемнән китмәс" мөнәҗәтендә туган ил темасының бирелеше (1 сәгать).

Габдулла Тукай. Шагыйрь иҗаты турында белешмә. "Милли моңнар" шигыре. Шагыйрь һәм милләт язмышы мәсьәләсе (1 сәгать).



Аталар сүзе - акылның үзе

Фатих Әмирхан. Тормышы һәм иҗади эшчәнлеге. "Ай өстендә Зөһрә кыз" әсәренең татар халык әкиятләренә нигезләнүе. Яхшылык белән явызлык көрәше.

Әдәбият теориясе. Әдәбиятта фольклоризм (2 сәгать).

Нәкый Исәнбәт. Язучы иҗаты турында белешмә. Халык авыз иҗатын җыюдагы хезмәтләре. "Җирән чичән белән Карачәч сылу" драмасы. Үзәк геройда халык авыз иҗатыннан килә торган сыйфатларның (җорлык, тапкырлык, акыл көче ярдәмендә дошманнарын җиңү) туплап бирелеше (1 сәгать).

Галимҗан Ибраһимов . Язучының тормыш юлы, иҗаты турында белешмә. "Алмачуар" хикәясе. Хайваннарга карата миһербанлылык хисләре тәрбияләү (3 сәгать).

Татар халкының милли киемнәре һәм бизәнү әйберләре . Түбәтәй (кәләпүш), калфак, читек,чулпы, беләзек, изү турында мәгълүмат. Милли киемнәрнең үзенчәлеге, вакыт узган саен үзгәрүләргә бирелүе, халкыбыз үткән зур тормыш юлын, аның үткәнен һәм бүгенгесен чагылдыруы (1 сәгать).

Роберт Миңнуллин. Шагыйрь турында белешмә. "Килен төшкәндә" шигыре. Халкыбызның гореф-гадәтләрен белү, аларга мәхәббәт тәрбияләү (1 сәгать).

Рөстәм Яхин. Композиторның тормыш юлы, иҗаты турында белешмә. Аның профессиональ җырлар, романслар, музыкаль әсәрләр башкаруындагы эшчәнлеге. Рөстәм Яхин - Татарстан Республикасының Дәүләт гимны авторы (1 сәгать).

Халисә Мөдәррисова. Шагыйрәнең тормыш юлы, иҗаты турында белешмә. "Көмеш дага" шигырендә бәхет төшенчәсенең тирән фәлсәфәсен ачуы. Сугыш фаҗигасенең чагылышы (1 сәгать).



Ил язмышы - ир язмышы

Әдип Маликов. Шагыйрь турында белешмә. «Ил язмышы - ир язмышы" шигырендә ватанпәрвәрлек билгеләре чагылу. Шигырьдә оптимистик рух.

Әдәбият теориясе. Гражданлык лирикасы. Пафос (1 сәгать).

Гадел Кутуй. Тормыш юлы, иҗаты турында белешмә. "Сагыну" нәсере. Сугыштагы кешенең кичерешләрендә туган ил образы.

Әдәбият теориясе. Нәсер турында төшенчә. Инверсия (2 сәгать).

Сибгат Хәким. Шагыйрьнең тормыш юлы, иҗаты турында белешмә. "Бакчачылар" поэмасы, "Бу кырлар, бу үзәннәрдә" шигыре. Әсәрләрдә лиризм, сәнгатьчә гадилек һәм осталык, ватанпәрвәрлек хисләре чагылышы (2 сәгать).

Рафаил Төхфәтуллин. Язучы турында белешмә. "Җиләкле аланнар" повестенда балачак хатирәләренең самимилеге, төгәллеге. Мәктәп тормышының үзенчәлеклә детальләрдә чагылышы. Укучы һәм укытучы мөнәсәбәтләрен бала күңеле һәм хисләре аша тасвирлау (3 сәгать).

Мөхәммәт Мәһдиев. Язучы турында белешмә. "Без - кырык беренче ел балалары" повесте (өзек). Бөек Ватан сугышы авырлыкларының әсәрдә чагылышы. Яшүсмерләр образы.

Әдәбият теориясе. Тартмалы композиция (3 сәгать).

Мөхәммәт Мирза. Шагыйрь турында белешмә. "Изге сукмак"шигыре. Балачак хатирәләренең онытылмавы, кешелеклелек сыйфатларының (мәрхәмәтлелек, изгелек, шәфкатьлелек) бирелеше (1 сәгать).

Һәр чорның үз герое

Нәҗип Думави. Тормыш юлы, иҗаты турында белешмә. "Беренче кар" шигыре. Табигатьнең матурлыгын тасвирлау (1 сәгать).

Һади Такташ. Тормыш юлы, иҗаты турында белешмә. "Алсу" поэмасы. Яшәү шатлыгы, оптимизм, үзеңне бәхетле тою хисләре чагылышы.

Әдәбият теориясе. Рефрен, кабатлау (3 сәгать).

Хәсән Туфан. Тормыш юлы, иҗаты турында белешмә. "Агыла да болыт агыла", "Тамчылар ни диләр?" шигырьләре. Чор белән бәйле шәхес фаҗигасе, хаксызга рәнҗетелгән кешеләр язмышы (2 сәгать).

Гурий Тавлин Тормыш юлы, иҗаты турында белешмә. "Кояш болытка кергәндә" романы (өзек). Әсәрдә фаҗигале елларның чагылышы. Чорның гаделсезлеген үз җилкәсендә татыган бала образы (1 сәгать).

Туган җир ул була бер генә, туган җирнең кадерен бел генә!

Аяз Гыйләҗев. Тормыш юлы, иҗаты турында белешмә. "Өч аршын җир" повестеннән өзек. Туган җирнең кадерле булуы. Читтә яшәүчеләрнең туган туфракка тартылуы (4 сәгать).

Илдар Юзеев. Шагыйрь турында белешмә. "Ак калфагым төшердем кулдан..." драмасы. Чит илләрдәге милләттәшләребез язмышы.

Әдәбият теориясе. Ремарка (3 сәгать).

Фәннур Сафин. Шагыйрь турында белешмә. "Туган җиремә" шигыре. Туган якны ярату хисләренең бирелеше

(1 сәгать).

Марсель Галиев. Тормыш юлы, иҗаты турында белешмә. "Нигез" повесте (өзек). Әсәрдә Бөек Ватан сугышы елларындагы вакыйгалар. Повестьта гореф-гадәтләрнең, йолаларның бирелеше. Туган җирнең, туган нигезнең кадерле, изге булуы, образларның бирелеше.

Әдәбият теориясе. Повесть. (4 сәгать).



Актыктан хаклык җиңә

Фатих Хөсни. Тормыш юлы, иҗаты турында белешмә. "Сөйләнмәгән хикәя" әсәре. Баланың күңел дөньясын сурәтләүдә язучының осталыгы. Мавыгу төшенчәсенә салынган мәгънәне ачыклау, үзеңә-үзең хуҗа булуның мөһимлеге.

Әдәбият теориясе. Тема турында төшенчә (2 сәгать).

Роза Хафизова. Язучы турында белешмә. "Әти кайткан көн" хикәясе. Бөек Ватан сугышы чорында балалар язмышы (2 сәгать).

Фәнис Яруллин. "Ак төнбоек" хикәясе. Кешегә яхшылык эшләүнең күркәм гадәт икәнен, әмма аны һәрчак искә төшереп торуның кире тәэсир ясавын оста күрсәтү(2 сәгать).

Рафис Корбан. Шагыйрь турында белешмә. "Ярдәм итик" шигыре. Бал кортлары образы мисалында хезмәткә мәхәббәт тәрбияләү (1 сәгать).

Рөстәм Галиуллин. Язучы турында белешмә. "Биш «икеле» хикәясе. Укуга, белем алуга уңай мөнәсәбәт тәрбияләү, кимчелекләрне юмор аша күрсәтү (1 сәгать).

Айгөл Әхмәтгалиева. Язучы турында белешмә. "Табыш" хикәясе. Бала психологиясенең бирелеше, күркәм сыйфатлар тәрбияләү. Табылган әйбернең шатлык китермәвен аңлау (1 сәгать).



Табигатькә дә табип кирәк!

Мөдәррис Әгъләмов. Шагыйрь турында белешмә. "Сөйли ак каен..." шигыре. Җанландырылган табигать образлары. Экологик тәрбия (1 сәгать).

Зиннур Мансуров. Шагыйрь турында белешмә. "Балык кычкыруы" шигыре. Елга-күлләребезнең пычрануы -

кешелек дөньясы өчен зур фаҗига. Табигатькә сакчыл караш тәрбияләү (1 сәгать).

Хәбир Ибраһим. Язучы турында белешмә. "Карач" хикәясе. Кешеләрнең табигатьтәге җан ияләренә мөнәсәбәте (1 сәгать).



























Программаның эчтәлеге



Бүлекләр, темалар

Сәгатьләр саны

Темага караган төп төшенчәләр

Барлыгы

Теоретик материал

БСҮ

Дәрестән тыш уку



1.

Халык әйтсә - хак әйтә

6

5

1

-

Халыкның йолаларга багышланган бай мирасын өйрәнү; халык авыз иҗаты әсәрләре белән танышу

2.

Аталар сүзе - акылның үзе

6

4

2

-

Фольклорга нигезләнеп язылган, халкыбызның гореф-гадәтләрен, йолаларын чагылдырган әсәрләрне өйрәнү. Әдәбиятта фольклоризм төшенчәсен үзләштерү. Татар халкының милли киемнәре, бизәнү әйберләре турында мәгълүмат бирү.

3

Ил язмышы - ир язмышы

9

8

1

-

Бөек Ватан сугышы алды һәм сугыш вакытында татар әдәбияты. Язучыларның сугышка корал һәм каләм белән катнашуы. Тылдагыларның фидакарь хезмәте һәм иҗаты. Шигърият, хикәянең активлашуы.

Илленче елларда да сугыш темасының дәвам иттерелүе.



4

Һәр чорның үз герое

4

2

2

-

ХХ гасыр башында иҗат ителгән әсәрләр белән танышу. Репрессияләнгән татар әдипләре, аларның әсәрләрендә "хәтәр елларның" чагылышы.

5

Туган җир ул бер генә,

Туган җирнең кадерен бел генә!

5

4

1

-

Туган җирне ярату, туган як кадере, милләт язмышы, чит илләрдәге милләттәшләребез. Тема төрлелеге.

Язучының тормыш юлы һәм иҗаты белән танышу

6

Актыкта хаклык җиңә

2

1

1

-

Төрле чорларда балалар тормышын сурәләгән әсәрләр. Тема төрлелеге. Әхлак тәрбиясе бирү.

7

Табигатькә дә табиб кирәк

3

2

1

-

Тирә-як табигатебезгә игътибарлы булу, экологик тәрбия бирү.Табигать турында төрле жанрдагы әсәрләр иҗат ителү.

8

Еллык кабатлау

-

-

-

-





Барысы

35

26

9

-



</













Ятлау өчен әсәрләр

Г.Тукайның "Милли моңнар" шигыреннән өзек.

Г.Кутуйның "Сагыну" нәсереннән өзек.

М.Мәһдиевнең "Без - кырык беренче ел балалары" повестеннән өзек.

Һ.Такташның "Алсу" поэмасыннан өзек.

Х.Туфанның "Агыла да болыт агыла" шигыреннән өзек.



Дәрестән тыш (өстәмә) уку өчен тәкъдим ителгән әсәрләр (укытучы сайлавы буенча)



Мостай Кәрим. Озын-озак балачак.

Нардуган. (Татар халык йоласы) .

Покрау. (Керәшен татарлары бәйрәме).

Уярня. (Мари халык бәйрәме).

Ким Васин. Җыр шулай туды.

Әмирхан Еники. Җиз кыңгырау.

Юрий Семендер. Ике ветеран.

Гәрәй Рәхим. Буыннар елъязмасы.

Марс Шабаев. Күңелемә, әткәй, кайтып кер...

Нәҗип Думави. Габдулла.

Гөлшат Зәйнашева. Үз илемдә.

Фоат Садриев. Юкка көттеләр.

Айрат Суфиянов. Мәктәптән кайтып килеш.

Гавриил Троепольский. Акбай Караколак.

Зиннур Мансуров. Ятим Су анасы.

Гомәр Бәширов. Җидегән чишмә.

Шәйхи Маннур. Печән җыйганда.

Рашат Низами. Куркытылган поши.



Сөйләшү тематикасы

Халыкның борынгыдан килгән йолалары.

Тукайлы тормыш.

Асылташларга тиң хәзинәләр.

Халык авыз иҗатының әдәбиятта чагылышы.

Батырлар бар төштә - татарлар бар...

Ватан барыннан да газиз.

Балачакның онытылмас мизгелләре.

Табигать - уртак йортыбыз.































































 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал