7


  • Учителю
  • Публикация 'Милли тәрбия бирүдә төбәк үзенчәлекләрен кулланып эшләү'

Публикация 'Милли тәрбия бирүдә төбәк үзенчәлекләрен кулланып эшләү'

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Милли тәрбия бирүдә төбәк үзенчәлекләрен кулланып эшләү


Тәрбия- балаларны гүзәл холык белән холыкландыру,

һөнәр һәм мәгърифәткә өндәү,

укырга һәм язарга өйрәтүдән гыйбарәт булыр.

Ризаэддин Фәхреддин


Үз-үзеңне тотуда әхлакый тәҗрибәгә һәм мәдәниятнең рухи байлыгына таянып милли үзаңны торгызу - хәзерге иң актуаль мәсьәләләрнең берсе. Ул матди һәм рухи кыйммәтләр иҗат итүдә кешенең роле арта баруга бәйләнеп камил шәхес тәрбияләүгә булышлык итә.

Милли мәгарифнең үсеше Татарстан Республикасының "2014-2020 нче елларга Татарстан Республикасындагы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасындагы башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү" законы нигезендә тормышка ашырыла.

Әлмәт шәһәренең 1нче мәктәбендә татар һәм рус телләре дәүләт теле буларак өйрәнелә. Белем һәм тәрбия бирү өчен уңай шартлар тудырылган, укытучылар белемнәрен даими күтәреп эшлиләр. 2014-15 уку елында Солтанова Минүзә Мәсхуть кызы җитәкчелегендә татар сыйныфы ачылды, анда 25 бала милли тәрбия ала. Гомумән, мәктәптә 627 укучының барысы да татар мохитында тәрбияләнә, 49 укытучының 3се генә рус милләтеннән, калганнары татарлар.

Мәктәбебездә әхлак тәрбиясенә зур урын бирелә, шуның бер мисалы булып "Әдәп белән әхлак бергә булыр" дигән темага үткәрелгән тәрбияви чара тора. Балаларга дини бәйрәмнәребезнең әһәмиятен, тәрбияле, әхлаклы булып үсүнең иң туры юл икәнлеген аңлату максатыннан уздырылган әлеге чарада катнашучыларны Әлмәт районы имам-мөхтәсибе Фәһим хәзрәт Әхмәтҗанов тәбрикләде. Милли мәсьәләләр буенча директор урынбасары Гөлия Җамалиева бәйрәмдә катнашучыларга ихлас рәхмәтләрен җиткерде. 1нче сыйныф укучысы Газизәнең әтисе Нияз Минсабиров балалар белән төрле уеннар, викториналар уздырды. Укучылар чарада актив катнаштылар.

Әлмәт мөхтәсибәтенең хатын-кызлар белән эшләү бүлеге җитәкчесе Наилә Зыятдинова ярдәме белән уздырылган әлеге чара зур әһәмияткә ия. Аңа һәм мәгариф идарәсенә рәхмәтебезне белдерәбез.

Уку елының икенче яртыеллыгы башлану белән "Халык педагогикасы - тәрбиянең нигезе" исемендәге республикакүләм семинар үткәрелде. Семинар барышында күрсәтелгән дәресләр, тәрбия чарасы Бөтендөнья татар конгрессының Әлмәт бүлеге җитәкчесе Ильяс Рәхимҗан улы Сәлахов тарафыннан хупланды. "Ак калфак" татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының Әлмәт бүлекчәсе җитәкчесе Ландыш Зарипова да милли тәрбиянең дөрес куелуын, мәктәптә традицияләрнең дәвамлы булуын әйтеп китте. Семинарда шулай ук, Әлмәт муниципаль районы имам-мөхтәсибе Фәһим хәзрәт Әхмәтҗанов, Казан шәһәренең "Госмания" мәдрәсәсенә нигез салучы, "Мөхәммәдия" мәдрәсәсе укытучысы Камил Вәлиуллин, мәгариф идарәсе башлыгының милли мәсьәләләр буенча урынбасары Сиринә Җиһаншина, мөслимәләр җәмгыяте җитәкчесе Наилә Зыятдинова, Р.Фәхреддин мемориаль музее директоры Диләрә Гыймранова, Галия апа Рәхимова, Лениногорск һәм Әлмәт районнары мәктәпләренең милли мәсьәләләр буенча директор урынбасарлары, методик берләшмә җитәкчеләре, әдәп-әхлак дәресе укытучылары, балалар бакчалары тәрбиячеләре, әти-әниләр катнашты.

Семинарның беренче өлешендә "Гыйлем алу - эшләрнең иң олысы һәм теләкләрнең иң изгесе" темасына ачык дәресләр каралды.1 «а» сыйныфында - "Тәмле сүзләр" (укытучы Солтанова М.М.), 1в сыйныфында "Әдәп-әхлак тәрбиясе бирүдә мәдәни көндәлекнең урыны" (укытучы Гиматдинова Р.Г.), 3«а»да Лениногорский муниципаль районының әдәп-әхлак мөгаллимәсе, "Батырша" романының авторы Җәмит Рәхимовның хатыны Галия апа Рәхимова катнашында - "Туган төбәк җырчысы" (укытучы Гимадиева И.И.), 4 «б»да - "Тәрбияле бала" (укытучы Габдуллина Г.Ш.), 8 «а»да - "Кәгазъ өстендә калган исем - бетмәс гомер" (укытучы Кадырова Р.М.) дигән темаларга , 9 «а»да - Аяз Гыйләҗевның "Җомга көн кич белән" әсәре буенча күрсәтелгән ачык дәресләр үтте.

Дәресләр мастер-класс рәвешендә булып, аларда ХХI гасырда белем бирүне камилләштерү программасы структуралары кулланылды.

"Милли тәрбия" темасына багышланган мәктәп директорлары семинарына да мәгариф идарәсе җитәкчелеге югары бәя бирде. "100елга якынлашып килгән тарихы булган мәктәп, Бөек Ватан сугышында катнашкан укытучылары, укучылары үрнәгендә яшь буынга милли тәрбия бирүне дәвам итә, үз йөзен саклый һәм камилләштерә. Татар теле һәм әдәбияты укытучылары гына түгел, башка фән укытучылары да үз дәресләрендә төбәк компонентын куллану үрнәген күрсәттеләр" - дип азсызыклап киттеләр. Мастер-классларны: химия укытучысы Мансурова Д.К., инглиз теле укытучысы Денер А.З., башлангыч сыйныф укытучылары: Мәүлетбаева И.С., Габдуллина Г.Ш., татар теле укытучысы Әшрәпова Г.М. уздырдылар. Бөек Ватан сугышында катнашкан укытучыларыбыз Мирза Каюм улы Таһиров, Фатыйх Каюм улы Каюмов һәм башка якташларыбыз истәлегенә багышланган тәрбия чарасын Искәндәрова А.М., Ившина Н.Н. үткәрделәр. Укучыларыбыз белемнәрен һәм сәләтләрен күрсәттеләр. Дәресләр Марданова Л.З.җитәкчелегендә, интерактив чаралар куллану китапханәчебез Нәбиуллина Р.М. ярдәмендә оештырылды.

Озак еллар дәвамында мәктәп директоры булган, мәктәпнең үсешенә күп көч куйган легендар шәхес Мирза Каюм улы Таһиров истәлегенә мемориаль такта ачу тантанасы бәяләп бетергесез әһәмиятле тәрбия чарасы булып тора. Мемориаль такта ачуга Закировлар гаиләсе: Фикус Хасанович, Венера Зариповна, Айдар Фикусович гаять зур өлеш кертте, мемориаль такта ясауның матди ягын күтәрде, мәктәпкә бүләкләр бирде, чарада катнашты. Мирза Каюмовичның кызы Илсөяр ханым Казаннан кайтты, килене Альмира Тагирова, ветеран укытучыларыбыз: Флёра Гаязовна Вәлиева, Нәсимә Миннегуловна Миннехановалар килде. Әлмәт хакимияте җитәкчесе урынбасары Наҗия Хәйдәрова тантананы ачып: Мирза Каюмович Тагировның хезмәте дәвамлы булуын, яшь буынга тәрбия бирүдә искиткеч тирән мәгънәгә ия икәнен әйтеп, хакимият исеменнән рәхмәт җиткерде. Мәктәп коллективына уңышлар теләде.

Лениногорск муниципаль районы мәктәпләре белән иҗади хезмәттәшлек инде берничә ел дәвам итә. Тимәш гомуми урта мәктәбендә Утыз Имәнинең 260 еллыгына уздырылган конференциядә, Урмышлы төп мәктәбендә Габдулла Тукай Дәүләт бүләге иясе Клара Гариф кызы Булатова белән очрашуда булдык. Дүртенче ел рәттән Лениногорск районы Керкәле төп мәктәбендә Җәмит Рәхимов исемендәге укулар оештырыла. Анда Казаннан күп кенә мәртәбәле кунаклар, Язучылар берлегеннән вәкилләр килә. Узган елгы укулар буенча җыентык бастырылды, быелгы укуларның җыентыгы хәзерге вакытта басмага әзерләнә. Катнашкан укытучыларыбызның чыгышларын теләгән һәркем укый алачак.

Укучыларның сәләтләрен үстерүгә дә мәктәптә тиешле игътибар бирелә. Быел нәтиҗәләр дә куандырырлык. Узган уку елында олимпиадаларда 1 җиңүче булган булса, бу уку елында: муниципаль этапта 5 җиңүче.

Яшүсмерләрнең Каюм Насыйри исемендәге XIII регионара укуларының республика этабында 3 укучы катнашты. Иң яхшы дип табылган 2 укучының эше: Галиева Эльвина - I дәрәҗә, Файзуллина Айгөл - II дәрәҗә дипломнарга ия булдылар (укытучылары Мансурова Д.К.).

VI төбәкара фәнни-гамәли конференция «Тукай укулары - 2015"тә катнашып Галиев Ильяс 1 дәрәҗә диплом (укытучысы Гимадиева И.И.), Насыйбуллина Диләрә сертификат (укытучысы Нуриева Г.Х.) алып кайттылар.

Муса Җәлил һәйкәле янында әзербайҗан егете Саидкулов Бузургмехр, татар кызы Якупова Алинә шагыйрьнең шигырьләрен сәнгатьле итеп сөйләделәр. 21нче Җирле Үзидарә каршында эшләүче клубта оештырылган чараларда да шул ук укучыларыбыз бик теләп чыгышлар ясыйлар.

Габдулла Тукайның тормышына һәм иҗатына багышланган сыйныф сәгатьләре, әңгәмәләр, фикер алышулар булды. "Шигъри чишмә" исеме астында мәктәптә һәм муниципаль этапта шигырь бәйрәме үтте. Мәктәп күләмендә җиңүче укучылар шәһәркүләм уздырылган Тукайны искә алу көнендә катнаштылар. Кирамов Шамиль муниципаль этапта 3 дәрәҗә диплом белән бүләкләнде. Укучылар шулай ук, Габдулла Тукай исемендәге балалар китапханәсендә шагыйрь иҗатына багышланган чарага барып сәләтләрен күрсәтеп кайттылар.

Кирамов Шамиль "Сандугач сайрар илем" фестиваленең муниципаль этабында җиңеп, төбәкара этабында Абдулла Алишның әнисенә багышлап язылган шигырен сөйләп сертификат алды. Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан уздырылган конкурста Татарстан Республикасының Хәрби комиссариаты бүләгенә һәм 1нче дәрәҗә дипломга лаек булды.

Укучыларны үз милләтләре белән горурлану хисе тәрбияләү, халкыбызның күренекле шәхесләре белән таныштыру максатыннан, төрле очрашулар, иҗат кичәләре дә оешкан төстә уза. Шулай ук март аенда Саҗидә Сөләйманова исемедәге үзәк китапханәдә 2б сыйныфы укучылары шагыйрә Клара Булатова белән очрашты.

2013 елдан башлап төбәгебезнең күренекле галиме мирасын тирәнтен өйрәнү һәм музей эшчәнлеге белән якыннан танышу өчен Ризаэддин Фәхреддин мемориаль музее җитәкчесе Диләрә Гыймранова белән берлектә 1-11 сыйныфларда музей-дәресләр оештырылып килә.. Милләтпәрвәр кызыбыз тырышлыгы белән уздырыла торган әлеге дәресләр алдагы уку елында да дәвам ителәчәк. Ризаээддин Фәхреддиннең иҗади мирасын өйрәнүгә багышланган 1нче Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясендә Гүзәлия Әшрәпова, Гөлия Җамалиевалар катнашты.

Ризаэддин Фәхреддин мемориаль музее "Музейлар төне" акциясен дә төрле чаралар белән каршылады. Шул чараларның берсе иҗади шәхесләр белән очрашу булып, язучы Илүсә Нәбиуллина иҗатына багышланды. Чарада катнашучылар Илүсә Нәбиуллинаның үзенә иҗатын яратуларын әйтеп, язу осталыгына соклануларын белдерделәр. Без дә тирән мәгълүматлы, бай эчтәлекле кичәдән хозурланып, рухи яктан баеп кайттык.

3нче музыка мәктәбе белән янәшә булуыбызга шатланабыз. Укучыларыбыз бик теләп җырларга һәм биергә өйрәнәләр. Бер генә чарабыз да алардан башка үтми. Зөлфия Ядкәровнага һәм аның коллективына чиксез рәхмәтле без. Укытучыларга, укучыларга заманча уңайлыклар тудыручы "Татэх" ЯА җәмгыятенә, шәхсән аның җитәкчесе депутатыбыз Ирек Әкрамович Хайруллинга коллектив исеменнән олы ихтирамыбызны һәм рәхмәтебезне җиткерәбез!

Саҗидә Сөләйманова исемендәге үзәк китапханә, Габдулла Тукай исемендәге балалар китапханәсе, Әлмәт Дәүләт Драма Театры, 20нче урта мәктәп, татар гимназиясе, 58нче, 47нче, 27нче, 9нчы балалар бакчалары белән иҗади хезмәттәшлегебезнең матур үрнәкләре бар. Киләчәктә алар тагын да ныгыр, бөтен мөмкинлекләрне файдаланып эшләрбез.


1нче мәктәпнең милли мәсьәләләр буенча

директор урынбасары Гөлия Җамалиева.



 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал