7


  • Учителю
  • Урок по т атарской литературе Галимҗан Ибраһимовның 'Алмачуар 'хикәясе

Урок по т атарской литературе Галимҗан Ибраһимовның 'Алмачуар 'хикәясе

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Рахимзянова Лениза Фанисовна.

Урок -конспект на родном(татарском) языке. ( Галимҗан Ибраһимовның "Алмачуар" хикәясе буенча)

Дәреснең темасы: Галимҗан Ибраһимовның "Алмачуар" хикәясе.

Дәреснең максаты:

  1. Язучы биографиясе һәм иҗаты турында гомуми алган белемнәрне ныгыту.

  2. "Алмачуар" хикәясенә кызыксыну уяту, аны әдәби телдә үзләштерү.

  3. Балаларда хайваннарга карата мәхәббәт, миһербанлылык хисләрен тәрбияләү. Шул әсәргә таянып, татар халкының милли бәйрәмнәрен, йолаларын саклап калуның һәм дәвам итүнең әһәмиятен аңлау.

Дәрес барышы

I.Оештыру өлеше: Исәнмесез, укучылар! Бүген без сезнең белән күренекле язучы Г.Ибраһимовның тормыш юлы һәм иҗаты белән танышуны дәвам итәрбез."Алмачуар хикәясен анализлап бәяләп узарбыз.

II.Актуальләштерү: Г.Ибраһимовның исемен белмәгән, ишетмәгән кеше юктыр. Аның турында сез дә әзме күпме күзаллыйсыз, яки өлешчә генә булса да мәгълумат алгансыздыр дип уйлыйм,чөнки Галимҗан Ибраһимов иҗаты белән сез әле тирәнрәк итеп югары классларда да танышуны дәвам итәчәксез

Ә хәзер Г.Ибраһимовның портретына игътибар итик. Портрет аша язучының нинди характер үзенчәлекләрен билгели аласыз?

Укучы: Кырыс, күз карашы мәгънәле...

Укытучы: Әйе, укучылар, кырыс акыллы йөз,кискен сораулар белән төбәп караучы күзләр, күпне күргән, кичергән булуы турында сөйләүче йөз чалымнары, олылык, олпатлык, азамат ирләрчә мәһабәтлелек, ныклык.

Укучылар, без сезнең белән истәлекләрдән, портреттан чыгып, язучының тормыш юлына кыскача күзәтү ясадык. Әдипкә биргән характеристикабыз дөресме икән? Шуны ачыклау йөзеннән аның биографиясен искә төшереп китик әле.

Бала чакта Галимҗанның тормышы башка крестьян малайлары тормышыннан берни белән дә аерылмый. Җәй көннәрендә ул иптәшләре белән бергәләп җиләккә йөри, елгада һәм кондызлы күлдә балык каптыра. Җәйге төннәрдә малайлар белән бергәләп, яланга яисә урманга ат сакларга китә. Кыскасы, Г.Ибраһимов - табигатькә гашыйк кеше була.Шуңа күрә дә аның бик күп әсәрләре табигать күренешләрен сүрәтләп иҗат ителгән.

Физминутка:

II. Яңа белем һәм күнекмәләр формалаштыру

Укытучы: Ат - татар халкының изге хайваннарыннан берсе. Борынгы заманнарда ук көнкүреш яшәешне атсыз күз алдына китерегә дә мөмкин түгел. Кырда, өйдә, төрле күңел ачу бәйрәмнәрендә дә ат мөһим рольне уйнаган. Хәтта татар халкының милли бәйрәме - Сабантуй да ат чабышларыннан башланып киткән,һәм бу традиция әлеге көнгәчә дәвам итә.

Яшь егетләр Сабантуйларыннан
Ут уйнатып чыгып киттеләр.
Күңелемә яткан толпарларга
Камчы белән сызып үттеләр...
(Р.Ягъфаров).

Укытучы:Ат образы безгә башка әдәбият әсәрләрендә дә очрыймы?

Укучылар: "Конёк горбунок",татар халык җырларында һәм әкиятләрендә һ.б

Укытучы:Бүгенге көн белән элеккеге чорда ат белән кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләр бер-берсеннән ничек аерыла?

Укытучы:Элек алар бөтен тормышны алып барсалар,хәзерге көндә матурлык алиһәсе кебек кенә кулланылалар дисәк тә һич ялгыш булмас.

(Дага күрсәтелә)

Укытучы: Кайсыгызның ишек башларында әлеге даганы күргәне бар? Булса ул ни өчен анда куелган?

(Укучыларның җавапларын тыңлау)

Укытучы:Игътибар итсәгез, һәр ат тоягының астында дага кадакланган. Бу ат тоягы ашалмасын өчен куела.

Ат - бәхет китерүче хайван буларак билгеле,һәм әлеге дага да бәхет символы булып тора. Ул йортларны төрле бәла-казалардан саклый дигән фараз бар. Менә шушы кечкенә генә элемент та халыкның атларга булган мөнәсәбәтен, ихтирамын күрсәтеп тора

("Бәхет дагасы" җыры яңгырый. И.Хөснетдинов сүзләре,Г.Сәйфуллин көе). Җыр ошадымы? Аны ишеткәнегез бармы? Әлеге җырны тыңлагач, сездә нинди хисләр уянды?(Укучыларның җавапларын тыңлау)

Укытучы:Димәк, ат - бәхет-шатлык, яшьлек иртәсе булып тора. Ә ат нинди хайван соң ул? Аңа карап, нинди сыйфатларын билгели алабыз?

Укучы: Сабыр карашлы, түзем, чыдам, хуҗасына тугры, эшчән хайван.

Укытучы: Кечкенә вакытта ук атта утырып йөрергә хыялланмаган бер генә малай да юктыр ул! Галимҗан Ибраһимов та безгә ат яратучы малай турында бик матур әсәр язып калдырган . (Әсәрнең исемен әйттерү) Укучылар:"Алмачуар".

Укытучы:Алмачуар дип нәрсәгә әйтәләр соң?

Укучы: Алмачуар - ат исеме, чуар булган атларга шулай диләр.

Укытучы : Әйтеп үткәнчә, Галимҗан үзе атларны бик яраткан һәм болай дип язган: "Атлар ярату миңа әтидән күчкән булса кирәк..."Алмачуар" дигән хикәям дә үз тормышымнан алып язылган дисәм дә ялгыш булмас..."

Ә хәзер әйдәгез әсәрне искә төшереп үтик,ә аннары әсәр белән танышуны дәвам итәрбез.

Тест чишү

1" Алмачуар "хикәясен кем язган

А)Г Тукай

Б)Г.Бәширов

В)Г.Ибраһимов

2.Малай колынга нинди исем куша

А)Дускай

Б)Аргамак

В)Алмачуар

3.Бу әсәрдә нинди милли бәйрәм сурәтләнә?

А) Каз өмәсе

Б) Яңа ел

В)Сабан туе

4. Төп геройның исеме ничек?

А)Закир

Б)Гамир

В) Солтан

5.Атны кем бүләк итә?

А) Күрше бабай

Б)башкорт Әлемгол

В) Сафиулла агай

6. Алмачуар ни өчен үлә?

А) Малайның игътибарсызлыгы аркасында

Б) Нык чапканга

В)Кояш сукканга

Әсәрне уку барышында безгә түбәндәге сүзләр очрады,әйдәгез аңлашылмаган сүзләргә игътибар итик:

фатиха кылдыра-ата-ананың, остазның һ.б. рәсми рәвештә белдерелгән изге теләге, ризалыгы, юлламасы;

әбүҗәһел-хәйләкәр, алдакчы, явыз кеше;

хәер-дога-яхшы теләк, яхшы дога;

хәрәмләде-алдады, ялганлады;

әүлия-изге кеше;

хәстә-авыру, кыерсыту,кысу,урынсызга кимсетү, җәберләү;

нәзер-үз өстенә алган эш, шартлы вәгъдә;

нәфес-нәрсәне дә булса булдырырга көчле омтылыш, күпне өмет итү, комсызлык.(дәфтәрләргә язып кую)

III. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту

1. Укытучы: Укучылар, әсәрдә нинди геройлар белән таныштык?

Укучы: Хафиз, Әлемгол, Сафа бабай ,Закир һ.б. белән таныштык.

Укытучы: Әсәр нинди вакыйга белән башланып китә?

Укучы: Тирә-якка усаллыгы, саранлыгы белән даны чыккан Әлемгол тик торганда үзенең гомерлек дошманы Хафизга, ягъни малайның әтисенә, бия китереп бирә.

Укытучы: Ни өчен ул моны эшли? Әсәрдән шушы урынны табыгыз.

(Дәреслек өстендә эш.83-84нче битләр, 3нче кызыл юл)

Укытучы: Әлемгол һәм Хафиз арасындагы каршылык кайда һәм кайчан башланып китә?

Укучы: Сабантуй бәйрәмендә Хафиз белән Әлемголның мәйданга көрәшкә чыккан вакытыннан башланып китә.

Укытучы: Әлеге бүлекләрдән чыгып, Хафиз картка нинди сыйфатлар хас дия аласыз?

(Укучыларның җавапларын тыңлау)

Укытучы: "Без капчыкта ятмый" дигән мәкальне әсәрдә нинди геройга туры китереп була һәм ни өчен?

Укучы: Әлеге мәкальне Әлемголга туры китереп була, чөнки ул Сабантуйда көрәшкәндә хәрәмләшә һәм авырый башлый. "Терелсәм, кара бияне Хафиз картка илтеп бирер идем"-дип амәнәт әйтә һәм сүзендә тора, шуның белән хәрәме беленә.

Укытучы: Димәк, Әлемгол яманлык эшли, һәм бу яманлыгы аңа чир булып кайта. Яхшылык эшли, хатасын таный һәм бияне илтеп бирә- күңел тынычлыгы ала..

III.2. Укытучы: Хәзер һәр бүлеккә исем куеп карыйк.

1б. - Бияне алып китү;

2б. - Хәрәмләшү;

3б. - Дөреслек.

Укытучы: Бүлекләргә исем куйдык. Ләкин әлеге исемнәр дөрес тәртиптә бирелгәнме соң?

Укучы: Юк.

Укытучы: Әйдәгез әле, бүлекләрне вакыйгалар үстерелеше тәртибе буенча куеп чыгыйк.

1б. - Хәрәмләшү;
2б. - Дөреслек;
3б. - Бияне алып килү.

III. Укытучы: Укучылар, игътибар итсәгез, Хафиз белән Әлемгол икесе ике авылдан. Бу вакыйгалар тирә-күрше авылларга бик тиз арада мәгълүм булалар. Ни сәбәпле?

Укучы: Чөнки әлеге вакыйга Сабантуй вакытында була.

Укытучы: Әйе, Сабантуйга тирә-күрше авыллардан дуслар, туганнар җыелалар. Димәк, Сабантуй - барлык милләт халкын берләштерүче, милли рухта сугарылган бәйрәм булып тора, чөнки Хафиз - татар, Әлемгол - башкорт милләтеннән.Бүгенге көндә бөтен милләт халыклары да бертуганнар кебек дус һәм тату яшиләр.Урамга яки базар тирәсенә чыксаң, әллә кемнәрне күрәсең:үзбәкләр,таджиклар,грузиннар,чувашлар,башкорт-лар һәм башка бик күп милләт вәкилләре

Ә сез үзегез Сабантуйлар турында нәрсәләр беләсез? Ул нинди бәйрәм? Кайчан уздырыла?

(Укучыларның җавапларын тыңлау).

IV. Йомгаклау

IV.1. Укытучы: Укучылар, сезгә укылган бүлекләр ошадымы?

(Укучылар җавапларын тыңлау)

Укытучы: Язучы һәм аның иҗаты турында нинди мәгълүматлар алдыгыз?

(Укучылар җавапларын тыңлау)

Укытучы: Дәресебезне Г.Ибраһимовның тормыш иптәше Гөлсем Мөхәммәдованың сүзләре белән тәмамлыйсым килә:

"Галимҗан - бала җанлы кеше иде...

Моңа инаныр өчен "Алмачуар" әсәрен генә укып карау да җитә. Бу гүзәл повесть минем иң беренче укыган әсәрем иде. Мин аны хәзер дә кайта-кайта укыйм. Ул шундый әсәр. Аны бөек язучы һәм бала җанлы кеше язган.

Ә бөек язучы - үз күңелендәге балалыкны җуймаган кеше ул".

IV.Йомгаклау:Нәтиҗә ясау,билгеләр кую.

V. Өй эше: 1в.Әсәр буенча тест төзергә

2в. Халык авыз иҗаты әсәрләреннән ат образын чагылдырган әсәрләр алып килергә. (шигырьләр,җырлар,әкиятләр)

3в.Үзегезгә ошаган бер эпизодка иллюстрация ясап килергә.

Дәрес шуның белән тәмам. Сау булыгыз.





 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал