- Учителю
- 5нче классның рус төркемендә әдәбияттан Габдулла Тукайның Кырлайдагы музее темасына дәрес эшкәртмәсе
5нче классның рус төркемендә әдәбияттан Габдулла Тукайның Кырлайдагы музее темасына дәрес эшкәртмәсе
Укытучы |
Нуртдинова Гөлнар Салихҗан кызы | ||
Предмет |
Татар әдәбияты | ||
Тема |
Габдулла Тукайның Кырлайдагы музее | ||
Максат |
1) Габдулла Тукайның Кырлайдагы музее белән дәреслектәге һәм өстәмә материал аша танышу 2) балаларда Г.Тукай белән бәйле истәлекләргә карата кызыксыну уяту 3) укучыларда эстетик зәвык тәрбияләү
| ||
Планлаштырылган |
Шәхси: Төркемнәрдә эшләгәндә, бер-берсенә игътибарлы булырга өйрәтү, җаваплылык хисе тәрбияләү. Метапредмет: Танып-белү: Кирәкле информацияне эзләп табу; Уй-фикерне язма һәм әйтмә формада аңлап һәм ирекле оештыру; Коммуникатив: Аралашу максатына һәм шартларына туры китереп, үз фикереңне җитәрлек дәрәҗәдә тулы һәм төгәл итеп әйтә белү; татар теле нормаларына туры китереп монолог төзү һәм диалогта катнашу осталыгына ия булу; Регулятив: - хәл ителгән һәм хәл ителергә тиешлене чагыштырып, уку бурычларын кую; - максатны гамәлгә ашыру чараларын сайлап алу һәм аларны куллану; -бәяләү. Предмет: Өйрәнелгән сүзләрне сөйләмдә дөрес куллану
| ||
Дәреснең тибы |
Яңа белемнәрне үзләштерү дәресе | ||
Төп төшенчәләр |
Музей, мемориаль комплекс | ||
Предметара бәйләнеш |
Рус теле,тарих | ||
Эшне оештыру |
Фронталь, төркемдә, парларда, индивидуаль. | ||
Чыганаклар |
Дәреслек, сүзлекләр, презентация | ||
Җиһазлау |
Экран, ноутбук, карточкалар |
|
|
Дәрес этаплары |
Укытучы эшчәнлеге |
Укучы эшчәнлеге |
УУГ |
Мотивлаштыру
Максат: уңай психологик халәт тудыру.
|
Укучыларны уку эшчәнлегенә тарту |
Дәрестә төркемнәрдә эшләү кагыйдәләрен искә төшерәләр: башкаларны тыңла, үз фикереңне ачык әйт, игътибарлы бул. |
Шәхси: әдәп-әхлак кагыйдәләрен искә төшерү, бер-берсенә уңышлар теләү. |
Актуальләштерү
Максат: яңа белем алуга әзерлекне тикшерү, аның темасын формалаштыру.
|
Үткән дәрестә өйрәнелгән теманы искә төшертү.
Өй эшен тикшерү.
|
Бер-берсенә комплиментлар әйтү.
Өйдә язып килгән җөмләләрне укыйлар, кулланган сыйфатларны әйтәләр.
Матур, болытлы, тупас, яшелрәк, җылы, тәмле, тырыш, әдәпле.
|
Регулятив: үзләштерелгән белән таныш булмаганны чагыштырып, хәл ителергә тиешле уку бурычын кую. |
Аңлау өчен авыр тоелган сорауны ачыклау өчен сынап карау этабы Максат: укучының нинди авырлык белән очрашуын билгеләү
|
Проблема тудыра. Укучыларга музейда саклана торган берничә әйбер күрсәтү.
|
Парларда фикер алышалар.
Укучылар җавап бирәләр. |
Коммуникатив: информацияне эзләү һәм туплауда инициативалы хезмәттәшлек. |
Кыенлыктан чыгу планы. (яңа белемнәрне куллану).
Максат: кыенлыктан чыгу юлларын ачыклау |
Укучыларны проблеманы хәл итүгә оештыру.
|
|
Коммуникатив: проблеманы ачыклау, тәңгәлләштерү, аны хәл итүнең альтернатив юлларын эзләү һәм бәяләү. |
Планны тормышка ашыру/яңа белемне куллану.
Максат: артыклык һәм кимлек дәрәҗәләренең ясалышын белү |
Укытучы презентация ярдәмендә Габдулла Тукай музее белән таныштыра. Дәреслектә 102 биттән Г.Тукай музее турында уку. |
Укучылар дәреслектән Г.Тукайның Кырлайдагы музее турында чылбырлап укыйлар һәм рус теленә тәрҗемә итәләр. Кирәкле информацияне табып укыйлар
|
Коммуникатив: карар кабул итү һәм аны тормышка ашыру. |
Беренчел ныгыту
Максат: яңа белемнәрне биремнәрдә куллану/тышкы сөйләмдә әйтеп күрсәтү
|
Китапта бирелгән тема буенча эш бирү
Фоторәсемгә туры килгән җөмләләрне табып уку.
|
Парларда эшлиләр, җөмләләр төзиләр. |
Танып белү: Белемнәрне структуралау, ягъни өлеш - кисәкләрнең эчке төзелешен тәртипкә салу. |
Үз-үзеңне тикшерү өчен мөстәкыйль эш.
Максат: үзләштерелгән белемнәр буенча нәтиҗә ясау.
|
Дәреслектәге 4 нче биремне дәфтәрләрдә эшләү Текстан табып,җөмләнең сүзләрен тиешле урынга куеп язарга. |
4әр кешедән торган төркемнәрдә эшлиләр, бер-берсенең эшләрен тикшерәләр.
Укучылар, дәреслек, сүзлекләрне кулланып, мөстәкыйль эшлиләр.
|
Танып белү: уй- фикерне сөйләмдә һәм язма формада аңлап һәм ирекле оештыру. |
Белемнәрне системага салу.
Максат: алган белемнәрне куллану һәм ныгыту. |
Дәреслек белән эшләү мөмкинлекләрен күрсәтү |
Укучылар класс буйлап таралалар, үзләренә пар табып, бер-берсенә җавапларны укыйлар. |
Регулятив: үзләштерелгән һәм үзләштереләсе белемнәрне аера белү һәм төшенү, үзләштерелгәннең сыйфатын һәм белү дәрәҗәсен аңлау. |
Рефлексия Максат: үз эшчәнлегеңә кире кайтып бәя бирү.
|
Үз эшеңне бәяләүгә юнәлтелгән сораулар куела.
Укытучы укучылар белән берлектә эшкә йомгак ясый.
Өй эше бирү һәм аңлату. 1 төркем "Музейларда -хәтер" темасына кечкенә хикәя язарга 2 төркем.Текст эчтәлеге буенча сораулар төзергә. |
Һәр төркемнең эшенә һәм индивидуаль чыгышларга, үз эшләренә укучылар бәя бирәләр, билге куялар. |
Танып белү: эш -хәрәкәтләрнең алымнарын һәм шартларын , эшчәнлекнең барышын һәм нәтиҗәләрен тикшереп бару һәм бәяләү. |