7


  • Учителю
  • 'Сугыш, мәхәббәт һәм укытучы'әдәби -музыкаль композиция (5-11)

'Сугыш, мәхәббәт һәм укытучы'әдәби -музыкаль композиция (5-11)

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

"Сугыш, мәхәббәт һәм укытучы"



МБББУ "Иске Минзәләбаш урта гомуми белем бирү мәктәбе" нең 1 нче категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Нуртдинова Раушания Равил кызы, югары категорияле рус теле һәм әдәбияты укытучысы Шаяхметова Миләүшә Милис кызы.

Ход литературно-музыкальной композиции.

Мероприятие начинается с вальса. (Выпускной вечер у школьников.

На фоне песни "Священная война" звучит запись диктора:"Внимание, внимание! Говорит Москва! Передаем важное правительственное сообщение. Сегодня, 22 июня, в 4 часа утра немецкие войска перешли границу Советского Союза…)

(После вальса девушки «провожают» своих ребят на войну.)



Күп илләрне кара күмер ясап,

Үлек белән түшәп юлларны,

Канга туймас Гитлер безгә таба

Суза хәзер шакшы кулларын.



Кара көчләр килә ил өстенә

Шәһәр- авылларны яндырып.

Газиз аналарны дарга асып,

Балаларны ятим калдырып.



Тыныч иде әле таңнарыбыз,

Аяз иде әле иртәләр.

Дошман басып керде илебезгә

Ир-егетләр яуга китәләр.



Безне озаткан сукмакларны

Капламасын үләннәр.

Яз кайтмасак, көз кайтырбыз,

Сез көтегез,сөйгәннәр.



"Герман көе"- җыр.



Алып баручы. 1941нче елның 22 июне. Сәгать иртәнге дүрт. Бөтен кеше татлы йокыда. Менә шундый тыныч, сандугачлы иртәдә немец фашистлары безнең илебезгә басып керә. Шәһәр һәм авыллар аяусыз рәвештә бомбага тотыла. Танклар юлда очраган һәр нәрсәне таптап, изеп үтә. Илебезне фашистлардан сакларга бөтен халык күтәрелә. Бу сугыш 1418 көн һәм төн дәвам итә. Ул илебезгә зур җимерүләр, югалтулар китерде.

Чтец.

Вчера мы писали диктанты,

Чертили на досках круги,

А утром уже интенданты

Нам выдали сапоги.

Ведущий. Великая Отечественная... Война завершилась 65 лет назад. Мы родились и выросли в мирное время. К счастью, мы никогда не слышали воя сирен, извещающих о воздушной тревоге, не видели разрушенных фашистскими бомбами дома, не знаем, что такое нетопленное жилище и скудный военный паек...

Нам трудно поверить, что человеческую жизнь оборвать так же просто, как утренний сон...

Об окопах и траншеях, об атаках и контратаках под шквалом вражеского огня мы можем судить только по кинофильмам, художественным произведениям да рассказам фронтовиков. Для нас война - история. Великая Отечественная война является историей нашей Родины, наших родных и близких. Она занимает исключительно важное место в судьбе каждого из нас.

Сегодня мы собрались на встречу, которая называется "Война, любовь и учитель". Мы должны помнить о тех днях и рассказывать об этом из поколения в поколение.

Чтец.

Нет в России семьи такой,

Где б не памятен свой герой...

И глаза молодых солдат

С фотографией увядших глядят.

Только ратная доблесть их

Поселилась в сердцах живых.

И мальчишкам нельзя

Ни солгать, ни обмануть,

Ни с пути не свернуть!



Алып баручы. Бөек Ватан сугышында совет халкы үзенең егерме җиде миллионга якын улын һәм кызын югалтты - моны һич кенә дә онытырга мөмкин түгел. Ышанып әйтергә була: илебезнең намусы, азатлыгы, анда яшәүче күпмилләтле халыкларның бәхете өчен гомерләрен биргән ватандашларыбызның истәлеген кадерләп сакламаган бер генә гаилә дә юк бездә.

Укучы.

Тәрәзәгә баккан да

Ялгыз ана моңлана.

Җыерчыклы кулына

Энҗе яшьләре тама...



Яраннар чәчәк аткан,

Тик ана уйга баткан...

Өч малаен, ирен ул

Изге яуда югалткан.

Ведущий. Поэзия была самым оперативным, самым популярным жанром военных лет. Именно поэзия выразила потребность людей в правде, без которой невозможно чувство ответственности за свою страну. Более тысячи писателей и поэтов ушли на фронт, свыше четырехсот не вернулись назад.

Алып баручы.Татар язучыларының күпчелеге сугышның беренче көннәрендә үк өсләренә солдат шинеле киделәр, кулларына мылтык алдылар.Татарстан язучылар оешмасы ул вакытта 54 язучыны берләштерә, шуларның 27 се сугыш башланган елда ук фронтка китә. Сугыш аларны төрле фронтларга тарата. Алар партизан да, очучы да, диңгезче дә, сәяси җитәкче дә, мөхәррир дә, хәрби хәбәрче дә булдылар. Ләкин алар нинди генә авыр шартларда да иҗат эшләрен туктатмадылар.



Давыл үтте, Есенин әйтмешли,

Дуслык барлавында күпләр юк.

Нинди югалтулар! Әле аңлап,

Әле төшенеп кенә җиткән юк.



Фатихны ал. Нинди егет иде!

Җиде тапкыр җиңгәч үлемне,

Сугыш бетте дип торганда гына .

Чит ил туфрагында күмелде.

Әйе... Йөрәк сыкрый, күңел әрни,

Бүген көннең яме, коты юк.

Иң кирәктә, әйе, тансык чакта

Кинәт менә Гадел Кутуй юк.



Без артык зур,

Зур корбаннар бирдек,

Чамасыз күп җуйган исемнәр:

Алиш, Мөҗәй, Баян...

Һәм күп язучылар тагын

Күңелләрдә мәңге йөрсеннәр.



Ведущий. Поэзия надела военную шинель с первых же дней войны. Уже на третий день по всей стране, как призыв, звучала песня на стихи В.И. Лебедева-Кумача «Священная война». Стихи этой песни выражают всю гамму чувств людей, переживших шок от внезапно начавшейся войны, боль, горе ,тревогу, надежду.

Много разных потрясений пережило человечество в уходящем от нас в прошлое XX веке. Но такого ужаса, что принесло народам фашистское нашествие, ещё не знала история.

Беспощадное истребление народов, кровавая бойня, каких ещё не знал мир. Наш народ назвал эту священную войну Великой Отечественной. Защищать Отечество поднялись стар и млад.

Ведущий. Сегодня мы собрались для того, чтобы поговорить о войне и любви.

Музыканты и поэты, художники и писатели из года в год, из столетия в столетие обращаются к вечной теме любви, потому что это чувство связывает всё живое на Земле, помогает в трудные минуты, согревает душу. Романтичная и нежная, робкая и страстная, преданная и безответная... - какой разной бывает любовь...

Любовь может дарить радость и причинить боль. А ещё наполняет нашу жизнь смыслом. Без неё пусто даже самому благополучному и преуспевающему человеку. Все начинается с любви.

Ведущий. А сколько замечательных стихов о любви написано нашими современниками.

Ведущий. Хорошо! Хорошо! Убедили! Так что же это все-таки такое - любовь?

Ведущий. Любовь - это прекрасное, возвышенное чувство.

Ведущий. Любовь - это прекрасное, животворящее начало всего.

Ведущий. Любовь-это чувство, которое приподнимает человека над обыденностью, созидает его душу по законам красоты и гармонии.

Ведущий. Любовь помогает по-настоящему ощутить полноту и многообразие жизни.



Р.Рождественский "Все начинается с любви".

Твердят:

"Вначале

было

слово..."

А я провозглашаю снова:

Все начинается

с любви!..

Все начинается с любви:

и озаренье,

и работа,

глаза цветов,

глаза ребенка --

все начинается с любви.

Все начинается с любви,

С любви!

Я это точно знаю.

Все,

даже ненависть --

родная

и вечная

сестра любви.

Все начинается с любви:

мечта и страх,

вино и порох.

Трагедия,

тоска

и подвиг --

все начинается с любви...

Весна шепнет тебе:

"Живи..."

И ты от шепота качнешься.

И выпрямишься.

И начнешься.

Все начинается с любви!

Ведущий. В боях за Родину наши воины проявили небывалый героизм и отвагу. Свыше 7 миллионов бойцов были награждены боевыми орденами и около 11 тысяч удостоены звания Героя Советского Союза.

Ведущий. За каждым событием этой страшной войны стояли люди. Разные. И те, кто с оружием в руках защищал свой народ, и те, кто стоял у станка, работая на фронт, и те, кто словом и любовью вселял веру в победу, подбадривал, призывал подниматься на защиту своей страны, Родины, Отчизны.



Ведущий. Сотни литераторов, сражавшихся с фашистами, пали в борьбе за свободу и независимость нашей страны. Бессмертен подвиг татарского поэта Мусы Джалиля, не сложившего своего оружия - поэтического слова - в гитлеровских застенках: "...Я не боюсь смерти. Когда мы говорим, что презираем смерть, это на самом деле так. Если я при жизни делал что-то важное, бессмертное, то этим заслужил другую жизнь - " жизнь после смерти". Цель жизни в этом и заключается: жить так, чтобы после смерти не умирать". Эти проникновенные слова, обращенные к самым близким людям - жене и дочери - написаны Джалилем в канун его отъезда на фронт. В них определение и объяснение великого и творческого подвига, совершенного поэтом, чье имя стало символом стойкости, героизма, беззаветной преданности Родине, верности гражданскому и писательскому долгу. Муса Джалиль казнен фашистами в тюрьме в 1944 году. Ему посмертно присвоено звание Героя Советского Союза.

Алып баручы.

1941 нче елны Бөек Ватан сугышына киткәндә Муса Җәлил, сөекле хатыны Әминәгә багышлап, "Хуш, акыллым!" шигырен яза:

Хуш, акыллым, соңгы сәламемне

Юллыйм сиңа җилләр аркылы,

Барсын сиңа кайнар сәлам булып

Йөрәгемнең сүнмәс ялкыны.

...Син торасың төсле миңа карап,

Аерылганга бераз көенеп,

Хыялымда сине соңгы кабат

Суырып үптем, яшькә төелеп.

Соңыннан да фронтта, әсирлектә һәм фашист төрмәсендә язылган шигырьләрендә Җәлил бик күп шигырьләрен тормыш иптәшенә юллый. Мәктәп хрестоматияләренә кертелгән "Ышанма" шигырен меңләгән укучылар яттан белә.



"Ышанма"шигырен 1 укучы сөйли.



Сиңа миннән хәбәр китерсәләр,

«Ул егылган арып», - дисәләр,

Син ышанма, бәгърем!

Мондый сүзне

Дуслар әйтмәс, якын күрсәләр.



Байрагыма каным белән язган

Антым чакыра алга барырга,

Хакым бармы минем абынырга,

Хакым бармы арып калырга?



Сиңа миннән хәбәр китерсәләр,

«Алмаштырган илен»,- дисәләр,

Син ышанма, бәгърем!

Мондый сүзне

Дуслар әйтмәс, мине сөйсәләр.



Илдән киттем ил һәм синең өчен,

Автоматым асып аркама.

Илемне һәм сине алмаштыргач,

Җирдә миңа тагын ни кала?



Сиңа миннән хәбәр китерсәләр,

«Муса инде үлгән»,- дисәләр,

Син ышанма, бәгърем!

Мондый сүзне

Дуслар әйтмәс, сине сөйсәләр.



Туфрак күмәр тәнне, күмә алмас

Ялкынлы җыр тулы күңелне,

«Үлем» диеп әйтеп буламы соң

Җиңеп үлгән мондый үлемне?



М.Җәлилнең "Сагыну" җырын 1 укучы башкара.



Алып баручы.Сугыш рәхимсез булды. Күпме балалар ятим, хатыннар тол калды.Сөлектәй ирләр, лачындай таза егетләр сугыш кырларында ятып калдылар.Алар белән бергә төзелмәгән йортлар, үткәрелмәгән туйлар, тормышка аша алмый калган хыяллар кабергә керде.

Алып баручы.Мәхәббәт,чын күңелдән ярату Фатих Кәримне татар әдәбиятының иң югары күгенә күтәрде, аны үлемсез итте, исеме данга күмелеп калды.Ул мәңге безнең күңелләрдә мәхәббәт һәм җиңү җырчысы булып яши, гашыйк җаннарны үзенең легендар мәхәббәте белән сокландыра.

Алып баручы.Фатих Кәрим бер төркем шигырьләрен фронт кичерешләренә багышласа, икенчесен- тылда калган, Җиңү яулап кайтучы якынын, сөйгәнен ышанып көткәннәр исеменнән яза.

Алып баручы.Аның кадерлесе - Кадриясе тойгы, хис кешесе Фатихына сугыш давылына бирешмәслек, көч-дәрман бирерлек хатлар яза.Газиз ирен юатырдай иркә сүзләр таба, дәрт, ышаныч,мәхәббәт белән сугарылган иң изге теләкләрен, күрешергә өметен хатлар итеп юллый.Фатих та сөеклесен хат юллары аша юата, сагынганын яза.



"Умырзая" шигырен 1 укучы сөйли.



Туган илнең туфрагында үскән

Умырзая чәчәген

Өзеп алып хат эченә салдым,

Хат белән китәчәк ул.



Хат алырсың тиздән, мине сагынып

Моңаеп утырганда;

Күкрәгеңә када бу чәчәкне

Хатымны укыганда.



Җавап язсаң, берничә җыр яз син,

Җыр өметне яңарта;

Мәхәбәтнең нечкә, саф серләрен

Тик җыр гына аңлата.



Алып баручы.Бөек Җиңү җиңел генә бирелмәде. 320 мең Татарстан кешесе һәлак булды сугышта.

Безнең Иске Минзәләбаш авылыннан да 288 кеше сугышка киткән.Күпме авылдашларыбыз туган туфракларын күрә алмадылар, алар-178 кеше- еракта мәңгелек йокыга талдылар.Туган җирләре өчен башларын салган бу батырларны онытырга хакыбыз юк. Ләкин исән кайткан ветераннарыбызның сафы елдан-ел сирәгәя бара.Бүгенге көндә авылыбызда бер ветеран сафта.Авылыбызда хәзерге көндә мулла вазифасын башкаручы Рахимов Җәүдәт абыйга ныклы сәламәтлек, тыныч картлык телибез.

Алып баручы. Авыл укытучысы...Совет чорында бу сүз киң мәгънәгә ия иде: укытучы гаиләсе бөтен авылга үрнәк, укытучы җәмәгать эшләрендә әйдәп бара, укытучы- әхлак, әдәп, кешелеклелек өлгесе. Бөек Ватан сугышы башлангач,барлык совет халкы белән берлектә, ир-ат укытучыларның күпчелеге сугышка китә, мәктәпләрдә нигездә хатын-кыз укытучылар кала.



Алып баручы. Ватанга тугрылык- мәхәббәткә дә тугрылык дигән сүз ул. Ватан язмышы өчен көрәш чорында мәхәббәт, дуслык, туганлык хисләре зур сынау кичерә. Менә шуны үзебезнең мәктәп укытучылары мисалында күрсәтәсебез килә. Бүген без тирән хөрмәт, ихтирам хисләре белән Бөек Җиңүне якынайткан укытучы-ветераннарыбызны барларбыз...

Алып баручы. Борһанов Нәкыйп Гимазетдин улы.1941 нче елда сугышка алынган, 1945 нче елда демобилизацияләнгән. "За победу над Германией" медале белән бүләкләнгән. Взвод командиры ярдәмчесе булып хезмәт итә.Сугыштан соң яңадан мәктәп директоры булып эшли.Хәзерге мәктәп бинасын салдырган ветеран.

Сугыштан соң Нәкыйп абый бик чибәр, сылу Хәйрибә апага өйләнә.Хәйрибә апа гомере буе Нәкыйп абыйга тугрылыклы булды.Дүрт баланы тәрбияләүдә, Борһанов абыйның шундый зур җаваплы эшендә ныклы терәк булды.

Алып баручы. Рахматуллин Әнвәр Мөхәммәтҗан улы.1942 нче елда мобилизацияләнгән, сержант, "Кызыл Йолдыз ордены" белән бүләкләнгән.Сугыштан соң авылыбызда укытучылык эшен дәвам итә.

Әнвәр абый-тормышның ачысын-төчесен татыган шәхес.Ул балалар йортында тәрбияләнгән, үзенең мәхәббәтен туган мәктәбендә тапкан. Аның тормыш иптәше Сәгыйдә апа башлангыч сыйныфлар укытучысы була.

Алып баручы. Вәлиев Нәбиулла Шаһивәли улы.1943нче елдан сугышның азагына кадәр дошман белән көрәшә. Сугыш тәмамлангач, авылыбызда математика, физика фәннәреннән белем бирә.

Нәбиулла абый җор телле, бик тапкыр, һәркем белән уртак тел таба торган шәхес иде. Тормыш иптәше Гаффә апа белән биш бала тәрбияләп үстерәләр. Аларның бер-берсенә карата мөнәсәбәтләренә сокланырлык иде.

Алып баручы. Ахмадуллин Хәбибулла Ахмадулла улы.1942 нче елдан 1945 нче елга кадәр сугышта катнаша.1943 нче елда "За отвагу" медале белән бүләкләнгән.Сталинград сугышы ветераны.Сугыштан соң авылыбызда математика укыта.

Хәбибулла абый үзенә тормыш иптәше итеп Яңа Минзәләбаш авылы кызы Нуриасманы сайлый. Хәбибулла абый үтә таләпчән, кырыс табигатьле кебек тоелса да, чынлыкта бик беркатлы иде. Хәбибулла абый белән Нуриасма апаның биш улы да элекке КХТИ ны тәмамлый, югары урыннарда эшлиләр. Менә ул олы мәхәббәтнең балаларда чагылышы!

Алып баручы. Мәктәбебездә сугыштан соң укыткан фронтовик-укытучыларыбыз: Гарифуллин Сәгыйдулла, Насибуллин Гилмулла, мәктәп директоры Халитов Сөләйман, Ризатдинов Халит, Якупов Мәхмүт,Юнысов Әхәт,Вәлиев Миргаҗәм, завхоз Ганиев Якуб, сугышта вафат булган

Гәрәев Котдус, Хөснетдинов Әхмәдулла, Халитов Фазыл, Юсупов, Кәримов, Моисеев, Вильданов, Мөхәммәтов абыйларны да хөрмәт хисләре белән искә алабыз.

Сугыш дәһшәтен кичергән барлык укытучыларны бер теләк берләштерә: "Сабыйның керсез саф күңеленә һәртөрле кыргый дәһшәт кара сөрем булып утырып калмасын! Баланың эчке дөньясы киләчәкнең якты өмете, изге тойгылар, яхшы уйлар белән нурланып үссен!".

Алып баручы. Сугыш, сугыштан соңгы еллар...Балаларын кочып тол калган, көч-хәл белән очын-очка ялгап яшәүче гаиләләр авыл тулы.Яралы йөрәкләр кырыслана, бозлана, сөйләмнәре тупаслана, үзләрен һәркем кимсетәдер кебек тә тоела.Менә шул чарасыз калган сыңар канатларны әз булса да юату, күңелләрен ачу эшенә дә башлап укытучылар керешә: халыкка театр, концертлар куя башлый.

Ул чорда телевизор бөтенләй юк, телефон колхоз идарәсендә генә, радио да сәгатьләп кенә сөйләгәнен искә төшерсәк, авыл сәхнәсендә оештырылган үзешчәннәр концертының нинди әһәмияткә ия булуы аңлашыла.

Алып баручы. Сугыш чорында авыл халкына менә шундый хөрмәт күрсәткән хатын-кыз укытучыларыбызны искә төшереп үтик.Менә алар: мәктәп директоры Төхбәтуллина Дөрия, Зарипова Фәүзия, Мирханова Васима, Ямалиева Гөлчирә, Габдрахманова Сабира, Миннеханова Рәшидә, Тимергалина Марзия, Хәйдәрова Гайшә,Талипова Татьяна.



Алып баручы. Шул елларның тере шаһиты Вәлиева Нурдидә апага сүз бирәбез.



Ведущий. В суровые дни войны рядом с взрослыми вставали дети. Школьники зарабатывали деньги в фонд обороны, собирали теплые вещи для фронтовиков, работали на военных заводах, дежурили на крышах домов при воздушных налетах, выступали с концертами перед ранеными воинами в госпиталях.

Ведущий. В тяжелые годы войны стихи и песни, звучащие на фронте в промежутках между боями, придавали силы бойцам, скрашивали разлуку с родными, заставляли на короткое время забыть, что идет война.



җыр:



Ведущий. Сегодня мы говорим о любви. Да-да, о той любви, что движет солнце и светила, о любви, что сильнее и страха смерти...

Ведущий. О любви написано много. Десятки тысяч строк продиктованы душевным волнением и глубокими раздумьями.

О любви написано мало. Мало, потому что чувство это неисчерпаемо. И сколько бы ни было написано о любви, ее новизна, драматизм, прелесть и обаяние не могут быть исчерпаны, пока жив на земле человек и пока бьется его сердце.

Ведущий. В феврале 1942 года, когда гитлеровцы отступали от Москвы, газета "Правда" напечатала стихотворение Константина Симонова. Оно совершило переворот в сердцах советских людей, особенно фронтовиков, которые посылали его в виде писем своим женам, невестам, веря и надеясь, что их будут ждать.



Константин Симонов "Жди меня".

Жди меня, и я вернусь.

Только очень жди,

Жди, когда наводят грусть

Желтые дожди,

Жди, когда снега метут,

Жди, когда жара,

Жди, когда других не ждут,

Позабыв вчера.

Жди, когда из дальних мест

Писем не придет,

Жди, когда уж надоест

Всем, кто вместе ждет.



Жди меня, и я вернусь,

Не желай добра

Всем, кто знает наизусть,

Что забыть пора.

Пусть поверят сын и мать

В то, что нет меня,

Пусть друзья устанут ждать,

Сядут у огня,

Выпьют горькое вино

На помин души...

Жди. И с ними заодно

Выпить не спеши.



Жди меня, и я вернусь,

Всем смертям назло.

Кто не ждал меня, тот пусть

Скажет: - Повезло.

Не понять, не ждавшим им,

Как среди огня

Ожиданием своим

Ты спасла меня.

Как я выжил, будем знать

Только мы с тобой,-

Просто ты умела ждать,

Как никто другой.

Ведущий. Да , в военные годы бойцы носили у сердца еще и другое стихотворение. Написано оно было Александром Кочетковым в 1932 году, а напечатано лишь через 35 лет. Но в годы войны стихотворение хорошо знали и передавали из уст в уста - это "Баллада о прокуренном вагоне".



(Звучит "Баллада..." в исполнении юноши и девушки.)

- Как больно, милая, как странно,

Сроднясь в земле, сплетясь ветвями,-

Как больно, милая, как странно

Раздваиваться под пилой.

Не зарастет на сердце рана,

Прольется чистыми слезами,

Не зарастет на сердце рана -

Прольется пламенной смолой.



- Пока жива, с тобой я буду -

Душа и кровь нераздвоимы,-

Пока жива, с тобой я буду -

Любовь и смерть всегда вдвоем.

Ты понесешь с собой повсюду -

Ты понесешь с собой, любимый,-

Ты понесешь с собой повсюду

Родную землю, милый дом.



- Но если мне укрыться нечем

От жалости неисцелимой,

Но если мне укрыться нечем

От холода и темноты?

- За расставаньем будет встреча,

Не забывай меня, любимый,

За расставаньем будет встреча,

Вернемся оба - я и ты.



- Но если я безвестно кану -

Короткий свет луча дневного,-

Но если я безвестно кану

За звездный пояс, в млечный дым?

- Я за тебя молиться стану,

Чтоб не забыл пути земного,

Я за тебя молиться стану,

Чтоб ты вернулся невредим.



Трясясь в прокуренном вагоне,

Он стал бездомным и смиренным,

Трясясь в прокуренном вагоне,

Он полуплакал, полуспал,

Когда состав на скользком склоне

Вдруг изогнулся страшным креном,

Когда состав на скользком склоне

От рельс колеса оторвал.



Нечеловеческая сила,

В одной давильне всех калеча,

Нечеловеческая сила

Земное сбросила с земли.

И никого не защитила

Вдали обещанная встреча,

И никого не защитила

Рука, зовущая вдали.



С любимыми не расставайтесь!

С любимыми не расставайтесь!

С любимыми не расставайтесь!

Всей кровью прорастайте в них,-

И каждый раз навек прощайтесь!

И каждый раз навек прощайтесь!

И каждый раз навек прощайтесь!

Когда уходите на миг!

Ведущий. Говоря о любви, войну хочется забыть. Трудно человеку жить с такой жестоко нагруженной памятью, с такой измученной душой. Но что будет с нами, если люди забудут ее и не передадут нам свою память?

Какими мы будем без нее в нашем большом и тревожном мире?

И все-таки, память жива в нас. Она находит десятки путей, чтобы не покинуть человеческое сердце. Это она соединяет прошлое и будущее.В день Победы мы приходим к памятникам павшим героям.



Ана керә, һәйкәл янына бара.



Ана. Исәнме, улым! Менә мин тагын синең яныңда.Салкын түгелме, балакаем?

Улы. Юк,әнкәем, салкынның ни икәнен мин белмим.Миңа беркайчан да салкын түгел.

Ана.Нигә үзеңне сакламадың, улым? Хәтерлисеңме?"Әнкәем, Берлинны гына алыйк та, алтыбыз алты яктан кайтып керербез,-дигән идең,-Бәхетле яшәрбез,-дип язган идең.

Улы.Әйткән сүзләрем һәрвакыт йөрәк түремдә, әнкәем. Әмма башкача мөмкин булмады. Дошман белән көрәш аяусыз булды. Картлык көнеңдә ничек яшисең соң,әнкәем?

Ана.Барысы да җитеш, улым. Сугыштан исән кайткан ике абыең бик кадерләп кенә кунактан кунакка гына йөртәләр.Берсеннән дә авыр сүз ишеткәнем юк.Алар янында сез дә булсагыз, куанычымның чиге булмас иде. Бәлки, син мине тиз генә танымагансыңдыр да, балакаем?

Улы.Таныдым, әллә кайлардан таныдым, әнкәем, күз нурым, әгәр мөмкин булса, мин сине кочагыма алыр идем, әмма минем кулларым,инде үзем дә кузлы тимердән. Димәк, мәңгелек, әнкәем.

Ана.Йөрәк түремдә тугыз ай буе йөрткән, күкрәк сөтемне имезеп үстергән баланы югалтуы ай-һай авыр шул, улым.

Улы.Шулайдыр, әнкәй! Ләкин син сөен! Без бит Ватан өчен, тынычлык өчен һәлак булдык.Тез чүгеп, кол булып яшәсәң, бу дөньяның ни рәхәте булыр иде!

Ана.Шулай, улым, дөрес әйтәсең!

(Ана һәйкәлгә чәчәкләр куя, мәңгелек ут яна).



Алып баручы. Әйе, сугыш күпме афәт китерде. Миллионнарның гомерләре япь-яшь килеш өзелгән. Ә күпме кызлар, апа-сеңелләрнең сөю тулы күңелләре әрнеде, сөю-наз көтеп тетрәгән иреннәрдә һаман ачы күз яше тәме булды. Кулларына энә-җеп тотып, туачак бәбиләренә күлмәк чигәргә тиешле күпме нәфис затлар, барысын- барысын онытып, сугышка китәргә мәҗбүр булды.

Ә сугыштан әйләнеп кайтмаганар, һәйкәл булып, мәрмәр пьедесталларга басты. Җиңү бәйрәмененең төп хуҗалары, орден-медальләр тагып, һәйкәлләр янына килә, хәтерләрен яңарта.

Әйдәгез, Җиңү көнен якынайтып, сугыш кырларында ятып калган һәм сугыштан әйләнеп кайтып, безнең арабыздан киткән авылдашларыбызны бер минутлык тынлык белән искә алыйк.



Бер минутлык тынлык.



Чтец.

Поклонимся великим тем годам,

Тем славным командирам и бойцам,

И маршалам страны и рядовым,

Поклонимся и павшим, и живым.

Всем тем, которых забывать нельзя,

Поклонимся, поклонимся, друзья.

Всем миром,

Всем народом,

Всей землей

Поклонимся за тот великий бой.



Ведущий. Литература и искусство неизменно выступают как хранители памяти поколений. С особой силой это проявляется в произведениях, запечатлевших героические страницы жизни нации. Никогда связь искусства с жизнью народа, сила воздействия писательского слова на события огромного исторического значения не проявлялись так наглядно и так впечатляюще, как в годы войны. Писатели утверждали свое право говорить «от имени Родины».



Алып баручы. Бүгенге кичәбездә без шигъриятнең күңелләрне кузгатырлык мәхәббәт лирикасы белән таныштык. Кичәбезне йомгаклап, шуны әйтәсем килә: һәркемнең мәхәббәт канатлары нык һәм саф булсын иде.

Илләр- көннәр тыныч булсын, һәр туар таң Сезгә куанычлы хәбәрләр китерсен. Тән һәм җан сихәтлеге телибез Сезгә.



Ведущий. Дорогие друзья, вот и подошла к концу наша встреча под названием «Война, любовь и учитель». Сегодня мы ещё раз подтвердили, что песня и стихи, любовь и сердечность остаются верными спутниками человека по жизни. Так пусть же всегда они шагают рядом с нами и помогают нам выживать, как это было на войне, и быть счастливыми в мирное время!



 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал