7


  • Учителю
  • Урок по татарскому языку для 4 класса «Без - Тукай оныклары»

Урок по татарскому языку для 4 класса «Без - Тукай оныклары»

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание: "Описание материала:"Урок по татарскому языку для 4 класса «Без -Тукай оныклары». «Сабыйлар җыры» шигыре язылган плакат,видеоязма, Габдулла Тукай әсәрләреннән өзекләрне сәхнәләштерү өчен курчаклар,мультфильмнар, презентацияләр. МБОУ «Cредняя общеобразовательная школа
предварительный просмотр материала

Татарстан Республикасы "Лениногорск муниципаль районы" муниципаль берәмлегенең "Лениногорск шәһәре 6нчы урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе

Тема: " Без -Тукай оныклары."

Ачык дәресне үткәрде:Вилданова Лилия Зәдит кызы.

3 б сыйныф (рус төркеме).



Лениногорск,26.04.2013.

Тема: Без -Тукай оныклары.

Максат: 1)Укучыларның сәнгатьле,дөрес һәм аңлап уку күнекмәләрен үстерү һәм тикшерү.

2)Бөек шагыйрь Габдулла Тукай турында белгәннәрен тулыландыру,яңа мәгълүматлар бирү.

3)Логик фикерләү сәләтен, сөйләм телен үстерү.

4)Балаларда сабырлык,эшкә бирелгәнлек хисләре тәрбияләү,аларны матурлыкны тоя һәм аңлый белергә өйрәтү.

Җиһазлау: Габдулла Тукай портреты,китаплар,рәсемнәр күргәзмәсе, Габдулла Тукайның "Сабыйлар җыры" шигыре язылган плакат,видеоязма, Габдулла Тукай әсәрләреннән өзекләрне сәхнәләштерү өчен курчаклар,мультфильмнар, презентацияләр.

Дәрес барышы.

I.Оештыру моменты.Уңай психологик халәт тудыру.

Укытучы:

-Кадерле балалар һәм безгә кунакка килгән дусларыбыз!Тәрәзә аша кояш елмая.Ул да безгә күңел күтәренкелеге һәм уңышлар тели.Һәрберебезнең күңеле шат, кәефе яхшы.Димәк, дәресне башларга мөмкин.Балалар ,хәзер уку дәресе.Безнең максат сорауларга төгәл җавап бирү,үз фикереңне дөрес итеп әйтә белү сезнең белемнәрегезне җәмәгатьчелек фикере аша тикшерү.

Әйдәгез,дәрестә эшләү һәм утыру кагыйдәләрен галимебез Ризаэтдин бине Фәхретдиннең "Нәсихәт" китабыннан алынган юллар белән ныгытыйк.

1.Үз урыныңда авышмыйча дөрес итеп утыру.

2.Дәрескә күңел салу.

3.Сораган сүзне яхшы аңлап,ачык тавыш белән җавап бирү.

4.Мөгаллимнең һәр сүзен мәхәббәт белән үтәү.

II Уку мәсьәләсен кую.

-Язның иң матур бер көнендә,карлар эреп,бозлар агып киткәч,агач һәм куакларда хуш исле бөреләр уянган чакта башкалардан бер ягы белән дә аерылып тормаган гап-гади бер малай дөньяга килә.Әти-әниле,тигез канатлы була ул.Аңа Габдулла дигән исем бирәләр.Балалар,сүз кем турында бара икән?

- Шагыйрь Габдулла Тукай турында.

-Әйе,балалар, сөекле шагыйребез Габдулла Тукай 1886 елның 26 апрелендә Арча районы Кушлавыч авылында мулла гаиләсендә туа.

III.Уку мәсьәләсен чишү.

Укытучы:

-Димәк,без бүген татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукай турында булган белемнәребезне ныгытачакбыз. Аның балалар өчен язган әсәрләрен укырбыз,сөйләп һәм сәхнәләштереп тә күрсәтербез. Балалар, сез аның нинди шигырьләрен,әкиятләрен беләсез?

-"Су анасы", "Шүрәле", "Кәҗә белән сарык", "Кызыклы шәкерт", "Бичара куян", "Безнең гаилә". Һ.б.

-Сезнең чын Шүрәле һәм Су анасы күргәнегез бармы? Нинди икән алар?

а)Ринат Вәлиевнең "Шүрәле" видеоязмасы күрсәтелә. (Язманы караганнан соң, фикер алышу уздырыла.)

б) Презентация карау. ( Г.Тукайның биографиясе белән танышу ).

Укытучы:

-Ә хәзер укучыларның үзләрен тыңлыйк.

1."Бәйрәм бүген".

2."Иртә".

3"Туган тел"

4."Кыш бабай".

5"Шаян песи".

6. "Кызыклы шәкерт".

7. "Бичара куян".

8."Карлыгач".

9."Бала балән Күбәләк."

10."Безнең гаилә" шигырьләре тыңлана,әсәрләре сәхнәләштерелә.

IV.Ял итү минуты.

Балалар "Шүрәле" җырын (Н.Сафина шигыре,Р.Курамшин көе) төрле хәрәкәтләр белән башкаралар.



V. Мультфильмнар карау.("Туган авыл", "Кышкы кич" һәм "Су анасы").

VI.Рефлексия.а)"Табышмакларны әйтәм".

Укытучы:

-Балалар, кайсыгыз Тукай әсәрләрен яхшы белә икән?Хәзер шуны тикшереп карыйк.Мин табышмаклар әйтәм,ә сез җавабын табып,кайсы әсәргә туры килгәнен әйтергә тиеш.Игътибар белән тыңлагыз.

1.Нәкъ кеше кебек үзе,

Бар маңгаенда мөгезе.

"Былтыр кысты" дип акыра,

Туганнарын чакыра.("Шүрәле" әкияте).

2.Туннарга киендерә.

Җылыта,сөендерә,

Тоягы була ярык,

Исеме аның ...("Кәҗә белән сарык").

3.Кулы юк , балчык ташый.

Балтасы юк,өй ясый.("Карлыгач").

4.Кешенең якын дусты,

Йортның тугры сакчысы.

Аннан гел игелек көт.

Ә исеме ничек?... (Кызыклы шәкерт).

5.Җәен соры,кышын ак,

Аңа шулай яхшырак. ("Бичара куян").

6.Чуар, йомшак күлмәге,

Тотсаң уңа бизәге.

Тоттырмый,китә очып,

Я кала җирдә посып. ("Бала белән күбәләк").

7.Сакаллы килеш туа,берәү дә гаҗәпләнми.

("Гали белән Кәҗә").

8.Мыегы бар,сакалы юк,

Туны бар,чапаны юк;

Файдасы өйдә булгач,

Яланга сәфәре юк. (" Безнең гаилә").

б)Тест үткәрү.

1.Г.Тукай кайчан туган?

2.Нинди авылда?

3.Әти-әнисенең исемнәре ничек иде?

4.Иң усал тәрбияче? (аның исеме).

5.Зиннатулла бабай нинди авылда яшәгән?

6.Кырлайда аны кем тәрбияләгән?

7. Г. Тукайның нинди әсәрләрен яхшы истә калдырдыгыз?

VII.Йомгаклау,укучылар хезмәтен бәяләү.

Укытучы:

-Рәхмәт сезгә,балалар,Г. Тукай әсәрләрен яхшы беләсез икән.Аның шигырьләрен әкиятләрен укып, яраткан җырларын җырлап,тормыш сабагы аласыз.Сез-яшь тукайчылар.Изге туган телебезгә,газиз татар теленә Тукай кебек тугры булып усегез.

(Сыйныфтагы барлык балалар һәм кунаклар "Туган тел"не җырлыйлар.)



 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал