- Учителю
- Разработка урока по татарскому языку на тему 'Условное наклонение'
Разработка урока по татарскому языку на тему 'Условное наклонение'
Тема: Шарт фигыль (6 сыйныфта татар теленнән дәрес эшкәртмәсе)
Максат:
1. Укучыларга шарт фигыль һәм аның мәгънәсе турында төшенчә бирү. Шарт фигыльнең мәгънәсен һәм җөмләдә кулланылышын аңлауларына, тексттан шарт фигыльне таба белүләренә ирешү.
2. Балаларның танып-белү активлыгын үстерү.
3. Сәламәт булырга өндәү.
Дәрес тибы: яңа материал аңлату дәресе.
Җиһазлау: Шарт фигыль моделе, дифференциаль һәм индивидуаль биремле карточкалар, тестлар.
Материал: дәреслек, презентация.
Дәрес барышы
1. Оештыру.
Укучылар белән исәнләшү. Уңай психологик халәт тудыру.
2. Актуальләштерү
Укучылар, татар теле дәресен башлыйбыз. Дәфтәрләрдә өй эшләре үтәлгәнме?
Бүгенге дәрестә без сезнең белән яңа материал өйрәнәчәкбез. Дәфтәрләрдә төрле төрдәге эшләр башкарачакбыз. Дәфтәрләрегезне дәрес ахырында гына җыеп алып, билге куячакмын.
МИКС-ФРИЗ-ГРУП
Укучылар, сез математика дәресендә һәрвакыт саннар белән эшлисез. Хәтерләсәгез, без кайбер татар теле дәресләрендә саннарны үзебезнең татар теле белән дә бәйлибез.
Бүгенге дәрестә дә мин сезнең игътибарыгызга саннар тәкъдим итәм. Әлеге саннар белән фигыль арасында нинди уртаклык бар?
-Фигыль ничә төркемгә бүленә?(2)
-затланышлы фигыльләр ничәү? (3)
-затланышсыз фигыльләр ничәү?(4)
-хикәя фигыльнең ничә заманы бар? (3)
-Үткән заман ничә төргә бүленә?(2)
-Киләчәк заман ничә төргә бүленә? (2)
Фигыльнең ничә з
Җавапларын дәлилләп тә баралар.
Бирелгән модель буенча фигыльләр турында сөйләргә.
3. Яңа белем, күнекмәләр формалаштыру
Укучылар, без сезнең белән нинди фигыль төркемчәләрен өйрәндек? Затланышлы фигыльләрдән без өйрәнәсе бер төркемчә калды. Ул нинди төркемчә? (шарт фигыль)
Әйе, бүгенге дәрестә без сезнең белән тагын бер затланышлы фигыль төркемчәсе - шарт фигыль белән танышырбыз. Аның мәгънәсе, ясалышы, төрләнеше турында сөйләшербез.
Условное наклонение (шарт фигыль).
Нишләсә? (Если что сделает? Действие совершается при условии. )
Нишләмәсә? (Если что не сделает? Действие не совершается)
-
Шарт фигыль
(нишләсә? нишләмәсә?)
Юклыкта
Барлыкта
Мин Без
Син Сез
Ул Алар
-маса, -мәсә
-са,сә
Мин Без
Син Сез
Ул Алар
Для условного наклонения в татарском языке есть специальная форма глагола:
Условный глагол образуется путем присоединения к основе глагола аффикса -са/-сә и личных окончаний второго типа. На русский язык он переводится при помощи слова если. В татарском языке этот союз (әгәр) часто дублирует условный глагол в предложениях, и он вовсе не обязателен в разговоре:
-
Әгәр ул кинога барса, мин дә барам.
Если он пойдет в кино, то я тоже пойду.
-
Ул кинога барса, мин дә барам.
Если он пойдет в кино, то я тоже пойду.
Тактадагы мәкальгә игътибар итик.
Сүз сөйләсәң, уйлап сөйлә.
Мәкаль нәрсә турында кисәтә? (Укучыларның фикерләрен тыңлау)
Әлеге мәкальдән фигыльләрне табабыз)
Боерык фигыль кайда? (Сөйлә)
Тагын нинди фигыль калды?
Бу фигыль нинди сорауга җавап бирә? (нишләсә?) Бу нинди төркемчәгә карар икән? (шарт фигыль) Зат-санын әйтеп карыйк әле. (сөйләсәң - 2 зат, берлек сан)
Кайсы сүзне ачыклап киләләр? (сөйләсәң, уйлап сөйлә)
Шарт фигыльләрне юклыкка куеп карыйк ( сөйләсәң -сөйләмәсәң)
Нәтиҗә ясыйк.
Димәк, шарт фигыль икенче бер фигыльдән аңлашылган эшнең яки хәлнең үтәлү-үтәлмәвенә шарт булган эш-хәлне белдерә. Нишләсә? соравына җавап бирә, зат-сан белән төрләнә. Барлыкта һәм юклыкта килә.
Дәфтәрләрне ачып число, тема, сыйныф эше дип язабыз.
Бирелгән фигыльләрне зат-сан белән төрләндереп карыйк. (берничә укучы тактада эшли)
Кайтса, алса, килсә, эшләсә.
Дәреслекләрне ачып, кагыйдә белән танышыйк.
Физкульминутка:
Мин сезгә фигыльләр әйтеп барам, шарт фигыль булса чүгәлибез, боерык фигыльгә кул чабабыз, хикәя фигыльдә урында басып кына торабыз.
Барсам, укый, сана, барды, үтсәләр, йөгерә, чап, утыр, ташласам, кайта, әйтсә, бардым, күрсәң, тыңла.
4. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту.
Дәреслектән күнегү эшләү.
2 нче күнегү, 38 нче бит.
Күнегүне уку. Фикер алышу. Тексттан шарт фигыльләрне генә сайлап язарга, зат-санын билгеләргә. (Укучыларның җавапларын тыңлау.)
Ситуатив күнегү
Сообщите другу, что:
- если зима будет холодная, то лето будет жаркое;
-если долго будешь смотреть телевизор, заболят глаза;
- если будешь заниматься спором, то будешь здоровым;
-если поможешь родителям, они будут рады.
-Спроси у друга, смотрит ли он тв.
-Сообщи другу о том, что ты не смотришь телевизор, а читаешь книги.
-Скажи другу, что надо беречь глаза.
- Сообщи другу, что ты не бережешь глаза.
-Спроси у друга, делал ли он зарядку.
- Скажи другу, что ты не делал зарядку.
РНК
-Синең сәламәт буласың киләме?
-Сиңа спортның нинди төре ошый?
-Безнең Лениногорск шәһәрендә нинди спорт түгәрәкләре бар?
-Син нинди түгәрәкләргә йөрисең?
-Сәламәт булыр өчен ниләр эшлисең?
Карточкалар бирелә. Тиешле шарт фигыльләрне куеп күчереп язарга.
Билет №1
-
Фигыльләрне зат-сан белән төрләндерегез: эшләсә
-
Шарт фигыльләр булган җөмләләрне күчереп языгыз. Яз җитсә, көннәр җылына. Ул мәктәпкә бара.Мин тырышып укысам, яхшы билгеләр алачакмын.
-
Скажите другу, что если будут билеты, то вы пойдете в театр.
ТЭЙК ОФ-ТАЧ ДАУН
1. Шарт фигыль нәрсәне белдерә?
а) эш-хәрәкәтнең максатын,
б) эш-хәрәкәтне үтәүнең шартын,
в) эш-хәрәкәтнең билгесен.
2. Шарт фигыль нинди кушымчалар ярдәмендә ясала?
а) -ма, -мә,
б) -ды,-де,
в) -са,-сә.
3. Фигыльләрнең төрен билгеләргә
Керсә, әйтсә, белсә, аңласа.
а) хикәя фигыль,
б) боерык фигыль,
в) шарт фигыль.
4. Уйна, кер, укы, яз - нинди фигыльләр?
а) хикәя фигыль,
б) боерык фигыль,
в) шарт фигыль.
5. Кайсы фигыль төркемчәсе заман белән төрләнә?
а) шарт фигыль,
б) хикәя фигыль,
в) боерык фигыль.
5. Дәресне йомгаклау.
Укучылар, без сезнең белән бүген дәрестә нинди фигыль төркемчәсен өйрәндек? Башка төркемчәләрдән аны ничек аера алабыз? (Укучыларның җавапларын тыңлау) Экранда бирелгән фигыльләрнең грамматик категорияләрен билгеләргә кирәк:
Яшердем, кайтса, барырмын, киләләр, укы, язарлар, өздегез, тырышса, сагынырбыз, сөйлибез, утыр, очканнар, язса, елмая.
Һәр укучы берәр фигыль турында сөйли.
Укучыларның дәфтәрләре җыеп алына, бүгенге эшләрен тикшереп билге куела.
6. Өй эше:
1) Кагыйдә кабатларга, кагыйдәләр дәфтәренә шарт фигыль моделен ясарга.
2) Шарт фигыль кергән биш җөмлә язып килергә.
3) 5 нче күнегү, шарт фигыльләр астына сызарга