7


  • Учителю
  • Вне классное мероприятие 'КВН' (7 класс)

Вне классное мероприятие 'КВН' (7 класс)

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала








Тапкырлар һәм зирәкләр бәйгесе

(7 нче сыйныф укучылары белән КВН)



























2015 нче ел.

Тапкырлар һәм зирәкләр бәйгесе (КВН)

Җиһазлау: 1. Плакатлар: "Без туган илебезне һәм телебезне яратабыз", "Туган телне өйрәнү - бөек эш ул." (М.Калинин), "Без - татарлар, телебез - татар теле, мөстәкыйль һәм камил тел ул." (К. Насыйри); "Русча белү кирәк, үз телеңне белү тиеш." (Г. Ибраһимов).

2. Белдерү:

Бүген була КВН -

Гаҗәп күңелле уен!

Җиденчеләр көч сынаша,

Менә булыр тамаша!

Өй эше: Тел турында шигырьләр, мәкальләр, табышмаклар өйрәнергә; эмблемалар ясарга.

Командалар: "Дуслык" (7А), "Ялкын" (7Б).

Жюрига өч укытучыны утырту.


Кичәнең барышы:

Магнитафон язмасында "Туган тел" җыры яңгырый.


Алып баручы: Кадерле дуслар! Бүген бу залга туган телләрен сөюче укучылар җыелган.

Биредә ике команда көч сынаша. КВНда бары тик зирәкләр, тапкырлар, эшкә оста, сүзгә кыска булган укучылар гына катнаша. Сезнең алда шундый ике команда.

Ялыгыз күңелле үтсен! Зур уңышлар телим сезгә. Сизгер һәм кыю булыгыз. Белемегезгә таянып эш итегез!

Безнең командаларның белемнәрен бәяләү өчен жюри членнарыбыз бар. Алар белән таныштырып үтәм.

Ә хәзер бер-берсен сәламләү өчен командаларга сүз бирелә.


  1. "Дуслык" командасы. Сәламләү.

"Ялкын"лыларга дусларча кайнар сәлам!

Телик бер-беребезгә без,

Сәламәтлек һәм уңыш!

Кайсыбыз җиңеп чыкса да,

Бетмәсен безнең дуслык.


Хөрмәтле жюриебыз!

Телибез сезнең бүген

Безне тигез күрүне,

Тырышканны белүне!


  1. "Ялкын" командасы. Сәламләү.

"Дуслык" командасына ялкынлы кайнар сәлам!

"Ялкын"дай янып яшәгез,

Көч сынашыйк без бүген.

Үскәч тә искә алыйк без

Бүгенге уйнау көнен.


Бәхетле булсын һәммәгез,

Жюрига да шул теләк.

Очкаларны бутамагыз,

Санагыз безгә теләп.


Алып баручы: Димәк, бүген безнең алдыбызда "Дуслык" һәм "Ялкын" командалары чыгыш ясый икән.

Хәзер командаларга беренче биремне бирәбез. Мәкальләрнең ахырын дәвам итегез.

1нче бирем. Мәкальләр.

"Дуслык" командасы

"Ялкын" командасы

Күршең үзеңнән ...(яхшырак булсын)

Киеменә карап каршы алалар, ...(акылына карап озаталар)

Иң татлы тел - туган тел,

(Анам сөйләп торган тел.)

Сөйдергән дә тел, ... (биздергән дә тел)

Иле барның - (теле бар).

Сүз бер көнлек, ... (тел гомерлек).

100 сум акчаң булганчы, ... (100 дустың булсын).

Аерылганны аю ашар, ... (бүленгәнне бүре ашар).

Тырышкан табар, ... (ташка кадак кагар).

Аз сөйлә, ... (күп эшлә).

Белмәү гаеп түгел, ... (белергә теләмәү гаеп).

Беләге юан берне егар, ... (белемле меңне егар).


2нче бирем. Табышмаклар.

Алып баручы: Кем тапкыр, кем зирәк,

Әйтеп бирсен тизрәк,

Без табышмак әйтәбез,

Сездән җавап көтәбез.


Агач түгел - яфраклы,

Тун түгел тегелгән,

Кеше түгел сөйли. (Китап)

Сумка тотып керәләр,

Белем алып чыгалар. (Мәктәп)

Ике агай бергәләр,

Тик бер-берсен күрмиләр. (Күзләр)

Гомер буе эшләп тора бертуктамый,

Көне-төне сакта тора һич йокламый.

Бер туктаса, бер йокласа уятырга

Беркемнең дә көче җитми ул батырга.(Йөрәк)

Акчасыз керәсең,

Хәзинә алып чыгасың. (Мәктәп)

Кулдан кулга йөри ул,

Бөтен телдә сөйли ул,

Белмәгәне юк аның,

Көзгесе ул дөньяның. (Китап)

Бер эшләпә астында 4 малай. (Өстәл)

Ике туган су коенырга киттеләр. (Чиләкләр)

Язын килә, көзен китә,

Оя ясасаң, үз итә. (Сыерчык)

Җәй шакылдый бу чүкеч,

Кыш шакылдый бу чүкеч,

Ничек чыдый бу чүкеч. (Тукран)

3 нче бирем. Шигырь язу.

Алып баручы: 5 минут эчендә "Яз" темасына матур шигырь язырга.

Газизова Лилия курайда уйный.

4 нче бирем. Тапкырлар бәйгесе.

Алып баручы: Ә хәзер ике команда да бер-берсенә кызыклы сораулар әйтсен. Җаваплар тапкыр булсын, сынатмагыз!

"Дуслык"командасы

"Ялкын" командасы

1) Нинди шәһәр балык исемен йөртә? (Алабуга)

1) Татарстанда нинди шәһәр бөгелмәскә куша? (Бөгелмә)

2) Күлмәкне урталайга бүлгәч, нәрсә була? (Күл һәм мәк)

2) Суда нинди таш булмый? (Коры таш)

3) Көн белән төн нәрсәгә тәмамлана? (Н хәрефенә)

3) Кеше үзенең нәрсәсен күтәрә алмый? (Күләгәсен)

4) Түтәлдә нинди ике нота үсә? (Фасоль)

4) Алманың яртысы нәрсәгә охшаган? (Икенче яртысына).

5) Кайсы ай календарьда юк? (Һавадагы ай)

5) Нәрсәне йомык күз белән дә күреп була? (Төшне)

6) Нәрсә өстәл янында бигрәк кирәк? (Авыз)

6) Нинди савыттан эчеп булмый? (Буш савыттан)

7) Сыер ни өчен ята? (Утыра алмаганга)

7) Сыер судан чыккач нишли? (Коры җиргә баса)

8) Кем үзенең туган көнен 4 елга бер генә мәртәбә уздыра? (29 февральдә туган кеше)

8) Беренче иҗеге - хайван,

Икенче иҗеге - боерык фигыль,

Икесе бергә - кош исеме. (Сыерчык)

5 нче бирем.Матур шигырь сөйләүчегә конкурс.

Һәр командадан берәр кеше "Туган тел" турында шигырь сөйли.


6 нчы бирем. Командирлар ярышы.

Таблицада бер сүз ничә тапкыр язылган булуын ачыкларга кирәк. (Җавап: 8 тапкыр язылган).

7 нче бирем. Тамашачылар белән ребусларның җавапларын табу.

Садыйкова Динара башкаруында татар биюе.

Алып баручы: "Дуслык" һәм "Ялкын" командаларының ярышы тәмамланды. Хөкемдарларга сүз бирелә.

Укуда да бер-берегез белән ярышып, ярдәмләшеп укыгыз. Уңышлар телим сезгә. Хушыгыз!


Кулланылган әдәбият.


  1. Ай колакланса, ни була? Халык афоризмнары. Беренче китап. - Казан: Мәгариф, 2002 нче ел.

  2. Гыймадиева Н.С. Дәрестә һәм дәрестән соң. - Казан: "Яңалиф", 2004 нче ел.

  3. Кәримова Ф.С., Сәяпова Ф.Г. Мәктәптә бәйрәмнәр, кичәләр. (Татар теле укытучыларына, тәрбиячеләргә ярдәмлек). - Яр Чаллы, "Мәгариф" нәшр., 1994 нче ел.

  4. Көч һәм рух тамырлары. Әдәплелек дәресләре. Ата-аналар һәм балалар бакчасы тәрбиячеләре өчен хрестоматия. - Казан: Мәгариф, 1998.

  5. Сафиуллина Ф. С., Ибраһимов Г.Б. Хикмәтле дә, бизәкле дә туган тел. Гомуми урта белем мәктәпләре, гимназияләр һәм лицейлар өчен тел турында кызыклы материаллар. - Казан: Мәгариф, 1998.









6



 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал