7


  • Учителю
  • Вне классное мероприятие на тему 'Памятные и исторические места города Казани' (4 класс)

Вне классное мероприятие на тему 'Памятные и исторические места города Казани' (4 класс)

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала



Казан шәһәре Авиатөзелеш районы МБГУ

"54 нче номерлы аерым фәннәрне тирәнтен өйрәтүче

гомуми урта белем бирү мәктәбе"








Казан шәһәрендәге

истәлекле һәм тарихи урыннар





(4 нчы а сыйныфы рус төркемендә үткәрелгән

сыйныфтан тыш чара)










Максат: укучыларның Казан шәһәрендәге тарихи һәм истәлекле урыннар турындагы белемнәрен тирәнәйтү, Татарстан Республикасының дәүләт символларын кабатлау; укучыларның тыңлап аңлау, аңлап сөйләү күнекмәләрен камилләштерү, балаларны актив аралашуга тарту, өйрәнгән сүзләрне бәйләнешле сөйләмгә кертү; Туган ил , Ватан белән горурлану, ярату хисләре тәрбияләү.


Җиһазлау: компьютер, экран, проектор,магнитофон, аудиокассета;

җөмлә төзү өчен сүзләр язылган карточкалар,

крассворд, тест сораулары язылган битләр.

Материал: 4 нче сыйныф өчен дәреслек (авторы: Хәйдәрова Р.З., Рангулова Р.Х.).


- Кәефегез ничек?

- Балкыган кояш кебек.

Татар телен, Тукай телен

Өйрәнергә дип килдек.

- Без сезнең белән Казан шәһәре, аның тарихи урыннары турында сөйләштек. Бүген сөйләшүне дәвам итәрбез, белемнәребезне ныгытырбыз.

  1. Фонетик күнегү башкару .Таблицада язылган сүзләрне күмәк рәвештә дә, аерым укучылардан да кабатлату. Бу сүзләрне тәрҗемә итү ( дәүләт, борынгы, сурәтләнгән, Сөембикә горурланабыз, тарихи,галим, ачышлар, һәйкәл.)

Бирелгән сәзләр белән сүзтезмәләр төзү(борынгы дәүләт, борынгы шәһәр, ак барс сурәтләнгән, Сөембикә манарасы, Туган ил белән горурланабыз һ.б.)

Җөмләләрне дәвам итегез:

Безнең туган илебез - ... (Татарстан)

Казанда музейлар, тетрлар ...(күп)

Без Татарстан белән ...(горурланабыз)

Татарстан - бай һәм ...( көчле республик).

2.1нче сайд.Безнең туган илебез - Татарстан.

- Нәрсә ул туган ил? Бу сүзне ничек аңлыйсыз? (Ул - синең әтиең, әниең, абыең ... .Ул - синең туган йортың, урамың, шәһәрең)

- Әйе, Туган илул - кешенең туган җире, шәһәре.Ә күңелгә иң якыны - ул яши торган йортыбыз һәм гаиләбез. Безнең барыбыз өчен дә Туган илебез - Татарстан Республикасы.

-Ә хәзер басып көй тыңлыйк.Нинди көй икәнен тыңлагач әйтерсез.


3. (Гимн яңгырый)

- Укучылар, ни өчен бу көйне басып тыңладык?

- Бу - Татарстан Республикасы гимны.

- Аны кем язган?

- Тагын Татарстан Республикасының нинди символлары бар?

- Дәүләт флагында нинди төсләр бар?

- Яшел төс нәрсә символы?

- Кызыл төс нәрсә символы?

- Ак төс нәрсә символы?

- Авторы кем?

- Татарстанның дәүләт гербында нәрсә сурәтләнгән?

- Барс нәрсә аңлата?

- Гербның авторы кем?(Риф Фәхретдинов)

- Татарстанның башкаласы нинди шәһәр?

- Укучылар сезнең уйланганыгыз бармы, ни өчен шәһәргә " Казан " дигән исем бирелгән? (Риваятьләрдән өзекләр тыңланыла)

Укучылар Казан турында язган хикәяләрен укыйлар, ясап алып килгән рәсемнәрен күрсәтәләр. Рәсемнәрдән альбом төзелә.

- А сейчас продолжаем путешествовать по Казани.

2 нче слайд - Казан Кремле.

1 нче укучы. Башкалабызның үзәгендә Кремль урнашкан. Элек анда хан сарайлары һәм мәчетләр булган. Хәзер биредә Татарстан Республикасы Президенты сарае,Сөембикә манарасы, Благовещение соборы,Кол Шәриф мәчете һәм башка биналар бар.Кремль каршында матур мәйдан бар. Анда герой-шагыйрь Муса Җәлилгә һәйкәл куелган.

3 нче слайд - Сөембикә манарасы.

2 нче укучы. Бу - Сөембикә манарасы. Манараның биеклеге 58 метр. Ул кызыл кирпечтән төзелгән. Бу манара җиде катлы. Манараның эчендә тар баскыч ясалган.

3 нче укучы Бер риваять бар. Рус патшасы Иван ханбикә турында ишеткән. Ул Казанга илчеләр җибәргән һәм Сөембикәне хатынлыкка сораган. Горур Сөембикә баш тарткан. Патша зур гаскәр белән Казанга һөҗүм иткән. Гүзәл Сөембикә манарага менгән һәм түбәнгә ташланган, имеш. Шуннан соң халык манараны Сөембикә исеме белән атый башлаган.


4нче слайд- Спас манарасы.


4 нче укучы. Бу - Спас манарасы. Ул ак төстә.Аңа сәгать куелган. Спас манарасы бик матур.

5 нче слайд - Кол Шәриф мәчете.


5 нче укучы. Бу - Кол Шәриф мәчете. Аңа 1996 нчы елда нигез салынды. Сигез почмаклы. Бу мәчет - татар халкының горурлыгы.

6 нчы слайд. Благовещение соборы.

7нче слайд - Президент сарае.

7нче укучы.Бу - Татарстан Республикасы Президенты сарае.1991нче елның 12 нче июнендә Татарстан халкы беренче Президенты итеп Минтимер Шәрип улы Шәймиевны сайлады.


6 нчы тукталыш - Казан университеты.

7 нче укучы. Казан университеты - Россиянең иң борынгы һәм иң зур университетларының берсе. Ул Кремель урамында урнашкан. Монда төрле елларда атаклы галимнәр эшләгәннәр. Алар зур фәнни ачышлар ясаганнар. Татарстан халкы университет белән горурлана.

8 нче слайд. Муса Җәлил һәйкәле.

56 нчы бит 7нче күнегү. Җөмләләрне русчадан татарчага тәрҗемә итү.

  • Ситуация тәкъдим ителә. Әйтик , безгә, Казанга Америка татарлары килгән, алар Казан шәһәре турындагы сораулары белән мөрәҗәгать итәләр. Укучылар ике төркемгә бүленеп сөйләшү оештыралар.

  • Татарстанның башкаласы нинди шәһәр?

  • Татарстанның башкаласы - Казан.

  • Казанның үзәгендә нәрсә урнашкан?

  • Казанның үзәгендә Кремль урнашкан.

  • Кремльдә нәрсәләр бар?

  • Кремльдә Татарстан Республикасы Президенты сарае, Сөембикә манарасы, Благовещение соборы, Кол Шәриф мәчете һәм башка биналар бар.

  • Казан шәһәрендә тагын нәрсәләр бар?

  • Казанда театрлар, музейлар, китапханәләр, университетлар, институтлар бар.

  • Казанда нинди халыклар яши?

  • Казанда татарлар, руслар , марилар, чуашлар һәм башка халыклар яши.

  • Алар ничек яшиләр?

  • Алар тату яшиләр.

Группаларда эшләү.

Балалар өч төркемгә бүленә. Һәр группага конверт бирелә. Конвертларда җөмләләр төзү өчен сүзләр язылган карточкалар салынган. Укучылар җөмләләр төзиләр һәм русчага тәрҗемә итәләр.

Казан - тарихи һәйкәлләргә бай шәһәр.

Сөембикә манарасы кызыл кирпечтән төзелгән.

Казан дәүләт унивеситеты Кремль урамында урнашкан.

Җыр тыңлау. "Казаным минем ,Казаным". Резеда Вәлиева сүзләре, Ильяс Гыйләҗетдинов көе.

"Казан" кроссвордын чишү.

Сораулар:

  1. Дикое животное лесов Татарстана и название Казанского озера.

  2. Единственная пешеходная улица Казани.

  3. Числа.

  4. Как называется река в которую по преданию упал « казан» (котёл).

  5. Кто изображён на гербе города Казани?


к

а

б

а

н

Б

а

у

м

а

н


с

и

г

е

з


К

а

з

а

н

с

у

е

л

а

н


Тест сорауларына җавап бирү.

Туган ягым - Татарстан.

1.Казан университеты кайда урнашкан?

а) Бауман урамында б) Пушкин урамында в) Кремль урамынд

2.Казан Кремле каршында нинди һәйкәл бар?

а) Г.Тукай һәйкәле б) А.С.Пушкин һәйкәле в) М.Җәлил һәйкәле


3.Туристлар Казанда нинди урыннарда булалар?

а) тынгысыз б) тапкыр в) тарихи

4.Татарстанныйң Дәүләт гербында нәрсә сурәтләнгән?

а) ак аю б) ак барс в) ак чәчәк


5.Казан шәһәренең үзәгендә нәрсә урнашкан?

а) Шишкин музее б )КамАЗ в) Сөембикә манарасы

6.Сөембикә манарасы ничә катлы?

а) 7 катлы б) 5 катлы в) 10 катлы


7.Казанның бердәнбер җәяүлеләр урамы?

а) Ленин урамы б) Бауман урамы в) Кремль урамы


8.Татарстанның иң зур байлагы?

а) газ б) нефть в) торф


9.Татар халкының герой-шагыйре?

а) М.Җәлил б)Ш.Галиев в)С.Сәйдәшев


-Без сезнең белән ни өчен Татарстанның истәлекле урыннары турында сөйләштек?(Үз илебезне яратырга, Ватаныбызның тарихын белергә һәм татар телендә сөйләшергә кирәк).



 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал