7


  • Учителю
  • Рабочая программа по татарской литературе 7 класс

Рабочая программа по татарской литературе 7 класс

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала





7 нче А сыйныфының татар төркеменә

татар әдәбиятыннан эш программасы

(70 сәг)



Аңлатма язуы

Эш программасы статусы.

Эш программасы түбәндәге документларны исәпкә алып төзелде:

1. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының төп укыту планына;

2. Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе Татарстан Республикасы Азнакай муниципаль районы «Азнакай шәһәре2 нче гомуми урта белем бирү мәктәбе"нең 2015- 2016 нчы уку елына төзелгән укыту планына;

3. Рус телендә (урта) гомуми белем бирү мәктәбендә татар теле һәм әдәбиятын укыту программасы (татар балалары өчен) . 1-11 нче сыйныфлар. Татарстан Республикасының Мәгариф министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән. -Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2011;

4. 7нче сыйныф өчен татар әдәбияты дәреслегенә. Дәреслек авторлары: Ф.М.Мусин, И.Г.Гыйләҗев, Р.С.Шәвәлиев. Казан "Мәгариф" нәшрияты, 2009 нчы ел

Эш программасы структурасы.

Татар әдәбиятыннан эш программасы өч өлештән тора: аңлатма язуыннан, төп бүлекләрне, белем һәм күнекмәләрне үз эченә алган программаның эчтәлегеннән, укучыларның әзерлек дәрәҗәсенә таләпләреннән.



Эш программасының эчтәлеге.

Татар әдәбиятын укытуның максатлары:

матур әдәбият текстларын форма һәм эчтәлек берлегендә аңлап кабул итү, төп әдәби-тарихи мәгълүматларны һәм әдәби-теоретик төшенчәләрне белү;

дөньяга гуманлы караш, гражданлык тойгысы, патриотизм хисләре, әдәбиятка һәм халыкның мәдәни кыйммәтләренә ярату һәм хөрмәт булдыру, ягъни рухи дөньясы бай булган шәхес тәрбияләү;

әдәби текстны эмоциональ кабул итүне, образлы һәм аналитик фикерләүне, иҗади күзаллауны, китап укучы культурасын һәм автор позициясен аңлауны, сәнгать төрләре белән берлектә әдәбиятның сүз сәнгате буларак үзенчәлеге турында карашны; матур әдәбият әсәрләрен мөстәкыйль уку ихтыяҗын; укучыларның телдән һәм язма сөйләмен үстерү;

әдәбият белеменең нигез төшенчәләренә һәм әдәбият тарихының төп факторларына нигезләнеп, әдәби әсәрне уку һәм анализлау; әсәрләрдәге конкрет-тарихи һәм гомумкешелек эчтәлекне аерып ала белү; телдән һәм язма чыгышларда әдәби тел байлыгыннан дөрес файдалана белү күнекмәләре булдыру.

7 нче сыйныфта игътибар аерым әдипләрнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштыруга юнәлтелә.Укучыларга рухи ,милли һәм әхлак тәрбиясе бирүдә, аларны халкыбызга хезмәт итәрдәй шәхес буларак формалаштыруда дәреслектә бирелгән әсәрләрнең роле зур.Әдәби әсәрне өйрәтү барышында укучыларны сәнгатьле уку алымнарына өйрәтү әһәмиятле. Программада ятлау өчен әсәрләр,сөйләшү тематикасы,сыйныфтан тыш уку өчен исемлек бирелә.



Укыту планында 7 нче сыйныфта татар әдәбиятыннан атнага 2 сәгать вакыт бирелә. Планны "Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә татар әдәбиятын укыту программасы"на (Ф.Г.Галимуллин, ,З.Н.Хәбибуллина,Х.Г.Фәрдиева. Казан. Татарстан китап нәшрияты, 2011) нигезләнеп төзедем. Программада 68 сәгать каралган: язучы иҗаты - 51 сәгать. Сыйныфтан тыш уку - 5 сәгать, бәйләнешле сөйләм үстерү - 12 сәгать. Мәктәп укыту планында 70 сәг. каралганлыктан мин йомгаклауга 2 сәгать өстәдем.







Программа эчтәлегеСәгать

Белем һәм күнекмәләр



1

Язучы иҗатына анализ

Габдулла Тукай



5

Иҗатына кыскача күзәтү. "Исемдә калганнар"әсәрен өйрәнү. Булачак шагыйрьнең бала чагы бирелеше. "Шүрәле" поэмасы, "Туган авыл". Әсәрләрдә туган якка мәхәббәтнең чагылышы, табигатьнең сурәтләнүе. "Ана догасы" шигыре. Ананың үз баласына изге теләкләрен белдерү үзенчәлекләре.

2.

Рәссам Байназар Әлменов.

1

Рәссам иҗаты турында белешмә. Әсәрләре хакында фикер алышу.

3

Композитор Заһидулла Яруллин

1

Композитор иҗаты турында белешмә. "Тукай маршы"ның язылу тарихы, музыка тыңлау һәм фикер алышу

4

Фәрит Яруллин

2

Композитор иҗаты турында белешмә. "Шүрәле"балетының эчтәлеге һәм музыкасы турында мәгълүмат бирү. Балет турында белешмә.

5

Фатих Әмирхан



2

Тормыш юлы, иҗаты турында белешмә. "Татар каһарманы" хикәясен өйрәнү. Каһарман исеме астына яшеренгән кешеләрне тәнкыйтьләү

6

Мәҗит Гафури



3

Иҗаты турында белешмә."Ике чебен" , "Сарыкны кем ашаган?" мәсәлен өйрәнү. Мәсәлләрнең жанр буларак үзенчәлеге. "Анам теле" шигыре

7

Галимҗан Ибраһимов



5

Иҗаты турында белешмә. "Алмачуар" хикәясе. Төп геройның эчке кичерешләре. Хайваннарга карата миһербанлылык хисләренең бирелеше

8

Гадел Кутуй



5



Тормыш юлы, иҗады турында белешмә. "Сагыну" нәсере. Нәсер турында төшенчә. Әсәрдә Туган ил образы. "Рөстәм маҗаралары" повесте. Әсәрдәге фантастик вакыйгалар, чынлык дөньясының аралаштырып бирелүе, балаларның дошманга каршы көрәшкә омтылуы, ихтыяр көче тәрбияләү мәсьәләләре.

9

Хәсән Туфан

4

Тормыш юлы. Иҗаты. Шигырьләренә анализ: "Киек казлар", "Талатлы син, кеше туганым". Әдипнең үз хисләрен кошларга бәйләп аңлатуы, күчерелмә мәгънәдә бирүе. Күчерелмә мәгънә турында төшенчә

10

Нәүрүз бәйрәме.

1

Татар халкының милли бәйрәме турында сөйләшү.

11

Җырчы Зифа Басыйрова

1

Иҗаты турында белешмә. Татар җыр сәнгатенә керткән өлеше.

12

Роза Хафизова

4

Тормыш юлы. Иҗаты. " Кашкарыйлар озын гомерле" әсәре. Яшь буынны тәрбияләү мәсьәләсе, хезмәт сөючән балалар образлары

13

Ибраһим Салахов

4

Тормыш юлы. Иҗаты. "Ана тавышы" әсәреннән бер өзеккә анализ ясау. Язучының миһербансызлыкка каршы чыгуы. Тоткыннарның ана хәсрәтен үз фаҗигаләре кебек кичерүе төшенчә

14

Зыя Мансур

2

Тормыш юлы. Иҗаты. "Таңсылу" әкияте. Таңсылуның язмышына иптәш кызларының карашы, әсәрнең идеясе. Әдәби әсәр идеясе идеясе турында



15

Әмирхан Еники

5

Тормыш юлы. Иҗаты."Кем җырлады?", "Матурлык" әсәрләре. Образларны бирү осталыгы, аларның эчке дөньясындагы күркәм, матур сыйфатларның тасвирлануы. Әдәби әсәрләрдә психологизм

16

Рафаил Төхфәтуллин

2

Тормыш юлы. Иҗаты. "Балам көлүе" хикәясе. Әсәрдә ата-ана һәм бала хисләренең чагылышы. Язучының әйтергә теләгән төп фикере

17

Гөлшат Зөйнәшева

2

Тормыш юлы. Иҗаты. "Туган җирем - Татарстан" шигырен өйрәнү. Туган якны ярату, аның белән горурлану хисләренең бирелеше

18

Тәүфикъ Әйди.

2

Тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә. "Йөртә безне язмышлар" сәяхәтнамәсе белән танышу. Чит илләрдә яшәгән милләттәшләребез язмышы белән гәүдәләнү

19

Сыйныфтан тыш уку

6



20

Бәйләнешле сөйләм үстерү

12



21

Гомумиләштереп кабатлау

1













Укучыларның әзерлек дәрәҗәсенә таләпләр:

сүз сәнгатенең образлы табигате;

өйрәнгән әдәби әсәрнең эчтәлеге;

классик әдипләрнең тормыш һәм иҗат юлларының төп факторлары;

өйрәнгән әдәби-теоретик төшенчәләр;

әдәби текстны кабул итү һәм анализлау;

әдәби текстның мәгънәви өлешләрен аерып чыгару, укыган буенча тезислар һәм план төзү;

әдәби әсәрнең төрен һәм жанрын ачыклау;

укыган әсәрнең темасын, проблемасын, идеясен ачыклау;

геройларга характеристика бирү;

сюжет, композиция үзенчәлекләрен, махсус сурәтләү чараларының ролен ачу;

әдәби әсәрдәге эпизодларны һәм геройларны чагыштыру;

автор позициясен ачыклау;

укыганга үзеңнең мөнәсәбәтеңне белдерү;

әсәрне (өзекне) сәнгатьле итеп уку;

кабатлап сөйләүнең төрләреннән файдалану;

өйрәнелгән әсәргә бәйле телдән һәм язмача фикерне белдерү;

укыган әсәр буенча фикер алышуда катнашу, фикерләреңне дәлилли белү;

татар әдәби теленең нормаларына нигезләнеп, кирәкле темага телдән һәм язмача бәйләнешле текст төзү;

эстетик зәвыкка туры килә торган әдәби әсәрләрне сайлау һәм аларны бәяләү;

аерым автор, аның әсәре, гомумән әдәбият турында кирәкле белешмә әдәбият, вакытлы матбугат, Интернет чаралары һ.б. аша эзләү.











Укыту - методик комплекты

  1. "Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә татар әдәбиятын укыту программасы" (Ф.Г.Галимуллин,З.Н.Хәбибуллина, Х.Г.Фәрдиева).Казан. Татарстан китап нәшрияты, 2011)

  2. Дәреслек. Ф.М.Мусин, И.Г.Гыйлаҗев, Р.С.Шәвәлиев. Татар әдәбияты. 7 сыйныф, 2005.

4. Әдәби әсәргә анализ ясау: Урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары, укытучылар, педагогика

колледжлары һәм югары уку йортлары студентлары өчен кулланма/Д.Ф.Заһидуллина,

М.И.Ибраһимов,В.Р.Әминева.-Казан:Мәгариф,2005

5. Әдәбият дәресләрендә бәйләнешле сөйләм үстерү: Татар урта гомуми белем бирү мәктәбенең 5-6нчы

сыйныфларында эшләүче укытучылар өчен кулланма/Я.Х.Абдрәхимова.-Казан: Мәгариф,2007

6. Урта мәктәптә татар әдәбиятын укыту методикасы. /Д.Ф. Заһидуллина. - Казан: Мәгариф, 2000

































2015-16 нчы уку елында 7А классы татар төркеме өчен әдәбият дәресләрен календарь-тематик планлаштыру

Укытучы Р.И.Гәрәева

Укыту планы буенча 70 сәгать.

Атнага 2 сәгать .

Елга 70 сәгать

Әсәрләрне уку һәм өйрәнү - 51 сәгать

Класстан тыш уку - 6 сәгать

БСҮ - 12 сәгать

Гомумиләштереп кабатлау - 1 сәгать

Программа түбәндәге дәүләт документларына нигезләнеп язылды:

  1. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының төп укыту планына;

  2. Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе Татарстан Республикасы Азнакай муниципаль районы «Азнакай шәһәре2 нче гомуми урта белем бирү мәктәбе"нең 2015- 2016 нчы уку елына төзелгән укыту планына;

  3. Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә татар телен һәм әдәбиятын укыту программасына (татар балалары өчен) (1-11нче сыйныфлар). Казан "Мәгариф" нәшрияты, 2011 ел. Программа авторлары: Ф.Г.Галимуллин, З.Н.Хәбибуллина, Х.Г.Фәрдиева.

  4. 7нче сыйныф өчен татар әдәбияты дәреслегенә. Дәреслек авторлары:. Ф.М.Мусин, И.Г.Гыйлаҗев, Р.С.Шәвәлиев. Казан "Мәгариф" нәшрияты, 2005 нче ел

Региональ исемлектә № 126



Өстәмә әдәбият:

1. Абдрәхимова Я.Х. Әдәбият дәресләрендә мөстәкыйль һәм иҗади эшләр. К.: "Мәгариф", 2005.

2. Абдрәхимова Я.Х. Әдәбият дәресләрендә бәйләнешле сөйләм үстерү. К.:. Мәгариф, 2007.









Сәг

саны

Материалны үзләштерүдә

планлаштырылган нәтиҗәләр

Дата

План

Факт

1.

Габдулла Тукай турында белешмә . "Исемдә калганнар". Шагыйрь балачагының бирелеше.

1

ГабдуллаТукай турында белешмә



3.09

3.09



2.

Г. Тукай. "Исемдә калганнар". Габдулланың Кырлайдагы тормышы

1

Әсәрне өйрәнүне дәвам итү. Габдулланың Кырлайдагы тормышы

5.09

5.09

3

"Шүрәле" поэмасында туган якка мәхәббәтнең чагылышы

1

Поэма белән танышу. Әсәрдә туган якка мәхәббәтнең чагылышы, табигатьнең сурәтләнүе

10.09

10.09

4

"Туган авылым" шигырендә Туган җир төшенчәсенең бирелеше

1

Шигырь белән танышу. Туган җир төшенчәсенең бирелеше

12.09

12.09

5

Г.Тукайның "Ана догасы" шигырендә милләтне берләшергә чакыру мәсьәләләре

1

Шигырь белән танышу. Милләтне берләшергә чакыру мәсьәләләре

17.09

17.09

6

КТУ.№1 Г.Тукай мәсәлләренең үзенчәлеге

1

Укучыларның белемнәрен тикшерү

19.09

19.09

7

Байназар Әлменов

турында белешмә. Рәссам иллюстрацияләренең тематикасы

1

Рәссам иҗаты турында белешмә. Әсәрләре хакында фикер алышу

24.09



8

Заһидулла Яруллин иҗатында - Тукай

1

Композитор иҗаты турында белешмә

26.09



9

Фәрит Яруллин иҗатында Тукай темасы

1

Композитор иҗаты турында белешмә. Әнисе Нәгыймә апа Хәерби кызы турында мәгълүмат бирү

1.10



10

Ф.Яруллинның "Шүрәле" балетында батырлык темасы

1

Балет турында төшенчә. "Шүрәле" балеты белән танышу

3.10



11

БСҮ №1 Балет карагач

1

Видеоязмада балет карау

8.10



12

Фатих Әмирхан иҗатында чор чагылышы

1

Тормыш юлы, иҗаты турында белешмә.

10.10



13

Ф. Әмирханның "Татар каһарманы" хикәясендә каһарман исеме астында яшеренгән кешеләрне тәнкыйтьләү

1

Хикәянең эчтәлеге өстендә эшләү. Темасын, проблемасын ачу. Революция тәэсирендә барлыкка кил гән каһарман исеме астында яшеренгән кешеләрне тәнкыйтьләү

15.10



14

БСҮ.№2 Каһарман Мулланур Вахитовның батырлыгы

1

Каһарманның тормыш юлы, батырлыгы турында белешмә.

17.10



15

Мәҗит Гафури иҗатының үзенчәлеге

1

Тормыш юлы , иҗаты турында кыскача белешмә.

22.10



16

"Ике чебен" мәсәленең төп темасы.

1

Мәсәлне сәнгатьле итеп уку күнекмәләре бирү. Темасын билгеләү.

24.10



17

"Сарыкны кем ашаган?" мәсәленең жанр буларак үзенчәлеге.

1

Мәсәл турында төшенчә. Мәсәлләрнең жанр буларак үзенчәлеге. Мәсәлне рольләргә бүлеп уку.

29.10



18

Галимҗан Ибраһимовның күпкырлы эшчәнлеге.

1

Тормыш юлы , күпкырлы эшчәнлеге

31.10



19

Г.Ибраһимовның "Алмачуар" хикәясендә атка булган мәхәббәтнең сурәтләнүе

1

Хикәяне аңлап уку. Нәсер төшенчәсе. Атка булган мәхәббәтнең сурәтләнүе

12.11



20

Г.Ибраһимовның "Алмачуар" хикәясендә Закир тормышындагы үзгәрешләр.

1

Әсәр өйрәнүне дәвам итү, тулысынча эчтәлеген сөйләтү. Закир тормышындагы үзгәрешләр. Әсәрдә гореф-гадәтләрнең бирелеше

14.11



21

"Алмачуар" хикәясенең сюжет композициясе, конфликт үзенчәлеге

1

Хикәянең эчтәлеге өстендә эшләү. Темасын, проблемасын ачу. Конфликтны табу

19.11



22

"Алмачуар" хикәясендә образлар системасы

1

Өйдә укып килгән әсәр өстендә эшләү: эчтәлеген, күтәрелгән проблемаларны ачыклау, геройларның эчке портретларын төзү, характеристика бирү. Кешене кимсетү, рәнҗетү - түбәнлек, мәрхәмәтсезлек икәнлекне ачыклау. Алмачуарның үлеме тудырган хисләр. Хикәядә тормыш тәҗрибәсе һәм яшьлек, вөҗдан газабы һәм сафлык төшенчәләре.

21.11



23

БСҮ.№3 Сочинение "Алмачуар" хикәясендә мине уйландырган образ

1

Фикерләрне эзлекле итеп язу.

26.11



24

КТУ.№2 Г.Ибраһимов. "Табигать балалары"хикәясендә кеше психологиясенең бирелеше

1

Эчтәлек өстендә эшләү. Темасын, проблемасын билгеләү. Геройларга характеристика бирү. Революциягә кадәр авыл тормышының , кеше психологиясенең бирелеше

28.11



25

Гадел Кутуй иҗатының үзенчәлеге

1

Язучының тормыш юлы, иҗаты турында белешмә

3.12



26

Г.Кутуйның "Сагыну" нәсерендә сугыштагы кешенең кичерешләрендә Туган ил образы

1

Нәсер турында төшенчә. Нәсер белән танышу. Сугыштагы кешенең кичерешләрендә Туган ил образы

5.12



27

Гадел Кутуйның "Рөстәм маҗаралары" повестенда фантастик вакыйгалар

1

Повесть белән танышу. Әсәрдәге фантастик вакыйгалар, чынлык дөньясы белән хыял дөньясының яраштырылып бирелүе

10.12



28

Г.Кутуйның "Рөстәм маҗаралары" повестенда чынлык дөньясы белән хыял дөньясының яраштырылып бирелүе

1

Эчтәлек өстендә эшләү

12.12



29

Г.Кутуйның "Рөстәм маҗаралары" повесте. Темасы, проблемасы

1

Эчтәлек өстендә эшләү. Темасын, проблемасын билгеләү.Төп геройга характеристика.

17.12



30

КТУ.№3 Г.Кутуй. "Рәссам"

1

Эчтәлек өстендә эшләү.

19.12



31

Хәсән Туфанның 20-30 еллар һәм соңгы дәвер иҗатына күзәтү

1

Шагыйрь турында белешмә. Әдипнең 20-30 еллар һәм соңгы дәвер иҗатына күзәтү

24.12



32

Х.Туфанның "Киек казлар" шигырендә күчерелмә мәгънә

1

Шигырьне сәнгатьле итеп уку, язылу тарихы турында белешмә бирү. Күчерелмә мәгънә. Шигырьгә тулы анализ

26.10



33

Х.Туфанның "Талантлы син, кеше туганым" шигыре. Язылу тарихы

1

Шигырьне сәнгатьле итеп уку, язылу тарихы турында белешмә бирү. Шигырьгә тулы анализ

14.01



34

Х.Туфан иҗаты буенча йомгаклау дәресе.

1

Шагыйрь иҗатына күзәтү . Рефератларны уку.

16.01



35

БСҮ.№4 Туган як шагыйрьләре иҗаты белән танышу.

1

Районыбыздан чыккан шагыйрьләрнең иҗатына күзәтү.

21.01



36

Зифа Басыйрованың татар җыр сәнгатенә керткән өлеше

1

Тормыш юлы, иҗаты турында кыскача белешмә. Аның татар җыр сәнгатенә керткән өлеше

23.01



37

Роза Хафизованың яшь буынны тәрбияләүгә керткән өлеше

1

Тормыш юлы, иҗаты турында кыскача белешмә. Язучының яшь буынны тәрбияләүгә керткән өлешен билгеләү

28.01



38

Р.Хафизованың "Кашкарыйлар озын гомерле" әсәрендә яшь буынны тәрбияләү мәсьәләсе

1

Әсәр белән танышу. Яшь буынны тәрбияләү мәсьәләсе, хезмәт сөючән балалар образлары тудырылуы

30.01



39

Р.Хафизованың "Кашкарыйлар озын гомерле" әсәрендә сугыш чоры балалары тормышы, патриотик хисләрнең сурәтләнеше

1

Сугыш чоры балалары тормышы, патриотик хисләрнең сурәтләнеше

4.02



40

Р.Хафизованың "Кашкарыйлар озын гомерле" әсәрендә образлар системасы

1

Төп геройларга характеристика. Әсәр белән бәйләп җәйге лагерьда ял итү истәлекләре белән уртаклашу

6.02



41

Ибраһим Сәлахов. Тормыш юлы һәм иҗатының үзенчәлеге

1

Язучының тормыш юлы, иҗаты турында белешмә

11.02



42

И.Сәлаховның "Колыма хикәяләре" әсәреннән "Ана тавышы" өзегендә язучының миһербансызлыкка каршы чыгуы

1

Әсәрдә кешеләрдәге миһербансызлык чыганагының сурәтләнеше.

13.02



43

И.Сәлаховның "Колыма хикәяләре" әсәреннән "Ана тавышы" өзегендә тоткыннар кичерешләре

1

Әсәрдә тоткыннарның ана хәсрәтен үз фаҗигаләре кебек кичерү.

18.02



44

И.Сәлаховның "Колыма хикәяләре" әсәреннән "Ана тавышы" өзегендә образлар системасы.

1

Төп геройларга характеристика. Әдәбиятта ана образының чагылышы.

20.02



45

БСҮ.№5 Ана - бөек исем

1

Чегән хатыны образы аша аналар образын ачау. Сочинение-фикерләү

25.02



46

Зыя Мансур иҗаты

1

Тормыш юлы, иҗаты турында кыскача белешмә

27.02



47

З.Мансурның "Таңсылу" әкиятендә Таңсылу язмышына караш

1

Таңсылуның язмышына иптәш кызларының карашы, әсәрнең идеясе. Идея турында төшенчә.

3.03



48

БСҮ №6 Дуслык турында

1

Дуслык турында сөйләшү.

5.03



49

КТУ.№4 Г.Гобәй. "Ләйсән яңгыр"

1

Язучы белән танышу ,әсәрне уку, анализлау, эчтәлегенә төшенү.

10.03



50

Әмирхан Еники иҗатына күзәтү

1





Язучы турында белешмә бирү. Иҗатына күзәтү.

12.03



51



Ә.Еникиның "Кем җырлады?" хикәясендә татар җыры көче.

1



Хикәя белән танышу. Сугыш китергән афәтне күзаллау.

Татар җырының яралы егеткә тәэсире

17.03



52

Нәүрүз бәйрәме

1

Текстны рольләргә бүлеп уку. Татар халык уеннары уйнау

19.03



53

Ә.Еникиның "Матурлык" хикәясендә образлар бирелеше

1

Әсәрне аңлап уку. Җанлы образларның бирелеше, автор тарафыннан аларның эчке дөньясының күркәм, матур сыйфатларының тасвирлануы

31.03



54





Ә.Еникиның "Матурлык" хикәясендә эчке дөнья матурлыгы

1

Бәдретдин белән әнисенең эчкерсез мөлаем мөнәсәбәте. Табигать матурлыгы, бит-йөз матурлыгы, кеше күңеле матурлыгы

2.04



55

Ә.Еникиның "Матурлык" хикәясендә образларга характеристика

1

Образларга характеристика. Ә.Еники - кеше психологиясен ачып бирү остасы.

7.04



56

БСҮ.№7 Кешенең матурлыгы нәрсәдә?

1

Ә.Еники иҗаты буенча тест .Кешенең чын матурлыгын ачып бирү.

9.04



57

КТУ.№5 Г.Кашапов."Киек каз юлы."

1

Әсәрне уку,анализлау.

14.04



58

Рафаил Төхфәтуллин иҗаты турында белешмә

1

Язучының тормыш юлы, иҗаты турында кыскача белешмә

16.04



59

Р.Төхфәтуллинның "Балам көлүе" нәсерендә ата-ана һәм бала хисләренең чагылышы

1

Әсәрдә ата-ана һәм бала хисләренең чагылышы. Язучының әйтергә теләгән фикере

21.04



60

БСҮ.№8 Аерылышулар булмаса, шатлыклы очрашулар да булмас иде

1

Сочинение - фикерләү

23.04



61

Гөлшат Зәйнашева иҗаты турында белешмә





1





Язучының тормыш юлы, иҗаты турында белешмә. "Туган җирем-Татарстан" шигыре белән танышу

28.04



62

Г. Зәйнашеваның "Туган җирем-Татарстан" шигырендә туган якны ярату хисләре



1

. "Туган җирем-Татарстан" шигыре белән танышу

30.04



63

БСҮ №9 Татарстан - минем горурлыгым





1



Дәрес 161 нче биттә бирелгән сорауларга нигезләнеп үткәрелә





5.05



64

Тәүфикъ Әйди иҗатының үзенчәлеге

1

"Йөртә безне язмышлар" сәяхәтнамәсе белән танышу

7.05



65

Т.Әйдинең "Йөртә безне язмышлар" әсәрендә чит илләрдәге милләттәшләребез язмышы

1



12.05



66

БСҮ.№10 Чит илләрдәге милләттәшләребез

1

Матбугат битләреннән чит илдә яшәүче милләттәшләребез язмышы белән танышу

14.05



67





КТУ.№6 Фаил Шәфигуллин "Бер малай, өч аргамак"

1



Әсәрне уку,анализлау.

19.05



68



БСҮ№11 Республикада истәлекле урыннар

1

"Азнакай районында истәлекле урыннар" темасына язылган рефератларны яклау

21.05



69

Гомумиләштереп кабатлау

1

Сорауларга җавап бирү,фикерләрне дөрес итеп әйтеп бирү.

26.05



70



БСҮ№12. Әдәпле булырга теләсәң

1

Үткәннәрне искә төшерү,кабатлау. 8 нче класска әсәрләр исемлеге

28.05



































Сыйныфтан тыш уку

Г.Тукай. Мәсәлләр.

Г.Ибраһимов. Табигать балалары.

Г.Кутуй. Рәссам.

Г.Гобәй. Ләйсән яңгыр.

Г.Кашапов. Киек Каз Юлы.

Фаил Шәфигуллин. Бер малай, өч аргамак









Сөйләшү тематикасы

Ватаным Татарстан.

М.Вахитов-халык бәхете өчен көрәшүче

Кешенең матурлыгы нәрсәдә?

Балет карагач.

Ана-бөек исем.

Республикада истәлекле урыннар.

Чит илләрдә яшәүче милләттәшләребез

Әдәпле булырга теләсәң

Татарстан - минем горурлыгым

Аерылышулар булмаса, шатлыклы очрашулар да булмас иде

Дуслык турында

Туган як шагыйрьләре иҗаты белән танышу



 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал