7


  • Учителю
  • Программа по татарскому языку для русскоязычных

Программа по татарскому языку для русскоязычных

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Чистай муниципаль районы « 2 нче гимназия»се















рус телле укучылар өчен татар теленнән программа



(2013-14нче уку елы)



































Эшләүче: Чистай муниципаль районы

« 2 нче гимназия»сенең татар теле һәм

әдәбият укытучысы Гайнутдинова Равилә Хакимхан кызы

















Эчтәлек



Аңлатма язуы.....................................................................................................4-5

  1. Программаның максаты, бурычлары, укучыларның белемнәренә куелган

таләпләр……………………………………………………………………….....6

  1. Календарь-тематик план...............................................................................7- 9

  2. Курсның эчтәлеге..............................................................................................9-13

  3. Максатка ирешү һәм бурычларны үтәү өчен эш алымнары………… 14

6. Нәтиҗәлелек...............................................................................................15-16



7. Кулланылган әдәбият...................................... ..........................................17-18

8. Кушымта.....................................................................................................19-47









































































Предмет: татар теле (рус телле укучылар өчен)

Курсның исеме: Туган ягым - Татарстан.

Программның авторы: Гайнутдинова Равилә Хакимхан кызы,Чистай муниципаль районы « 2 нче гимназия»сенең татар теле һәм әдәбият укытучысы



Татар теленнән электив курс гомуми белем бирү мәктәбенең 9 сыйныф укучылары өчен исәпләнгән

Программаның үтәлү срогы: 68 сәг.

Программага карата кыскача аннотация: татар теленнән электив курс гомуми белем бирү мәктәбенең 9 сыйныф укучылары өчен тәкъдим ителә.

"Туган ягым - Татарстан" дип исемләнгән электив курсны актуаль дип саныйм, чөнки ул рус телле укучыларга аралашу өчен тотрыклы булган белем һәм күнекмәләр алуны тәэмин итә. Әлеге курс укучыларның тема буенча сөйләм телләрен камилләштерә, иҗади мөмкинлекләрен ачарга ярдәм итә, танып белү чикләрен киңәйтә, сөйләм культурасы тәрбияли.

























































Аңлатма язуы



Хәзерге чорда фәннәрне укыту эчтәлеген әйләнә - тирәбездәге чынбарлыкка бәйләү, рус балаларын татар халкының милли мәдәниятенә, тарихына, гореф- гадәтләренә тарту; укыту тәрбияләү эшләрен җирле милли үзенчәлекләрне, туган якның табигый- географик шартларын исәпкә алып планлаштыру "Татарстан Республикасының дәүләт теле буларак татар теле" дигән уку предметы дәүләт укыту стандартының милли төбәк компонентының башлангыч нигезләре булып санала. Укыту эчтәлеген регионлаштыру, икетелле шәхес модельләре - МТКның эчтәлеген формалаштыруда иң әһәмиятле мәсьәләләр.

Татар телен укыту методикасында телне аны өйрәнүчеләрнең этнокультурасы белән бәйләнештә укытуны нәтиҗәле алым дип саныйм, чөнки бер туфракта туып үсүче, бер Ватан берләштерүче кардәшләренең телен уртак хәзинә буларак өйрәнү укучыларга татар телен өйрәнүгә өстәмә стимул бирә.

Курсны өйрәнгәндә, укучылар тарафыннан интеллектуаль һәм эмоциональ эшчәнлек төрләре файдаланыла. Мәсәлән, тема буенча эшләгәндә укучылар татар теле дәресләрендә алган белемнәрен файдаланалар, шул ук вакытта белемнәрен тирәнәйтәләр һәм яңа белемнәр алалар. Алган белемнәрен практик дәресләрдә иҗади файдалану укучыларга әхлакый канәгатьлек бирә, алга таба предметны өйрәнүгә кызыксыну уята һәм эмоциональ кәеф тудыра.

Туган төбәк белән бәйләнешле материаллар җирле халкының эстетик идеалларын, әхлак кануннарын дөрес аңлату, алар белән горурлану хисе тәрбияләү, иҗади фикерли белергә өйрәтүдә гаять әһәмиятле урын тоталар. Шуны истә тотып, программага милли бәйрәмнәр һәм гореф-гадәтләр турында өстәмә мәгълүмат бирү кебек дәресләр дә кертелә.

Укучыларның шәхси эшчәнлегенә күбрәк игътибар ителә. Парлы һәм төркемнәрдә эшләү алымнары куллану да уңай нәтиҗә бирә. Дискуссияләр, сораулар, җаваплар, кыска комментарийлар, аннотацияләр дәресләрне төрләндерәләр, кызыклырак итәләр. Хәзерге заман укучылары белән эшләүнең төп алымы ИКТ куллануны күздә тота. Мультимедиа, презентация, интерактив такталар куллану укучыларның өйрәнелә торган фәнгә кызыксынуын арттыра; темага карата индивидуаль һәм төркемнәрдә проектлар яклау - балаларның иҗади сәләтләрен, мөстәкыйльлекләрен үстерү өчен иң нәтиҗәле алымнарның берсе. Шуны истә тотып, һәр теманы йомгаклау укучыларның үзләре эшләгән проектларны яклау белән төгәлләнә. Чыгышларга карата укучылар мөнәсәбәтләрен белдерәләр, әңгәмә коралар. Боларның бөтенесе программа буенча куелган максатка ирешүне тәэмин итә дип саныйм.









Программаның максаты: укучыларның "Татарстан - туган ягым" темасы буенча монологик һәм диалогик сөйләм телләрен үстерү, тирәнәйтү; сүз байлыгын арттыру, туган якны өйрәнү темасы буенча эзләнү- проектлау эшчәнлеген формалаштыру; туган якны, төбәкне - аның табигатен, иҗатын өйрәнү аша укучыларны рухи яктан бай, иҗади сәләтле итеп тәрбияләү.



Төп бурычлары:

  • "Татарстан - туган ягым" темасы буенча алган белемнәрне сөйләм эшчәнлегендә куллануны тәэмин итү;

  • кирәкле мәгълүматны сайлау, анализлау, системага салу, гомумиләштерү кебек күнекмәләр формалаштыру;

  • укучыларның логик фикерләү сәләтләрен үстерү,мөстәкыйль эшләү күнекмәләрен камилләштерү;

  • иҗади мөмкинлекләрен ачу;

  • танып белү чикләрен киңәйтү;

  • сөйләм культурасы тәрбияләү;

  • әхлак тәрбиясе мәсьәләләрен хәл итү.

Укучыларның белемнәренә куелган төп таләпләр.

Укучылар

- төп мәгълүматны аерып укый, сорауларга җавап бирә һәм текстка карата сораулар куя белергә;

- укыганның эчтәлеген кыскача сөйли белергә, шуңа карата мөнәсәбәт белдерергә;

- проблемалы сорау куелган билгеле бер тема буенча диалог төзи белергә;

- үзлектән текстлар белән эшли, тематик материал сайлап, билгеле бер модель буенча текст,хикәя төзергә;

- кирәкле төшенчәләрне һәм терминнарны куллана белергә тиеш.

















Календарь-тематик планТекст төзү

Интернетка чыгу

2.

Казан-Татарстанның башкаласы

4

Диалог, монолог

Телдән сөйләм конструкцияләре

Текст төзү

3.

Казан Кремле

2

Диалог, монолог

Индивидуаль, парлы эш

Тарихи чыганаклардан мәгълүмат әзерләү

4.

Сөембикә манарасы

1

Диалог, монолог

Индивидуаль, парлы эш

Тарихи чыганаклардан мәгълүмат әзерләү

5.

Казан музейлары.

3

Диалог, монолог

Интервью, видеоязма карау

Интернетка чыгу

6.

Башкалабызның театрлары

1

Монолог, диалог

Виртуаль экскурсия

Интернетка чыгу

7.

Казан шәһәренең истәлекле урыннары.

2



Практик эш.

Проект яклау

8.

И Казан! ДәртлеКазан! Нурлы Казан!..

2

Телдән сөйләм

Дәрес - конференция.

Эзләнү эше

9.

Республикабыз шәһәрләре.

4

Грамматик тест

Эшлекле уен

Индивидуаль мәгълүмат әзерләү, интернетка чыгу

10.

Чистай- тарихи шәһәр

4



Практик эш.

Проектлар яклау.

11.

Чистай - яраткан һәм туган бистәбез.

1

Монолог, диалог

Видеофильм карау.

Бистә турында хикәя төзү

12.

Чулманым - горурлыгым.

3

Тәрҗемә итү күнекмәләрен тикшерү

География фәне белән интеграль дәрес

Интернетка чыгу

13.

Бистәбезнең ял урыннары

4

Тәрҗемә итү күнекмәләрен

Дәрес экскурсия



14.

МРЦ

1

Сорауларга җавап бирү

Мәгълүмат туплау

Текст төзү

15.

Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар хөрмәтенә куелган обелиск.

1

Мәгълүмат әзерләү

Әзләнү эше

Чыгышлар әзерләү

16.

Боз Сарае.

1

Диалог, монолог

Экскурсия

Сәламәт яшәү рәвеше турында әңгәмә, текст төзү.

17.

"Батыр" спорт сарае

1

Бистәбезнең танылган спортчылары турында мәгълүмат туплау

Түгәрәк өстәл

Фикер алышу

18.

"Туган якны өйрәнү" музее

4

Диалог, монолог

Экскурсия

Эзләнү эше

19.

Проектлар яклау.

2



Практик эш.

Проект өстендә эш

20.

Бистәбезнең табигате.

4

Әңгәмә, монолог

Диспут

Экологик тәрбия бирү.

21.

Туган ягыбызга яз килде..

3

Рәсем буенча хикәя төзү

Практик эш.

Интернетка чыгу

22.

Чишмәләр

2

Әңгәмә



Экологик плакат яклау

23.

Мәктәбебез- төрле милләт укучылары өчен толерантлык үрнәге

4

Хикәя төзү

Диспут

Үз фикереңне, мөнәсәбәтеңне белдерү төрле милләт ук-н берләштерү.

24.

Уртак милли бәйрәмнәребез, гореф- гадәтләребез, традицияләребез.

2

Рольле уеннар

Эшлекле уен "Интервью"

Интернетка чыгу. Толерантлык тәрбияләү

025

Минем яраткан бәйрәмем.

2

Язма һәм телдән сөйләм

Практик эш.

Хикәя төзү.

26

Ватаным - Татарстан.

4

Монолог, диалог, тыңлап аңлау

Музыка белән интеграль дәрес

Хикәя төзү

27.

Музейлардаа кунакта

2

Фикер алышу

экскурсия

Мәкалә язу

28

Тыңларсыңмы җырларымны

2



Әдәби - музыкаль тапшыру.



Эстетик һәм толерантлык тәрбияләү

29.

Бистәмнең танылган шәхесләре

6

Гәзиткә мәкалә язу.

Түгәрәк өстәл

очрашу



Барлыгы

72





























Максатка ирешү һәм бурычларны үтәү өчен эш методлары һәм формалары:

  • Сөйләү;

  • әңгәмә;

  • экскурсия;

  • фильмнар күрсәтү; ИКТ куллану:

  • техник җиһазлау:

  • компьютер;

  • интерактив такта;

  • компьютер программалары;

  • язма текстлар;

  • электрон текстлар;

Эш формалары:

  • дәрес -конференция;

  • интеграль дәрес;

  • практик дәрес;

  • мультимедиа презентацияләре;

  • тестлар үтәү ;

  • эшлекле уен;

  • диспут;

  • очрашу.

"Туган ягым - Татарстан" программасы буенча эшләү укучыларны һәрьяклап эзләнергә, уйланырга һәм фикер алышырга өйрәтә, актив иҗади эшчәнлеккә тартырга мөмкинлек бирә, ә бу, үз чиратында, уку материалын үзләштерүгә дә уңай тәэсир итә һәм уку нәтиҗәлелеген күтәрү өчен стимул була.

















 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал