7


  • Учителю
  • Урок по татарскому языку на тему 'Исемнең килеш белән төрләнеше' (5 класс)

Урок по татарскому языку на тему 'Исемнең килеш белән төрләнеше' (5 класс)

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Татарстан Республикасы Чистай муниципаль районы Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе « 4 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе"нең татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Сабитова Нәфисә Мингали кызы



Тема: Исемнең килеш белән төрләнеше


Дәреснең максаты:


1. Белем бирү: Исем сүз төркеменең килеш белән төрләнеше турындагы белем һәм күнекмәләрен системалаштыру өчен җирлек тудыру;

2. Фикерләү сәләтен үстерү: Төрле килештәге исемнәрне сөйләмдә дөрес куллану, фикерләү сәләтен, бәйләнешле сөйләм телен, мөстәкыйльлекне, сорауларга дөрес җавап бирә белү күнекмәләрен үстерү;

3. Тәрбияви: үзара ярдәмләшү, игътибарлылык, әдәплелек сыйфатларын, бер-береңә җылы мөнәсәбәт тәрбияләү.

Планлаштырылган нәтиҗәләр:

  • шәхескә кагылышлы - ана теле аша телнең интеллектуаль үсешен аңлау;

  • метапредмет - үз эшчәнлегеңне нәтиҗәле оештыра белү;

  • предмет - исем сүз төркеменең килеш белән төрләнеше турындагы белем һәм күнекмәләрен системалаштыру; төрле килештәге исемнәрне сөйләмдә дөрес куллану, фикерләү сәләтен, бәйләнешле сөйләм телен үстерү.

Дәреснең төре: Диалогик - монологик сөйләм.

Предметара бәйләнеш: әхлак тәрбиясе, әдәби уку.

Җиһазлау: ноутбук, проектор, экран, тема буенча презентация, кагыйдәләр, карточкалар, рәсемнәр, татар теле дәреслеге, смайликлар.

Дәреслек: Р.З.Хәйдәрова, Г.М.Әхмәтҗанова. Татар теле: Рус телендә төп гомуми белем бирү оешмалары өчен дәреслек, 5 сыйныф өчен (татар телен өйрәнүче укучылар өчен). - Казан: "Татармультфильм» нәшрияты, 2014.

Дәрес технологиясе: үстерешле укыту.

Метод: өлешчә эзләнү.

Сингапур структуралары: СИМАЛТИНИУС РАУНД ТЭЙБЛ, КОНЕРС, РЕЛЛИ РОБИН, ПАРКОВКА.


Дәрес барышы

I. Оештыру моменты. Уңай психологик халәт тудыру.

Вай Фай!

− Хәерле көн, балалар! Кәефләрегез ничек? Минеке кояш кебек. Сезнеке дә яхшымы? (күрсәтәләр). 1слайд.

Дуслар елмаеп караса,

Дөнья яктырып китә.

Я, кайсыгыз дусларына

Елмаю бүләк итә? 2 слайд.

  • Менә шулай бер-берегезгә елмаеп карап, дәресне башлап җибәрербез. Дәрестә барыгызның да актив катнашуын телим.

II. Актуальләштерү.

1. Дәреснең темасын һәм максатын ачыклау.

- Шакмаклардагы калын сузык аваз хәрефләрен сызып чыгыгыз. 3 слайд.

ы

и

о

с

ы

е

о

у

м

а


к

у

о

и

а

л

ы

е

а

ш


(Терәк схемага "Исем", "Килеш" сүзләре беркетелә.)

  • Нинди сүзләр килеп чыкты? Дәреснең темасы нинди булыр? Дәрестә нәрсә эшләрбез?

4 слайд.

  • Димәк, без бүген дәрестә исемнең килешләр белән төрләнешен кабатларбыз.

5 слайд. - Башта исемнең нинди сүз төркеме икәнен искә төшерик. Ул нәрсәне белдерә? Нинди сорауларга җавап бирә? Нәрсәләр белән төрләнә? (Көтелгән җаваплар: Исем предметны белдерә. Кем? Нәрсә? сорауларына җавап бирә. Килеш, тартым, зат-сан белән төрләнә).

2. Өй эшен тикшерү. Укучылар килешләр белән төрләндерелгән исемнәрне укыйлар.

III. Уку мәсьәләсен өлешләп чишү.

1. Дәреслек белән эш. 89нчы биттә бирелгән таблица буенча исемнәрнең килешләр белән төрләнүен искә төшерү. Мисаллар китерү: бакча, бакчаның, бакчага, бакчаны, бакчадан, бакчада.

2. Кибет, бәйрәм сүзләрен килешләр белән төрләндерү, җөмләләр төзү.

3. 6 слайд. - Слайдта бирелгән рәсемнәр урынына тиешле килештәге сүзләрне куеп дәфтәргә язу. (Көтелгән җаваплар: Мин бу чәчәкләрне әбигә бүләк итәм. Мин бу чәчәкләрне әнигә бүләк итәм. Мин бу чәчәкләрне сеңлемә бүләк итәм.)

Ял итсен күзләр. 7 слайд.

Яздым җөмлә, иҗек, сүз,

Бик арыды минем күз.

Йомам күзем : ял итсен!

Ачам күзем : күп күрсен!

Тагын йомам һәм ачам,

Бер йомам да бер ачам.

Күзләр хәрәкәте белән

Бик зур әйләнә сызам.

Аннан төбим күзләрем

Имән бармак очына,

Кисәк карыйм тышта үскән

Биек агач башына.

4. Карточкаларда биремнәр. СИМАЛТИНИУС РАУНД ТЭЙБЛ. 8-9 слайд.

Һәрберегез күнегүне карточкада эшли, аннары 1 нче номер белән 3нче номер һәм 2нче номер белән 4нче номерлы укучылар карточкаларын алышып, бер-берсенең эшен карандаш белән тикшерә. Фикер алыша.

1. Исемгә туры килгән билгеләмәне тап:

а) предметның билгесен белдерә

б) предметны белдерә

в) предметның эшен, хәрәкәтен белдерә

2. Исем нинди сорауларга җавап бирә?

а) нинди? кайсы?

б) нишли? нишләде? нишләгән?

в) кем? нәрсә?

г) ничә? ничәнче? күпме?

3. Урам сүзенә кайсы күплек кушымчасын ялгарга?

а) -лар

б) -ләр

в) -нар

г) -нәр

4. Ялгызлык исемне билгелә.

а) очучы

б) Акбай

в) кеше

г) өстәл

5. Баш килешендәге исемне билгелә.

а) Маратны

б) бәйрәмгә

в) дәфтәр

г) Азнакайда

6. Иялек килешендәге исемне билгелә.

а) укучыга

б) дәрестән

в) бәйрәмдә

г) кешенең

7. Юнәлеш килешендәге исемне билгелә.

а) мәктәпкә

б) урманның

в) урамда

г) укытучыны

8. Чыгыш килешендәге исемне билгелә.

а) күзлеккә

б) ишектә

в) кызның

г) сыйныфтан

9. Төшем килешендәге исемне билгелә.

а) күзгә

б) телдән

в) баланны

г) өстәл

10. Урын-вакыт килешендәге исемне билгелә.

а) елганың

б) тауда

в) таңнан

г) бәйрәмгә

Ял минуты.

КОНЕРС структурасы ярдәмендә килешләрне кабатлау. 10 слайд.

  • Укучылар, сезнең өстәлләрегездә карточкалар бар, анда төрле килешләрнең сораулары язылган. Сез ул сорауларны, диварларда язылган килешләр белән, туры китерергә тиеш буласыз һәм шунда барып басасыз.

  • Хай Файв! Ә хәзер иптәшләрегезне тикшерегез әле. Алар дөрес басканнармы ?! Фикер алышыгыз. (Укучылар бер-берсенә сораулар бирәләр, җавап кайтаралар. Мәсьәлән, иялек килеше нинди сорауларга җавап бирә? Нинди кушымчалар ялгана? Мисаллар китерелә. Көтелгән җаваплар: Иялек килеше Кемнең? Нәрсәнең? сорауларына җавап бирә. -ның/-нең кушымчалары ялгана).

  • ВайФай! Сорауларга җавап бирәбез.

Һәр группадагы зәңгәр күзле укучы сораулар бирә башлый.

Беренче сорауга кемнең туган көне көз көненә туры килә, шул укучы җавап бирсен.

Икенче сорауга иң кыска фамилиялы укучы җавап бирсен.

-Вай Фай! Афәрин! Урыннарга утырыгыз.

IV. Алынган белемнәрне ныгыту.

5. Нокталар урынына тиешле кушымчаларны куярга һәм килешләрен билгеләргә.

11 слайд.

Мин бүген бер гаилә...(кемгә?) кунак...(кая?) бардым. Өстәл өстендә савыт белән салат... (нәрсә?) тора. Хуҗабикә...(кем?) башта миңа, аннан соң Саша...(кемгә?) аш бирде. Сашабашкаларны көтмәде, аш...(нәрсәне?) ашый да башлады. Кулы белән аш...(кайдан?) ит...(нәрсәне?) алды һәм өстәл...(кая?) куйды. Десертка алма...(нәрсә?) бирделәр. Хуҗа малае иң зур алма...(нәрсәне?) сайлап алды да табын яныннан китте. 12 слайд.

6. 13 слайд. РЕЛЛИ РОБИН структурасы ярдәмендә Саша нинди малай? Аңа нинди бәя бирергә була? сорауларына җавап бирү. 14 слайд. Слайдта язылган терәк сүзләрне кулланып өстәлдәге чиста битләргә җавапларны язу. 1 минут вакыт бирелә. (Көтелгән җаваплар: Саша тәрбияле, эшчән, әдәпле малай). 15 слайд. Аннан соң һәр укучы үз җавабын төркемдә укый, җавабын дәлилли. М-н, Саша тәрбиясез малай, чөнки ул башкаларны көтмәде, тизрәк ашый башлады, һ.б.

- Укучылар, ә сез Саша кебек түгелме? Сез табын янында үзегезне ничек тотасыз?

V. Рефлексив бәяләү. Дәрескә йомгак ясау.

- Укучылар, дәрестә нәрсәләр эшләдек?

  • Сезгә аеруча нәрсә ошады?

  • Тырышып эшләдекме?

  • Сезгә бу белемнәр киләчәктә кирәк булырмы?

Билгеләр кую. Билге кую өчен критерий:

"5" - биремнәр төгәл үтәлде, җаваплар аңлаешлы булды;

"4" - бер-ике сорауда хата булды;

"3" -биремнәр төгәл үтәлмәде, хаталар күп булды.

VI. Өй эшен бирү. 1нче төркем: Табын, өстәл сүзләрен килешләр белән төрләндерергә, 3 җөмлә төзергә.

2нче төркем: 9нчы күнегү 99нчы бит, сорауларга җавап бирергә, сөйләргә өйрәнергә.

  • Дәрестә актив катнашуыгыз өчен рәхмәт! Сезгә дәрес ошадымы? Хәзер сез өстәлдәге смайликларның берсен сайлап аласыз да, тактага элеп куясыз.

(Укучылар дәрескә карата фикерләрен билгелиләр). ПАРКОВКА структурасы.

-Дәрес тәмам, саубулыгыз!



 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал