7


  • Учителю
  • Мәңге яши, яшьни яшь Тукай! әдәби- музыкаль кичә эшкәртмәсе

Мәңге яши, яшьни яшь Тукай! әдәби- музыкаль кичә эшкәртмәсе

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

"Мәңге яши , яшьни яшь Тукай !"

исемле әдәби-музыкаль кичәнең эшкәртмәсе



Максаты: укучыларның татар әдәбияты дәресләрендә Г.Тукайның тормыш юлы, иҗаты буенча алган белемнәрен тирәнәйтү; аларны татар шагыйрьләренең Тукайга багышлап язылган әсәрләре белән таныштыру; укучыларда Тукай иҗатына мәхәббәт хисләре тәрбияләү.

Сценарий түбәндәге күренекле татар шагыйрьләренең шигъри әсәрләрен кулланып төзелде:

Х.Туфан "Чәчәкләр китерегез Тукайга!", Ш.Фидан "Төн иде", Ә.Фәйзи "Тукайга", Ш.Галиев "Тукайга", С.Хәким "Тукайга"шигыре, "Пар ат" поэмасы.

Зал бәйрәмчә бизәлгән. Тукайның портреты, чәчәкләр, шагыйрьнең сүзләре язылган плакатлар, аңа багышланган стенагазетасы.

"Бәйрәм бүген" җыры яңгырый. Сәхнәгә укучылар чыга.

1нче укучы. Тарих бик күп шәхесләрне белә,

Бөек шәхесләргә дөнья бай.

Сәнгать дөньясында яши маяк булып,

Мәңге яши, яшьни, яшь Тукай!

2 нче укучы. Халкым күңеленә ак нур сиптең

Кара төндә булдың якты ай,

Шаулы язның тынмас тургаедай

Мәңге дәртле җырчы- син Тукай!

3 нче укучы. Тукай - шагыйрь, Тукай остаз, Тукай ага,

Кызыл гөлләр башын игән сиңа таба!

Идел суы, синең яннан узган чакта,

Дулкыннарын әкрен генә ярга кага.

Хор белән. Сәнгатебез күкләрендә Кояшыбыз, Аебыз,

Бар җиһанга күренерлек кадерле Тукаебыз!

4 нче укучы. Урам чатларыннан эзләмәгез

Тукай баскан утлы эзләрне.

Йөрәкләрдән аны сез эзләгез,

Йөрәкләрдә Тукай сүзләре.

5 нче укучы. Яшь каендай матур тулыланып,

Шаулап үсеп килгән чагында,

Янып торган якты йолыз сүнде

Уөченче елның язында.

Г.Тукай сүзләренә, татар халык көенә язылган "Тәфтиләү" җырын башкару.

1нче укучы. Бала чакта кулдан-кулга күчкән,

Юлдан-юлга йөргән соңыннан.

Скрипка булып үксер иде

Агачлар да аның моңыннан.

Шигырь-сценка "Асрамага бала бирәм, я кем ала?"

Укучы. Кышкы буран.

Яфрак-яфрак карлар ява,

Зур чанада - ямщик һәм ятим бала.

Тунга чумган,туңып беткән

Ябык малай - нәни Тукай.

Асрамага бала бирәм, я кем ала?

Базар кайный.

Берсе сата,берсе ала,

Бар да товар,бар да сатлык бу дөньяда.

Асрамага бала бирәм, я кем ала?

2 нче укучы. Г.Тукай революциягә кадәрге чорда, авыр елларда яшәгән. Кыска гына вакыт эчендә балкып калган гомеренең һәр минутын халыкка багышлады.

3 нче укучы. Шагыйрь халык иҗатына, халык теленә - туган телгә тирән хөрмәт белән карады, туган телнең гүзәллегенә дан җырлады.Шуңа күрә халкыбыз аны үз җырчысы, үз шагыйре итте.

4 нче укучы.Язлар килгәч, Кырлай урманында

Көязләнеп үсә яшь каен,

Яшел ботакларын түбән иеп,

Ул сагына җырчы Тукаен.

5 нче укучы.Ул сагына уйнап-көлеп йөргән

Кыю дустын, яшьлек иптәшен,

Кайталмас шул инде Кырлаена

Сагынса да түзәр, нишләсен.

1 нче укучы. Сагына аны озын наратлары,

Мәңге яшел торган чыршысы.

Сагына Кырлай, сагына бөтен илем

Сөекле улын - халык җырчысын!

2 нче укучы. Шул без белгән Кырлай урманыннан

Китте чыгып, китте "Шүрәле"!

Юк әйберсе! Ә артык йөк нигә?

Бары тик сау булсын йөрәге...

Шигърияте тирән, рухы тирән,

Әллә инде шуңа күрәме,

Чикләр үтеп илдән-илгә күчеп,

Бар дөньяны гизә "Шүрәле".

"Шүрәле" әкиятен сәхнәләштерү.

3 нче укучы. Еллар елга охшамый шул,

Язлары үзгә тора.

Үзәкләр өзелә тора,

Кемнәрдер сагындыра.

4 нче укучы. Сагындыра Тукайларны,

Җәлилләр истә тора.

Гел тулы сагыну дәрьясы

Һәрвакыт чиста тора.

5нче укучы. Чал Иделдә бозлар ташкан чакта,

Килгән чакта җиргә җылы яз

Шигырь бәйрәмнәре үткәрәбез,

Яшәртәбез сине, яшь Тукай!

Хор белән. Безнең күңелләрдә, син Тукай!

Укучылар Г.Тукайның һәм аңа багышлап язылган татар шагыйрьләренең шигырьләрен укыйлар.

1нче укучы. Тукай өлкәннәрнең дә, балаларның да иң яраткан шагыйре. Без аның шигырьләрен өйрәнәбез, аларны көйгә салып җырлыйбыз.

"Туган авыл" яки "Бала белән күбәләк" җырлары башкарыла.

2 нче укучы. Шагыйрь балаларны хезмәтне, табигатьне һәм хайваннарны яратырга чакыра, шуның белән ул укучы күңелендә иң нечкә хисләрне уята.

"Эшкә өндәү","Кызыклы шәкерт" шигырьләрен сөйләү.

3 нче укучы. Тукай милли шагыйрь иде.Ул үз халкын, аның гореф-гадәтләрен, бай телен, сәнгатен чын күңелдән яратып өйрәнде.

"Су анасы" яки "Кәҗә белән сарык " әкиятен сәхнәләштерү.

4 нче укучы. Еллар аша килдең, Тукай, күңелемә.

Һич аерылмас юлдаш- җырсың гомеремә.

Чәчкән гөлең күңелемдә чәчәк ата.

Пар атларың, юрта-юрта,алга тарта.

"Пар ат" җырын башкару.

5нче укучы.Тормышыңда бәйрәмнәр аз булган,

Тартыш белән тулган көннәрең.

Шуңа , ахры, искә алынмыйча

Үткән синең туган көннәрең.

Бәйрәмнәрең алда икән әле,

Кара, шагыйрь, бүген текәлеп-

Халкың килде сиңа, мәхәббәтен

Ал чәчәкләр белән күтәреп.

Син күрмәгән яңа буын килде,

Котлап бүген туган көнеңне.

Киләчәккә барган улларыңнан

Ишетәсең "Туган тел"еңне.

"Туган тел" җыры башкарыла.

1 нче укучы.Телсез идек, Тукай безне телле итте,

Җырсыз идек, Тукай безне җырлы итте.

Күгебездә балкып торган йолдыз булып,

Кара төндә өстебезгә энҗе сипте.

2 нче укучы. Тукай җыры безнең белән килде,

Җыры ялкын аның бүген дә.

Тукай ул бит - безнең якты йолдыз

Поэзиябезнең аяз күгендә.

3 нче укучы. Мәңге яшәр Тукай халык белән,

Бергә җырлап, эшләп, кайнашып,

Россиянең бөек семьясында

Гадәт, әхлак, бәхет алмашып.

Кичә З.Яруллинның Тукай маршы белән тәмамлана.



Сценарий Яр Чаллы шәһәре МБББУ «А.С.Пушкин исемендәге 78нче пролицей»ның югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Ризванова Альбина Габдрахман кызы тарафыннан төзелде .



 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал