7


  • Учителю
  • Урок по татарскому языку для 6 класса (русская группа )на тему Татарстан мөстәкыйль дәүләт

Урок по татарскому языку для 6 класса (русская группа )на тему Татарстан мөстәкыйль дәүләт

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Татарстан Республикасы

Бөгелмә муниципаль районы

аерым предметлар тирәнтен өйрәнелә торган

3 нче урта гомуми белем мәктәбе

гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе













Татарстан мөстәкыйль дәүләт

(6 нчы сыйныф рус төркеме өчен дәрес эшкәртмәсе)









Төзеде:

Гыйззәтуллина Зөлфия Рәшит кызы

Бөгелмә муниципаль районы

аерым предметлар тирәнтен өйрәнелә торган 3 нче урта гомуми белем мәктәбе гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесенең югары квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы











Бөгелмә, 2016

Татарстан мөстәкыйль дәүләт

(6 нчы сыйныф рус төркеме өчен дәрес эшкәртмәсе)



Гыйззәтуллина Зөлфия Рәшит кызы

Бөгелмә муниципаль районы

аерым предметлар тирәнтен өйрәнелә торган

3 нче урта гомуми белем мәктәбе

гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесенең

югары квалификация категорияле

</ татар теле һәм әдәбияты укытучысы



Максатлар: тема буенча алган белемнәрне системага салу һәм гомумиләштереп кабатлау; логик фикерләү, уйлау сәләтен, диалогик, монологик сөйләм күнекмәләрен үстерү; укучыларга патриотик тәрбия бирү.

Җиһазлау: Проектор, компьютер, презентация

Таратма материал: А3 битләре, маркерлар, каләмнәр, карточкалар

Дәрес тибы : кабатлау-йомгаклау дәресе

Кулланылган структуралар:

-СИ-ФИНК-УАНДЭ

-КУИЗ-КУИЗ-ТРЭЙД

-ПЛЕЙСМЭТ КОНСЕНСУС

-КОНЭРС

-800 сум САМЭРИ

Дәрес барышы

I.Оештыру өлеше

Идел ярларына нурлар сибеп,

Матур булып ата бездә таң.

Таң шикелле якты туган илем,

Бәхет биргән җирем-Татарстан.

(Слайдта Татарстан картасы)

Нәрсә ул Туган ил? Ул - синең әтиең, әниең, апаң, энең, сеңлең, әбиең, бабаң. Ул - синең туган, яшәгән йортың, урамың, шәһәрең, авылың. Ул - синең сулаган һаваң, басып йөргән җирең. Безнең барыбыз өчен дә газиз туган илебез -Татарстан Республикасы.

Хәерле көн, кадерле укучылар. Дәресебезне мин юкка гына Татарстан темасына багышланган юллар белән башлап җибәрмәдем. Димәк, бүгенге дәрестә нәрсә турында сөйләшәчәкбез?

Әйе, дәресебезнең темасы: "Мин яратам сине Татарстан". Дәрестә тема буенча алган белемнәрне гомумиләштереп кабатларбыз, системалаштырырбыз, диалогик, монологик сөйләм күнекмәләрен үстерү өстендә эшләрбез.

II. Актуальләштерү

СИ-ФИНК-УАНДЭ структурасыБезнең Татарстан картасын шагыйрьләр матур күбәләккә дә, томырылып чабып баручы атка да охшаталар.

Укучылар, ә сез нәрсәләр күрәсез? Бу турыда нәрсәләр уйлыйсыз һәм нәрсәләр сөйли аласыз?

Урок по татарскому языку для 6 класса (русская группа )на тему Татарстан мөстәкыйль дәүләт

(Укучылар үз фикерләрен әйтәләр, Татарстан турында сөйлиләр)

-Алдагы дәрестә сезгә өй эше итеп, карточкаларга "Татарстан" темасына караган 3 сорау язып килергә кушылды. Сез хәзер КУИЗ-КУИЗ-ТРЕЙД структурасы ярдәмендә белемнәрегезне тикшерерсез.

Хәзер сез урыннарыгыздан торып, үзегезгә парлар эзлисез, иптәшегезгә карточкадагы сорауларыгызны бирәсез, җавапларны тыңлыйсыз. Әгәр ул сорауларга җавап бирә алмаса, сез аңа булышасыз. Дөрес җавап ишеткәннән соң, иптәшегезне мактыйсыз һәм аның соравына җавап бирәсез, азактан карточкаларыгыз белән алмашасыз.

Барыбыз да басабыз, парлар эзлибез. Беренче булып үз соравын чәче озынрак булган укучы әйтә. Эшли башладык.

(Әлеге бирем 4 тапкыр кабатлана, таймер куела)

Укучылар, вакыт тәмам, үз урыннарыгызга утырыгыз

III. Белем һәм күнекмәләрне кабатлау

-Укучылар, белемнәребезне кабатлауны дәвам итәбез, ПЛЕЙСМЭТ КОНСЕНСУС структурасы буенча эшлибез. Моның өчен А3 форматындагы битләр кирәк булачак.Һәр төркемгә тема бирелә. Битләр әзер булгач, һәр укучы битнең үз өлешендә темага караган җөмләләр яза. Бирелгән вакыт тәмамлангач, укучылар чиратлашып җөмләләрен укыйлар, барлык укучыларга да ошаган җөмләләрне бер укучы уртадагы шакмакка яза бара.)

-Укучылар, хәзер һәр төркемнән берәр укучы хикәяләрегезне укый. Калган укучылар игътибар белән тыңлыйлар һәм үз фикерләрен әйтергә әзерләнәләр.

(Хикәяләр укыла, укучылар үзләренә ошаган текстларны атыйлар, ни өчен ошаганлыгын дәлиллиләр. Укытучы нәтиҗә ясый.)

- Без Татарстан республикасының иң матур, яшеллеккә күмелеп утырган Бөгелмә шәһәрендә яшибез. Ә сез Бөгелмә турында нәрсәләр беләсез икән, хәзер без моны тикшереп китәрбез.

КОНЭРС структурасы

(Сыйныфның 3 почмагына "Шәһәребезнең тарихы", "Истәлекле урыннары", "Шәһәребезнең геройлары" дигән темалар язылган плакатлар эленгән, укучылар бирелгән теманың берсен сайлап, 3 төркемгә берләшәләр)

800 сум САМЭРИ структурасы

-Укучылар, "Бөгелмә авазы" газетасының алдагы санына шәһәребез турында мәкалә язарга кирәк. Бу җаваплы эшне сезгә тапшырдылар. Мәкалә Бөгелмә шәһәренең тарихы, истәлекле урыннары, геройлары турында һәм 30 сүздән торырга тиеш.

(Һәр төркем үзләре сайлаган темага мәкалә яза. Укучыларның эшләре укыла, нәтиҗә ясала)

IV. Йомгаклау

-Укучылар, дәресебез ахырына якынлашты, әйдәгез һәрвакыттагыча аны күңелле кәеф белән тәмамлыйк.("Мин яратам сине Татарстан" җыры бергәләп башкарыла, туган як турынла слайдлар күрсәтелә)

Мин яратам сине, Татарстан,

Ал таңнарың өчен яратам,

Күк күкерәп, яшен яшьнәп яуган

Яңгырларың өчен яратам.

Урок по татарскому языку для 6 класса (русская группа )на тему Татарстан мөстәкыйль дәүләт

Мин яратам сине, Татарстан,

Горур халкың өчен яратам,

Җан эреткән әнкәм телең өчен -

Татар телең өчен яратам.

Адаштырган урманнарың өчен,

Тугайларың өчен яратам,

Тукайларың, Сәйдәшләрең өчен,

Җәлилләрең өчен яратам.

Татарстан сине яратам!

- Күргәнегезчә, укучылар, Татарстаныбыз зур, бай, матур, мөстәкыйль дәүләт. Без Татарстанның Бөгелмә шәһәрендә яшәвебез белән горурланабыз.

(Һәр төркем хикәяләрен, мәкаләләрен парковкага элә.)

V. Өй эше Ребус, крассворд төзеп килергә.



 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал