7


  • Учителю
  • Разработка урока по татарскому языку на тему 'Инфинитив' (5 класс)

Разработка урока по татарскому языку на тему 'Инфинитив' (5 класс)

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание: Тема: ИнфинитивМаксат: Фигыльләрне кабатлау; яңа лексика белән таныштыру; инфинитивны сөйләм телендә кулланырга өйрәтү; әти-әниләргә өй эшләрен эшләргә ярдәм итәргә өйрәтү.Җиһазлау: Компьютер, телевизор, такта.Дәрес барышы:1. Оештыру моменты.- Исәнләшү- Хәлләрен сораштыр
предварительный просмотр материала

Тема: Инфинитив

Максат: Фигыльләрне кабатлау; яңа лексика белән таныштыру; инфинитивны сөйләм телендә кулланырга өйрәтү; әти-әниләргә өй эшләрен эшләргә ярдәм итәргә өйрәтү.

Җиһазлау: Компьютер, телевизор, такта.

Дәрес барышы:

1. Оештыру моменты.

- Исәнләшү

- Хәлләрен сораштыру


2. Уңай психологик халәт тудыру.


3. Актуальләштерү.

Балалар без инде сезнең белән фигыльләр белән танышкан идек. Фигыльләрнең төрле формалары бар, без өйрәнгәннәре: боерык фигыль, хикәя фигыль.

Боерык фигыльнең 2 зат берлек сандагы формасы, барлык фигыльләрнең нигезе булып тора: бар, кил, утыр, булыш

Хикәя фигыльнең ничә заман формасы бар?

- хәзерге заман: бара, килә, утыра, булыша

- үткән заман: барды, килде, утырды, булышты

- киләчәк заман: барачак, киләчәк, утырачак, булышачак


4. (1нче слайд)

- Рәсемгә карагыз, балалар, бүлмәдә тәртипме? Ни өчен тәртип түгел? Алар нишләделәр?

(ашадылар, савыт-саба ваттылар, пычраттылар, өйне туздырдылар)


5. -Балалар бу бүлмәне тәртипкә китерер өчен нинди эшләр эшләргә кирәк, бирелгән сүзләрдән сайлап алыгыз.

(2нче слайд)

Бүлмәне җыештырырга - прибрать комнату

Савы-сабаны юарга - помыть посуду

Урын җыярга - заправить постель

Чүпне чыгарырга - вынести мусор

Тузанны сөртергә - вытереть пыль

Идәнне себерергә - подмести пол

Әйберләрне урнаштырырга- расставить вещи

Кер юарга - постирать белье

Кер үтүкләргә - прогладить белье

- Балалар бу сүзләрне дәфтәрегезгә язып куегыз.


7. Балалар сез инде бу сүзләрнең кушымчаларына игътибар иткәнсездер, бу кушымчалар ярдәмендә фигыльдән инфинитив ясап була. Нәрсә соң ул инфинитив? Инфинитив затланышсыз фигыль формасы.(3нче слайд) Ул Нишләргә? Нишләмәскә? соравына җавап бирә. -рга/-ргә, -ырга/-ергә, -арга/-әргә кушымчалары ярдәмендә барлыка килә. Юклык формасы -маска /-мәскә кушымчалары ярдәмендә ясала.


8. Җөмләләрне укыгыз, тәрҗемә итегез. Бу җөмләләрдә инфинитивларны билгеләгез.

- Артем бүлмәне җыештырырга тиеш.
- Мин матур итеп әйберләрне урнаштырырга тырышам.
- Көн саен тузанны сөртергә кирәк.
- Әти савы-сабаны юарга яратмый.

- Апа урын җыярга ярата.
- Әби кер үтүкләргә ярата.
- Марат чүпне чыгарырга тырыша.
- Әни кер юарга җыена.

- Әни идәнне себерергә кушты.


10. Ә хәзер русчадан татарчага тәрҗемә итегез, фигыльләрдә инфинитив формаларын кулланыгыз.

- Алсу надо прибрать комнату.

- Марат должен помытҗ посуду.

- Мама должна заправить постель

- Марату надо вынести мусор.

- Бабушка любит вытирать пыль.

- Папа не любит подметать пол.

- Я люблю расставлять вещи.

- Нам нужно постирать белье.

- Девочки должны уметь гладить белье


Он маленький, ему надо помогать. (Ул кечкенә, аңа булышырга кирәк).
- Нужно всегда умываться. (Һәрвакыт юынырга кирәк).
- Нужно высоко прыгать, хорошо бегать. (Биек сикерергә, яхшы йөгерергә кирәк).
- Мне нужно написать сочинение. (Миңа инша язарга кирәк).
- В тетради надо писать красиво. (Дәфтәрдә матур язарга кирәк).
- Можно посмотреть этот журнал. (Бу журналны карарга мөмкин).
- Сегодня должны придти гости. (Бүген кунаклар килергә тиеш).
- На уроке нужно отвечать. (Дәрестә җавап бирергә кирәк).


9. Бирелгән фигыльләрне инфинитив формасында әйтегез.(4нче слайд)

-рга/-ргә

-ырга/-ергә

-арга/-әргә

-ярга/-яргә

Аша-

Үтүклә

әзерлә

Урнаштыр-

Җыештыр-

Себер-

Көт-

Эч-

Ю-

Җы(й)-

Ки-

Ку(й)-


10. Язмача эш.

- Балалар таблицадагы фигыльләр белән түбәндәге сүзләрне русча-татарча парлап языгыз. (5нче слайд)

Гладить, собрать, одеть, подмести, ждать, пить, есть, положить, прибрать, приготовить, мыть, расставить.

Үрнәк: гладить- үтүкләргә, ...

11. - Сез өйдә әниләрегезгә ярдәм итәсезме? Ничек булышасыз, нәрсәләр эшлисез?

(6нчы слайд: Өйдә көн саен кер юарга, кичке аш әзерләргә, бүлмәләрне җыетырырга кирәк.) Сез бу фикер белән килешәсезме?


12. Кайсы эшләрне көн саен, атнага бер тапкыр, айга беничә тапкыр, сирәк, еш эшләргә кирәк?


13. Бүген без сезнең белән нинди тема өйрәндек?

Инфинитив нинди кушымчалар ярдәмендә ясала?

Алар фигыльләрдән ничек аерылалар?


14. Өй эшен бирү.Яңа сүзләрне кулланып олыларга күрсәткән ярдәмегез турында сөйләргә.


15. Билгеләр кую.



 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал