7


  • Учителю
  • Рус мәктәбендә укучы 8 сыйныф татар төркеме өчен контроль кисеш материаллары

Рус мәктәбендә укучы 8 сыйныф татар төркеме өчен контроль кисеш материаллары

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

I чирек

Диктант

Ерактан күк күкрәгәне ишетелде һәм эре яңгыр тамчылары үлән өсләренә тәгәрәп төште. Урманда коеп яңгыр ява башлады. Без Ришат белән куе агачлар астына яшерендек.

Яңгыр тиздән туктады. Күк йөзе зәңгәрсу һәм якты булып калды. Күктән елмайган кояш нурларында үлән өсләрендәге тамчылар ялтырап-җемелдәп китте. Кырмыска оясы да җанланды. Алар пычранган өс-башларын чистартырга, канат-мыекларын каккаларга керештеләр. Бигрәк чисталыкны яраталар инде бу җан ияләре!.. Чөнки аларның ишетү-сизү органнары чиста булганда гына яхшы эшли бит!.. Кырмыскаларның шундый тырышлыкларына таң калып, без кайтыр юлга борылдык. Әле без күреп өлгермәгән, кулыбыз тимәгән әллә никадәр матурлык, байлык калды урманда. Болары икенче килүгә калсын!.. (95 сүз)

(Д.Гайнетдиновадан)

II чирек

Контроль диктант

Туган як чәчәкләре

Гади генә тормышыма ямь өстәп, күрше авылдан туганым килеп төште. Кулында бер бәйләм күкчәчәк.

- Авылымны, басу-кырларымны, инешләремне сагынам, дигән идең. Менә бу күкчәчәкләрне авылың басуыннан җыйдым. Изге чишмәгә төшеп аның шифалы суы белән коендырдым да саф, чиста, җете килеш сиңа илтеп җиткерим дип ашыктым,- диде ул.

Рәхмәт инде. Арыш басуының аерылгысыз дусты булган күкчәчәкләр миңа башак җырын, икмәк исен, туган як моңын алып килде.

Туганыма мең рәхмәтләр укып, чәчәк бәйләмен күкрәгемә кыскан килеш, аны озатып калдым.

Чәчәкләремне суга утырттым да үзләренә иң якын кешемдәй эч серләремне бушатам.Чәчәкләрем тын гына мине тыңлый. Мине ишетәләр, аңлыйлар иде бугай алар. Сагыш дигән нәрсә безгә таныш, дияләр иде сыман. (106 сүз)

(Д.Гайнетдиновадан)

III чирек

Контроль диктант

Сандугач

Мин аның безгә килүенә һәм бакчага ияләшүенә бик шатланам. Гүя ул миңа әллә кайчаннан көткән кунагым төсле тоела. Ул сайрый башлагач, мин укый алмыйм, тик аның тавышын гына тын алмыйча тыңлыйм да тыңлыйм.

Бигрәк моңлы, бигрәк ямьле, бигрәк гүзәл сайрый да инде ул. Баласын суга төшереп җибәргән ананың өзелеп-өзелеп, әрнеп-әрнеп елаганы кебек, сандугач та һич туктый алмыйча, онытылып, бирелеп сайрый да сайрый. Мин күп вакыт дөньямны онытып, аның тавышына, моңына бирелеп, тирән уйга батам, рәхәткә чумам, кулымнан китапларым да төшә. Күзләрем ирексез тау башына текәләләр. Кайсыбер вакыт сандугач туктаган, очып та киткән була, тик минем колагыма һаман сайраган моңлы тавышы ишетелә. (101сүз)

( Ш.Г.Әхмәдиевтан)

Йомгаклау контроль эше

Исәнме, яңа көн!

1) Үз илемдә, үз туган җиремдә яңа көн туа. 2)Сулар һавам да, эчәр суым да татлы, шифалы синдә, туган җирем! 3)Һәр тереклек иясе - чәчкә-гөлләр дә, тау-ташлар да үзләренең барлыгы турында җиһанга аваз сала. 4)Үз илемнең йомшак шаян җилләре, чәчләремнән сыйпап, иркәләп үтәләр. 5)Мондый хозурлыкны, җан рәхәтен бары тик үз илеңдә, үз туган җиреңдә генә тоясың. 6)Җир-анамның уңдырышлы туфрагында шаулап үскән тук башаклар да:

-Исәнме, яңа көн! - дип, кояшка елмая.

7)Син дә, кешем, яңа туган көнгә куан. 8)Туган илең, туган җирең белән горурлана бел. 9)Аны якласаң, кодрәтең артыр. 10)Туган ил, туган җир һәммәбезгә дә газиз, кадерле ул. 11)Шул хакта онытма син! (98cүз)

(Д.Гайнетдиновадан)

Биремнәр:

  1. 1нче, 2нче җөмләләрдән тезүле бәйләнештәге сүзләрне язып ал.

  2. 9 нчы җөмләдә ничә сүзтезмә бар?

  3. Әйтү максаты ягыннан 3нче җөмләнең төрен билгелә.

  4. Соңгы абзацтагы тиңдәш кисәкле җөмләләрнең санын күрсәт.

  5. Тексттан эндәш сүзләрне табып яз.

  6. 1 нче җөмләне җөмлә кисәкләре ягыннан тикшер.































 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал