7


  • Учителю
  • Тесты по татарскому языку в 9 классе

Тесты по татарскому языку в 9 классе

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Татар мәктәбендә укучы балаларга

татар теленнән мәктәп олимпиадасы өчен биремнәр

9 нчы сыйныф

</<font face="Times New Roman, serif">2016-2017 уку елы





Тестлардан дөрес җавапны билгеләгез.

1.Синтаксик юл белән ясалган исемнәрдән генә торган рәтне билгеләгез

а) ашлык, тимер ишек, бер көнне, Габбас мулла

ә) туңдырма, тугандаш, ташкүмер, кара җимеш

б) күк чәчәк, каракош, алыш-биреш, икеюллык

в) исәнлек-саулык, райбашкарма, КФУ, шарлавык





2.... бер әйбернең икенче әйбергә яисә төшенчәгә булган мөнәсәбәтен билге итеп күрсәтәләр

а) саф сыйфатлар

ә) нисби сыйфатлар

б) ясалма сыйфатлар

в) асыл сыйфатлар





3.Тарихи сүзләрдән торган рәтне билгеләгез



А) ут, утар, сарут, алабута

ә) углым, тулуг, егълау, багла

б) айбалта, су башы, ясак, тархан

в) тоҗым, нәҗәгай, сыкы, чүпләм





4. Төшенчәнең бер үзенчәлекле сыйфаты буенча гына күренешләрне гомумиләштерә торган мәгънә ... мәгънә дип атала

а) туры

ә) конкрет

б) абстракт

в) сигнал



5.Күпмәгънәле сүзне билгеләгез

А) өстәл

ә) урындык

б) дәфтәр

в) борын





6. Тиз, җәяү, аягүрә, яланөс рәвешләренең төркемчәсен билгеләгез



а) саф рәвешләр

ә) күләм-чама рәвешләре

б) вакыт рәвешләре

в) охшату-чагыштыру рәвешләре





7.Кушымчалар үзләренә басым алмаган очракны чагылдырган рәтне билгеләгез

а) -мый//-ми, - са//-сә, -ча//-чә

ә) -ма//-мә, -да//-дә, -ыбыз//-ебез

б) -ма//-мә, -мый//-ми, -мын//-мен

в) -дай//-дәй, -лык//-лек, -чы//-че





8. Редукция күренеше ... күзәтелә

а) басымсыз иҗекләрдә

ә) ике сүз арасында

б) сүз эчендә авазларның урыннары алмашкан очракта

в) басым төшкән иҗекләрдә





9. Өстәл, эскәмия, эшләпә сүзләрендә ... күренеше күзәтелә

а) протеза

ә) эпитеза

г) эпентеза

в) апокопия





10. Әнкәй, иҗтимагый, алдынгы, киеренке сүзләрендә ... күзәтелә

а) ассимиляция

ә) диссимиляция

г) диэреза

в) аккомодация





11. Фонема дип телдәге ... атыйлар

а) аерым әйтелә алу мөмкинлегенә ия булмаган тел берәмлеген

ә) сүзләрне һәм морфемаларны төзи, аларны бер-берсеннән аеру өчен хезмәт итә торган иң кечкенә аваз берәмлеген

б) сүзләрне һәм җөмләләрне төзи, аларны язуда чагылдыра тоган иң кечкенә язу берәмлеген

в) төрле аваз үзгәрешләрен

12. Бирелгән җөмләнең төрен билгеләгез

Эше юкның ашы юк. (М.)



а) билгеле үтәүчеле бер составлы фигыль җөмлә

ә) ике составлы гади җөмлә

б) аналитик иярчен урын җөмлә

в) синтетик иярчен аергыч җөмлә



13. Бирелгән җөмләдәге тыныш билгеләренең куелуын дөрес аңлаткан очракны билгеләгез

Ул арада бәхет һавасы, инеш белән үләннәрдән һәм җирдән күтәрелеп, яңгыр тамчылары белән кушыла. (С.Гаффарова)

а) ярым хәбәрлек мәгънәсенә ия булган аерымланган вакыт хәле ияртүче сүздән ераклашкан

ә) ярым хәбәрлек мәгънәсенә ия булган аерымланган рәвеш хәле ияртүче сүздән ераклашкан

б) синтетик максат җөмлә баш җөмләдәге ияртүче сүздән ераклашкан

в) синтетик вакыт җөмлә баш җөмләдәге ияртүче сүздән ераклашкан



14. Җөмләнең төрен билгеләгез

Халкыбыз тик нәрсә чәчсә, без шуны урдык кына... (Ш.Бабич)

А) иярчен тәмамлык җөмлә

ә) иярчен шарт җөмлә

б) иярчен күләм

в) иярчен аергыч



15. Иярчен ия җөмләне билгеләгез

а) Кемгә әйтсәң, шул барыр (М)

ә) Учагы нинди, ялкыны шундый.(М)

б) Егет шул егет була: каравында өмет була.(М)

в) Күрә: дөньялар үзгәреп килә.(М)





16. Түбәндә китерелгән сүзләрдә рәт гармониясе ничек чагыла?



Каләм, игътибар, гаҗәп, сәламәтлек, кәгазь, университет



а)каләм, игътибар, сәламәтлек сүзләре рәт гармониясенә буйсынмаган

ә) игътибар, университет сүзләре буйсынмаган

б) гаҗәп, сәламәтлек сүзләре буйсынмаган

в) берсе дә рәт гармониясенә буйсынмаган



17. Синтетик бәйләүче чараларга керми:



А) кушымчалар

ә) бәйлекләр, бәйлексүзләр

б) мөнәсәбәтле сүзләр

в) янәшәтору



18. Иярченле кушма җөмләләр төзелеше буенча



а) тезмә һәм иярченле кушма җөмләләргә

ә) гади һәм кушма җөмләләргә

б) аналитик һәм синтетик җөмләләргә

в) иярчен ия һәм иярчен хәбәр җөмләләргә бүленәләр.





19. Ирен ассимиляциясе кайсы сүздә күзәтелә?



а) әнкәй

ә) шомыртның

б) унбиш

в) йөрәгемнең



20. Борын ассимиляциясе кайсы сүздә күзәтелә?



а) шаяннар

ә) дәште

б) айлы

в) борынгы











 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал