7


  • Учителю
  • Гадел Кутуй Рөстәм маҗаралары

Гадел Кутуй Рөстәм маҗаралары

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала





Тема: Г.Кутуй «Рөстәм маҗаралары"



Максат: 1. Г.Кутуйның биографиясен өйрәнү, "Рөстәм маҗаралары" дигән повесте белән таныштыру.

2.Фашистларга каршы көрәшнең фантастик маҗара стилендә

бирелешен аңлату, сәнгатьле сөйләм күнекмәләрен, логик фикерләү сәләтен үстерү.

3. Укучыларны тормышта гел уяу булырга, әти-әни сүзен

тыңларга, олыларны хөрмәт итәргә өйрәтү.

Материал: мультемедиа проекторы, экран (такта), портрет, дәреслек, презентация, аңлатмалы сүзлек, интернет материаллары, аудиоязма, видеофильм.



Дәрес барышы:



  1. Оештыру өлеше. Исәнмесез, хәерле көн хөрмәтле укучылар! Әйдәгез барыгыз да басып кулга-кул тотынышып, бер-берегезгә елмаеп алыйк та урыннарыбызга утырыйк.

Мин, Вәлиева Резеда Әсләм кызы, Күзәй урта мәктәбенең татар теле hәм әдәбияты укытучысы булам. Бүген мин сездә беренче тапкыр, бүген укыячак китапны да беренче тапкыр кулыгызга тотасыз. Барыгызга да яхшы кәеф теләп, дәресне башлыйбыз. Укучыларым, дәрестә актив булырсыз, булган белемнәрегезне күрсәтерсез дигән өметтә калам һәм үз фикерләрегезне дөрес итеп, курыкмыйча әйтерсез, дип ышанам. Ә хәзер игътибар белән генә тактага карыйбыз.(Видеофильм карау)

  • Укучылар! Нәрсә әйтергә телисез? Нәрсә турында карадык? Нинди әкият? Кем әйтә? Бөек француз язучысы Шарль Перроның "Золушка" яки "Көлгенә" мультфильмыннан күренеш. Әкият нәрсә турында?

1 слайд.

  • Әйдәгез укучылар, без дә сезнең белән бераз хыялланып алыйк.

Мин сезгә кәгазь битләре өләшәм. Сез шул битләргә, хәзерге моментта кайда булырга теләгегез бар икәнен язарсыз.

Мин, мәсәлән, хәзерге вакытта дәрес биреп тормас идем. Минем Аквапаркта буласым, суда йөзәсем килә. Ә сез нәрсә турында хыялланасыз икән? Белик әле.

Укучыларның язылган хыяллары укыла. 2 слайд.

Укытучы:Укучылар, бу хыялларны чынга ашырып булыр микән?

Менә без сезнең белән хәзер Аквапаркка (тагын башка җирләргә) барып төшсәк ничек әйбәт булыр иде! Әйдәгез шунда китик. 3-4 слайд.

Ә анда ничек барырга соң? Укучылар җавабы.

Укучылар, бу мөмкин әйберләрме? Тормышта булган бу маҗаралы хәлләрне кайларда күререгә мөмкин соң?

Укучы: Киноларда, әкиятләрдә күрергә була. 5 слайд

Укытучы: Балалар, без китсәк, безнең турыда кемнәр нәрсә уйларлар соң,

кемнә борчылыр безнең өчен? Менә укучылар, безнең кебек маҗаралы хәлләргә очраган геройлар да бар. Укучылар сез маҗаралы, маҗара дигән сүзнең мәгънәсен ничек аңлыйсыз. Карап китик.

Аңлатмалы сүзлек:6 слайд.

1.Баштан үткән, күрелгән кызыклы яки күңелсез хәл, көтелмәгән вакыйга. Юлдагы маҗаралар.

2.Хәвефле,куркыныч вакыйга, фаҗига.

3.Очраклы хәл. Маҗарага тап булу.

- Укучылар, әйтегез әле, бүген без сезнең белән нәрсә турында сөйләшәчәкбез? Дәрескә нинди уку мәсьәләсе куябыз?

Укучыларның җаваплары.

- Укучылар, бүген без сезнең белән Г. Кутуйның тормыш юлы hәм "Рөстәм маҗаралары" повесте белән таныша башлыйбыз.

Дәфтәрләргә число, тема языла.

7 слайд.

-Язучы hәм шагыйрь Гадел Кутуй (Гаделша Нурмөхәммәт улы Кутуев) 1903 нче елның 28 нче ноябрендә Саратов губернасының Татар Кынадысы авылында туа. Мәктәптә белем ала. Самара шәhәрендә яши. Озакламый Казанга күчеп килә. 1942 нче елның июнендә сугышка китә. Бөек Ватан сугышында катнаша.1944 нче елда, берничә айга ялга кайткан арада, ул "Рөстәм маҗаралары" дигән фантастик повесть язарга өлгерә. Рөстәм исемле герой - язучының үз улы. Шуның өчен Г.Кутуй аны яратып, укучылар да яратырлык, сокланырлык батыр итеп сурәтли. Сугыш беткәч, 1945 нче елның 15 нче июнендә Польшада вафат була.

8 слайд.

60 нчы елларда әдәбиятта Рөстәм Кутуй исеме барлыкка килде.Ул әтисе юлыннан китте. Рөстәм Кутуй рус телендә иҗат итте. Ул - шагыйрь, прозаик һәм тәрҗемәче.Әтисе Гадел Кутуй, Сибгат Хәким, Әмирхан Еники, Равил Фәйзуллин шигырьләрен рус теленә тәрҗемә итте.Аңа хәзер 72 яшь. Аның "Мин җирдән барам" ("Я иду по земле"), "Җир яфрагы" ("Лист земли"), "Тамырлар"("Корни")- шигырьләр җыентыгы дөнья күрде.Ә проза әсәрләреннән:"Яңгыр килә" ("Доҗдь будет"),"Шундый- шундый тормыш", ("Такая җизнь"), "Көләм, буылам, елыйм" ("Смеюсь, задыхаюсь и плачу").



9слайд. Газзи Кашаф сүзләре:



"Кутуй ул әсәрне язарга күптән җыена иде. Безнең иҗади бәхәс шактый озын булды. Гадел Кутуй абаганың үзенчәлеге турында озак уйлануын, галимнәр белән киңәшүен, үзенең дә фәнни нигездә язуын, шуны исбат итәчәген әйтте. Ләкин аның исбат ителүе икенче кисәктә күрсәтелергә тиеш иде. Язучы әсәрнең икенче, өченче кисәкләрен язарга өлгерә алмый."

10 слайд.

"Әбием әкиятләре".

Укый башлар алдыннан, бүлектәге сүзлеккә игътибар итик.

  • Укучылар бүлек өстендә эшли башлаганчы, сүзлек өстендә эшләп

алыйк: китаптагы сүзлекләр белән эшләү.



Укып бетергәч:

Укытучы: Укучылар бү бүлектә сүз нәрсә турында бара?

Абага чәчәге турында.11,12,13,14,15 слайдлар.

Текст белән эшләү.

-Укучылар "Рөстәм маҗаралары"повесте Бөек Ватан сугышы чорын тасвирлый. Ә Рөстәмнең хыялы була. Ул күренмәс кеше хәлендә фашистларны тар-мар итәргә хыяллана. 16,17 слайдлар.

Әйе,укучылар, Рөстәм югала. Ә сез укучылар югалган балалар турында ишеткәнегез бармы? Ишетсәгез кемнән, кайдан ишеткәнегез бар? Кая китеп югала икән алар?

18 слайд.

Укучылар, бу куркыныч сезгә дә янарга мөмкин. Моның өчен нәрсә эшләргә кирәк?

- белмәгән кешеләр белән аралашмаска.

- өйдә үзең генә калганда ишекне бикләп утырырга.

- белмәгән кешеләргә ишекне ачмаска.

- чит - ят машиналарга утырып итәргә ярамый.



Укытучы: Бала югалу кемгә кайгы - хәсрәт китерә балалар?

Укытучы:Әти-әни рөхсәтеннән башка, сорамыйча берәр җиргә китәргә ярыймы ?

-Укучылар, Рөстәм нинди гаиләдә тәрбияләнгән дип уйлыйсыз?

Рөстәм укучылар бик тәртипле гаиләдән була.

Ә хәзер арып та киттегез, әйдәгез бераз ял итеп алабыз укучылар. Айдар hәм Алмаз Юнысовлар башкаруында "Игелекле бала бул" җырын тыңлау. (Аудиоязма)

- Сез әти-әниләрегезне яратасызмы? Ничек итеп яратасыз?



Укытучы: Рөстәм укучылар, мәктәптә дә иң тәртипле укучы булган. Укытучысы аның беренче мәртәбә сораусыз, сәбәпсез дәрес калдыруына аптыраган.

-Сез дә сәбәпсез дәрес калдырасызмы укучылар?

-Әгәр дә дәрес калдырасыгыз булса, авырып калдырырга мөмкин, берәр төрле сәбәп булырга мөмкин. Сезгә укытучыларыгызны килмәвегез турында кисәтергә кирәклекне онытмагыз яме.

Рефлексив бәяләү. Дәрескә куелган уку мәсьәләсе чишелдеме? Гадел Кутуй турында нәрсәләр белдегез? Әсәр кайсы ягы белән исегездә калды? Бүгенге дәрестә нинди яңа белемнәр алдыгыз? Дәреснең кайсы өлеше сезгә бигрәк тә ошады? -Укучылар, дәресне йомгаклап, шуны әйтәсе килә: Рөстәмнең югалуы инде маҗаралы хәлләрнең башы гына. Кая югалды? Ничек? Ни өчен югалды? Сез Рөстәм шикелле күренми торган кешегә әйләнсәгез нишләр идегез?20 слайд. Сорауларга җавап эзли торыгыз. Алдагы бүлекләрдә сез бу маҗаралы хәлләр белән ныграк танышырсыз. Менә бүген, сезнең белән югалган булсак, безнең өчен дә кайгырган булырлар иде.

21 слайд. Укучыларга билгеләр кую һәм өй эше бирү.

1. (Мәҗбүри). Бу бүлекнең эчтәлеген сөйләргә өйрәнеп килергә.

2. (Ярым иҗади).Үзегез белән яки гаиләдәге берәр кеше белән булган маҗаралы хәлне искә төшереп, сөйләргә әзерләнергә.

3. (Иҗади). "Минем гаиләм" дигән темага хикәя язып килергә.



Дәрес тәмам, рәхмәт акыллыларым. Чыгарга була.







 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал