7


  • Учителю
  • Разработка урока татарского языка по сингапурской методике по теме: ' 'Әдәбият-сәнгать дөньясында' циклын башлау. Цикл буенча лексик-грамматик материал. ' В русскоязычных группах 6 класса

Разработка урока татарского языка по сингапурской методике по теме: ' 'Әдәбият-сәнгать дөньясында' циклын башлау. Цикл буенча лексик-грамматик материал. ' В русскоязычных группах 6 класса

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Сингапур методикасы буенча үткәргән дәрес. ( 6 класс рус төркемендә татар теле дәресе)


Гарифуллина Әлфинур Флер кызы,

I квалификацион категорияле

татар теле һәм татар әдәбияты укытучысы.


Тема: "Әдәбият-сәнгать дөньясында" циклын башлау. Цикл буенча лексик-грамматик материал.

Максат: 1. Алдагы дәресләрдә өйрәнгән лексиканы кабатлау. 2. "Әдәбият- сәнгать дөньясында" темасы буенча диалогик-монологик сөйләмгә чыгу. 3. Кирәкле мәгълүматларны сайлап алырга, үз фикереңне дәлилли белергә дәрестә тиз һәм дөрес җавап бирүләренә ирешүгә өйрәтү. 4. Укучыларда әдәбиятка, сәнгатькә карата кызыксыну уяту, эстетик зәвык тәрбияләү.


Җиһазлау: презентация, ноутбук, экран, проектор, төрле биремнәр язылган карточкалар.

Материал: 6 нчы сыйныф өчен Татар теле дәреслеге (Р.З.Хәйдәрова)

Укучылар төркемнәрдә эшлиләр. Традицион булмаган утыру(йөзгә-йөз, җилкәгә-җилкә куеп,бер өстәлдә 4 укучы утыра).

I. Дәресне оештыру.(ХАЙ ФАЙВ-тынычлану сигналын куллану)

1. Исәнләшү(укытучы һәм бер-берсе белән исәнләшәләр)

2. Уңай психологик халәт булдыру.

II. Өй эшен тикшерү(12 дәге иптәше белән очрашалар. Парларның берсе Англия кунагы, икенчесе Татарстан укучысы. КЛОК БАДДИС кулланып эшләү.


III.Актуальләштерү.

1.Үтелгән сүзләрне (карточкалар белән) кабатлау.

а) Һәр укучыга сыйфатлар язылган карточкалар таратыла. МЕНЕНДЖ МЭТ кулланып эшләү.Үзләре генә, иптәшләренә карамыйча гына бирелгән сүзләрне тәрҗемә итәләр.А лар Б белән, Б лар А белән алышып (яки 3-4,1-2 алышып) бер-берсенең эшен тикшерәләр.

югары уку йорты- курчак театры- Спорт сарае- язучы-

галим- татар театры- Боз сарае- танылган-

китапханә- яшьләр- җырчы- шагыйрь-

IV. Яңа дәрес материалы.

1. Үрнәккә карап тәрҗемә итәләр

(3 тәге иптәше белән очрашалар.Бер-берсенә "сүзтезмәләрне тәрҗемә итәләр.КЛОК БАДДИС кулланып эшләү.

2.2нче күнегү сорау җөмләләр төзиләр.

а) индивидуаль төзиләр; б) "ПОРТНЕР ПО ПЛЕЧУ" белән тикшерәләр.

в) Сыйныфтан "4нче №лы" укучылар үзләренең сорау җөмләләрен укыйлар. "3 нче№лы" укучы җавап бирә. ТЭЙК ОФ-ТАЧ ДАУН кулланып эшләү.

4.Рәсимгә бәя бирәләр ( 4әрләп эшлиләр (ТИМБИЛДИНГ),кайсы өстәл алдан эшләп бетерә-шул "Феерверк" ясый.(ТИМ ЧИР)

Илнурга бәя бирәләр. 4әрләп эшлиләр.Эшләп бетерүләрен күрсәтү өчен "Феерверк" ясыйлар.

IV.Физкультминут.

ФОЛОУ ЗЭ ЛИДЕР.

(Укчылар бер-берсе артына басалар. Музыка уйный башлау белән беренче укучы, ул лидер, нәрсә эшли, бар дә шуны эшләргә тиеш булалар. Хәрәкәтләрне сыйныф буенча эшлиләр. Музыка бетүгә лидер алышына. Беренче укучы артка барып баса. Хәзер инде икенче укучы лидер була, шулай , бар укучы да лидер булганчы, дәвам итәбез.)

V. 1. Г.Камал исемендәге Татар Академия тетатры турында фикер алышу.

1. Текстны уку. Тәрҗемә итү. ( 5нче күнегү үрнәгендә).

2. Ситуатив күнегүләр. -Используя эти афишы: - попроси друга купить билет; - уговори товарища сходить в театр; -сообщи о начале спектакля; -вырази своё отношение к просмотренному спектаклю.

3. Ситуацияләр буенча диалог төзү. - Допустим, на улице вы увидели одну из этих афиш и решили пригласить подругу (друга) в театр. Какой разговор произойдет между вами по телефону?

VI. Йомгаклау.

Миңа дәрес кызыклы булды.... (ничә кешегә кызыклы булган,шулар кулларын күтәрәләр)

Миңа авыр булды.....( кулларын күтәрәләр)

Мин аңладым.... (кулларын күтәрәләр)

Бүгенге дәрестә без нәрсә турында сөйләштек.?

Өй эше: Татар Академия театры турында сөйләргә өйрәнергә. (Билгеләр кую)




 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал