7


  • Учителю
  • Сочинение ученика Гилязева Рината Ризитовича на тему: 'Трудовые династии'

Сочинение ученика Гилязева Рината Ризитовича на тему: 'Трудовые династии'

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Татар халкында "Хезмәт кешене бизи" дигән әйтем бар. Чыннан да, үзенә бер шөгыль тапмаган, хезмәт куймаган кешегә яшәү кызык түгелдер ул.

Бүген мин иншамда хезмәт кешеләре турында бәян итәргә булдым. Алар гади кешеләр, алар минем әбием һәм әтием, әмма алар намус белән хезмәт куйган, хөкүмәт бүләкләренә ия кешеләр.

Әбием - Гыйләҗева Тәнзилә Вәгыйз кызы, Мөслим районы Вәрәшбаш авылында ишле гаиләдә, 1943 нче елның суык 1 нче гыйнвар көнендә төпчек кыз булып, дөньяга килгән. Ләкин төпчек булса да, ул иркә булмаган, һәрчак хезмәттә булган.

Әбинең әнисе тавыклар фермасында эшләгән, ул авырып киткәч, әбиемне - 3 нче сыйныф укучысын - әнисе урынына эшкә җибәргәннәр. "Синең әниеңнең эшләгәнен күргәнең бар, сиңа өйрәтеп торасы юк. Син булдырачаксың!" - диләр аңа. Әби әнисе терелгәнче тавыклар, чебиләр караган.

Ә җәй көннәрендә мактый-мактый, үсендере-үсендерә салам эскертләргә йөрткәннәр аны. Әбине исеме белән атаучы булмаган, ул "колхоз кызы" булган.

Шуңа күрә әбием тик утыра белмәгән, 17 ел мәгариф системасында укытучы, тәрбияче, балалар бакчасы мөдире булып эшләгән, шул арада 3 бала үстергән, бакчасын караган, чөгендерен эшләгән, агитатор булган һәм башка шундый эшләр башкарган. Ләкин мәктәпләр кыскартылу сәбәпле, Атлас авылы башлангыч мәктәбе ябылган, әби эшсез калган...

Әмма ул борчуга төшми, шул ук көнне Атлас авылы кибетенә кибетче булып эшкә керә. Хәзерге кебек машина, автобуслар булмаса да, Тәнзилә әби чана тартып, ат җигеп Михайловка, Мөслим авылларыннан товар ташыган, авылдашларын сөендергән. Ә ялларында Атлас авылы фермасында тегермән тарту, тирес чыгару кебек эшләрдә хезмәт куйган.

Авыллар бетү проблемасы элек тә булган икән, көннәрдән беркөнне әби белән бабай Атлас авылыннан Тойгелде авылына күченгәннәр.Әмма әби хәзер дә Атлас авылын сагынып яши. Биредә әбием авыл хуҗалыгы өлкәсендә намуслы хезмәт куеп, "Татарстан Республикасының атказанган терлекчесе" дигән мактаулы исемне алып, лаеклы ялга чыкканчы терлекчелектә хезмәт куйган.

Әбиемнең дәвамчысы - минем әтием Ризит. Ул - чын мәгънәсендә "җир кешесе". Кечкенәдән үк авыл хуҗалыгы эшләрендә катнашып, әти-әнисенә булышып үскән. Шуңа да мәктәпне тәмамлагач, шәһәргә китмәгән, Мөслимдә профессиональ училищеда белем алган, аннан соң 2 ел хәрби хезмәттә булып кайткан. Шуннан бирле әтием авылда яши. Ул тынгысыз, һәрвакыт эштә: басуда да ул, ындыр табагында да ул, кешеләргә мал да суя, тракторы белән печәнен дә чаба, җыя да, төйи дә, өеп тә куя.

Әле ихатадагы эшләрне дә эшләргә өлгерә әти. Ул - оста тимерче дә, эретеп ябыштыручы да, балта остасы да һәм башка эшләрне дә җиренә җиткереп башкаручы да.

Бүгенге көндә авылыбызда малларны бетерү барса да, бездә сыер-сарыклар, бозаулар, ат, кош-кортлар ишегалды тулып йөри. Болар барысы да- әтиемнең тырышлыгы.

Аның хезмәтен җитәкчеләре дә күрәләр. Көнне-төнгә ялган басуда эшләгән нәтиҗәле хезмәте өчен, ел саен әтием "Кыр батыры" исеменә лаек була. Аны авыл сабантуенда, район сабантуенда, авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре көнендә кыйммәтле бүләкләр, акчалата премия, район башлыгының Рәхмәт хаты кебек бүләкләр белән бүләклиләр.

Мин әтиемнең, әбиемнең терлекчелек, игенчелек өлкәсендә ирешкән уңышлары белән горурланам һәм алардан үрнәк алып, аларның йөзләренә кызыллык китермәскә тырышып укыйм. Үземнең киләчәгемне дә хезмәт белән, эшче профессиясе белән бәйләргә уйлыйм.

Тойгелде урта гомуми белем бирү мәктәбененең

7 нче сыйныф укучысы

Гыйләҗев Ринат Ризит улының

язма эше.

Тема: "Хезмәт династиясе".



Җитәкче: Гыйләҗева

Дамира Әхтәм кызы



2015 ел



 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал