7


  • Учителю
  • Эш программасы. 6 сыйныф татар төркеме ФГОС

Эш программасы. 6 сыйныф татар төркеме ФГОС

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

</<font face="Times New Roman, serif">6нчы сыйныф татар төркемендә татар әдәбиятынннан тематик планлаштыру

Укытучы: Хәбибуллина А.А.

Сәгатьләр саны: 70

Барысы - 70 сәгать, атнага - 2 сәгать

УМК нигезендә планлаштыру төзелде.

Программа: ТР Мәгариф министрлыгы тарафыннан расланган " Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә татар телен һәм әдәбиятын укыту программасы", Ф.Ф.Хәсәнова, Г.М.Сафиуллина, М.Я.Гарифуллина, 2016.

Дәреслек: 6 нчы сыйныф. 2 кисәктә / Ф.Ф.Хәсәнова, Г.М.Сафиуллина, М.Я.Гарифуллина. - Казан: «Мәгариф - Вакыт» нәшр., 2014.







Дәреснең темасы

Сәг.

саны

Дәреснең

Тибы.

Укучы

эшчәнлеге.

Контроль төрләре

Көтелгән нәтиҗә

Үткәр үвакыты

Шәхси

предмет

метапредмет

План

Факт

1 бүлек. Татар халык авыз иҗаты. (4 сәг.)

1





Халык җырлары. Ф.Яруллин "Җыр".

1

Яңа белем алу дәресе

Җырны уку; сүзлек өстендә эш; җырны тыңлау; аңлатмалар бирү; җыр турында төшенчә.



Укучыларда татар теленә кызыксыну уяту. Татар теле аша туган телгә, күрше телләргә ихтирам уяту. Татар халкының фольклорына, тарихына карата кызыксыну уяту. Балаларда хезмәткә, хезмәт кешесенә ихтирам тәрбияләү. Бер-береңә карата дуслык хисләре тәрбияләү. Балаларда намуслылык, гаделлек сыйфатларына карата хөрмәт тәрбияләү. Укучыларның сөйләм культурасын үстерү.

Халык авыз иҗатына гомуми күзаллау ясау, җыр, мәкаль, табышмаклар турында белем алу. Халык җырларын автор җырлары белән чагыштырып өйрәнү. Уен җырларын, тарихи җырларны үзләштерү. Мәкальләрне һәм табышмакларны рус телендәге эквивалентлары яки тәрҗемәләре белән чагыштырып өйрәнү. Мәкальләрне аңлата алу. Укыган буенча кирәкле мәгълүматны аерып ала белү, нәтиҗә ясый белү.

Халык авыз иҗатын тарих белән бәйләп өйрәнү. Халык авыз иҗатына гомуми күзаллау ясау, җыр, мәкаль турында белем алу.

Укылган буенча кирәкле мәгълүматны аерып ала белү. Җырларны, мәкальләрне рус телендәге эквивалентлары белән чагыштырп өйрәнү. Халык иҗатының бай мирасын өйрәнү, әхлак һәм эстетик тәрбия бирү.











2

Р.Миңнуллин "Җырны булмый үтереп".

1

Рефлексия дәресе

Җырны уку; сорауларга җавап бирү; җырны тыңлау







3

Уен җырлары. Тарихи җырлар. Татар халык җырлары.

1

Методологик юнәлеш дәресе

Җырларны уку; сүзлек белән эш; әңгәмә кору; җырларны тыңлау.







4

Җыр турында мәкальләр. Табышмаклар.

1

Үстерелешле контроль дәресе

Мәкальләрне уку; сүзлек белән эш; аңлатмалар бирү; фикер алышу.

проект





2 бүлек. Борынгы әдәбиятыбыз үрнәкләре. (2 сәг.)

5

Йосыф Баласагнулы һәм Котадгу белек" поэмасы турында. "Котадгу белек" (поэмадан өзек). "Тел турында".

1

Яңа белем алу дәресе

Аерым бирелгән өзекләр ярдә-мендә язучының иҗаты тур. күзаллау булдыру; сүзлек белән эш.



Укучыларда татар теленә, аның тарихына кызыксыну уяту. Балаларны кешелеклелек, намуслылык, җаваплылык, гаделлек сыйфатларына карата хөрмәт тәрбияләү. Уңай сыйфатларны өстен кую, начар сыйфатларны тәнкыйтьләү. Белемнең мөһим икәнлеген аңлау.

Й.Баласагунлының иҗатын белү. Борынгы татар телендә кулланылган сүзләрне истә калдыру. Әсәрләргә анализ ясый белү. Алган белемнәрне кулланып авторның тел үзенчәлекләрен күрсәтү.

Тарих белән бәйләнешен күрсәтү. Мәкальләр ярдәмендә белем, әхлак нормаларын тәрбияләү. Билгеле күрсәтмә нигезендә эшли белү, нәтиҗә ясау.





6

Йосыф Баласагунлы. "Белем турында". Белем турында татар халык мәкальләре.

1

Рефлексия дәресе

Әсәрнең идеясен ачыклау, сүзлек белән эш; әңгәмә кору.







3 бүлек. XVIII йөз әдәбияты. (3 сәг.)

7

Габдерәхим Утыз Имәнинең тормыш юлы һәм иҗаты. Габдрахман Утыз Имәни. "Гыйлемнең өстенлеге турында",

1

Яңа белем алу дәресе

Аерым өзекләрне укып теманы билгеләү; сүзлек белән эш; әңгәмә кору.



Укучыларда бер-берсенә карата дуслык, хөрмәт хисләре тәрбияләү. Татар халкының тарихына кызыксыну уяту. Балаларда белемгә омтылыш тәрбияләү.

Габдерәхим Утыз Имәнинең тормыш юлы һәм иҗаты турында белемнәрне үзләштерү. Бәет төшенчәсен үзләштерү. Укыган әсәргә анализ ясау.

Тарихи вакыйгалар, тарихи шәхесләр белән таныштыру, татар халкының үткәнен, тарихын, язмышын аңлату.

Уңай һәм тискәре сыйфатларны билгели алу, чагыштырып нәтиҗә ясый белү.





8

Габдрахман Утыз Имәни. "Татулык турында". "Сату итү турында".

1

Үстерелешле контроль дәресе

Аерым бирелгән өзекләр ярдә-мендә язучының иҗаты тур. күзаллау булдыру; сүзлек белән эш.







9

Мөхәммәдшәриф Габдрәшит улы. "Кәҗә бәете". Бәет.

1

Рефлексия дәресе

Бәет турында төшенчә; сүзлек белән эш, әңгәмә.







4 бүлек. XIX йөз әдәбияты.(3 сәг.)

10

Габделҗаббар Кандалыйның тормыш юлы һәм иҗаты. Габделҗаббар Кандалый. "Мулла балән абыстай". Юмор һәм сатира.

1

Яңа белем алу дәресе

Юмор һәм сатира терминнарына төшенчә; сәнгатьле уку; сорау-җавап эше.



Укучыларны яхшыдан яманны аерырга өйрәтү. Юморны дөрес кабул итәргә өйрәнү. Укучыларда бер-берсенә карата дуслык, хөрмәт хисләре тәрбияләү.

Габделҗаббар Кандалыйның тормыш юлын һәм иҗатын үзләштерү. Юмор һәм сатира төшенчәләрен үзләштерү. Әсәрдәге каршылыклы моментларны табу. Образларга характеристика бирү. Афоризм төшенчәсен үзләштерү.

Укылганны гомумиләштерә, нәтиҗә ясый, иң мөһим мәгълүматны аерып ала белү. Билгеле күрсәтмә нигезендә эшли белү. Тексттан кирәкле мәгълүматны табып, куллана белү, бәйләнешле сөйләм телен үстерү. Уңай һәм тискәре сыйфатларны билгели алу. Жанрларны үзләштерү.







11

Габделҗаббар Кандалыйның. "Кыйссан Ибраһим Әдһәм".

1

Рефлексия дәресе

Уку; әңгәмә; сорау-җавап эше; монологик сөйләм.







12

Габделҗаббар Кандалый. Икеюллыклар(афоризмнар).

1

Методологик юнәлеш дәресе

Сорау-җавап эше; әңгәмә; сүзлек белән эш.







5 бүлек. XX йөз әдәбияты. (18 сәг.)

13

Г. Тукай. "Туган авыл".

1

Рефлексия дәресе

Сәнгатьле уку; сорау-җавап эше; монологик сөйләм.



Укучыларда әти-әниләргә карата ихтирам тәрбияләү. Укучыларда бер-берсенә карата дуслык, хөрмәт хисләре тәрбияләү. Әхлак сыйфатлары, намуслылык, кешелеклелек, гаделлек, табигатькә, туган илгә сакчыл караш тәрбияләү, үз-үзләренә карата җаваплылык тәрбияләү. Балаларда табигатьнең матурлыгына соклану хисләре уяту. Әйләнә-тирәдәге кешеләргә ихтибарлы булырга өйрәтү. Г.Тукай белән бәйле истәлекләргә карата кызыксыну, ихтирам уяту. Балаларда һәр мизгелнең кадерен белеп яшәүне тәрбияләү. Бер-берсенә авыр вакытларда һәрвакыт ярдәмгә килергә өндәү. Театр сәнгатенә кзыксыну уяту.

Г.Тукайның "Туган авыл" шигыре аша эстетик зәвык тәрбияләү. Поэма төшенчәсен үзләштерү. "Шүрәле" поэмасындагы тел-сурәтләү чараларын табу. "Шүрәле" балетыннан өзек карау. Аны Г.Тукайның поэмасы белән чагыштырып нәтиҗә ясау. "Исемдә калганнар" әсәре аша укучыларга шагыйрьнең авыр тормышта үсүен аңлату. Әсәрдән чыгып туганлык атамаларын үзләштерү. Г.Исхакыйның тормыш юлын һәм иҗатын үзләштерү. "Кәҗүл читек" хикәясендәге геройларны хәзерге заман балалары белән чагыштыру. М.Гафуриның тормыш юлын һәм иҗатын үзләштерү. Тест эшләү. Шигырьләрдән тел-сурәтләү чараларын табу. Рәсем белән эшләү. Укылган шигырьләр белән чагыштырп уртак һәм аерма якларын табу. Һ.Такташның тормыш юлын һәм иҗатын үзләштерү. Шигырьне яттан сөйләү. Лирик герой төшенчәсен үзләштерү. "Мокамай" поэмасындагы тел-сурәтләү чараларын табу, геройларга тулы характеристика биреп, автор идеясен ачыклау. И.Газиның тормыш юлын һәм иҗатын үзләштерү. "Онытылмас еллар" трилогиясеннән бирелгән өзектәге вакыйгалардан чыгып, шул чор кешеләре кичергән авырлыкларны күзаллау. Бүгенге көн белән чагыштырып анализлау. Укыганны гомумиләштерә, нәтиҗә ясый, иң мөһим мәгълүматны аерып ала белү.

Туган якның тарихын өйрәнүгә кызыксыну уяту. Театр сәнгатенә кызыксыну уяту.

Дуслык турында мәкальләрне искә төшерү. Рус әдәбияты белән чагыштырып анализлау.

Укыган әсәрне бүгенге көн, көндәлек тормыш белән бәйләнештә күзаллый белү.

Укучыларда эстетик зәвык тәрбияләү.

Укылган буенча кирәкле мәгълүматны аерып ала һәм нәтиҗә ясый белү. Укучыларга хезмәтнең, тырышлыкның бәхет чыганагы икәнлеген аңлату. Укылганнардан нәтиҗә ясап, тормышта куллана алу. Укучыларда укуга карата кызыксыну уяту.





14

Г.Тукай. "Шүрәле". Поэма жанры.

1

Үстерелешле контроль дәресе

Поэма жанры турында төшенчә; сәнгатьле уку.

Ятларга





15

Г.Тукай. "Шүрәле". Шүрәле балеты турында.

1

Методологик юнәлеш дәресе

Сорау-җавап эше; сүзлек белән эш; видеоязма карау.







16

Г.Тукай. "Исемдә калганнар".

1

Рефлексия дәресе

Әңгәмә, сорау-җавап эше; сүзлек белән эш.







17

Г.Тукай. "Исемдә калганнар".

1

Рефлексия дәресе

Әңгәмә, монологик сөйләм, сүзлек белән эш, әсәрдәге об-разларга характеристика бирү.







18

Г.Тукай. "Исемдә калганнар".

1

Методологик юнәлеш дәресе

Әсәргә анализ ясау; диалог төзү, әсәр эчтәлеге буенча әңгәмә, рәсем белән эш.







19

Г. Исхакыйның тормыш юлы һәм иҗаты. "Кәҗүл читек".

1

Яңа белем алу дәресе

Хронологик таблица һәм сүзлек өстендә эш, иҗади уку.







20

Г. Исхакый "Кәҗүл читек".

1

Рефлексия дәресе

Сорау-җавап эше; әңгәмә; образларга характеристика бирү.







21

М. Гафуриның тормыш юлы һәм иҗаты. "Ана", "Ана теле" .

1

Яңа белем алу дәресе

Хронологик таблица төзү; сәнгатьле уку; тест эшләү.

тест





22

М.Гафури. "Урман". Р.Вәлиев. "Урман". И.Шишкин "Кояшлы көндә нарат урманы".

1

Рефлексия дәресе

Сәнгатьле уку, тел-сурәтләү чараларын тикшерү; картина буенча әңгәмә.







23

Һ. Такташның тормыш юлы һәм иҗаты. "Иптәшләр".

1

Яңа белем алу дәресе

Хронологик таблица төзү; сәнгатьле уку; сорау-җавап эше.

ятлау





24

Һ. Такташ. "Мокамай". Лирик герой.

1

Рефлексия дәресе

Лирик герой турында төшенчә; сәнгатьле уку; образларга характеристика бирү.







25

Һ. Такташ. "Мокамай".

1

Методологик юнәлеш дәресе

Сүзлек белән эш, әңгәмә, сәнгатьле уку; рифма төрләрен билгеләү.







26

Һ.Такташ. "Ак чәчәкләр".

1

Методологик юнәлеш дәресе

Сәнгатьле уку; сорау-җавап эше; сүзлек белән эш.







27

Ибраһим Газиның тормыш юлы һәм иҗаты. "Онытылмас еллар" (өзек).

1

Яңа белем алу дәресе

Хронологик таблица төзү; өзекне уку; сүзлек белән эш.







28

Ибраһим Гази. "Онытылмас еллар".

1

Рефлексия дәресе

Уку; әсәргә анализ ясау, сорау-җавап эше; сүзлек белән эш.







29

Ибраһим Гази. "Онытылмас еллар".

1

Методологик юнәлеш дәресе

Образларга характеристика бирү; төп проблеманы, теманы, әсәрнең идеясен ачыклау.







30

Ибраһим Гази. "Онытылмас еллар". Л.Шагыйрьҗан. "Рәхмәт игенчегә!".

1

Методологик юнәлеш дәресе

Уку; әсәргә анализ ясау, образларга характеристика бирү.













6 бүлек. Сугыш чоры әдәбияты. (7 сәг.)

31

М. Җәлил. "Вәхшәт".

1

Рефлексия дәресе

Сорау-җавап эше; сәнгатьле уку; диалог төзү.



Укучыларны тормышта уяу булырга, олыларны хөрмәт итәргә өйрәтү. Балаларда азатлык өчен көрәшүче сугышчыларга, сугыш һәм тыл ветераннарына ихтирам, хөрмәт тәрбияләү. Укучыларда татар халкының тарихына һәм мәдәниятенә кызыксыну уяту. Укучыларда шигърияткә кызыксыну хисе тәрбияләү. Укучылар белән тынычлык өчен көрәш алып баручылар турында фикер алышу, аларга багышланган истәлекләргә сакчыл караш тәрбияләү.

М.Җәлилнең биографиясен искә төшереп, презентация ярдәмендә язучының музей-квартирасы турында әңгәмә кору. Шигырьләрдә бирелгән хисләрне аңлата алу. Ш.Маннурның тормыш юлын һәм иҗатын үзләштерү. Шигырьләрдәге тел-сурәтләү чараларын табу. Сөйләм күнекмәләрен үстерү. Үз эшләрен тәкъдим итә белү.

Укыган әсәрне бүгенге көн, көндәлек тормыш белән бәйләнештә күзаллый белү.

Укучыларның төрле мәгълүмат чаралары белән эшли, кирәкле мәгълүматны таба, анализлый һәм үз эшчәнлегендә куллана белүе. Татар һәм башка милләт язучыларының илнең азатлыгы өчен көрәштә керткән өлешләрен күзаллау. Укучыларда эстетик зәвык тәрбияләү.





32

М.Җәлил. "Имән", "Чәчәкләр".

1

Методологик юнәлеш дәресе

Әңгәмә, сәнгатьле уку, тел-сурәтләү чараларын тикшерү.







33

Н. Дәүли. "Дошманнан үч алыгыз".

1

Рефлексия дәресе

Сүзлек белән эш, әңгәмә, сәнгатьле уку; рифма төрләрен билгеләү.







34

Хәйретдин Мөҗәйнең тормыш юлы һәм иҗаты. "Бүләк".

1

Яңа белем алу дәресе

Хронологик таблица төзү; сәнгатьле уку; сорау-җавап эше.







35

Әхмәт Исхак. "Һөҗүмгә барганда".

1

Үстерелешле контроль дәресе

Сәнгатьле уку; әңгәмә; сүзлек белән эш; шигырьдәге хисләрне ачыклау.

проект





36

Ш. Маннурның тормыш юлы һәм иҗаты. "Саубуллашу җыры".

1

Яңа белем алу дәресе

Хронологик таблица төзү; сүзлек өстендә эш, әсәр буенча сорауларга җавап бирү.







37

Ш.Маннур. "Татар кызы", "Чәчәкләр һәм снарядлар".

1

Методологик юнәлеш дәресе

Монологик сөйләм; сәнгатьле уку; шиг-гә анализ ясау.







7 бүлек. Тыныч ил сагында. (17 сәг.)

38

М. Мәһдиевнең тормыш юлы һәм иҗаты. "Фронтовиклар" (өзек).

1

Яңа белем алу дәресе

Хронологик таблица төзү; сорау-җавап эше; иҗади уку.



Әсәрдәге вакыйгалар аша җаваплылык хисе тәрбияләү. Балаларда азатлык өчен көрәшүче сугышчыларга, сугыш һәм тыл ветераннарына ихтирам, хөрмәт тәрбияләү.

Гаиләдә, урамда үз-үзеңне дөрес тоту кагыйдәләрен үтәргә омтылыш уяту. Хезмәт кешесенә хөрмәт тәрбияләү. Ярдәмчеллек сыйфатларын тәрбияләү. Укучыларда татар халкының тарихына һәм мәдәниятенә, әдәбиятына кызыксыну уяту. Фронт белән яки сугыш чорындагы тыл белән бәйле истәлекләргә карата хөрмәт тәрбияләү. Әби-бабаларының батырлыклары белән кызыксыну уяту. Укучыларны батыр булырга, авырлыклар каршында югалып калмаска өндәү. Укучылар белән эчке һәм тышкы матурлык булуын ачыклар. Кешенең эчке матурлыгына хөрмәт хисләре тәрбияләү. Үзләрендә дә уңай сыйфатларны булдыру юнәлешендә дә эшләү. Балаларда һәр мизгелнең кадерен белеп яшәүгә омтылыш уяту. Өлкәннәргә, кечеләргә карата мәрхәмәтлелек, хөрмәт, җаваплылык хисләре тәрбияләү. Бер-берсенә авыр вакытларда һәрвакыт ярдәмгә килергә өндәү.

М.Мәһдиевнең тормыш юлын һәм иҗатын үзләштерү. Әсәрне аңлап, эчтәлеген үзләштерү, сөйли белү. Детальләрнең, образларның әсәрдәге ролен билгеләү. Фикерләрне төгәл һәм эзлекле рәвештә җиткерә белү. Мәхәббәт һәм нәфрәт төшенчәләрен аера һәм аңлата белү. Ш.Галиевнең тормыш юлы һәм иҗаты турында күзаллау булдыру. Баллада жанрын үзләштерү. БВсугышына багышланган истәлекләрне, истәлекле урыннарны искә төшерү. Шигырьләрне сәнгатьле уку. Төп фикерне ачыклый белү. Төп геройларга характеристика бирү, аларны чагыштыру. Бирелгән шигырьләрне чагыштырып анализлау. Батырлык төшенчәсен аңлату. Ә.Еникинең тормыш юлын һәм иҗатын үзләштерү. Хикәя жанры төшенчәсен искә төшерү. Хикәядәге образларга характеристика бирү. Хикәядәге матурлык образын ачыклау. Бәдретдтиннең гаиләсендәге мөнәсәбәтләрне ачыклау. Г.Бәшировның тормыш юлы һәм иҗаты турында күзаллау булдыру. Татар халыкының милли бәйрәмнәрен искә төшерү. Сабантуй бәйрәменең үзенчәлекләрен искә төшерү. Әсәрдә бәйрәм атмосферасын, аның бирелешен бүгенге көн бәйрәме белән чагыштыру. Күрсәтмәлелек белән эшли белү. "Утырма" төшенчәсен аңлату, аның әсәрдәге бирелешенә анализ ясау. Укыганны гомумиләштерә, нәтиҗә ясый, иң мөһим мәгълүматны аерып ала белү.

Укылган буенча кирәкле мәгълүматны аерып ала белү.

Укучыларның төрле мәгълүмат чаралары белән эшли, кирәкле мәгълүматны таба, анализлый һәм үз эшчәнлегендә куллана белүе. Укыган әсәрне бүгенге көн, көндәлек тормыш белән бәйләнештә күзаллый белү.

Әдәбиятны тел белеме белән бәйләп, әдәби әсәр теленең үзенчәлекләрен, әсәр стилен җиткерү. Укучыларда х алык иҗатының бай мирасын өйрәнү, әхлак һәм эстетик зәвык тәрбияләү. Укучыларга хезмәтнең, тырышлыкның бәхет чыганагы икәнлеген аңлату. Туган якның тарихын өйрәнүгә кызыксыну уяту. Татар халкының йолаларын һәм милли бәйрәмнәрен рус һәм башка милләт бәйрәмнәре белән чагыштырып карау. Билгеле күрсәтмә нигезендә эшли белү, нәтиҗә ясау. Уңай һәм тискәре сыйфатларны билгели алу, чагыштырып нәтиҗә ясый белү.







39

М. Мәһдиев "Фронтовиклар"(өзек) . Проект эше.

1

Методологик юнәлеш дәресе

Сорау-җавап эше; әңгәмә; әсәргә анализ ясау; образларга характеристика бирү.

Сочинение язу.





40

Кави Латыйп. "Җиңү парады". Р.Вәлиев. "Мәхәббәт һәм нәфрәт".

1

Рефлексия дәресе

Хронологик таблица төзү; сәнгатьле уку; сүзлек өстендә эш.







41

Ш. Галиевнең тормыш юлы һәм иҗаты. "Аталы-уллы солдатлар". Баллада жанры.

1

Яңа белем алу дәресе

Хронологик таблца төзү; сәнгатьле уку; әңгәмә; баллада жанры турында төшенчә бирү.







42

Ш. Маннанов иҗаты. "Тыңланмаган моңнар".

1

Рефлексия дәресе

Хронологик таблица төзү; сәнгатьле уку; сорау-җавап эше.







43

Ш. Маннанов "Солдатта булган диләр...". Рөстәм Акъегет. "Мәңгелек ут яна мәйданнарда". Җәүдәт Дәрзаман "Батырлык".

1

Методологик юнәлеш дәресе

Сәнгатьле уку; тел-сурәтләү чараларын тикшерү; сүзлек белән эш; әңгәмә.







44

Э.Шәрифуллина "Туган җир". Ф.Яруллин. "Туган ягы кирәк кешегә".

1

Методологик юнәлеш дәресе

Сәнгатьле уку; сорау-җавап эше; диалог төзү.







45

Ә.Еникинең тормыш юлы һәм иҗаты. "Матурлык". Хикәя жанры.

1

Яңа белем алу дәресе

Хронологик таблица төзү; хикәя жанрын аңлату; уку; сорау-җавап эше.







46

Ә. Еники "Матурлык".

1

Рефлексия дәресе

Әңгәмә; әсәрнең темасын, идеясен билгеләү; образларга характеристика.







47

Мөхәммәт Мирза. "Балачак хатирәсе".

1

Рефлексия дәресе

Уку; сорау-җавап эше; сүзлек белән эш; әсәрнең темасын билгеләү.







48

Г. Бәшировның биографиясе һәм иҗаты. "Язгы Сабан туйлары".

1

Яңа белем алу дәресе

Хронологик таблица төзү; уку; сорауларга җавап бирү; әңгәмә.







49

Г. Бәширов. "Сабан туе".

1

Рефлексия дәресе

Уку; сорау-җавап эше; сүзлек белән эш; әсәрнең темасын билгеләү.







50

Г. Бәширов. "Язгы Сабан туйлары". "Сабантуй" картиналары.

1

Методологик юнәлеш дәресе

Сүзлек эше; сорау-җавап эше; татар халык бәйрәмнәрен искә төшерү.







51

Г.Бәширов. "Кунак кызлар килде утырмага".

1

Рефлексия дәресе

Уку; сорау-җавап эше; әңгәмә; татар халык йолаларын искә төшерү.







52

Г.Бәширов. "Кунак кызлар килде утырмага".

1

Методологик юнәлеш дәресе

Әсәргә анализ ясау; монологик сөйләм, бирелгән темалар буенча чыгыш ясаулары.







53

Дания Гайнетдинова "Ташлыяр Карлыгачы".

1

Рефлексия дәресе

Сүзлек белән эш; сорауларга җавап бирү; монологик сөйләм.







54

Дания Гайнетдинова "Ташлыяр Карлыгачы".

1

Методологик юнәлеш дәресе

Эчтәлек сөйләү; әсәрдәге тел-сурәтләү чараларын тикшерү; сорау-җавап эше.







8 бүлек. Тәрҗемә әсәрләр. (3 сәг.)

55

А. Чеховның тормыш юлы һәм иҗаты. "Анюта".

1

Яңа белем алу дәресе

Рус телендәге вариант белән чагыштырып уку; сорауларга җавап бирү; образларга характеристика бирү.



Укучыларда әти-әниләргә карата ихтирам тәрбияләү. Укучыларда бер-берсенә карата дуслык, хөрмәт хисләре тәрбияләү. Әхлак сыйфатлары, намуслылык, кешелеклелек, гаделлек хисләре тәрбияләү.

А.Чеховның тормыш юлы һәм иҗаты турында гомуми күзаллау булдыру. Әкиятләрне искә төшерү. Халык әкиятләре белән автор әкиятләрен искә төшерү. Аларны әдәбият дәресендә укыган әкиятләр белән чагыштыру. Укылган әсәрләрнең үзенчәлекләрен аерып күрсәтә белү. Тәрҗемә күнекмәләрен искә төшерү.

Рус әдәбияты белән чагыштырып өйрәнү. Кирәкле мәгълүматны таба, анализлый һәм үз эшчәнлегендә куллана белүе. Укыган әсәрне бүгенге көн, көндәлек тормыш белән бәйләнештә күзаллый белү.





56

Һанс Кристиан Андерсен. "Борчак өстендәге принцесса".

1

Рефлексия дәресе

Сүзлек белән эш; әсәр буенча сорауларга җавап бирү.







57

Константин Паустовский. "Корыч балдак".

1

Рефлексия дәресе

Сүзлек белән эш; сорау-җавап эше; рус телендәге варианты белән чагыштыру, тәрҗемә үзенчәлекләрен табу.







9 бүлек. Язучылар елмая. (6 сәг.)

58

Радик Фәизов. "Батыр әйтте".

1

Рефлексия дәресе

Сорау-җавап эше; сүзлек белән эш; әңгәмә; төп геройга характеристика бирү.



Укучыларда татар теленә кызыксыну уяту. Татар теле аша туган телгә, күрше телләргә ихтирам уяту. Бер-береңә карата дуслык хисләре тәрбияләү. Балаларда намуслылык, гаделлек сыйфатларына карата хөрмәт тәрбияләү. Татар халкының тарихына кызыксыну уяту. Балаларда белемгә омтылыш тәрбияләү.

Укыган буенча кирәкле мәгълүматны аерып ала белү, нәтиҗә ясый белү. Әсәрләргә анализ ясый белү. Алган белемнәрне кулланып авторның тел үзенчәлекләрен күрсәтү. Әсәрне аңлап, эчтәлеген үзләштерү, сөйли белү. Детальләрнең, образларның әсәрдәге ролен билгеләү. Шигырьләрдәге тел-сурәтләү чараларын табу. Сөйләм күнекмәләрен үстерү. Үз эшләрен тәкъдим итә белү.

Укучыларның төрле мәгълүмат чаралары белән эшли, кирәкле мәгълүматны таба, анализлый һәм үз эшчәнлегендә куллана белүе. Укыган әсәрне бүгенге көн, көндәлек тормыш белән бәйләнештә күзаллый белү. Әдәбиятны тел белеме белән бәйләп, әдәби әсәр теленең үзенчәлекләрен, әсәр стилен җиткерү. Халык иҗатының бай мирасын өйрәнү, әхлак һәм эстетик тәрбия бирү.







59

Г. Мөхәммәтшин "Каз боткасы".

1

Рефлексия дәресе

Сорау-җавап эше; тел-сурәтләү чараларын табу.







60

Г. Мөхәммәтшин "Балыкчы".

1

Методологик юнәлеш дәресе

Әсәргә анализ ясау; геройларга характеристика бирү; монологик сөйләм.

проект





61

Ибраһим Гази. "Мәүлия нигә көлде?".

1

Рефлексия дәресе

Уку; сорау-җавап эше; әсәргә анализ ясау.







62

Г.Афзал. "Мыек борам".

1

Рефлексия дәресе

Сәнгатьле уку, сүзлек белән эш; әсәрнең төп идеясен ачыклау.







63

Гәрәй Рәхим. "А-ля-шэр туны".

1

Рефлексия дәресе

Сорау-җавап эше; әсәрнең идеясен ачыклау; сүзлек белән эш.







10 бүлек. Татар теле - энҗе мәрҗән тулы тел. (7 сәг.)

64

Х. Туфанның тормыш юлы һәм иҗаты. "И минем җандай кадерлем...",

1

Яңа белем алу дәресе

Хронологик таблица төзү; сәнгатьле уку; сорауларга җавап бирү; тел-сурәтләү чараларын табу.



Туган телгә, туган илгә, аның табигатенә, тарихына, мәдәниятенә кызыксыну яту. Укучыларда татар теленә кызыксыну уяту. Татар теле аша туган телгә, күрше телләргә ихтирам уяту. Әхлак сыйфатлары, намуслылык, кешелеклелек, гаделлек хисләре тәрбияләү. Укучыларның сөйләм культурасын үстерү. Белемнең мөһим икәнлеген аңлау.

Х.Туфанның тормыш юлын һәм иҗатын үзләштерү. Туган тел турында беләгән шигырьләрне, мәкальләрне искә төшерү. Аларны рус телендәге шигырьләр һәм мәкальләр белән чагыштыру. Күрсәтмәлелек белән эшләү. Шигырьдәге тел-сурәтләү чараларын табу. Н.Нәҗминең, Р.Фәйзуллинның тормыш юлы һәм иҗаты турында гомуми күзаллау. Укылган шигырьләрдән тел-сурәтләү чараларын табу. Р.Миңнуллинның тормыш юлын һәм иҗатын үзләштерү. Укылган әсәрләрнең үзенчәлекләрен аерып күрсәтә белү. Укыганны гомумиләштерә, нәтиҗә ясый, иң мөһим мәгълүматны аерып ала белү.

Укучыларның төрле мәгълүмат чаралары белән эшли, кирәкле мәгълүматны таба, анализлый һәм үз эшчәнлегендә куллана белүе.

Укылган буенча кирәкле мәгълүматны аерып ала белү.

Әдәбиятны тел белеме белән бәйләп, әдәби әсәр теленең үзенчәлекләрен, әсәр стилен җиткерү.

Укыган әсәрне бүгенге көн, көндәлек тормыш белән бәйләнештә күзаллый белү. Рус әдәбияты белән чагыштырып өйрәнү.





65

Х.Туфан. "Туган тел". И. Рәкыйпов "Әй, туган тел!" картинасы.

1

Рефлексия дәресе

Хронологик таблица төзү; сәнгатьле уку; сорауларга җавап бирү; монологик сөйләм.







66

Наҗар Нәҗминең тормыш юлы һәм иҗаты. "Татар теле".

1

Рефлексия дәресе

Хронологик таблица төзү; сәнгатьле уку; сорауларга җавап бирү; тел-сурәтләү чараларын табу.

Яттан сөйләү





67

Р. Фәйзуллинның тормыш юлы һәм иҗаты. "Минем телем".

1

Яңа белем алу дәресе

Хронологик таблица төзү; сәнгатьле уку; сорауларга җавап бирү; халык җырларын искә төшерү.







68

Ш.Галиев. "Туган телем".

1

Рефлексия дәресе

Сәнгатьле уку; әңгәмә; сүзлек белән эш; сорау-җавап эше.







69

Р. Миңнуллинның тормыш юлы һәм иҗаты. "Туган телемә".

1

Яңа белем алу дәресе

Хронологик таблица төзү; сәнгатьле уку; сорауларга җавап бирү; монологик сөйләм.







70

Р.Харис. "Туган җирем". Н.Акмал. "Кешеләргә карап".

1

Методологик юнәлеш дәресе

Сәнгатьле уку; Әңгәмә; диалог төзү.













 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал