7


  • Учителю
  • Конспект урока на тему 'Г. Кутуй. 'Сагыну'нәсере'

Конспект урока на тему 'Г. Кутуй. 'Сагыну'нәсере'

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Тема: Без үлемсез туган ил белән.

Планлаштырылган нәтиҗәләр:

М е т а п р е д м е т - Бөек Ватан сугышы чоры турында тарихи белешмә бирү;

П р е д м е т - язучының тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә бирү, "Сагыну" әсәрен өйрәнү; нәсер һәм инверсия күренеше турында төшенчә бирү.

Ш ә х е с к ә к а г ы л ы ш л ы - балаларда туган илгә, халкыбыз батырлыгына мәхәббәт хисләре тәрбияләү.

Материал: дәреслек (1 нче кисәк, 88 - 91 нчы битләр, эш дәфтәре (17, 18 нче битләр).

Җиһазлау: мультимедиа проекторы, экран, слайдлар: Гадел Кутуй портреты, китаплары, сугыш темасына ясалган рәсемнәр.

Дәрес барышы:

I. Мотивлаштыру-ориентлаштыру

1. Дәресне оештыру

Исәнләшү, хәлләр сорашу, яхшы кәеф теләп дәресне башлау. Психологик уңай халәт булдыру.

2. Актуальләштерү

1) Алдагы дәрестә бирелгән өй эшен тикшерү: укучыларның шигырьне яттан сөйләүләрен тыңлау. Интернет челтәреннән Бөек Ватан сугышында катнашкан язучылар турындагы материалларны карау, әңгәмә оештыру (теләк буенча).

2) Укытучы, юнәлдерүче сораулар биреп, укучылар белән Бөек Ватан сугышында катнашкан язучыларыбыз турында әңгәмә оештыра.

  • Сез Бөек Ватан сугышында катнашкан кайсы язучыларны беләсез?

(Укучылар төрле милләттән булган язучыларны саныйлар.)

  • Сугышта катнашкан татар язучыларын әйтегез. Сезгә аларның нинди

әсәрләре таныш?

  • Бөек Ватан сугышы турында нинди кинофильмнар караганыгыз бар?

3.Уку мәсьәләсен кую

Укытучы бүген дәрестә Бөек Ватан сугышы турында сөйләшәчәкләрен, язучы Гадел Кутуй иҗаты белән танышачакларын әйтә.

II. Уку мәсьәләсен өлешләп чишү

  1. Автор белән танышу.

1) Укытучы язучының китапларын күрсәтеп, презентацияне файдаланып, аның тормышы һәм иҗаты белән таныштыра.

2) Бер укучы дәреслектән Гадел Кутуй турында белешмәне укый.

3. Укытучы, сораулар ярдәмендә, укучыларның аңлавын тикшерә. 91 нче биттәге 1 нче бирем эшләнә.

2. Сүзлек белән эш.

1) Укытучы сүзләрне укый, укучылар аның артыннан кабатлыйлар. Авыр сүзләрне, аерым укучылардан кабатлаттыра.

2) Укытучы русчасын әйтә, укучылар тәрҗемәсен әйтә.

3) Укучылар чылбыр буенча яңа сүзләр белән сүзтезмәләр яки җөмләләр төзеп әйтәләр.

3. Гадел Кутуйның "Сагыну" нәсерен уку.

1) Укытучы - сорау, укучылар җавап бирәләр:

  • Нәсер нәрсә һәм кем турында?

  • Нәсердә лирик герой нәрсәләрне сагына? Ул бу вакытта кайда була?

  • «Сагындым, бик сагындым сине, Туган ил!» дигән юллар нәсердәничә

тапкыр кабатлана?

  • Чит ил балалары лирик геройга нинди сүзләр әйтәләр? Нәсердән табып

укыгыз.

  • Географик атластан Карпат, Эльбрус, Казбек тауларын, Идел, Дон,

Арагва, Дим елгаларын табыгыз. Алар турында ниләр беләсез? Лирик герой сагынган Туган илнең чикләрен ачыклагыз.

4. Укытучы нәсерне сәнгатьле укый.

5. Әсәрне укучылар үзлекләреннән укыйлар.

6. Укучылар нәсерне тәрҗемә итәләр.

7. Нәсер турындагы билгеләмәне уку.

1) "Сагыну" нәсере кем исеменнән сөйләнелә? Лирик герой белән шагыйрь тәңгәл киләме? Нәсер нәрсә турында? (Дошманны куып баручы солдатның эчке дөньясын сурәтләүгә багышланган лирик әсәр.)

2) "Сагындым, бик сагындым сине, Туган ил!" Әсәрдәге кабатлаулар ни өчен бирелгән? (Лирик геройның хисләрен көчәйтү өчен.)

3) Солдатның эчке дөньясын ачуда нинди алым кулланыла? (Нәсердә капма-каршылык (контрастлык) алымы белән фикерләр бергә ялганып бара.)

5) Бу әсәр ни өчен йөрәкләргә үтеп керә? (Эчтәлекне хис һәм фикер гармониясе берләштерә.)

- Сезнең сагыну хисе кичергәнегез бармы?

4. Инверсия күренеше турында төшенчә.

1) Укучылар дәреслектән кагыйдәне укыйлар.

2) Инверсия күренешенә "Сагыну" нәсереннән мисаллар китерәләр.

5. Эш дәфтәрендәге биремнәрне эшләү.

III. Рефлексив бәяләү

1. Дәрескә куелган уку мәсьәләсе чишелдеме? Нәрсәләр белдегез?

2. Дәрескә гомуми бәя. Укучыларның үз эшчәнлегенә үзбәя.

3. Өй эше: а) нәсерне сәнгатьле укырга өйрәнергә;

ә) «Мин шаулап аккан елгалардан...» дигән өлештән «Сагындым, бик сагындым сине, Туган ил!» дигән өлешкә кадәр ятларга;

б) эш дәфтәрендәге биремнәрне эшләргә.

4. Алдагы дәрескә проблема кую.





 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал