7


  • Учителю
  • «Авазлар дөньясында» (фонетика, орфоэпия курсын гомумиләштереп кабатлау)

«Авазлар дөньясында» (фонетика, орфоэпия курсын гомумиләштереп кабатлау)

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание: Дәрескә өч максат куелды:1. Фонетика, орфоэпия курсын гомумиләштереп кабатлау; 2. Укучыларның белемен ныгыту, системага салу; 3. Төркемнәрдә эшли белергә өйрәтү, дуслык хисләре тәрбияләү.Максатыма ирешү өчен дәреснең структур ягын яхшылап уйладым. Укучыларны эшкә җәлеп ит
предварительный просмотр материала

82нче кадет мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Фәләхиева Альбина Мәсхүд кызы.

Сыйныф: 5 б.

Төркем: татар төркеме.

Тема: «Авазлар дөньясында» (фонетика, орфоэпия курсын гомумиләштереп кабатлау)

Максат: 1. Фонетика, орфоэпия курсын гомумиләштереп кабатлау;

2. Укучыларның белемен ныгыту, системага салу;

3. Төркемнәрдә эшли белергә өйрәтү, дуслык хисләре тәрбияләү.

Җиһазлау: мультимедиа-проектор, ноутбук, презентация, билетлар, тестлар, карточкалар.


Дәреснең барышы:


Дәрес этаплары

Этапның эчтәлеге


Метод

Вакыт

  1. Оештыру.

Дежур укучының доклады.

Укытучы: Исәнмесез, укучылар!

Укучылар: Исәнмесез, иптәш укытучы!

Укытучы: Хәлләрегез ничек?

Укучылар: Рәхмәт, яхшы. Ә, сезнең хәлләрегез ничек?

Укытучы: Рәхмәт, әйбәт. Утырыгыз!

- Укучылар, әйдәгез әле бер-беребезгә карап елмаеп алыйк, ә хәзер башта җилкәдәш иптәшегезгә карап елмаегыз, аннан соң каршы як иптәшегезгә елмаегыз. Карагыз әле, сыйныфта ничек яктырып, җылынып китте. Сиздегезме? Һәрвакыт бер-берегезгә елмаеп карагыз, җылы мөнәсәбәттә булыгыз! (Слайд 2)






3 минут

  1. Актуальләштерү.

Өй эшен тикшерү. Дәфтәрләр җыеп алына.

Балалар, бүген без сезнең белән сәяхәткә чыгабыз. (Слайд 3) Поездга утырып, "Авазлар дөньясына" юл тотарбыз. Сез бүген төркемнәрдә эшли белүегезне күрсәтергә тиешсез. Сезнең шулай ук һәрберегезнең алдында үзбәя битләре бар. Сез һәр эшләнгән эштән соң үзегезгә билге куеп барырга һәм дәрес ахырында гомуми билгене чыгарырга тиеш буласыз.

Юлга чыгар алдыннан, әйдәгез, юл йөрү кагыйдәләрен искә төшереп алыйк әле. (Слайд 4)

1нче кагыйдә - Шауламаска.

2нче кагыйдә - Иптәшләреңне бүлдермә, тыңлап бетер.

3 нче кагыйдә - Урыннан кычкырма, кулыңны күтәреп кенә җавап бир.

4нче кагыйдә - Җавабың төгәл һәм аңлаешлы булсын.

5 нче кагыйдә - Җавап биргәнче башта фикереңне тупла, аннан соң гына җавап бир.

Бүгенге сәяхәтебезнең максаты - 1) Фонетика, орфоэпия курсы буенча үткәннәрне кабатлау; 2) Алган белемебезне ныгыту, системага салу булыр. (Слайд 5)

Ә хәзер, әйдәгез, поездга билетлар сатып алыйк. Билетлар гади генә түгел, анда сораулар язылган. Дөрес җавап бирүчеләр генә билет алып, поездга утыра ала. (Слайд 6)

№1. Фонетика нәрсәне өйрәнә? (авазларны)

№2. Авазлар хәрефләрдән нәрсә белән аерылалар? (Авазларны сөйләмдә кулланабыз, ишетәбез, ә хәрефләрне язуда күрсәтәбез, күреп, укып була.)

№3. Авазлар ничә төрле була? (сузык, тартык)

№4. Сузык авазлар ничә төргә бүленә (нечкә, калын)?

№5. Иреннәр хәрәкәтенә карап, сузыклар нинди ике төргә бүленә? (иренләшкән, иренләшмәгән)

№6. Иренләшкән сузыкларга кайсылары керә? (о, ө, у, ү)

№7. Тартык авазлар нинди ике төркемгә бүленә? (саңгырау, яңгырау) "Рамайның улы" сүзтезмәсе парсыз яңгырау тартыклардан гын тора; "Һи, Сафа, цехта щи күп ич, аша" җөмләсе гел саңгырау тартыклар белән генә төзелгән.

№8. [м], [н], [ң] авазларын нинди авазлар диләр? (борын авазлары)

№9 Бирелгән авазлардан артык авазны табарга, ни өчен артык булуын аңлатырга.

[б], [к], [м], [з], [ж], [а], [ш]. (сузык)

№10 Бирелгән авазлардан артык авазны табарга, ни өчен артык булуын аңлатырга.

[ф], [с], [л], [п], [х]. (яңгырау тартык)

№11 Бирелгән авазлардан артык авазны табарга, ни өчен артык булуын аңлатырга.

[д], [г], [т], [б], [м]. (саңгырау тартык)

№12 Нәрсә ул иҗек? Иҗекнең нинди төрләре бар?

Хәерле сәгатьтә, хөрмәтле пассажирлар! Сезнең өчен бу сәяхәт кызыклы, файдалы һәм эшлекле булсын! (Слайд 7)



3 минут


3 минут

III. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту, камилләштерү

Без сезнең белән "Сузык авазлар елгасы"на килеп җиттек. Елга аша күтәртмәле күпер салынган. Күпер аша чыгу өчен түбәндәге биремне үтәргә кирәк. Мин сезгә сүзләр әйтеп торырмын, ә сез аларның калын әйтелешлеме, нечкә әйтелешлеме икәнен кул чабып әйтә барырсыз: калын булса - 1 тапкыр, нечкә булса - 2 тапкыр (Болын, чәчәк, кояш, йолдыз, сукмак, каен, җиләк, урман, чыршы). (Слайд 8)

  • Балалар, ә нигә соң бу сүзләр калын яки нечкә әйтелешле дип атала?

Күперне дә чыктык. Бу тукталышта перронга төшәбез һәм алдыбыздагы (өстәлләрендәге) 1нче карточкалар белән эшләп алабыз. Анда хәрефләре төшереп калдырылган сүзләр язылган. (о-ы, ө-е) Тиешле хәрефне карандаш белән язып куярга кирәк. 1нче номерлы укучылардан башлап, һәр укучы 2шәр сүз язып чыга. Аннан соң җаваплар такта белән чагыштырып тикшерелә. (Слайд 8-9)

I төркем II төркем III төркем

к


ч


к


т


т


н


к


л


н

д


р


с


р

л


к

т


л

к


с


л


к

к


л


н

б


р


н

й


м


ш

й


з


м

к


ч


к

м


г


з

ч


к


р

ч


к


р

б


р


н

к


м


ш

т


т


н

т


л

к


й


з


к

й


з


к

к


л


н

б


л


н

й


м


ш

Булдырдыгыз, үзегезгә билгеләр куегыз. (1) (Слайд 10)


Юлыбызны дәвам итәбез. Чираттагы тукталышыбыз "Тартыклар станциясе". Станциядә туктап, биремнәр эшләп алабыз.

- Тартыклар нинди төрләргә бүленәләр? (яңгырау, саңгырау)

2нче карточкалар белән эшлибез. (һәр өстәлдә 4 төрле карточка бирелгән була, һәр укучы башта үзенекен эшли, аннан соң карточкалар круг буенча алышына-алышына барып тикшерелә. Тактада дөрес җаваплар күрсәтелә) (Слайд 11-12)

1) [к]-[къ], [г]-[гъ]

Кеше - [ ], багана - [ ], көймә - [ ], кайчы - [ ], гөмбә - [ ], кызыл - [ ], китап - [ ], агач - [ ], гасыр - [ ], гөл - [ ].

2) х - һ

Ил_ам, бә_ет, _әйкәл, _ава, мә_әббәт, _әзер, падиша_, пө_тә, шә_әр, _өрмә.

3) н - ң

иртә_ге, мә_ге, ча_гы, боры_гы, бәрә_ге, я_гын, Чы_гыз, җи_ел, туга_кай, я_гыр.

4) [в] - [w]

Ваза - [ ], вакыт - [ ], тавык - [ ], Ватан - [ ], вагон - [ ], авыл - [ ], аваз - [ ], авыз - [ ], Вахит - [ ], Валерий - [ ].

Булдырдыгыз, молодцы, үзегезгә билгеләр куегыз. (2) (Слайд 13)


Инде сузык һәм тартык авазлар турында булган белемнәрне ныгыту өчен, тагын бер бирем эшлик. Почмакларда калын сузык аваз, нечкә сузык аваз, яңгырау тартык аваз, саңгырау тартык аваз дип язылган. Укучылар табышмаклар язылган карточкалар алалар, җавабы нинди авазга башлана торган булса, шул почмакны сайлыйлар. Почмакка баскач, парлашалар һәм парларда ни өчен бу почмакны сайлауларын аңлаталар. (Һәр укучыга 30ар секунд бирелә) Берничә укучыдан иптәшенең ничек җавап бирүен сорап тикшерелә. (Слайд 14-17)

* Дүрттер аның аягы,
Түбәсендә колагы;
Илдән-илгә җиткерер,
Таштан каты тоягы. (Ат)

* Җәен урманга патша,
Кышын кардан да аста. (Аю)

* Кешенең дусты, йортның сакчысы. (Эт)

* Башы тарак, койрыгы урак. (Әтәч)

* Йомры, йомшак сары йомгак
Йөгереп йөри чирәмдә. (Чеби)

* Үлән ашый, май ташый. (Сыер)

* Өстенә шау энәле күлмәк кия,
Шулай да аны әнисе "йомшагым" дип сөя. (Керпе)

* Сакалы бар, акылы юк. (Кәҗә)

* Үзе мич башында,
Үзе тун ябынып йоклый. (Мәче)

* Җәйнең буе бал җыя,
Кышның буе хәл җыя. (Бал корты)

* Гәүдәсе бар − җаны юк,
Үзе эшләпә кигән − башы юк. (Гөмбә)

* Сорыдыр төсе,
Үткендер теше,
Урманда йөри,
Сарыклар эзли. (Бүре)

Булдырдыгыз, үзегезгә билгеләр куегыз. (3) (Слайд 18)


Юл кешесенең юлда булуы хәерле. Юлыбызны дәвам итәбез. Каршыбызда "Сингармонизм станциясе". Ләкин анда шлагбаум төшерелгән. Шулай булгач, юлны дәвам иттерә алмыйбыз. Ни өчен икән? Әһә, анда ниндидер белдерү бар. Укып карыйк. (Слайд 19-20)

Белдерү: Хөрмәтле пассажирлар!

Шлагбаум бары тик түбәндәге өч сорауга җавап биргәндә генә күтәреләчәк. 3нче номерлы конвертларны ачып, сорауларны алыгыз. Төркемнәрдә эшләгез.)

  1. Сингармонизмга буйсынган һәм буйсынмаган 2шәр сүз языгыз.

Ирен гармониясе күзәтелгән 3 сүз языгыз.

2. Сингармонизм законын һәм ирен гармониясен истә тотып, бирелгән сүзләр арасыннан артык сүзне табарга.

I т. - шәһәр, ишек, йөзем, чана, чәчәк. (ирен гармониясенә карый)

II т. - томан, көннәр, кояш, рәсем, китап. (сингармонизм законына буйсынмаган)

III т. - урман, табигать, җиләк, агачлар, чыршы. (сингармонизм законына буйсынмаган)

3. Экранда бирелгән сүзләрне төркемнәргә (1 нче төркем - сингармонизм законына буйсынган сүзләрне, 2 нче төркем - ирен гармониясе күзәтелгән сүзләрне, 3 нче төркем сингармонизмга буйсынмаган сүзләрне генә язырга тиеш) аерып язарга: ашлама, шәһәр, болын, Илфар, очкын, китап, үлән, сиңа.

Булдырдыгыз, үзегезгә билгеләр куегыз. (4) (Слайд 21)


Без бераз арыдык, әйдәгез, ял итеп алыйк.

Физкультминутка үткәрү. (Слайд 22-48)

Укучылар торалар, урындыкларын этеп куялар, такта янына чыгып, музыка барганда биеп буталалар. Музыка туктагач, катып калалар, укытучы сорау бирә:

- Татар телендә авазлар ничә төргә бүленә? (2)

- Ничә борын авазы бар? (3)

- Ничә калын сузык аваз бар? (4)

- Ничә нечкә сузык аваз бар? (5)

- Ничә иҗек калыбы бар? (6)

- Татар теленә генә хас ничә сузык аваз бар? (3)(Слайд 49)


"Иҗек станциясе"нә килеп җиттек. Станциядән үтәр өчен берничә биремне үтәргә кирәк. 4нче карточкаларны алабыз. (Слайд 50-51)

  1. Бирелгән сүзләрне иҗекләргә бүлергә.

Арба, җәя, алма, аю, акча, балта, куе, карандаш, оя, укучылар, елан.

2. Бирелгән сүзләрне иҗекләргә бүлеп язарга, иҗек төрен әйтергә.

Урман, буран, кояш, салкын, бәйрәм.

3. Бирелгән иҗек калыпларына туры килгән сүзләр уйларга.

ТС-ТС (те-ге)

ТСТТ (сайт)

ТСТ-ТС (кит-те)

ТСТ-ТС-ТС (кип-те-рә).

Булдырдыгыз, үзегезгә билгеләр куегыз. (5) (Слайд 52)







Раунд Тейбл



















Сималтиниус Раунд Тейбл

(1 мин.)













Конэрс



Таймд Пэа Шэа

(2*30 сек.)















































Микс Фриз Групп

2 минут


3 минут

3 минут

3 минут

3 минут





























3 минут


3 минут




3 минут


IV. Икенчел ныгыту.

Инде бүген искә төшергәннәрне тагын бер тапкыр ныгыту өчен, тест эшләп алыйк. Дөрес җаваплар карандаш белән билгеләнә һәм җыеп алына. (Һәр баланың фамилиясе язылган тестлар дәрес алдыннан парталарга өләшеп чыгыла.) (Слайд 53-55)

1."ң" тартык аваз хәрефе

а) сүз башында килми,

б) бары тик сүз башында гына килә;

в) бары тик сүз ахырында гына килә.

2. Сүз азагында килгән [п],[к] тартыклары артыннан сузык авазларга башланган кушымча ялганса, [п],[к] авазлары

а) яңгыраулаша,

б) төшеп кала;

в) саңгыраулаша.

3. Яңгырау тартыклар гына булган җавапны күрсәтегез:

а) [б],[в],[г],[гъ],[д],[ж],[з],[җ],[л],[м],[р],[н],[ң],[й],[w];

б) [б],[п],[в],[ф],[г],[к],[д],[т].

в) [п],[ф],[к],[къ],[т],[ш],[с],[ч],[х],[һ],[ц],[щ].

4. Сүздәге иҗекләр саны

а) калын сузыклар саны белән тигез була;

б) сузык авазлар саны белән тигез була;

в) нечкә сузыклар саны белән тигез була.

5. Ирен-ирен тартыкларын күрсәтегез.

а) [п] [б] [м][w];

б) [в] [ф] [w][x];

в) [м] [в] [ф] [й].

6. Бирелгән сүзләрдә к хәрефе нинди авазга билге булып килә?

Кеше, күл, кино, кичә, күлмәк.

а) [ к]

б) [къ]

в) дөрес җавап бирелмәгән.

7. Татар телендә генә булган тартыкларны күрсәтегез.

1) [w], [җ], [ң], [һ], [гъ], [къ], [,];

2) [ц], [й], [л], [п],[ж];

3) [б], [с], [в] [д], [х],[т].

8. Татар телендә генә булган сузыкларны күрсәтегез.

1) [у], [а], [о];

2) [и], [ы, [е];

3) [ә], [ү], [ө].


5 минут


V. Йомгаклау.

  • Сәяхәтебез ахырына якынлашып килә. Бүгенге дәрестә без нәрсәләр өйрәндек? Фонетика турында ниләр әйтә аласыз? Нәрсәләр исегездә калды?

  • Исегездә калганнарны төркемнәрдә сөйләп чыгыгыз. Башта уйлыйбыз. (10 секунд бирелә) Беренче укучыдан башлап, чират буенча һәр укучы сөйли. (30ар секунд бирелә) (Тикшереп чыгу: Укучыларның берничәсеннән иптәшенең ничек итеп аңлатуы сорала) (Слайд 56)

  • Булдырдыгыз, үзегезгә билгеләр куегыз. (6) (Слайд 57)

Өйгә эш бирү: Дәреслекнең 82 нче битендәге фонетик анализ ясау тәртибе белән танышырга. (Слайд 58)

Билге кую. Дәрес дәвамында куелган билгеләр буенча укучылар үзләренә гомуми бәя куялар.

  • Хәзер кем: "Мин барысын да аңладым," - ди һәм үзенең бүгенге дәрестәге эшен "5"ле билгесе белән бәяли, шулар басалар. Рәхмәт! (Укытучы үз фикерен әйтә һәм дәрес өчен билге куя)

  • Ә хәзер Кем: "Миңа авыр булды, ләкин мин аңларга тырыштым," - ди һәм бүгенге дәрес өчен үзенә "4"ле куя, шулар баса. Рәхмәт! (Укытучы үз фикерен әйтә һәм дәрес өчен билге куя)

  • Ә кемнәр: "Мин аңламадым," - ди һәм үзләренең бүгенге дәрестәге эшләрен "3"ле билгесе белән бәяли, басыгыз әле. Рәхмәт! (Укытучы үз фикерен әйтә һәм дәрес өчен билге куя)

  • Дәрес өчен рәхмәт, укучылар! Сау булыгыз! (Слайд 59-60)

Сингл Раунд Робин

10 сек.

4*30 сек.






Тейк Оф Тач Даун

5 минут

3 минут



 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал