- Учителю
- Әдәби укудан еллык контроль тест (5 нче сыйныф, рус төркеме)
Әдәби укудан еллык контроль тест (5 нче сыйныф, рус төркеме)
5 сыйныф (рус төркеме). Әдәби укудан еллык контроль эш.
-
"Башмак" татар халык әкиятендә егеткә әтисе нәрсә калдыра?
а) башмак; б) чабата; в) итек;
2. "Су анасы" әкиятен кем язган?
а) Каюм Насыйри; б) Габдулла Тукай; в) Абдулла Алиш
3. "Хәтерсез күке" хикәясендә күке кайда яши?
а) урманда; б) авылда; в) тауда
4. Туфан Миңнуллин кем ул?
а) шагыйрь; б) рәссам; в) драматург
5. "Мөхәммәдия" мәдрәсәсе кайда урнашкан?
а) Казанда; б) Уфада; в) Мәскәүдә
6. "Исемдә калганнар" әсәренең төп герое кем?
а) Габидулла; б) Гариф; в) Габдулла
7. "Тукай-Апуш" әсәрендә Апуш шигырьләр укыганда, дуслары нишли?
а) елый; б) көлә; в) уйлый
8. "Рөстәм маҗаралары" повестен кем язган?
а) Гадел Кутуй; б) Шәүкәт Галиев; в) Фатих Кәрим
9. "Рөстәм маҗаралары" повестендә нинди үсемлек турында сүз бара?
а) миләш; б) чыршы; в) абага
10. Муса Җәлил язган әсәр:
а) "Алтынчәч" б) "Шүрәле" в) "Кар кызы"
11. Кайсы әдип Бөек Ватан сугышында катнашмаган?
а) Фатих Кәрим б) Муса Җәлил в) Габдулла Тукай
12. "Сугышчан бурыч" хикәясендә төп герой кем?
а) Нәбир; б) Надир; в) Рөстәм
13. Баллада - :
а) лиро-эпик әсәр; б) чәчмә әсәр; в) драма әсәре
14. "Чыбыркы" әсәрендәге малайны җәйгә кая кайтаралар?
а) авылга; б) бакчага; в) шәһәргә
15. Татар дәүләт академия опера һәм балет театры кем исемен йөртә?
а) Салих Сәйдәшев; б) Муса Җәлил; в) Кәрим Тинчурин
Дөрес җаваплар:
-
- а
-
- б
-
- а
-
- в
-
- а
-
- в
-
- б
-
- а
-
- в
-
- а
-
- в
-
- а
-
- а
-
- а
-
- б
Бәяләү критерийлары:
15-14 балл - "5" ле
13-12 балл - "4" ле
11-10 балл - "3"ле
9-0 балл - "2" ле