7


  • Учителю
  • Конспекты уроков по татарскому языку по теме САН и САННАР

Конспекты уроков по татарскому языку по теме САН и САННАР

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Дәрес темасы: "Саннар иленә сәяхәт"

( "Сан " темасын гомумиләштереп кабатлау.)

Сыйныф : 7 нче сыйныф рус төркеме

Дәреснең максаты:

1. Укучыларның белемнәрен системага салу;

2. Балаларның фикерләү сәләтләрен, сөйләм телләрен

үстерү;

3. Укучыларга тарихи мәгълүмат бирү, татарларның бөек

шәхесләре белән кызыксындыру.

Дәреснең тибы:

Методлар: әңгәмә, практик, өлешчә -эзләнү.

Җиһазлау: диктант, кар бөртеге - карточкалар, текстлар, сан сүз төркеме

буенча таблица, тест( компютерда), сан сүз төркеме буенча

слайдлар.

Дәреслек: Ф.С.Сафиуллина " Татар теле 7нче сыйныф", Казан "Мәгариф" нәшрияте.

Дәрес планы:

</ Дәрес планы

Укытучы эшчәнлеге

Укучылар эшчәнлеге

Вакыт

Кулланылынган материал

I. Оештыру өлеше.

  1. Исәнләшү.

  2. Уңай психологик халәт тудыру.

  3. Дәреснең максаты, темасы белән таныштыру.

Укучыларда яхшы кәеф тудыра

Кабул итеп алып, дәрескә әзерләнәләр

2 минут



  1. Актуальләштерү.









1. Аудирование

Ишетеп-аңлау күнегүләрен тәкъдим итә.

Шигырьдәге саннарны ачыклап килгән сүзләре белән истә калдыралар.

2 минут

З. Нуриның "Мин саныйбеләм" шигыре.

2. Өй эшен тикшерү

Өй эшен тикшерә

1нче төркем: сан кергән мәкальләр;

2нче төркем: сан кергән табышмаклар; 3нче төркем: сан кергән җырлар;

5 минут



3. Әңгәмә, нәтиҗә ясау.

Үткән дәрес материалына нигезләнеп сорау - җавап күнегүләре тәкъдим итә

Таблицага, слайдларга һәм өй эшләренә нигезләнеп җавап бирәләр

3 минут

Сан сүз төркеме таблицасы

  1. Тема өстендә эш.









  1. Тема өстендә эш.

укучыларны яңа сүзләр белән таныштыру;

  1. укучылар алдына танып-белү бурычы куела;

  2. нәтиҗәләр чыгару;

Презентация ярдәмендә яңа теманы аңлату.

Рәсемнәр, слайдлар ярдәмендә теманы аңлап кабул итү, сүзләрнең тәрҗемәләрен истә калдыру.

10 минут.

Балалар уйнаган рәсем, слайдлар, видеоролик карау.

IV. Ял минуты

Татар халык бию көен куя.



2 минут

Бию көе куллану

V. Дәреслек буенча эш

Уен формасын кулланып, укучыларның белемен тикшерә.

Алган белемнәрне кулланып сүзләрне кабатлыйлар, сүзләрне дөрес тәрҗемә итәләр.

5 минут

Ромашкалар аланлыгы, поезд рәсеме, " Кайт карлыгач"

( мәктәп балалары өчен иң популяр җырлар) диск, дәреслек, слайд.

  1. Модельләштерү

-" Лингва-1" 153 бирем

( 6 нчы бүлек)





2 минут

" Лингва-1" кассета

Рефлексив кабатлау.





2 минут









35 минут.



Дәрес барышы.

I. Оештыру моменты:

-Исәнләшү;

- Дежур сүзен тыңлау;

-Дәреснең максаты, темасы белән таныштыру.

II. Актуальләштерү:

-Ишетеп - аңлау күнегүләре.

Шигырьдәге саннарны ачыклап килгән сүзләре белән истә калдырырга. (запомнить числительные с поясняющими словами)

Саный беләм.

Санарга өйрәнәм мин дә-

Бер тик торып булмый.

Санау өчен тирә- юньдә

Әйбер җиткереп булмый.

Безнең йортта бер сыер бар,

Ике бәрән , өч сарык.

Дүрт эскерт күрдек без кырда,

Бергәләп биш кыз барып.

Алты көпчәкле машина

Җиде кеше утырткан,

Ул кызу эшкә ашыга,

Ерак юлга ул чыккан.

Безнең чуар тавык бары

Ун күкәй генә салды...

Саный алмыйм шуннан ары,

Чөнки минем башым арды.

( З. Нури)

  1. Тикшерү ( слайд күрсәтү)

Өй эшен тикшерү:

1нче төркем: сан кергән мәкальләр;

2нче төркем: сан кергән табышмаклар;

3нче төркем: сан кергән җырлар;

Әңгәмә, нәтиҗә ясау.

-Саннарның куллану өлкәсе математикада гынамы?

(область использования чисел только в математике?)

(Халык авыз иҗатында, сөйләмдә, әдәбиятта, башка

фәннәрдә)

  1. Сан сүз төркеме нинди сорауларга җавап бирә?

( слайд).

  1. Сан сүз төркеменең кагыйдәсен әйтегез.

-Саннар нәрсәне белдерә?

(что обозначает имя числительное?)

(предметның санын, числоны)

( количество предметов, число, порядок предметов при счете)

- Саннар белән килгән исем күплек кушымчасы аламы?

Мәсәлән, три книги, десять тетрадей

өч китап, ун дәфтәр һ.б.)

III. Тема өстендә эш.

1.- Сайланма диктант язу.

Бирем: санны саналмышы белән язарга.

( Выборочный диктант. Выписать числительные с поясняющими словами)

Сөембикә манарасы 7 кат итеп кызыл кирпечтән төзелгән. Нигезенең тигез утырмавы сәбәпле, ул акрынлап көнчыгыш тарафына авышкан. Бу авышлык 1960нчы еллларда 1 метр 69 сантиметр булса, хәзер инде 1 метр 84 сантиметрга җитте. Манараның биеклеге - 58 метр, нигез мәйданы 140 квадрат метр, архитектурасы сирәк очрый торган алымнар белән эшләнгән.

-Әйдәгез бергәләп тикшерәбез. Ничек яздыгыз?

(слайд)

- Сез текстны аңладыгызмы? Текстта сүз нәрсә турында бара? Әйдәгез тәрҗемә итик.

2. Тәрбияви чара.

-Сез Сөембикә ханбикә турында нәрсә беләсез?

( слайд күрсәтү)

-Менә рәсемдә Сөембикә ханбикә һәм Сөембикә манарасы.

Сөембикә Казан ханлыгының ханбикәсе була. Ул Сафагәрәй исемле Казан патшасының хатыны. Ире үлеп киткәч, хан иттереп аның ике яшьлек улы Үтәмешгәрәйне куялар. Ил белән Сөембикә идарә итә. Казанны Явыз Иван яулап алганда, ханбикә кечкенә улы белән Мәскәүгә җибәрелә. Анда аны Шаһгалигә ( Касыйм ханлыгы ханы) көчләп кияүгә бирәләр, улын Александр исеме белән чукындыралар, ул 18 яшенә кадәр яшәгән.

Казан ханлыгын Явыз Иван 1552нче елның икенче октябрендә яулап ала.

- Ә хәзер сан темасына кайтабыз.

3. Предмет ара бәйләнеш:

-Инглизчә 1- 10га кадәр санарга;

-Русча унарлап санарга;

-Татарча уннан кирегә санарга.

Шул телләрдә сан темасында охшаш яки аермаларын билгеләү:

( Похожие и отличительные стороны)

-Инглиз һәм татар саннарында род категориясе бармы?

(юк)

- Рус телендә род категориясе бармы?

(бар: первый, первое, первая)

- Исемне ачыклап килгәндә сан килеш белән төрләнәме?

(Татар телендә төрләнми, мәсәлән, өченче

китапка, өченче китапны.

Рус телендә төрләнә, мәсәлән, пятому человеку,

шестого человека.)

- Исемнән башка кулланганда төрләнәме?

( төрләнә, мәсәлән, өчкә бишне кушкач, сигез була)

-Язылышларында аерма бармы?

(бар, мәсәлән, пятьсот- кушма, биш йөз- тезмә.)

4. Китап белән эшләү.

Зур цифрларны дөрес укырга өйрәнү.

21нче бит. "Татарлар һәм татар теле" тексты ( телдән)

5. Физкультминутка.

Слайдлар белән эшләү.

Аудио - бирем

  1. Җырларны тыңлагыз,саннарны табыгыз.

- Шигырьне тыңлагыз һәм истә калган саннарны дәфтәрегезгә языгыз.

6. Саннарда синонимлык.

2 - пар, куш

3 - трио

10 - дистә, декада

50 - биш дистә , ярты гасыр

2 атна - 14 көн

100 кг. - 1 ц.

1 гасыр - 100 ел.

7. Карточкалар белән эш (язмача)

№ 1

Бирем: саннарны сүз белән язарга.

17, 99, 106, 2007, 899, 333, 21 нче гасыр, 5694, 89455.

№ 2

Бирем: күчереп язарга, саннарның астына сызарга.

Тукталышка егерме дүртенче трамвай килеп туктады. Трамвайга мин икенче кеше булып кердем дә өчәр сумнан билет сатып алдым. Биш тукталыш узгач, трамвайда бары өч кеше калды. Трамвай йөртүче кырык - кырык биш яшьләрдәге абый иде.

№3

Бирем: русчага тәрҗемә итегез.

Безнең өйдә без җидәү. Җиденчесе безнең песи. Аңа дүрт - биш яшь. Минем энемә алты яшь. Ул алма бик ярата. Көненә алтышар алма ашый. Мин гаиләдә икенче бала. Минем тагын ике сеңлем бар.

№ 4

Бирем: саннар белән җөмләләр төзергә.

5 китап, 12 укучы, 89нчы номерлы автобус, 56нчы йорт.

№ 5

Бирем: саннар белән 5 җөмлә язарга.

№6

Бирем: -нчы, -нче, -ынчы, - енче кушымчаларын ялгарга.

Мин 7 ... сыйныфта укыйм. Сеңелем 3... сыйныфта укый. Апа 89 ... автобуска утырып китте. Галия 6 ... партада утыра. Мин сәгать 8... дә йокыдан торам.

8. Төркемләп эшләү.

Бирем. Рим саннарын гарәп саннары белән язарга.

1нче төркем.

CCLIV - 254

XCM - 890

XVIII - 18

CXXI -121

LXXXIV - 84

2нче төркем.

DLXIX - 569

LXII - 62

MMII - 2002

MXXII - 1022

LXXVI -76

  1. Тикшерү (слайд күрсәтү)

IV. Йомгаклау.

Тест ( компьютерда)

1.Сан сүз төркеме нинди сорауларга җавап бирә?

А) Нишли? Нишләде? Нишләп?

Б) Кайчан? Кем? Нәрсә?

В) Күпме? Ничә? Нишәшәр?

2. Дөрес тәрҗемәсен тап:

Первая библиотека 1278 книг

А) бер китапханә а) 1278 нче китап

Б) беренче китапханә б) 1278 китап

В) китапханә беренче в) 1278 китаплар

  1. Бу нинди сан?

MCCCXXXIX DLXXIV

А) 1339 А) 1900

Б) 2222 Б) 574

В) 1567 В) 3875

4. Бер гасыр бер атна

А) 100 ц. А) 24 сәгать

Б) 100ел б) 3 кг.

В) 14 көн в) 7 көн

  1. Тикшерү (слайд)

V. Билгеләр кую, йомгак ясау.

( Карточкалардагы биремнәр, тест, җаваплар искә алынып билгеләр куела.)

Өй эше. 235 нче бит. Текст " Борынгы Казанда татар базары" текстын тәрҗемә итәргә ( телдән).









































Тема: Саннар.

Максатлар: 1. Саннарны сөйләмдә кулланырга өйрәтү.

2. Балаларда күреп һәм ишетеп аңлауны һәм диалогик сөйләмне үстерү.

3. Балаларда игътибарлылык тәрбияләү.

Дәрес тибы: белем һәм күнекмәләрне ныгыту дәресе

Метод һәм алымнар: рәсем белән эшләү, дәреслек белән эшләү, диалог, тәрҗемә итү, аудирование

Материаллар: дәреслек

Җиһазлау: интерактив такта, уенчыклар

Дәрес планы

I Оештыру моменты

-исәнләшү

-уңай психологик халәт тудыру

II Актуальләштерү

-саннарны искә төшерү

III Белем һәм күнекмәләрне ныгыту

-күнегүләр эшләү

IV Өй эшен бирү

-саннар белән үзең турында 3-4 җөмлә төзү

V Йомгаклау

-билгеләр кую

-саубуллашу

Дәрес барышы

I Оештыру моменты

У. - Исәнмесез, балалар!

у. - Исәнмесез!

У.- Бүген сезгә яхшы кәеф телим! Сегодня я вам ңелаю хорошего настроения! Утырыгыз! Бүген класста кем дежур?

у. - Бүген класста без дежур!

У. - Әйтегез әле миңа, бүген кем юк?

у. - Бүген ...... юк.

У. - Рәхмәт, утырыгыз! Балалар, бүген ничәнче число?

у. - Ундүртенче декабрь

У. - Дөрес! Атнаның кайсы көне? Какой день недели?

у. - Сишәмбе.

У. - Дөрес! Молодцы! Хәзер дәфтәрегезгә язып куегыз! Эшебезне башлыйк. Начнем работу. За правильные ответы вы будете получать вот такие красивые яркие жетоны. В конце урока мы их подсчитаем и за них вы получите оценки.

II Актуальләштерү

У. - Ребята, вспомните, что мы изучали на прошлом занятии?

у. - Числа

У. - А как переводится слово "числа" на татарский язык?

у. - Саннар.

У. - Дөрес! Молодец! Ребята, сегодня мы с вами продолжаем нашу тему "Саннар" - "Числа". И сегодня каждый должен уйти с урока, зная и умея применять числа. Теперь давайте вспомним и повторим числа! Монда карагыз! Бик игътибарлы булыгыз! Будьте очень внимательны!

1, 2, 3, 4, 5 , 7, 8, 9, 10

Все цифры перечислены?

у. - Все!

У. - Может мы что-то пропустили? Кто-нибудь заметил?

у. - Да, мы пропустили 8 - сигез

У. - Бик яхшы! Молодцы!

III Белем һәм күнекмәләрне ныгыту

У. - Ә хәзер мин сезнең игътибарлылыгызны тикшереп карыйм. А сейчас я бы хотела узнать, внимательны ли вы!

1 нче күнегү

Саннарны тиешле тәртиптә урнаштырыгыз . Расставьте числа по порядку.

Бер, ун, алты, өч, җиде, ике,тугыз, сигез, дүрт, биш.

Задание на скорость и правильность. Как закончите, поднимайте руку!

Молодцы!

Следующее упражнение.

2 нче күнегү

Вам нужно будет ответить на вопрос "Ничә?" по рисунку.

У. - Ничә (рисунок 4 карандаша)?

у. - Алты карандаш!

У. - Дөрес! Молодец! Запишите в тетрадь!

Ничә (дәфтәр)?

у.-Дүрт дәфтәр!

У. - Дөрес! Молодец!

Ничә (укучы)?

у. - Ике укучы!

У. - Дөрес!

Ничә (чәчәк)?

у. - Биш чәчәк!

Дәрес! Молодцы, балалар!

Итак, давайте перечислим, что вы записали в тетрадях!

Физкультминут

У. - Ребята, устали наверное! Давайте немного разомненмся!

........

У. - Теперь тихонько садитесь. Продолжим работу!

3 нче күнегү

У. - Давайте откроем учебники! Карина, прочитай задание!

у. -

У. - Итак, первый вопрос!

у. -

4 нче күнегү

У. - Дәвам итәбез! Продолжаем! Я читаю предложения, а вы выписываете в тетрадь числа. Потом мы проверим.

Ике атнадан Яңа ел җитә. ИКЕ

Бүген безнең алты дәрес. АЛТЫ

Миңа сигез яшь. СИГЕЗ

Мин икенче сыйныфта укыйм. ИКЕ

Минем бер энем бар. БЕР

…., перечисли, какие числа ты выписал?

у. - ….

У. - Әйдәгез тикшерәбез, дөрес язгансыз микән. Давайте проверим, правильно ли вы все написали.

(җөмләләр укыйбыз, тәрҗемә итәбез)

ИКЕ, АЛТЫ, СИГЕЗ, ИКЕ, БЕР

Поднимите руку, у кого нет ни одной ошибки?

Молодцы, балалар!

Посмотрите-ка ребята, кто к нам пришел в гости?

у. - Хрюша

У. - Правильно! Хрюша пришел к нам, чтобы перед Новым годом немного поучиться у вас! Давайте-ка, ребятки, поможем Хрюше!

- Скажите, как переводится слово «числа»?

-Әйдәгез әле, безнең кадерле кунакларыбызны саннар белән таныштырыйк. Давайте-ка, познакомим наших дорогих гостей с числами.

У. - Дөрес! Молодцы, балалар! Сезгә кадерле кунагыбыз "рәхмәт" әйтә һәм киләсе бәһрәм белән котлый! Вам наш дорогой гость говорит вам спасибо и поздравляет с наступающим Новым годом!

IV Өй эшен бирү.

У. - Ә хәзер көндәлекләрегезне ачыгыз, өй эшен язып куегыз! Откройте дневники и запишите домашнее задание :

Составить и написать 3-4 предложения о себе, используя числа.

Задание всем понятно? Есть вопросы?

у. - Все понятно.

У. - Яхшы!

V Йомгаклау

У. - Итак, давайте посмотрим, кто сегодня активно работал на уроке и давал правильные ответы

У. - Молодец! Бишле! Кто больше?

У. - Вам сегодня пока ставлю 4ку, вам чуть-чуть не хватило активности. В следующий раз, надеюсь, вы постараетесь

Дәресебез тәмам! Игътибарыгызга рәхмәт! Наш урок закончен! Спасибо за внимание! Сау булыгыз!

у. - Сау булыгыз!



 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал