7


  • Учителю
  • Урок татарского языка на тему Күгәрчен һәм малай Роза Хафизова

Урок татарского языка на тему Күгәрчен һәм малай Роза Хафизова

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Роза Хафизова «Күгәрчен һәм малай»

Алсу ГАЛИПОВА,

Әлмәт муниципаль районы мәгариф идарәсе В.Д. Шашин исемендәге "Татнефть" ААҖ «Ямашнефть» НГЧИ прогимназиясенең I квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Максат:

1. Фикерләү кагыйдәләрен өйрәтү: бөтенне таркату, өлешләр арасында бәйләнешне, конфликтны табу, дөрес нәтиҗә чыгару, зур вакыйгаларны кыскартып сөйләргә өйрәтү.

2. Бәйләнешле сөйләм телен үстерү, сүзлек запасын баету, актив лексик составына кертү.

3. Матурлыкны күрергә, тоярга өйрәтү, туган ягыбыз табигатенә мәхәббәт хисләре, сакчыл караш тәрбияләү.

Җиһазлау: Темага кагылышлы рәсемнәр, сүзле карточкалар, схема, таблицалар, дәреслек, Р. Фәхретдиннең, Г Тукайның тәрбияви моментларын чагылдырган әйтемнәре.

Дәрес барышы.

I.Оештыру өлеше. Дәресне башлау, уңай психологик халәт булдыру.

II. Актуальләштерү өлеше.

Укытучы. Табигать турында сөйләшүне дәвам итәбез. Искә төшерик, без нинди хикәяләрне укыдык? («Алдакчы Наил», «Тырыш Юн Су»). «Алдакчы Наил» хикәясендә табигатьнең кайсы стихиясе чагыла? (Су стихиясе). Сулыклар, елгалар төрле була. Сай да - тирән дә, зур да - кечкенә дә. Син йөзә беләсеңме? (Юк/ әйе). Алар янына кемнәр белән генә барырга ярый. (Зурлар белән генә). «Тырыш Юн Су» кытай халык хикәясе нәрсә турында уйландыра? (Табигать кешегә акыл биргән. Шул акылны дөрес һәм акыллы файдаланырга кирәк). Әйе, кешенең эше - белем алу һәм үзенә, кешеләргә файда китерү.

III. Уку мәсьәләсен кую.

1

Укытучы. Без табигать темасын өйрәнүне дәвам итәбез. 29 битне ачыгыз, хикәянең исемен әйтегез. (Күгәрчен һәм малай). Аны кем язган? (Роза Хафизова). Күптән түгел, дәрестән тыш эштә нинди сочинение язган идек? (Аның исеме: "Үкенечтән файда юк"). Эчтәлекне искә төшерегез әле, малай нишләде? (Юл кырыенда утырган кошка таш атты). Укылмаган текстның эчтәлеге турында малай кошка таш атачак дип әйтеп буламы? ( Юк. Укып кына аңлый алабыз). Хикәянең исеменә карап әйтегез, монда ничә персонаж/герой? (Ике персонаж - күгәрчен Һәм малай). Эшләргә җиңелрәк һәм тизрәк булсын өчен искә төшерик, хикәяне ничек анализларга өйрәндек? Нинди сорауларга җавап бирергә әзер булып торабыз? (Балалар кулларында булган анализлау материалын укып белемнәрен ныгыта).

1. Өлешләргә таркат.

2. Нинди вакыйгалар күренә?

3. Өлешләргә исем куй.

4. Кайсы өлеш аеруча әһәмиятле?

5. Өлешләр арасында бәйләнешне күрсәт.

6. Өлешләрнең схематик рәсемнәрен яса.

7. Төп геройларны тап.

8. Матурлык ничек тасвирлана?

9. Үзегезгә билге куегыз.

Укытучы. Геройларны ничек бәялибез? Персонажларга характеристика бирегез - схемасын языгыз.

ГЕРОЙЛАРНЫ БӘЯЛӘҮ

Г1 = +/-С1

Г2 = +/-С1

Г1 - беренче герой;

Г2 - икенче герой;

«+» - уңай сыйфат;

«-» - тискәре сыйфат;

2

С1 - беренче геройның сыйфаты;

С1 - икенче геройның сыйфаты;

Э - эчтәлек.

IV. Уку мәсьәләсен өлешләп чишү. Дәрес барышында җөмлә эчтәлегенә карап сүзлек эше үткәрү.

1. Эчтәлекне өлешләп уку.

Укытучы. Беренче өлешне укыгыз. Нинди вакыйгалар күренә? (Юл чаты, кәрзиннән кыска, капрон җеп асылынып тора, күгәрченнең тәпиләре эләккән). Зур вакыйганы сөйләмдә кыскартып сөйләгез. Өлешкә исем куегыз. (Күгәрчен авыр хәлдә).

Һәр өлеш белән шундый ук эш башкарыла.

2. Сорауларга җавап бирү.

Укытучы. Соңгы өлешне тап, укы. Нинди эш эшләү малайны шатландыра? (Күгәрченнең тәпиен ычкындыра). Күгәрчен нинди хәлгә очраган? Ни өчен кешеләр күгәрчен баласына игътибар итми? Кешеләрнең нинди сыфатлары ачыклана? («-»С - тискәре: кешелексез, шәфкатьсез, гамьсез.) Ә табигать кешегә яшәү өчен көч бирәме? (Табигать кешегә яшәү өчен көч бирә). Кешенең дөньясын бизиме? (Кешенең дөньясын бизи). Зур мөмкинлекләр бирәме? (Зур мөмкинлекләр бирә: кайдадыр ял итү, кояшта кызыну, тәм-том әйберләре).

3. Конфликтны табу.

Укытучы. Кешенең шундый тискәре сыйфатлары булганда табигать кешегә яшәү өчен киләчәктә дә көч бирерме? (Юк, бирмәс). Кешенең дөньясын бизәрме?+ С1 - кешегә яшәү өчен көч бирә;

+ С2 - кешенең дөньясын бизи;

+ С3 - зур мөмкинлекләр бирә: кошларның матур тавышларын тыңлау, кайдадыр ял итү, кояшта кызыну, тәм-том әйберләре.

- С1 - кешелексез;

- С2 - шәфкатьсез;

- С3 - гамьсез.

3

(Юк, бизәмәс.). Зур мөмкинлекләр бирерме? (Бирмәс). Кошка кем ярдәм итә? (Малай). Малайның нинди сыйфатларын күрәбез? (Кешелекле, шәфкатьле, ярдәмчел, булдыклы, тәвәккәл). Кешеләрнең төрле сыйфатларын күрәбез: кешелекле - кешелексез, шәфкатьле - шәфкатьсез, булдыклы да - гамьсез дә. Аеруча әһәмиятле өлешне тап. Җөмләне аерып укы.(...................Малайның кылган эше аның кәефен күтәрә, эчке дөньясын бизи).

4. Нәтиҗә чыгару.

Укытучы. Автор кош образында табигатьнең безнең ярдәмгә мохтаҗ булуын күрсәтә. Кеше табигать белән гармониядә яшәргә тиеш. Кешенең һәрвакыт сайлау мөмкинлеге бар. Ә табигатьнең - юк. Кешеләр кешелекле, шәфкатьле, ярдәмчел булганда гына табигатьне саклап калырга була. Табигать безгә яшәү өчен көч бирер, кешенең дөньясын бизәр, зур мөмкинлекләр бирер.

- Кемнең генә яхшы кешеләр белән дус буласы килми? Андый дуслар һичкайчан да сине авыр хәлдә калдырмаслар.

- Ә кешенең эчке сыйфатын, ул яхшымы, начармы икәнен белер өчен нәрсәгә карыйсыз? (Ул ничек сөйләшә, нинди сүзләр әйтә, нинди эшләр эшли/ по поступкам)

Нәтиҗә №34. Йомгаклау

Шагыйрьләр, язучылар матурлык, яхшылык, дуслык, гармония турында яза. Менә без дә бүген Роза Хафизованың шундый хикәясе белән таныштык.

- Нинди уку мәсьәләсен куйдык? (Табигать һәм без)

- Нәрсә белдек? (Нәтиҗәләрне уку)

-Ничек белдек? (Өлешләргә бүлдек, укыдык, геройларны таптык, анализладык,)

- Нинди нәтиҗәләр ясадык? (Нәтиҗәләрне уку)

- Гомуми билге куегыз.

6. Өй эше

1. Яңа сүзләрне хәтердә калдыру;

2. Текстны аңлап уку - 28 бит.

Вакыт калса, түбәндәге эш эшләнә.

- Сез тагын нинди авторларны беләсез?

- Менә бөек шагыйребез - Габдулла Тукай да кешенең матурлыгы, табигатьнең ямьлелеге турында болай яза:

1. Бер эшнең очына чыкмыйча мактану кирәкмәс.

2. Кем туган-үскән җирендә файдалы кешеләрдән саналмаса, аның күңелендә һәрвакыт чит җирләр сөекле булыр.

1. Бер-берегез белән ачуланышмагыз.

Р. Фәхретдин дә шундый үгетләр яза: үз-үзеңне тота бел. Ялган сүз йөртмәгез. 2. Серегезне саклагыз. Бер берегез белән дус булыгыз.

3. Гөнаһ онытылмас, изгелек җирдә ятмас. Сәламәтлек белән тынычлыкның кадерен белегез.

4. Кешеләргә инсафлы булыгыз, кешеләрнең хөрмәтен аяк астына салмагыз, көчегез җиткән кадәр һәркемгә ярдәм бирегез. Кешеләрне рәнҗетмәгез.

5. Аз сөйләгез, аз ялгышырсыз, һәркемнең кадерен белегез.

6. Һәр ишеткән сүзне сөйләмәгез, һәрбер сүзгә каршы торучы булмагыз. Үч алырга көчегез җитсә дә, гафу итегез, ачуыгызны йотыгыз.

Дәрестән тыш эштә без очрашырбыз башка авторларның матурлык турында уйларын анализларбыз. Өйдә укырсыз, исегездә калдырырсыз.







 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал