7


  • Учителю
  • Научно -исследовольская работа Фатих Кәрим -татар халкының күренекле вәкиле

Научно -исследовольская работа Фатих Кәрим -татар халкының күренекле вәкиле

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала





Татарстан республикасы Яңа Чишмә муниципаль районының "Утяшкино төп белем бирү мәктәбе" гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе.





Фәнни - тикшеренү эше.



Тема: Фатих Кәрим -татар халкының күренекле вәкиле.







Башкарды:8 нче сыйныф укучысы

Зиннуров Ракип Рөстәм улы

Тикшерде: : I категорияле татар теле

һәм әдәбият укытучысы Хәлилова

Әминә Валирахман кызы. .





























2016 ел

Кереш

Мин татар шигъриятенең горурлыгы булган, яраткан шагыйребез Фатих Кәрим турында сөйләп китмәкче булам. Ф.Кәрим - Ватаныбызның тугрылыклы солдаты, үз иле , туган халкы турында чын күңелдән кайгыртучы .

Үлем турында уйлама,

Илең турында уйла,

Илең турында уйласаң -

Гомерең озын була.

Ф. Кәрим.

Әйе, бу сүзләр Фатих абый Кәримовның нәкъ үзенә туры килә. Бу олы хакыйкатьне ул үзенең бөтен иҗаты белән раслады. Фатих Кәрим - бөек Ватаныбызның тугрылыклы солдаты, үз иле, үз туган җире, туган туфрагы өчен чын күңеленнән кайгыртучы батыр сугышчы, кайнар йөрәкле шагыйрь. Фашизмга каршы авыр көрәш көннәрендә ул җырны байрак итеп күтәрде, аны батырлар данын мәңгеләштерә торган үлемсез һәйкәл, буыннардан буыннарга күчә торган халык мәхәббәте итеп күрде.

Әлеге фәнни - тикшеренү эшемнең максаты: күпкырлы талант иясе - шагыйрь дә , хикәяче дә, татар әдәбиятында, драма жанрында иҗат итүче дә, җырлар авторы да булган -Фатих Кәримнең тормыш һәм иҗади юлын, аның турында истәлек-хатирәләрне өйрәнү, иҗадының үзенчәлеген табу.

"Фатих Кәрим - татар милләтенең күренекле вәкиле". Бу теманы мин бик актуаль дип саныйм. Бөек Ватан сугышы чорында үсеш алган иң якты маякларның берсе булган Фатих Кәримнең иҗатын өйрәнү аша матур әдәбиятыбызның күпкырлы булуын , язучыбызның татар әдәбиятына яңалык иҗат итүен күрәбез . Бу шагыйрьнең «Партизан хатыны», «Гөлсем» кебек поэмалары, халыкара трибунада - Нюрнбергта фашистлар ерткычлыгын фаш итүче алыштыргысыз дәлилләр булу дәрәҗәсендә язылганнар.

Фронт тормышының хәтәр һәм авыр шартларына карамастан, шагыйрь һәр буш минутын әдәби иҗат өчен файдалана. Ул Ватан сугышының авыр фаҗигасен рухи яктан да, физик яктан да кичерә, ләкин кешелек сыйфатларын, дуслык һәм бигрәк тә бер-берсен сатмаган образлар тудыра.

Әлеге максатны тормышка ашыру өчен түбәндәге бурычлар куелды:

Фатих Кәрим иҗаты турында белем - күнекмәләрне тирәнәйтү, эзләнү - тикшеренү эшемдә язучы эшчәнлегенең күпкырлы булуын исбатлау, иҗади фикерли белү сәләтен үстерү өчен түбәндәге бүлекләргә бүленде:

1. Фатих Кәримнең тормыш юлы.

2. Ф.Кәрим Ватаныбызның тугрылыклы солдаты.

3. Шагыйрьнең иҗатында сугыш фаҗигасенең чагылышы.

4. Без шагыйрь турында нәрсә беләбез?

Фәнни - тикшеренү эшемнең бүлекләргә бүленеше куйган бурычларга туры китереп төзелде. Бу эшнең төп өлеше 4 бүлектән тора. Беренче бүлектә әдипнең тормыш юлы турында белешмә бирелә. Икенче бүлектә аның гаепсезгә кулга алынуы турында аңлату.Өченче бүлектә әдипнең сугыш турында иҗатына күз салу.Дүртенче бүлектә әдипнең шәхесен, гаҗәеп бай иҗатын һәм аның кыйммәтен күзалларга мөмкин.

Бу фәнни - тикшерү эшен язган вакытта теоретик нигез итеп урта мәктәп өчен татар әдәбияты дәреслекләре, методик кулланмалар кулланылды.

















Беренче бүлек

Ф.Кәримнең тормыш юлы һәм иҗаты.

Ф.Кәримнең тормыш юлы һәм иҗаты белән без 5 нче класста ук таныштык.

Бөек шагыйрьләр , язучылар турында сүз чыкканда , ирексездән , безнең уйларыбызның йомгак очы аларның туган төбәкләренә барып тоташа. Үз иле , туган туфрагы турында чын күңелдән кайгыртучы батыр йөрәкле шагыйрь кайда туды икән?

Фатих Кәрим 1909 елның 9 нчы январенда Башкорт иленең Ает авылында , шигъри Дим буйларында дөньяга килгән.

Җиләкле урманнары , чәчәкле болыннары белән хәйран итә торган иркен табигать нечкә күңелле балага зур йогынты ясый. Аның матурлыкка соклану , язгы иртәнең сафлыгын , яңгырлы көзнең моңсулыгын сиземләү хисләре яшьтән үк туа.

Ф.Кәримнең әти-әнисе , туганнары турында сөйләшик.

Ф.Кәрим шагыйрь җанлы булып ата-ана нигезендә үк ачыла башлый. Үзе искә алганча , аның әдәбият белән кызыксынуы , әтисе үлгәч , һәр көнне , әнисен елата-елата , аңа "Сак-Сок" бәетен укуы белән башлана. Әтисенең апасы Мәрьямнең , абыйсы Ярлы Кәримнең дә шигырьләр иҗат итүе Ф.Кәримне дә иҗатка дәртләндерә.

Татар әдәбиятына якынрак булырга омтылу аны Казанга тарта. Абыйсы тәкъдиме буенча җир төзү техникумына укырга керә. Шул елларда ( 1925-1929нчы) елларда даими яза башлый. Татарстан дәүләт китап нәшриятының яшьләр -балалар әдәбияты бүлегенә җитәкчелек иткән вакытта аеруча канатланып иҗат итә.Ләкин 1937 елда Ф.Кәрим рәсми хакимият тарафыннан эзәрлекләнә башлый. Мулла улы буларак, сыйнфый көрәшкә зыян китергән,имеш. Шулай итеп, Ф.Кәрим 1938 елның 3 нче гыйнварында кулга алына.

Аны 10 елга төрмәгә ябалар. 3 ел вакыт үткәннән соң, Югары суд алдагы хөкем карарын нигезсез дип таба. Нәтиҗәдә 1941 елның 1 нче декабренда әдип иреккә чыгарыла.Берничә көннән хатынын, 2 кызын калдырып, сугышка китә.

































































Икенче бүлек

Ф.Кәрим Ватаныбызның тугрылыклы солдаты.

Фатих Кәрим - бөек Ватаныбызның тугрылыклы солдаты, үз иле, үз туган җире, туган туфрагы өчен чын күңеленнән кайгыртучы батыр сугышчы, кайнар

йөрәкле шагыйрь. Тик менә Фатих Кәримнең 1938 нче елның 3 нче гыйнварында кулга алынуына кем гаепле икән?

Бу безгә озак еллар билгеле булмады. Фатихны кулга алуларын, контрреволюцион пропаганда алып баруда гаепләүләрен без никадәр вакыт ишетмәдек, белмәдек. Ә аны ни өчен халыкка чыгармадылар? Ни өчен ул алдагы елларда билгеле булмады? Дәлилсез мондый уйдырмаларга кем ышансын?!

Шулай итеп, шагыйрьне ун елга төрмәгә ябалар һәм шуңа өстәп тагы биш елга гражданлык хокукларын чикләү җәзасына тарталар. Өч ел вакыт үткәннән соң, тоткынның туктаусыз җибәреп торган язма шикаятьләре-жалобалары тәэсирендә, Югары суд алдагы хөкем карарын нигезсез дип таба. Нәтиҗәдә 1941 нче елның 1 нче декабрендә әдип акланып иреккә чыгарыла.

































Өченче бүлек

Шагыйрьнең иҗатында сугыш фаҗигасенең чагылышы.

Фашизмга каршы авыр көрәш көннәрендә ул җырны байрак итеп күтәрде, аны батырлар данын мәңгеләштерә торган үлемсез һәйкәл, буыннардан буыннарга күчә торган халык мәхәббәте итеп күрде.

Үләм икән, үкенечле түгел

Бу үлемнең миңа килүе,

Бөек җыр ул - Бөек Ватан өчен

Сугыш кырларында үлүе, -

дип язды ул «Ватаным өчен» шигырендә.

Шулай, безнең яраткан фронтовик шагыйребез бик күп авырлыклар, төрле фаҗигаләр күрә. Тик барысы да бит шушы дәһшәтле сугыш аркасында. Ә бит бу фаҗигане без, безнең халык тудырмады: аны Гитлер, кешелекнең явыз дошманы - фашизм тудырды. Моңа бит башка беркем дә гаепле түгел. Бөек Ватан сугышы башлангач та, ил өчен изге көрәшкә күтәрелгән совет кешеләре арасында рядовой солдат, шагыйрь Фатих Кәрим дә бар иде. Шагыйрьнең сугыш башында ук фашизмга каршы көрәшкә чакырган шигырьләре миллионлаган совет кешеләренең йөрәк хисе, ант сүзе булып яңгырый:

Шушы балам өчен, синең өчен,

Нәселем өчен, Туган ил өчен,

Мылтык тотып баскан җиремнән

Бер адым да артка чигенмәм.

«Ант».

Антына мәңге тугрылыклы булып калган хәлдә, Фатих Кәрим Ватан азатлыгы өчен үзенең гомерен дә бирә.

Фронт тормышының хәтәр һәм авыр шартларына карамастан, шагыйрь һәр буш минутын әдәби иҗат өчен файдалана. Ул Ватан сугышының авыр фаҗигасен рухи яктан да, физик яктан да кичерә, ләкин кешелек сыйфатларын, дуслык һәм бигрәк тә бер-берсен сатмаган образлар тудыра.

Фатих Кәрим - кешелексезлекнең, вәхшилекнең аяусыз дошманы. Ул илебезнең барлык солдатлары сафында фашизм белән, үлем китерүче белән бугазлаша.

Фашист илгә үлем генә китерә,

Фашизмның таңы, язы юк -

Яшен уты белән күккә язып әйтәм:

Язы юкның яшәү хакы юк!

«Фашизмның язы юк!»

«Фашизмның язы юк!» - бу инде шигъри ачыш. Таң һәм яз, якты кояш һәм чәчәкләр, мәхәббәт һәм җыр, ярсып сайраучы сыерчыклар - барысы да безнең яклы, безгә юлдаш. Шушы чынлыкны аңлаган кеше буларак, Фатих Кәрим тик бер теләк белән:

Дошманга ялкын сибүче

Җил булып барсам иде,

Тәвәккәллек, батырлыкта

Җыр булып калсам иде, -

дигән теләк белән яна. Һәм, язып үткәнемчә, горур итеп: «Бөек җыр ул - Бөек Ватан өчен сугыш кырларында үлүе», - дип белдерә.

Үзенең шигырьләрендә генә түгел, хәтта хатынына язылган хатларында да ул Ватан өчен батырларча сугышуын, Туган илгә булган мәхәббәтен, фашизмга каршы корал белән дә, җыр белән дә көрәшүен исбатлый: «Бөтен көчемне фашизмга каршы көрәшкә юнәлдерәм. Миллионлаган кызылармеецлар белән бергә, бер сафта бөек Ватанымның, синең, сөйгән балаларымның бәхетен даулыйм. Җырларымның ялкыннарын ун тапкыр көчәйтеп, илем өстенә җиңү шатлыгы чәчәкләрен сибү көненә ышанычлы адымнар ясыйм...»

Фашист илбасарларын шагыйрь «сабыйларның яшен суыручы, бәхет бакчаларын корытучы иң әшәке корт» дип атый. Һәм бик дөрес әйтә. Сибгат Хәким дә бит фашистларга тирән нәфрәт белдергән шагыйрь турында болай ди: «Фатих Кәримдәге ярсу, хыялый моң Бөек Ватан сугышы чорында шулай ташый башлый икән, гаҗәп түгел, чөнки ил язмышы шагыйрьнең язмышы аша уза». Әдипнең бу сүзләре, чынлап та, Фатихка туры килә һәм алдагы сүзләрне аклый.

Сугыш һәм фаҗига. Бу ике төшенчә аерылгысыз бәйләнгән. Фатих Кәрим шәхесе дә нәкъ менә шушы төшенчәләр тирәсендә кайный. Сугыш аны көрәшче-шагыйрь итте, бу фаҗига аны үлемгә этәрде. Шагыйрьнең шушы афәтне - сугышны сурәтләүгә багышланган әсәрләрен күздән кичергәч, бер олы хакыйкатькә инанасың: сугыш булмаска тиеш, фаҗигаләргә чик куелсын! Шагыйрьнең әдәби мирасының кыйммәте шушы түгелмени?!

Бөтен кешелек дөньясына фашизмның ерткычлыгын ачып салуы белән шагыйрь башка мондый хәсрәтнең кабатланмаска тиешлеген кат-кат искәртә, тынычлык өчен армый-талмый көрәшергә чакыра.





































Дүртенче бүлек

Шагыйрь турында без нәрсә беләбез?

М.Җәлил, Ф.Кәрим, Абдулла Алиш, Гадел Кутуй. Алар безнең әдәбиятыбызның горурлыгы иделәр, алар Туган илне явыз дошманнан саклап, бөек яуда башларын салдылар.

"Нинди генә шартларда да ул Кеше булган. Кеше булып кала алган..." Бу сүзләрне кем, кайсы каһарман шәхес турында әйткән?( Ләйлә Кәримова әтисе Ф.Кәрим турында әйткән.)

Ф.Кәрим сугыш шартларында үзенең чын кеше, чын патриот булуын ничек раслый? (Шагыйрь карлы-бозлы окопларда, пулялар яңгыры астында, миналар, бомбалар шартлаганда кулындагы коралы һәм каләме белән үзенең корыч характерлы булуын раслый. Сугыш чоры-аның иҗатының иң югары ноктасы. Сугышчылар ял иткәндә, йоклаганда, шагыйрь үзе әйтмешли, кирза итек кунычын өстәл итеп яза. Фронт шартларында 150 гә якын шигырь, 8 поэма, 2 повесть,1 пьеса язган. Сугыштан соң роман язарга план корган була, кызганыч, Фатих Кәримнең бу хыялы тормышка ашмый кала.

Сугыш ахырында шагыйрь Казанда була. Республика җитәкчеләре аңа тылда калырга мөмкинлек бирә, чөнки яу кырында талантлы кадрлар чиксез күп кырыла. Инде илебезнең Ватан сугышында җиңәчәге бу вакытта шөбһәсез булса да, Ф.Кәрим яңадан фронтка китә. 19 февральдә взвод командиры Ф.Кәрим чын каһарманннарча һәлак була. З.Мәҗитов истәлекләрендә бу турыда ничек язылган ? ( "... Бу көнне аның взводы дошман батальонына каршы тәүлек буе тигезсез көрәш алып бара. Шагыйрь, бу бәрелештә ике тапкыр яраланып та, көрәштән туктамаган. Фәкать фашист снайперының өченче тапкыр тигән пулясы гына аның гомерен өзә. Шушы батырлыгы өчен Ф.Кәримгә Беренче дәрәҗә Ватан сугышы ордены бирелә...

"Казан утлары" журналының 1957 нче елның 1 нче санында басылып чыккан мәгълүматтан өзек.: " Матрос Мөбин Давыдов тарафыннан алып барылган дәвамлы һәм ныклы эзләнүләрдән соң, 1945 нче елның 19 нчы февралендә Бөек Ватан сугышында Кенигсберг шәһәрен һәм крепостен штурмлау вакытында батырларча һәлак булган танылган татар шагыйре, лейтенант Фатих Кәрим күмелгән урын табылды...."

"Хәзер туганнар каберлеге өстендә (сүз 1957 нче елның җәендә Калинград өлкәсе Каверн авылы янындагы зират турында бара.- Ред.) - метр ярым биеклектәге монумент - обелиск, түбәсендә -йолдыз. Кара фондагы мәрмәр стеллага алтын хәрефләр белән шагыйрь турында мәгълүмат язылган...Соңыннан мемориал һәйкәлне Багратион шәһәренең иң матур җиренә күчерәләр, тирәсенә кипарислар утырталар. Тантаналар шул мәйданда уздырыла; хәрби училище курсантлары шунда присяга кабул итә..."

Бүгенге көндә минем милләтем - Муса Җәлиле, Фатих Кәриме булган бөек милләт ул. Алар безнең горурлыгыбыз, мактанычыбыз, кешелек дәрәҗәбез. Фатих Кәрим урамы, Фатих Кәрим премиясе... Шагыйрь иҗаты, шөкер, мәңгеләштерелгән. Бу шулай булырга тиеш тә.





























Йомгаклау

Фәнни - тикшеренү эшен башкарганда түбәндәге нәтиҗәләр килеп чыга. Фатих Кәрим шагыйрь җанлы булып ата-ана нигезендә үк ачыла башлый . Аны 10 елга гаепсезгә төрмәгә ябалар. 3 ел вакыт үткәннән соң, Югары суд алдагы хөкем карарын нигезсез дип таба. Нәтиҗәдә, 1941 елның 1 нче декабренда әдип иреккә чыгарыла.Ул сугышка китә.

Ф.Кәрим сугышта гаҗәеп зур батырлыклар күрсәтә. Разведчик һәм взвод командиры була. Офицер дәрәҗәсенә күтәрелә. Шагыйрь сугыш вакытында унга якын поэма, баллада, йөзләгән шигырьләр, 2 повесть һәм бер пьеса иҗат итә. Тормыш иптәше һәм балаларына матур эчтәлектәге хатлар язып тора. Әйе, сугыш араларында никадәр күп әсәрләр иҗат иткән шагыйрь тыныч елларда нинди генә җәүһәрләр бирмәс иде!Тик гомере кыска булган икән шул. Нинди үкенеч, сугыш бетәргә 2 ай ярым калганда ул батырларча һәлак була.

Үлем турында уйлама,

Илең турында уйла,

Илең турында уйласаң,

Гомерең озын була.

Шагыйрьнең бу изге теләге тормышка ашты. Ф.Кәримнең батырлыгы хәзер җыр булып яңгырый.

Ф.Кәрим -безнең горурлыгыбыз,мактанычыбыз, кешелек дәрәҗәбез.

















Файдаланылган әдәбият

1.Исламов Ф.Ф.Татар әдәбияты:Рус телендә урта гомуми белем бирүче мәкт.5 нче с -фы өчен д-лек (татар балалары өчен) /Ф.Ф.Исламо,Ә.М.Закирҗанов.-Тулл.4 нче басма.-Казан:Мәгариф,2009.-223б.

2. "Казан утлары" журналының 1957 нче елның 1 нче саны.

3.Минһаҗева Л.И.,Мияссарова И.Х.Татар балалар әдәбияты:Урта һәм югары педагогик уку йортлары өчен уку ярдәмлеге/Л.И.Минһаҗева,И.Х.Мияссарова.-Казан:Татарстан Республикасы"Хәтер"нәшрияты (ТаРИХ),2003.-351б.

































Эчтәлек



Кереш........................................................................................................... 1

Беренче бүлек............................................................................................... 4

Икенче бүлек................................................................................................. 6

Өченче бүлек................................................................................................ 7

Дүртенче бүлек............................................................................................ 10

Йомгаклау....................................................................................................... 12

Файдаланылган әдәбият.............................................................................. 13













































14







 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал