7


  • Учителю
  • План урока по татарскому языку

План урока по татарскому языку

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Хәмитова Тәслимә Әнәс кызы



Сингапур методикасы кулланып үткәрелә торган татар теле дәресе

(4 нче сыйныф, рус төркеме.)

ТЕМА: Билгесез үткән заман хикәя фигыль.

МАКСАТЛАР:

  1. Белем бирү максаты - Билгесез үткән заман хикәя фигыльләрнең мәгънәсен, кушымчаларын, соравын, зат-сан белән төрләнешен үзләштерү.

  2. Фикер сәләтен үстерү максаты - Кара-каршы сөйләшү нигезендә укучыларның сөйләм осталыкларын арттыру.

  3. Тәрбияви максат - Укуда тырышлык күрсәтүнең әһәмиятенә басым ясау.

Җиһазлау: проектор, ноутбук, презентация, таратма карточкалар, татар халык биюләре язылган музыка, таймер, татарча-русча сүзлекләр.

Дәрес тибы: яңа белемнәрне формалаштыру.

Кулланылган структуралар:

КОНЕРС, ТАЙМД ПЭА ШЭА, МИКС-ФРИЗ-ГРУП, СЕМАЛТИНИУС РАУНД ТЭЙБЛ, ТИМ ЧИР.

I. Оештыру өлеше. (ХАЙ ФАЙВ (High Five)-тынычлану сигналын куллану.

  1. Укучыларның укытучы белән исәнләшүләре;

  • Укучыларның биткә бит партнерлар белән исәнләшүләре:

  • Сәлам, дустым! (кулларны кысышу)

  • Хәлләр ничек? (җиңелчә җилкә кырыена кагу)

  • Кайда булдың? (кул уйнату)

  • Мин сагындым! (кулны күкрәккә кую)

  • Син килдең! (кулларны җәю)

  • Мин бик шат (кочаклашу, кул кысышу)

  1. Дежур укучы белән әңгәмә.



II. Актуальләштерү.

  1. Лексик материалны кабатлау (диалогны ятларга иде, 21 бит).

МЭНЭДЖ МЭТ (Manage Mat) кулланып эшләү.

Йөзгә-йөз партнерлар диалоглар сәхнәләштерү.

  1. Грамматик материалны кабатлау.

КОНЕРС (Corners) структурасы.

Үткән заман хикәя фигыльләрнең заманнарын карточкалар ярдәмендә кабатлау.

а) Һәр укучыга фигыльләр язылган карточкалар таратыла (Элде, ашата, бәйли, алып кайтты, күтәрә, очты, кунды, ясый, башлады...)Һәр укучыга бер фигыль бирелә.

Белә, укыган, бара, эшләгән, сорады, чыкты.

  • Хәзер мин сезгә сүзләр язылган карточка таратам. Бу сүзләр ярдәмендә үзегезгә кирәкле почмакны сыйлыйсыз. Фикерегезне партнерыгызга 15 секунд аңлатасыз. Кемнең буе озынрак,шул башлый. ТАЙМД ПЭА ШЭА (Timed- Pair-Share) структурасы. (Вакыт башланды. Таймер куела. Вакыт бетте.) Молодцы, укучылар. Булдырдыгыз!



III. Яңа материалны үзләштерү.

  • Матур язу күнегүе:

Экранда

  • Укучылар, бүгенге числоны, теманы дәфтәрегезгә языгыз һәм бу шигырь юлларын дөрес хәрефләр белән матур итеп язып куегыз.

Кышын бездә яшиләр

Пснәк... һәм чыпчык...,

Кугәрчен..., чәүкә...,

Тагын башка кошчыклар.

Гасыйм Лотфи

  • Укучылар экрандагы җөмләне тәрҗемә итик.

Тактада

Тактадагы җөмләләргә тиешле фигыльләр өстибез.

1)Көз көне салкын җил... .

2)Көз көне яңгырлар... .

3)Көз көне кошлар җылы якларга... .

4)Кыш көне чыпчыклар, күгәрченнәр, песнәкләр бездә... .

  • Күпнокталар урынына фигыльләр куегыз.Бу фигылльләр нинди заманда?

  • Хәзерге заманда.

  • фигыльләр нең тамырларын табабыз

  • Ис,яу,кит,кышла.

  • Хәзер билгесез үткән заман хикәя фигыль формасы белән танышабыз.

Тактага түбәндәге сүзләр языла: искән,яуган,киткән,кышлаган.



Искән

Этот глагол обозначает действие, которое совершилось в прошедшем времени, но говорящий в этом не совсем уверен. Эта форма образуется с помощью окончаний -ган-гән,кан-кән отвечает на вопрос нишләгән? что делал?

Салкын җил искән.

Бупрошедшеенеопределенное время меняется по лицам и числам.

Тактада баганалап фигыльләр язылган.Тамырларын табабыз.Бу тамырларга-ган-гән,кан-кән кушымчалары ялгыйбыз.

Бара,кайтты,килде ашый,эшли,сөйли,белә,уйный,йоклады ,сөртә,бирде,оча.

Барган,кайткан,килгән,ашаган,эшләгән,сөйләгән,белгән,уйнаган,йоклаган,сөрткән,биргән,очкан.

Тәрҗемә итәбез.

Димәк сез тактада билгесез үткән заман фигыльләрен яздыгыз.



Физминутка:

  • Укучылар, урыннардан тордык.Урындыкларны этеп куегыз.Встали из-за парт. Стулья задвинули.

МИКС - ФРИЗ - ГРУП (Mix-Freeze-Group) структурасы

  • Укучылар, без хәзер барыбыз да бер әйләнә ясап басабыз. Музыка кушыла, сез шул музыкага бии-бии әйләнәсез. Музыка туктагач, сез бер урында басып каласыз. Шуннан соң мин сезгә сорау бирәм, сез шул сорауның җавабын миңа укучылар саны ярдәмендә күрсәтергә тиеш буласыз.

Татар халык бию көенә йөриләр. Музыка туктый. Сорау бирелә. Сораудагы җавап санына карап берләшәләр:

  • Хикәя фигыльнең ничә заманы бар? (3)

  • Үткән заман хикәя фигыльнең ничә төре бар? (2)

  • Билгесез киләчәк заманның ничә соравы бар? (1)

  • Сыйныфта ничә укучы бар? (6)



IV. Белем-күнекмәләрне ныгыту

СИМАЛТИНИУС РАУНД ТЭЙБЛ (Simultaneous Round Table) структурасы.

  • "Хаталарны төзәт!" уены

  • Мин һәрберегезгә хаталар җибәрелгән карточкалар таратам.Сез хаталарны төзәтәсез һәм түгәрәк буенча бер-берегезгә биреп, дөреслекне тикшерәсез.

  • Көз көне көннәр озын.

  • Көз көне кошлар җылы яктан кайтканнар.

  • Чирик туплар янына килгән.

  • Песи"Чирик,чирик..."дигән.

  • Эт шарлар чукырга яраткан.


Эшләрне тикшерү, бәяләү. Билгесез киләчәк заман хикәя фигыльләрне әйтү.

Диалог төзү. Төркемнәрдә бергә эшлиләр. Диалогларны тиешле репликалар өстиләр.



  • Әни,бу нинди кош?

  • Әнием,чипчык нишләгән?

  • Әйдә әнием, өйгә алып кайтыйк.

  • Әнием,чыпчыклар нәрсә ашый?

  • Әни, ипи бир әле.

-Укучылар бер-берсен көтеп торалар һәм эшләп бетергәч ТИМ ЧИР кулланалар (феерверк ясап, пш-ш-ш тавышы чыгаралар).

  • Һәр өстәлдән җилкәгә җилкә партнерлар сәхнәләштерәләр.



V. Йомгаклау.

  • Укучылар,сезгә дәрес ошадымы? Бүгенге дәресне "5" легә кемнәр үзләштерде? Кемнәр үз эшчәнлегенә "4" ле куя, кемнәр "3"ле куя? Өстәлегездә билгеләр язылган түгәрәкләр бар. Җөмләләрне укып, түгәрәкләрне күтәрегез.

  • Дәрес материалын бик әйбәт үзләштердем, хәтта иптәшләремә дә булыша алам. 5

  • Әйбәт эшлим, материалны аңладым. 4

  • Әйбәт эшлим, ләкин иптәшемнең ярдәменә каршы килмим. 3



VI. Өй эше.

63 бит,5нче күнегү.

  • Укучылар, кыш көне кошларга булышыйк. Сау булыгыз, укучылар!



 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал