7


  • Учителю
  • Сыйныфтан тыш уку дәресе.Тема: Тырышкан-табар, ташка кадак кагар. Ә.Сәлах. Саф күңел .

Сыйныфтан тыш уку дәресе.Тема: Тырышкан-табар, ташка кадак кагар. Ә.Сәлах. Саф күңел .

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

</ Сыйныфтан тыш уку дәресе

Тема: Тырышкан-табар, ташка кадак кагар.

Ә.Сәлах. Саф күңел (2 дәрес)

Татарстан Республикасы Әлмәт шәһәре"Ямашнефть"

нефть һәм газ чыгару идарәсе прогимназиясе

1 нче категорияле татар теле һәм әдәбияты

укытучысы Вилданова Алия Игиз кызы



Максат: укучыларда чын профессия кешеләренә хөрмәт, хезмәт сөю хисләре, тырышлык, тәвәкәллек сыйфатлары тәрбияләү.

Дәрес барышы.

  1. Халык мәкаленең мәгънәсенә төшенү: "Тарткан атка-йөкнең авыры"

Укучылар Ә.Сафиуллинның тырыш , булдыклы , алдынгы нефтьче булуы турында сөйлиләр.

2.Уку мәсьәләсен кую.

Укытучы

Нефть чыгару эше гел авыр, кул хезмәте белән генә башкарылса, 3 млн тонна чыгарырга мөмкин булыр идеме икән? Яңа технологияләрне кем уйлап чыгарган, дип уйлыйсыз?

Укучы:

Нефтьчеләр үзләре дә эшне җиңеләйтү юлларын эзлиләр, рационализаторлар барлыкка килә. Төрле автомат җайланмалар кулланыла башлый.

-Нефтьне скважинадан товар паркына куу өчен автомат җайланмасы куллану эшчеләрнең хезмәтен шактый җиңеләйтә. Скважинада автомат ябучы-автозакрыватель оператор Рафик Әмирханов уйлап таба.Тора-бара тәүлегенә өч смена эшләү бетә, чөнки төнлә автоматлар эшли.

- Нефтьчеләр тагын нинди авырлыклар, кыенлыклар кичерәләр?

Бу эштә еш кына аварияләр дә булып тора.

2.Өзекне уку дәвам итә:"Аврия , чыннан да бик катлаулы булып чыкты. Кайдадыр җир астында, Кәшер авылыннан ерак түгел, нефтьүткәргеч шартлаган. Нефть атып чыккан бер җирне көрәкләр белән казып. Ачып карадык, өзелгән урынны тапмадык.Аннан торбаның буеннан-буена киттек... Ул елларда нефтьне скважинадан җыю пунктына куган вакытта торбада зур басым хасил була, сыйфатлы электродлар җитмәү сәбәпле, торбаның ике башын гомерлек итеп ябыштыра алмыйлар иде. Менә шушы хәл еш кына торба шартлауга, күп-күп нефть агып чыгуга , колхоз басуларын мазутка батыруга китерә иде."

-Хәзерге көндә мондый аврияләргә юл куелмый. Табигатьне саклау кешелек өчен кирәк. Нефтьчеләр чишмәләрне торгызу буенча зур эш башкаралар. Агач утырту, яшелләндерүне үзләренең бурычы дип саныйлар (слайдларда төзекләндерелгән чишмәләр, парклар күрсәтелә).

3.Укучылар китаптан өзекләр укыйлар, рәсемнәр карыйлар, альбомнан төрле елларда эшләгән нефтьчеләр турында мәгълүмат белән танышалар.

Укытучы: әсәрнең төп герое Әнвәр- алдынгы оператор, тырыш эшче. Тырышлык бушка китми.Шушы тырышлыгы белән ул үзенең тормышын да яхшы гына көйләп алып бара. Үзе яраткан кыз белән тормыш кора, улларын үстерәләр. Йорт сала. Әнвәр әнисен, туганнарын да ташламый, аларга да һәрвакыт булыша, эшкә өйрәтә.

Ә.Сафиуллин 35 ел хезмәт куя, ул төрле бүләкләргә лаек була. Шуларның иң зурысы-Социалистик хезмәт Герое исеме. Ул лаеклы ялга киткәннән соң да актив җәмәгать эшлеклесе булып кала. Укучылар белән очрашуларда катнаша.

Иртә әле- тынмаячак,

Бер дә тынып тормаячак

Батырлар җыры.

Батырларга яу бетмәгән,

Үтмәгән әле, үтмәгән

Батырлар чоры!

Батырлар чоры!

Роберт Миңнуллин.

4.Дәрескә чакырылган нефтьче әти-әниләр чыгыш ясыйлар.Кайда укулары, ничек профессия алулары, хезмәтләре турында сөйлиләр.

Дәрес ахырында укучылар М.Җәлилнең "Имән", "Бакчачы карт" шигырьләрен, якташ язучы Т.Шәмсуаровның нефтьчеләр турында шигырьләрен яттан сөйлиләр.







 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал