- Учителю
- Урок по татарской литературе на тему Р.Миннуллин ижаты (6 класс)
Урок по татарской литературе на тему Р.Миннуллин ижаты (6 класс)
Әдәбият, 6 нчы сыйныф.
Тема : Балачак иленә сәяхәт.
Максат:
1) Р.Миңнуллинның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштыру.
2) Сәнгатьле уку, бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен үстерү.
3) Шагыйрь иҗатына мәхәббәт тәрбияләү.
Материал: дәреслек, Р.Миңнуллин китаплары, видеоязма, презентация.
1. Оештыру.
Бәйрәмсез бик күңелсез бит-
Күңелсездер сезгә дә.
Бәйрәмнәр кирәк безгә дә,
Бәйрәмнәр кирәк сезгә дә,
Кирәк һәммәбезгә дә !
2. Уку мәсьәләсе кую.
Әйе, Бүген бездә бәйрәм - шигырь бәйрәме, балачак бәйрәме.
Балачак- кеше күңелендә тирән эз калдырган иң матур бер чор.
Шагыйрьләр арасында бала күңелен үтәли күрә белгән каләм ияләре шактый. Бүген безнең дәресебез шундый бер шагыйрь турында. Ул бөтен гомерен балалар иҗатына багышлаган, әсәрләрендә балалар кебек шаяра да , шул ук вакытта уйчан да. Кем икән ул? Аны белү өчен мин сезгә бер шигырь укыйм
Туган җиргә кайтсам-китсәм,
Юлым - Актаныш аша.
Шуңа микән, кайткан саен
Җаным актанышлаша.
Актанышча сүләшәм мин,
Актанышча яратам;
Җиргә булган мәхәббәтне
Актанышта яңартам.
Ә Илешне - туган җирне -
Сөн генә бүлеп тора.
Сөн - сердәшем. Ул үзе дә
Мин диеп үлеп тора.
Ике арада ятмыйм дип,
Саега, кими, кибә.
Сөнне кичәр өчен хәзер
Кирәкми инде көймә.
Яланаяк кичәм Сөнне -
Көтәләрдер Илештә.
Тик мин инде туган җирдә
Актанышта килеш тә... ("Актаныш аэропорты")
- Әйе, бүгенге дәресебез балалар шагыйре Р.Миңнуллин иҗатына багышланыр.
- -Без шагыйрь иҗаты буйлап сәяхәткә чыгарбыз. Сәяхәтебез түбәндәге маршрутлардан торыр:
- Туган илем- газиз җирем.
- "Шигърият бакчасында "
- "Җырлар дөньясында".
- "Мактау тактасы".
- "Тапкырлар иле"
3. Уку мәсьәләсен чишү.
1 тукталышыбыз Туган илем- газиз җирем.
"Үз илеңдә яшәү бәхеттер ул-
Үләне дә аның бәрхеттер ул.
Бәхеттер ул үз көеңне көйләү,
Рәхәттер ул үз телеңдә сөйләү. "Үз илеңдә"
- Туган ил, Туган җир дибез ? Ә нәрсә соң ул туган ил?
- -Ни өчен ул шулай кадерле ? Күңелгә якын ?
- Шагыйрҗнең туган җире турында нәрсә әйтә алабыз? (Башкортстанның Илеш районы Нәҗеде авылында туа, балачагы Шәммәт авылында уза. Туган авылы Сөн елгасы янында урнашкан, матур табигатьле. Шагыйрь туган якка багышлап бик күп шигырьләр иҗат иткән)
- Шагыйрь туган җиренә багышлап бик күп шигырьләр иҗат иткән. Әйдәгез шуларның берсен тыңлап китик. " Кайтыйк ла үзебезгә "шигырен тыңлау. (бер укучы сөйли) .
Менә икенче тукталышка да килеп җиттек . Әлеге тукталышыбыз
"Шигърият бакчасында " дип атала.
Р.Миңнуллин иҗат иткән шигырьләрне бер җепкә тезсәк , ул меңнәрчә чакрымнарга сузылыр иде. Бүгенге көндә шагыйрь 30 дан артык китап авторы.
Шигырьне мин үзем язмыйм,
Кемдер әйтеп яздыра.
Колакка шигырь пышылдап
Мине юлдан яздыра, - дип яза "Шигырьне мин үзем язмыйм " шигырендә.
- Ә шагыйрь абый язар өчен илһамны каян ала соң? Әйдәгез үзен тыңлап китик.
- -Р.Миңнуллин нинди темаларга иҗат итә? Балачак нинди булырга тиеш (балачак шат, әти-әниле, имин булырга тиеш). "Энекәш кирәк миңа", "Әни мин көчек күрдем" шигырьләрен яттан сөйләү.
- Иҗатында төп тема кайсысы ? Ни өчен?
- Әйе, Роберт Миңнуллин әниләр темасы зур урыннны алып тора. Шундый шигырьләрнең берсе "Әнкәйне сайлап алмыйлар". (бер укучы сөйли)
3 НЧЕ ТУКТАЛЫШ: "Җырлар дөньясында ".
Р.Миңнуллинның һәрбер шигыре җырлап тора, аның бик күп шигырьләренә көй язылган. Җырчылар шагыйрьнең сүзләренә язылган җырарны яратып җырлыйлар, халык яратып тыңлый.
Моның сере нидә икән соң? Шагыйрь үзе бу турыда болай ди: (видеоязманы карау)
4 НЧЕ ТУКТАЛЫШ: "Мактау тактасы". Һәрбер хезмәт бәяләнергә тиеш. Ә шагыйрь Р.Миңнуллинның иҗатын күрәләр һәм югары бәя бирәләр.
5 НЧЕ ТУКТАЛЫШ: "Тапкырлар иле" булыр .
- Менә без мәктәпкә дә кайтып җиттек. Әйдәгез инде белемнәребезне тикшереп карыйк. (кроссворд чишү)
- Сәяхәт сезгә ошадымы?
- Дәресебезне Р.Миңнуллин иҗат иткән шигырь белән төгәллибез.
Күкрәгемдә гомер буе
Минме сөю йөртмәгән?..
Моннан соң да йөртәчәкмен -
Дәрт әле дә бетмәгән!
Янып-пешеп, тиргә төшеп
Минме икмәк икмәгән?..
Моннан соң да игәчәкмен -
Әле тир дә кипмәгән!
-
Үземнең туган халкыма
Минме хезмәт итмәгән?..
Моннан соң да итәчәкмен -
Ялга вакыт җитмәгән.
-
Шау-гөр килеп, янып-көеп
Минме гомер итмәгән?
Моннан соң да итәчәкмен -
Гомер әле үтмәгән.
-Әйе, киләчәктә дә Р.Миннуллин безне үзенең яңадан-яңа матур шигырьләре белән сөендерсен иде.
4.Йомгаклау.