7


  • Учителю
  • Вне классное мероприятие 'Муса Җәлил иҗатына багышлаган КВН' (5-7 класс)

Вне классное мероприятие 'Муса Җәлил иҗатына багышлаган КВН' (5-7 класс)

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Тема. Ватандар шагыйрь,

Каһарман шагыйрь.

Максат. КВН кичәсендә Муса Җәлилнең тормыш юлын, иҗатын искә алу, шигырьләрен сәнгатьле итеп уку, сәхнәләштерелгән әсәрләрен карау. Туган илгә, туган җиргә, туган халкына мәхәббәт тәрбияләү.

Җиһаз. Муса Җәлил портреты, китап күргәзмәсе, плакатлар.

Кичәнең барышы.

1.Сәламләү өлеше.

2.М.Җәлилнең тормышы һәм иҗаты буенча белемнәрне тик-
шерү бәйгесе.

3.Шигырь бәйгесе.

4.Сәхнәләштерелгән әсәрләр.

5.Капитаннар бәйгесе.

6.Шигъри юллардан өзекләр.

7.Хөкемдар сүзе.



Зал бәйрәмчә бизәлгән. Уртада Муса Җәлил портреты, аның янында кичәнең эпиграфы итеп шигъри юллар эленгән һәм М.Җәлил әсәрләреннән китап күргәзмәсе куелган.

КВН кичәсен башлап җибәрү өчен сүзне VI һәм VII сыйныф укучыларына бирәбез.

I. Сәламләү өлеше.

Сүз "Кызыл ромашка" командасына бирелә.

"Кызыл ромашка" командасыннан "Җәлилчеләр" командасына

ялкынлы кайнар сәлам!

Девиз:

Чәчәктә таҗлар ни чаклы,

Бездәдуслар шул чаклы.

Сүз "Җәлилчеләр" командасына бирелә.

"Җәлилчеләр" командасыннан "Кызыл ромашкалар" командасына

ялкынлы кайнар сәлам.

Девиз:

Син яшәмә җирдә файдасыз бер

Түмгәк булып тигез урында.

Янып калсын гомрең маяк булып

Үзеңнән соң килгән буынга.

II. МусаҖәлилнең тормышы һәм иҗаты буенча белемнәрне тикшерү бәйгесе.

М.Җәлил кайсы елда туа? ( 1906 )

Әнисенең исеме ничек? (Рәхимә)

М.Җәлил, Оренбургка күчкәч, нинди мәдрәсәдә укый?( Хөсәения)

Беренче шигыренең исеме ничек? ("Бәхет")

Кызының исеме ничек? (Чулпан)

Кайсы еллар арасында ул татар рабфагында укый?(1925-1927)

Нинди балалар журналында эшли? ("Кечкенә иптәшләр", "Октя-
брь баласы").

М.Җәлилнең нинди операларын беләсез?("Алтынчәч", "Илдар")
"Ана бәйрәме" -шигырьме, поэмамы, балладамы? (Баллада)

Җәлил кайсы фронтка җибәрелә? (Волхов)

Нинди газетада эшли? ("Отвага")

Кайчан әсирлеккә эләгә? ( 1942, 26 нчы июнь )

Җәлилчеләрнең башы киселгән көн? (1944, 25 нче август)

Икенче "Моабит дәфтәре"н саклап, илчелеккә тапшырган
көрәшченең исеме ничек? (Андре Тимерманс)

М.Җәлил ничә көнтоткынлыкта була? (791)

"Моабит дәфтәре"ндә ничә шигырь була? ( 94)

III. Муса Җәлил шигырьләре буенча рәсемнәр бәйгесе.

"Кызыл ромашка" командасы "Джим" шигыренә, "Җәлилчеләр" командасы "Кызыл ромашка" шигыренә рәсем ясыйлар.

IV. Муса Җәлил әсәрен сәхнәләштерү бәйгесе.

"Кызылромашка" командасына "Кызылромашка", "Җәлилчеләр" командасына "Анабәйрәме" әсәрләренсәхнәләштерү.

V.Капитаннар бәйгесе.

Бирем: Ромашканың таҗ яфракларына 6 сорау язылган. Һәр капитанга 3 әр сорау бирелә.

1. М.Җәлил кайда туган? (Оренбург өлкәсе Мостафа авылы) 2. Әтисенең исеме ничек? ( Мостафа )

3.Беренче шигыре кайсы газета һәм нинди исем астында чыга? ("Кызыл йолдыз" газетасы, "Нәни Җәлил")

4.Җәлилчеләрне җәзалаган төрмәнең исеме? (Плетцензе)
5."Хөкем алдыннан" картинасы кем тарафыннан язылган?

(Харис Якупов)

6.Сугышчан батырлыгы өчен М.Җәлилгә кайчан Советлар Союзы Герое исеме бирелә? (1956, 2 нче февраль )


VI. Муса Җәлил шигырьләренең исемен әйтергә.

... Уенчыклар, бүләкләр

Безгә тагын алып кил.

Соңга калма, бабакай,

Атлап түгел, чабып кил. ("Суык бабай")


Чәчәкләр кәефләнеп

Җай гына селкенделәр.

Һәм кинәт шунда гаҗәп

Бер яңа хәл күрделәр. ("Кызыл ромашка")


Я сузып кына,
Я бик еш кына
Кикрикук... ("Әтәч")


Сикереп торды Марат

Күрә- эшләр харап.

Тагын соңга калган

Шул йокыга карап. ("Сәгать")

Кайгырма дус, яшьли үләбез дип,

Без алмадык сатып гомерне.

Үзебезчә яшәп, үзебезчә,

Без чиклибез анны түгелме?! ("Дуска")


Алар...Алар җыйнап аналарны,

Балаларны кырга кудылар.

Казыттылар чокыр, ә үзләре,

Ә үзләре читтән карап тордылар. ("Вәхшәт")


Авыл яна шәфәкъ нуры булып

Уйный куктә янгын шәүләсе.

Күмерләнгән өйнең тупсасында,

Аунап ята анна гәүдәсе. (Яшь ана")



Хәзер инде ачудан

Кәбестәне ташладым.

Һәм күршегә үч итеп,

Бүре асрый башладым. ("Күршеләр")


Сиңа миннән хәбәр китерсәләр,

"Алмаштырган илен",- дисәләр,

Син ышанма, бәгърем ! Мондый сүзне

Дуслар әйтмәс, мине сөйсәләр. ("Ышанма")


VII. М.Җәлил шигырьләрен сәнгатьле итеп сөйләү.

"Кызыл ромашка" командасы "Дару",

"Җәлилчеләр" командасы, "Бер үгет" шигырен сөйлиләр.

VIII. Хөкемдар лар сүзе.

Казан шәһәре Авиатөзелеш районы МБОУ

"54 нче номерлы аерым фәннәрне тирәнтен өйрәтүче

гомуми урта белем бирү мәктәбе"





















 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал