7


'Әниләр көне' нә дәрес

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Исәнмесез, димен бүген сезгә,

Бәйрәм белән газиз аналар!

Юллар ерак булса, җырлар белән

Якынаер бүген аралар.

1 а. б. Хәерле кич, безнең иң кадерле кунакларыбыз - әниләребез, килгән кунаклар, укытучылар, балалар! Сезне барыгызны да бүгенге бәйрәм - Әниләр көне белән тәбрик итәбез.

2 а. б. Бәйрәмнең кайсы да тәнгә җиңеллек, рәхәтлек, җанга ял бирә.

Шушы бәйрәм көне күңелегезгә шатлык, тәнегезгә сихәтлек, өегезгә иминлек алып килсен!

Укытучы. Әни, әнием, әнкәй! Кадерләп, назлап әйтәбез. Күңелебездәге бөтен рәхмәтне шушы гади сүзгә салабыз, һәрвакыт яныбызда булган, уңышларыбыз өчен шатланып, кайгыларыбызны уртаклашып яшәгән газиз әниебезгә дәшәбез. Халык ана хакын хаклауны Алла хакын хаклауга тиңли. Ана турындагы бер әйтемне искә алыйк. ,,Анаңны арка кочып Мәккәгә алып барсаң да, бурычыңны үтәп җиткерә алмассың! Анаң өчен уч төбендә тәбә куырсаң да, хакын хисаплап бетерә алмассың." Гасырлар аша килеп ирешкән бу гыйбрәтле, канатлы фразаларны җаныбызга сеңдерү зарур.

Балагызның берәве сез,

Гаиләнең йөрәге сез.

Иминлекнең терәге сез.

Һәркемнең кирәге сез.

Сез чаялар, сез батырлар,

Сез дөньяда иң матурлар.

Сез булганга тормыш ямьле,

Сез булганга яшәү гамьле.

1 ук. Әни... Өч хәрефтән торган бу сүздә күпме наз, җылылык һәм күңел тойгысы! Әни... Һәр кеше өчен иң кадерле, иң сөйкемле зат ул!

2 ук. Әни... Аның күзләре шундый мөлаем һәм ягымлы. Әйтерсең, бөтен дөньяның акылын һәм сабырлыгын җыйган диңгез! Ә әнкәйнең куллары иң-иң җылы, иң-иң кадерле куллардыр, мөгаен.

3 ук. Шул ягымлы куллар сиңа кагылуга, бөтен кайгыларың югала. Ә ,,балам" дип аркаңнан сыйпаса, сиңа гүя очар канатлар үсә. Ә сүзләре... сүзләре шундый татлы, туң йөрәкләрне эретерлек җылы.

4 ук. Ә авырсаң... авырсаң, төннәр буе күз йоммыйча, яныңнан да китми инде ул! Бары әнкәйләр йөрәге генә шулкадәр түземле, шәфкатьле.

5 ук. Нинди генә рәхмәтләр әйтсәк тә, җитмәс төсле. Әниләребез, сезгә саулык-сәламәтлек, кайгысыз-хәсрәтсез тыныч тормыш, озын гомер телибез.

1 ук. Әкрен генә карлар ява.

Дөнья бик юмарт бүген.

Бүген әниләр бәйрәме

Шуңа күңелем шат минем.


2 ук. Иң кадерле кешеләрне

Кадерлибез, зурлыйбыз.

Чын күңелдән һәммәгезне

Бәйрәм белән котлыйбыз.

3ук.Әни сүзе - иң бөек сүз,

Юк аңа һичбер алмаш.

Иң - иң әйбәт кешеләр дә

Әни кебек булалмас.

4 ук. Әниләрнең бәйрәме ул

Безнең дә көткән бәйрәм.

Җырлап - биеп күңел ачыйк

Бүген әниләр белән.

Җыр

2сыйныф укучылары

1укучы: Ягымлы бер сүз белән

Елмайтыйм әле сезне.

Мин яраткан ул сүзне-

Иң кадерле зур сүзне.

Сез дә аны беләсез,

Мөмкин түгел белмәскә!

Әниеңә сыенып

"Әни, әнкәй" димәскә.

2.Әнием гел балкып тора

Күктәге йолдыз кебек.

Мин дә тырышам булырга

Газиз әнием кебек!

Өйрәтәсең һәр нәрсәгә

Зур сабырлыклар белән.

Рәхмәт әйтеп тәбриклим.

Әниләр көне белән!




 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал