7


  • Учителю
  • ЭССЕ Укытучы- иң изге,иң гүзәл кеше

ЭССЕ Укытучы- иң изге,иң гүзәл кеше

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала



Татарстан Республикасы Чистай муниципаль районы МБГББУ "16нчы урта гомуми белем бирү мәктәбе"

















"Укытучы - иң изге, иң гүзәл, иң мөкатдәс кеше"

































Укытучы:

1 квалификацион категорияле

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Гыйләҗева Рәзилә Кирам кызы.



Чистай- 2016





Бүгеннән көз җиргә аяк басты:

Алтын яфрак тезә юлларга.

Шау-гөр килеп укучылар атлый,

Чәчкә бәйләмнәре кулларда.

Шул чәчкәләр һәр сентябрь саен

Күңел тәрәзәмне кагадыр.

Ни дисәң дә минем тамырларда

Укытучы каны агадыр.

(Флера Тарханова)



Мин - укытучылар гаиләсеннән. Минем әбием, әнием,апам гомерләрен балаларга белем бирүгә багышлаганнар. Әнием - Гүзәлия Габделбарый кызы, гомере буе туган авылым мәктәбендә башлангыч сыйныфлар укытучысы булып эшләде. Таләпчән булуына карамастан, укучылары аны чын күңелдән хөрмәт итәләр, юксыналар. Бүгенге көндә ул лаеклы ялда булса да, миңа ярдәм итә, үзенең җылы киңәшләрен бирә. Мин дә әнием сукмагыннан киттем. Кечкенә чактан ук укытучы булырга хыялландым. "Кем булырга?" дигән темага сочинение, хикәяләр язганда да, "Киләчәктә мин укытучы булам," - дип яза идем. Шушы хыялларым мине Бөгелмә педагогия училищесына илтте. Аннан Яр Чаллы дәүләт педагогия институтында укыдым. Бу минем өчен искиткеч зур бәхет иде.

Бүгенге көндә Чистай шәһәренең "16 нчы гомуми белем бирү мәктәбе" ндә татар теле һәм әдәбияты укытам. Укучыларымны бик яратам, һәр иртә алар янына ашыгам. Балалар да мине хөрмәт итәләр. Без алар белән төрле бәйрәмнәр, кичәләр үткәрәбез, район һәм республика бәйгеләрендә катнашабыз.

Укытучылык хезмәте авыр булса да, эшемне яратып, күңел биреп эшлим. Билгеле, балалар белән җанлы аралашу, кызыклы, файдалы чаралар тәрбия эшендә уңышларга, аңлашуга, эшеңнән канәгатьләнүгә китерә.Укытучы артист, шагыйрь, оста белем һәм тәрбия бирүче булса гына балалар белән тулы ышанычка, уртак максатка ирешә ала. Син авыр, ләкин дөньядагы иң кирәкле хезмәтне бар көчеңне куеп башкарасың. Нарасый күңеленә син чәчкән игелек орлыклары шытымнар бирсен, үссен, корымасын иде.

Буыннан-буынга күчкән укытучылык хезмәтен башкару бер дә җиңел түгел. Ул бөтен йөрәгеңне биреп эшләүне, гаиләң тарафыннан аңлауны сорый. Ләкин, минемчә, чын укытучының йөрәге бик олы, күңел җылысы чиксез...

Үзем укытучы булып эшләсәм дә, минем дә беренче яраткан укытучым бар. Шуның өчен дә миңа "мәктәп" белән "укытучы" төшенчәсе бик якын.

Укытучым. Мәктәп. Бу ике сүз

Күңелемдә яши янәшә.

"Мәктәбем"-дип әйткән чакта күңел,

"Укытучым"-дип йөрәк эндәшә.

Укытучы - иң изге, иң гүзәл, иң мөкатдәс кеше. Әлеге исемене йөртү - үзе генә дә горурлык ул. Гомер-гомергә укытучы һөнәре - иң күркәм, иң ихтирамга лаек һөнәрләрнең берсе булып саналган. Алар гына һәрвакыт тормыш дәрьясында кайный, мең төрле сорауларга җавап бирә, безне белем дөньясына алып керә. Бер үк вакытта укытучыларыбыз безнең иң якын дусларыбыз да. Бары алар гына безнең күңел йозагына тиешле ачкыч таба алалар, кирәк вакытта эчкерсез ярдәм итәләр. Укытучыларда булган белем - очсыз-кырыйсыз диңгездер ул, ә алардагы җылы караш - иң салкын йөрәкне дә эретә алырлык кояш кебектер ул.

Укытучы хезмәте авыр да, җаваплы да, кызыклы да. Ул зур сабырлык, түземлек, күпкырлы белем, зыялылык, балаларга карата олы мәхәббәт һәм сайлаган һөнәргә чиксез бирелгәнлек таләп итә. Галим дә, төзүче дә, шагыйрь дә, табиб та укытучыдан башлана. Һәркем укытучысын йөрәк түрендә йөртә, иң җылы хисләр белән искә ала.

Энҗе Мөэминованың "Хәтерлим мин әле бүгенгедәй..." дигән җырны белмәүчеләр юктыр. Һәркем дә үзенең беренче тапкыр мәктәпкә аяк басуын, шаян сыйныфташларын, ягымлы, таләпчән укытучыларын онытмыйдыр ул. Мин дә үземнең беренче мәртәбә матур күлмәк, ак алъяпкыч киеп, чәчләремә ак бантиклар тагып, чәчәк бәйләме тотып, мәктәп баскычыннан атлавымны хәтерлим. Беренче тапкыр безне нәни кулларыбыздан тотып , укытучыбыз Гайнатуллина Фәягөл апа матур, якты сыйныф бүлмәсенә алып керде. Беренче дәрес тыңлавым, дәфтәрдәге беренче билгеләр бүгенгедәй хәтеремдә. Беренче тапкыр такта алдында җавап бирүләр, каушап, белгәнеңне дә онытулар - барысы да истә. Шул көннән башлап Фәягөл апа безнең кадерле беренче укытучыбыз булды.

Без сыйныфта 16 укучы идек . Һәркайсыбызның үзенең соравы, борчуы. Ләкин Фәягөл апаның барыбызга да акыллы киңәшләре, тулы җаваплары һәрвакыт әзер иде.

Балаларның теле кыңгырау,

Бер чыңгылдый, ява мең сорау.

Барсына да җавап биргәнсез,

Сез иң сабыр кеше икәнсез.

Сердәшчебез, киңәшчебез, икенче әнкәбез булган Фәягөл апаны беркайчан да онытмабыз. Аның исеме йөрәк түрендә. Барысы өчен дә рәхмәт Сезгә, беренче укытучым, мең рәхмәт! Фәягөл апаны олы ихтирам белән искә алам. Хәрефләр язарга, авазларны дөрес әйтергә, сәнгатьле укырга, кушарга,алырга, тапкырларга, бүләргә, кешелекле булырга өйрәткән, хөрмәтле укытучым! Олы йөрәкле һәм түзем булганыгыз өчен сезнең алда баш иям. Йөрәк түремнән чыккан җылы сүзләремне, иң изге теләкләремне әлеге шигъри юллар аша җиткерәсем килә.



Ак кәгаздәй сабый күңеленә

Язмышларны башлап яздыгыз,

Өмет тулы күпме күзләргә сез

Яшәү чаткылары салдыгыз.

Ходай сезгә озын гомер бирсен,



Мин дә үземне Укытучы һөнәрен дөрес сайлаганмын дип әйтә алам.Чөнки балаларны чын күңелдән яратам,аларга үзләремнең киңәшләремне бирәм.. Дәрескә иҗади якын килеп, кызыклы, мавыктыргыч итеп оештыру эшемне нәтиҗәле итә. Укучылыр белән төрле чараларда катнашып призлы урыннар алабыз.

Без бүген яңа мәгълүмати технологияләр заманында яшибез. Бүгенге укучыны шаккатыруы кыен - бала дәрестән ниндидер могҗиза көтә. Дәресләрем аңлашелы һәм кызыклы булсын өчен, мин уен технологияләре кулланам. Төрле проблемалы ситуацияләрне чишеп, уйный-уйный, без тел дигән дәрьяны кичәбез.Мәктәптә укытучының инновацион эшчәнлегенең нәтиҗәлелеге күп төрле чараларга бәйле. Болар методологик, оештыру-педагогик, методик һәм техник чаралар. Ләкин хәлиткеч чара булып, әлбәттә, педагогның белем бирү өлкәсендәге һәр яңалыкны күрә белүе һәм аны үз эшендә куллануы тора.

Бөек шәхесебез Р.Фәхреддин әйткәнчә, һәрбер кеше үз кулыннан килгән кадәр эш эшләргә, байлык вә һөнәр һәм дә сәнгать өлкәләрендә милләтнең күтәрелүенә ярдәм кылырга тиеш. Халкының үткәнен, тарихын, сәнгатен өйрәнгән, хезмәт сөйгән, матурлыкны күрә белгән, үзара дус һәм тату мөнәсәбәттә тәрбияләнгән балаларның киләчәге өметле. Балалар - безнең киләчәгебез.

Үзем сайлаган хезмәт юлымда дөрес һәм нәтиҗәле хезмәт куюым, миңа алга таба да эшләргә көч, дәрт өсти, татар теленең киләчәге барлыгына өметне сүндермичә яшәргә дәрман бирә.







 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал