7


  • Учителю
  • Рабочая программа по татарской литературе для 5 классов

Рабочая программа по татарской литературе для 5 классов

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

5 нче сыйныф,татар әдәбияты (татар төркеме)

(атнага 2 сәг.,барлыгы 70 сәг.)



Аңлатма язуы



Эш программасы түбәндәге документларны исәпкә алып төзелде:

5 нче сыйныфлар өчен татар әдәбиятыннан эш программасы Россия Федерациясендәге һәм Татарстан Республикасындагы мәгарифкә кагылышлы хокукый-норматив актларга һәм федераль дәүләт стандартларына нигезләнеп төзелде:

  • Россия Федерациясенең "Мәгариф турында"гы Законы (Федеральный закон от 29.12.2012 273-ФЗ "Об образовании в Российской Федерации").

  • Татарстан Республикасының "Мәгариф турында"гы Законы (Закон Республики Татарстан "Об образовании" № 68-ЗРТ от 22 июля 2013 года, статья 8).

  • Россия Федерациясенең "Россия Федерациясе халыктелләре турында"гы 126-ФЗ нчы номерлы Законы (24.07.1998).

  • РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы приказы, 30 нчы август, 2013 нче ел №115 ("Об утверждении Порядка организации и осуществления образовательной деятельности по основным общеобразовательным программам - начального общего, основного общего и среднего общего образования").

  • "Татарстан Республикасының халык телләре турында" Законы (Закон Республики Татарстан от 08.07.1992 № 1560-XII (ред. от 03.03.2012г.) "О государственных языках Республики Татарстан и других языках в Республике Татарстан").

  • "Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында" Татарстан Республикасы Законы, 2004нче ел, 1нче июль.

  • "2014-2020 нче елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы дәүләт программасы", 2013 нче ел, 25 нче октябрь, 794 нче карар.

  • Төп гомуми белем бирүнең Федераль дәүләт белем бирү стандарты (Россия Мәгариф һәм Фән министрлыгында 2010 нчы елның 17 нче декабрь боерыгы 1897 нче номер белән расланган, РФ Юстиция Министрлыгында 19644 нче регистрацион номеры белән 2011нче елның 1 нче февралендә теркәлгән).

  • Татарстан Республикасында 2012-2020 нче елларда фән һәм мәгариф үсеше турында "Дәүләт программасы".

  • 2010-2015 нче елларда Татарстан Республикасында мәгарифне үстерү стратегиясе "Киләчәк" программасы.

  • Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының "Федераль дәүләт белем стандартлары нигезендә мәктәпләрдә татар теле һәм әдәбияты укыту турында" хатына

  • "Рус телендә гомуми төп һәм урта белем бирү мәктәпләренең татар сыйныфлары (V-IX сыйныфлар) өчен татар әдәбиятыннан үрнәк программа. ( Ф.Г. Җәүһәрова. Казан. 2013 ел)

  • Әлмәт шәһәре муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе «11 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе»нең гомуми белем бирү программасы (ООП МБОУ "СОШ №11" на 2012-2017 уч.год, приказ №171 от 01.09.12г.);

  • Әлмәт шәһәре муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе «11 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе»нең 2015 - 2016 уку елына еллык календарь укыту графигы;

  • Әлмәт шәһәре муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе «11 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе»нең базис укыту планына, локаль актына, дәресләр расписаниясенә (2015-2016нче уку елы)

Укыту предметының гомуми аңлатмасы

V - IX сыйныфларда татар әдәбиятын өйрәнү түбәндәге максатларны алга куя:





  • Татар әдәбияты текстларын форма һәм эчтәлек берлегендә аңлап кабул итү; төп әдәби - тарихи мәгълүматлардан, әдәби барышны тәэмин итүче төп әдипләр иҗаты турында хәбәрдар булу һәм гомуми әдәби - теоретик төшенчәләрне татар әдәбиятына мөнәсәбәтле куллана белү.

  • Татар әдәбияты тарихының төп фактларына нигезләнеп, әдәби әсәрне уку һәм анализлау күнекмәләре формалаштыру; әсәрләрдәге конкрет - тарихи һәм гомумкешелек өчен мөһим эчтәлекне күрә белү; телдән һәм язма чыгышларда әдәби тел байлыгыннан дөрес файдалану күнекмәләре булдыру.

  • Әдәби текстны эмоциональ кабул итүне, образлы һәм аналитик фикерләүне , иҗади күзаллауны; китап укучы культурасын һәм автор позициясен аңлауны; сәнгать төрләре белән берлектә әдәбиятның сүз сәнгате буларак үзенчәлеге турында карашны; матур әдәбият әсәрләрен мөстәкыйль уку ихтыяңы булдыру; укучыларның телдән һәм язма сөйләмнәрен үстерү.

  • Татар әдәбияты, мәдәнияте белән кызыксыну, дөньяга гуманлы караш, татар халкының мәдәни кыйммәтләренә хөрмәт булдыру, ягъни рухи дөньясы бай һәм башка мәдәниятләрне хөрмәт белән кабул итүче шәхес тәрбияләү.

5 нче сыйныф татар төркемнәрендә әдәбият укытуның төп максатлары:

1. Әдәби әсәрләргә таянып, иң яхшы сүз сәнгате үрнәкләрендә урын алган вакыйга-күренешләр аша татар халкы тормышы белән танышу, аның яшәешенә, төп проблемаларына, рухи дөньясына кагылышлы материалларны өйрәнү.

2. Укытучы ярдәме белән әдәби әсәрне анализларга, аны бәяләргә өйрәтү.

Төп бурычлар.

1. Укучыларның татар әдәби теле нормалары үзләштерүләренә, текстны аңлап, төрле темаларга иркен сөйләшүләренә ирешү.

2. Күренекле язучыларның иҗатын, аларның әсәрләрен үзләштерүләренә ирешү.

3. Укучыларга татар халкының килеп чыгышы, тарихи язмышы турында мәгълүматлар бирү.

4. Халык тарихын һәм мирасын өйрәнү аша яшүсмерләрдә Ватанга, халыкка,туган телгә мәхәббәт, кешегә ихтирам, мәрхәмәтлелек тәрбияләү, шулай ук эстетик, этик һәм хезмәт тәрбиясе бирү.



Укыту предметының укыту планында тоткан урыны

Муниципаль белем биру учреждениесе "11 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе"нең укыту планында 5 нче сыйныфта әдәбият дәресе атнага 2 сәгать исәбеннән каралган, программа 70 сәгатькә исәпләнгән.



Предмет нәтиҗәләрен контрольгә алу телдән сорау, эчтәлек сөйләү, яттан шигырь сөйләү, индивидуаль-иҗади эшләр (хикәя, сочинение язу), тест биремнәрен үтәү, проектлар формасында үткәрелә.



Әсәрләрне уку һәм өйрәнү - 57

Класстан тыш уку. ( 11 сәг.)

Бәйләнешле сөйләм үстерү. (7 сәг.)

Иҗади эш. Проект эшләре - 3 (1. "Татар халык авыз иҗаты әсәрләренең матурлыгы" 2. "Каюм Насыйри - талантлы кеше" 3. "М. Җәлил - көрәшче шагыйрь")



Ятлау өчен әсәрләр:

Г. Тукай. "Су анасы" өзек.

М. Җәлил. "Кызыл ромашка"

Ф. Кәрим. "Сөйләр сүзләр бик күп алар"

М. Әгъләм. "Матурлык минем белән"

Р, Әхмәтҗанов. Солдатлар"

С. Хәким. "Бер горурлык хисе"

Ш. Галиев. "Борау"

Әңгәмә кору өчен якынча темалар:

Әкиятләр кичәсе

"Казан Кремле"

Х. Якупов. "Хөкем алдыннан" картинасы.

Сочинение. Әдәбиятта һәм сәнгатьтә сугыш. (А. Пластов."Фашист самолеты очып үтте" Л. Лерон. "Фашист очып узды")

Табигать күренешләре.

"Татарстанда әдәби музейлар"

Дәрестән тыш уку:

Татар халык әкияте "Камыр батыр

Г. Тукай "Көзге һәм Маймыл", Г. Шамуков "Көзге белән Маймыл

"Кыйссаи Йосыф"

К. Насыйри. "Әбүгалисина"

Г. Тукай. "Эш беткәч уйнарга ярый"

М. Җәлил. "Алтынчәч" либреттосы

М. Җәлил. "Бүреләр"

Ф. Кәрим. "Сөйләр сүзләр бик күп алар"

Н. Дәүли "Кар нинди җылы"

А. Гыймадиев. "Дианаларда кунакта"

Ф. Яруллин. "Зәңгәр күлдә Ай коена"



Шәхси һәм метапредмет нәтиҗәләре

Шәхси нәтиҗәләр

Когнитив компонент кысаларында формалашачак:

  • үзеңнең нинди этник төркемгә керүеңне белү, милли кыйммәтләр, мәдәният, гореф-гадәтләрне өйрәнү;

  • экологик аң, тормышның бөтен югары кыйммәтлшрен тану; табигатьтәге төп принципларны һәм мөнәсәбәт кагыйдәләрен белү; сәламәт яшәү кагыйдәләрен һәм технологияләренең нигезен белү.

Эмоциональ һәм рухи кыйммәт компонентлары кысаларында формалашачак:

  • ватанпәрвәрлек, Ватанга мәхәббәт, үз илең өчен горурлык хисе;

  • тарихка, мәдәни һәм тарихи һәйкәлләргә хәрмәт;

  • шәхескә хәрмәт, тирә-юньдәгеләргә дусларча караш, төрле җәберләүләрне кабул итмәү;

  • гаилә кыйммәтләренә хәрмәт, табигатькә мәхәббәт, үзеңнең һәм башка кешеләрнең сәламәтлек әһәмиятен тану, дөньяны танып-белүдә оптимистик караш.

Эшчәнлек компоненты кысаларында формалашачак:

  • яшь үзенчәлекләрен күздә тотып, мәктәп үзидарәсендә катнашуга сәләт һәм әзерлек (сыныфта һәм мәктәптә дежур тору, мәктәп һәм мәктәптән тыш чараларда, балалар җәмгыяте оешмаларында катнашу);

  • мәктәп тормышы таләпләрен һәм нормаларын, укучы хокукы һәм вазыйфаларын үтәүгә сәләт һәм әзерлек;

  • тигез хокуклы, үзара хөрмәт һәм бер-береңне кабул итү нигезендә диалог алып бара белергә;

  • олыларга һәм яшьтәшләргә мәктәптә, өйдә, дәрестән тыш эшчәнлектә әхлакый нормалар үтәүгә сәләт һәм әзерлек.

Метапредмет нәтиҗәләре

Регулятив универсаль уку гамәлләре:

Укучы өйрәнәчәк:

  • максат куярга;

  • яңа материалда укытучы аерып биргәннән чыгып, максатка ирешү шартларын мөстәкыйль рәвештә анализларга;

  • максатка ирешү шартларын планлаштырырга;

  • дөрес эшләүне мөстәкыйль бәяли һәм эшчәнлек ахырында да, эшләү барышында да кирәкле төзәтүләр кертергә;





Укучы өйрәнергә мөмкинлек алачак:

  • яңа уку максатларын һәм бурычларын мөстәкыйль куярга;

  • төрле мөстәкыйль эшчәнлек өлкәләрендә, билгеле бер авырлык булган максатка ирешүдә үз мөмкинлекләрен бәяләргә;

  • максатка ирешү юлында авырлык һәм каршылыкларны үтәргә, ихтыяр көче куярга.

Коммуникатив универсаль уку гамәлләре:

Укучы өйрәнәчәк:

  • төрле фикерләрне күздә тотарга һәм хезмәттәшлектә төрле позицияләрне төзәтүгә омтылырга;

  • үз фикерен формалаштырырга, бердәм эшчәнлек барышында башкаларның фикерләренә нигезләнеп дәлилли һәм төзәтергә;

  • карар чыгарып сайлау ясаганчы, төрле карашларны билгеләргә һәм чагыштырырга;

  • башкаларга нәфрәтсез рәвештә үз фикереңне дәлилләргә, бәхәсләшергә;

  • үз эшчәнлегеңне һәм хезмәттәшлек эшчәнлеген оештыру өчен кирәк булган сораулар бирергә;

  • хезмәттәшеңнең хамәлләрен бәяли, контрольда тотарга, төзәтергә;

  • төркемнәрдә эшләргә;

  • коммуникатив рефлексия нигезләренә;

  • үз хисләреңне, ихтыяҗларыңны күрсәтүдә адекват тел чараларын кулланырга

Укучы өйрәнергә мөмкинлек алачак:

  • төрле фикерләрне һәм кызыксынуларны күздә тотарга һәм үз позициясен дәлилләргә;

  • конфликтларны бөтен катнашучыларның кызыксынуларын һәм позицияләренә нигезләнеп чишәргә, хезмәттәшлек эшчәнлегендә бер карарга килерг һәм сөйләшә белергә;

  • уртак эшчәнлекне оештыруда инициативаны үз кулыңа алырга;

  • диалогка керә белергә, телнең грамматик һәм синтаксик нормаларын исәптә тотып, монологик һәм диалогик сөйләм формаларын куллана белергә

Танып белү универсаль уку гамәлләре:

Укучы өйрәнәчәк:

  • проект-тикшеренү эшчәнлеген тормышка ашыру нигезләренә;

  • укытучы җитәкчелегендә күзәтү үткәрергә;

  • билгеле шартлардан чыгып, бурычларны чишүнең уңышлы юлларын сайлый белергә;

  • төшенчәләргә билгеләмә бирә белергә;

  • күрсәтелгән логик операцияләр буенча чагыштыру, классификация ясый белергә;

  • танышу, өйрәнү һәм эзләнүле укуның нигезләренә

Укучы өйрәнергә мөмкин:

  • проблема куярга, аның актуальлеген дәлилләргә;

  • күзәтү методын кулланып, мөстәкыйль рәвештә тикшеренү алып барырга;

  • дәлилләргә таянып, нәтиҗә чыгарырга.





Укучының ИКТ компетенциясен формалаштыру:

Укучы өйрәнәчәк:

ИКТ җайланмаларын куллана белү

  • ИКТ җайланмаларын кабыза, өлешләрен тоташтырырга;

  • Интрнет челтәренә тоташа, белем бирү оешмасының мәгъләмати базасына керергә;

  • мәгълүматны кәгазьгә чыгарырга;

  • эш урынында иминлек кагыйдәләрен үтәргә

рәсем һәм тавыш фиксациясе

  • куелган максаттан чыгып, рәсем һәм тавыш фиксациясе өчен ИКТ җайланма сайларга

язма чыгыш әзерләү

  • татар телендә текст язарга;

  • текстка төзәтмәләр кертергә;

  • татар текстын язганда, орфографик һәм синтаксик контроль чараларын кулланырга

график объектлар төзү

  • куелган бурычлардан чыгып, төрле диаграммалар ясарга

гипермедиа чыгышларын төзү, кабул итү һәм куллану

  • чыгышлар әзерләргә;

  • чыгышларга сораулар формалаштырырга, чыгышның кыскача бирелешен төзергә;





мәгълүматны эзләү һәм саклауны оештыру

  • Интернет челтәреннән төрле эзләү ысуллары аша мәгълүмат табу, мәгълүмат эзләү өчен сораулар төзи һәм табу нәтиҗәләрен анализларга

Укучы өйрәнергә мөмкинлек алачак:

  • Практик эшчәнлектә кешенең мәгълүматны кабул итүнең төп психологик үзенчәлекләрен аңлый һәм кулланырга;

  • Татар телендә текст оештырырга

Белем-тикшеренү һәм проект эшчәнлегенең нигезләре:

Укучы өйрәнәчәк:

  • модель, метод һәм ысуллар ярдәмендә, проектлар планлаштырырга һәм эшләргә;

  • күзәтү, проблема кую метод- ысулларын кулланырга;

  • үз фикереңне анык, логик һәм төгәл җиткерергә

Укучы өйрәнергә мөмкинлек алачак:

  • белем алу проектын мөстәкыйль уйларга, планлаштырырга һәм эшләргә;

  • алган белемнәрнең дөреслеген, эшлән проектың сыйфаты өчен җаваплылык тоярга





Аңлап уку һәм текст белән эшләү стратегияләре

Укучы өйрәнәчәк:

Текст белән эшләү:мәгълүмат таба һәм укыганны аңлау

  • текстның эчтәлегендә ориентлашу һәм аның бербөтен мәгънәсен аңларга;

  • төп теманы, гомуми максатны билгеләргә;

  • текстның эчтәлегенә һәм гомуми мәгънәсенә туры килгәнне тексттан сайлап алырга яисә исем бирергә;

  • тексттан кирәкле мәгълүматны табарга;

  • укыган вакытта игътибарны файдалы мшгълүматка юнәлдереп, үз алдыңда укуның максатын куярга;

  • персонажларның эчке кичерешләрен аңларга, алар өчен борчылырга

текст белән эшләү: үзгәртү

  • битләрнең санын күрсәтергә, исемлек, сылтамалар, исем бирү аша текстны төзелеше ягыннан үзгәртергә; сүзләрнең язылышын тикшерегә, тексттан таблицалар рәсемнәр кулланырга;

  • текстта төрле характерда биргән мәгълүматны чагыштырырга





Укучы өйрәнергә мөмкин:

  • эмоциональ халәтендәге үзгәрешләрне уку,кабул итү барышында анализларга.



Эш программасының эчтәлеге.



Татар халык авыз иҗаты турында. (13с.)

Әкиятләр - татар халык авыз иҗатының бер төре. Хайваннар турында, тылсымлы, көнкүреш әкиятләре. «Ак байтал", "Үги кыз", "Хәйләкәр төлке", "Солдат балтасы", «Камыр батыр" әкиятләре.

белергә, куллана белергә: татар халык авыз иҗаты әсәрләренең төрләрен, әкиятләр, аларның төрләрен, геройларның төп сыйфатларын аера белү; әкиятләрнең төзелешен;

өйрәнергә мөмкин: әкиятләргә төзелеше буенча анализ ясый белүне, әкият геойларына тулы характеристика бирә белүне;

Мәкальләр. (1с.)

Аларның билгеләре. Мәкальләр халыкның сөйләм тәэсирен көчәйтүче чара.

белергә, куллана белергә: мәкальләрнең акыллы сүзләр булуын, аларның төрләрен;

өйрәнергә мөмкин: мәкальләрнең төп фикерен ачыклый белүне;

Халык авыз иҗаты белән рухланып (3 с.)

Мәсәлләр.

Аларның билгеләре, төзелеше. Татар әдәбиятында урыны. Мәсәл язу осталары. Г. Тукай, Ә. Исхак, Г. Шамуков.

белергә, куллана белергә: Г. Тукай, Ә. Исхак, Г. Шамуков. мәсәлләрен; аларны сәнгатьле укый, төп фикерен ачыклауны;

өйрәнергә мөмкин: мәсәлгә тулы анализ ясауны;

Хәзинә. Борынгы әдәбиятыбыз үрнәкләре. (3 с.)

Кол Гали. "Йосыф кыйссасы"

Болгар ханлыгы. Болгар ханлыгы әдәбияты үрнәкләре. Әсәрләрне татар халкы тормышында тоткан урыны. Әсәрнең кыйммәте.

белергә, куллана белергә: Болгар чоры татар әдәбиятының шагыйре Кол Гали; "Кыйссаи Йосыф" әсәренең сюжетын;

өйрәнергә мөмкин: "Кыйссаи Йосыф" әсәренең татар әдәбиятында тоткан урыны турында фикерләрен әйтә белүне; әсәр геройларының эш - гамәлләрен анализлый белүне;

Казан ханлыгы әдәбияты үрнәкләре. (2 ч.)

Мөхамәдъяр. Хикәят. Казан Кремле. Аның архитектурасы, халык тормышында әһәмияте.

белергә, куллана белергә: татар халкы тормышында Казан ханлыгы чоры, аның әһәмияте турында сорауларга җавап бирә; Мөхәммәдьярның - Казан ханлыгы чорының танылган шагыйре булуын; аның хикәяләренең эчтәлеген; Казан Кремленең архитектурасы турында сорауларга җавап бирә;

өйрәнергә мөмкин: Мөхәммәдьяр хикәяләренең әһәмиятен күрсәтә, анализлый белүне;



XIX йөз әдәбияты. (4с.)

Каюм Насыйри. "Патша белән карт", "Бай һәм хезмәтче", "Аңгыралык бәласе", "Әбугалисина"

Каюм Насыйри - татар әдәбиятының горурлыгы. Укытучы, галим, дәреслекләр, сүзлекләр авторы. Белемлелек, тапкырлыкның әһәмияте. Фантастик хикәя. Гаделлек, мәрхәмәтлелек, ярдәмчеллек төшенчәләре.

белергә, куллана белергә: XIX йөз татар әдәбиятының бер күренекле вәкиле - Каюм Насыйри; К. Насыйри әсәрләренең эчтәлеген сөйли, төп фикерен күрсәтә;

өйрәнергә мөмкин: К. Насыйриның күпкырлы эшчәнлеге турында сорауларга җавап бирүне;

XX йөз башы әдәбияты. (4 с.)

Габдулла Тукай.

Тормышы һәм иҗаты. "Эшкә өндәү", "Эш беткәч уйнарга ярый", "Су анасы" әсәрләре. Шагыйрьнең белемлелеккә, тәобиялелеккә, яшь буынны тәрбияләүгә мөнәсәбәте.

белергә, куллана белергә: Г. Тукайның тормыш юлы һәм иҗаты турында сөйли; әсәрләрне сәнгатьле укый, ятланагн шигырьләрне, өзекләрне сөйли;

өйрәнергә мөмкин: әсәрләргә анализ ясый белүне; шагыйрьнең төп фикерен күрсәтә белүне;

XX йөз әдәбияты. (4 с)

Галимжан Ибраһимов.

Язучы турында кыскача хикәя. «Яз башы» хикәясе. Кеше һәм табигать, ана һәм бала мөнәсәбәтләре. Туган як табигатенең матурлыгы. «Фәгыйлә» хикәясе. Туган як табигатенең, балачакның, кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләрнең матурлыгы.

Муса Җәлил.

«Алтынәч» либреттосы. М. Җәлил - герой - шагыйрь. Аның тормышы һәм иҗаты. Либретто. Әсәрнең әһәмияте. Халыкның тарихы, аның батырлары.

белергә, куллана белергә: XX йөз татар әдәбиятының күренекле вәкилләре Г. Ибраһимов һәм М. Җәлилнең тормышы һәм иҗатлары буенча сорауларга җавап бирә; алрның әсәрләренең сюжетын сөйли;

өйрәнергә мөмкин: әсәрләрнең жанрын билгели, геройларның эш - гамәлләрен анализлауны;

Сугыш чоры әдәбияты. (13 с.)

Муса Җәлил. «Кызыл ромашка», «Жырларым», «Бүреләр". Чагыштыру. Җырның кеше тормышында тоткан роле. Сугыш фаҗигасе.Дошманның вәхшилеге.

Фатих Кәрим. «Кыр казы», «Ватаным өчен", "Гармунчы Аю белән җырчы Маймыл". "Сөйләр сүзләр бик күп алар". Шагыйрьнең тормышы һәм иҗаты. Аның батырлыгы. Ватан каршысында бурычны үтәү. Хайван образлары. Бердәмлек төшенчәсе.

А. Алиш «Килделәр". Герой - шагыйрь. Томышы һәм иҗаты. Сугыш фаҗигасе.

Гадел Кутуй. «Сагыну». Томышы һәм иҗаты. Туган ил образы. Туган илне сагыну, ярату.

Харис Якупов. «Хокем алдыннан» картинасы. Сәнгатьтә шагыйрь образы. Аның батырлыгы.

белергә, куллана белергә: сугыш чорының татар әдәбиятында чагылышын күрсәтүче язучы, шагыйрьләрне атауны; аларның әсәрләрен атый, өзек буенча тануны; аларны сәнгатьле укый, төп фикерен күрсәтүне;

өйрәнергә мөмкин: әсәрләргә тулы анализ ясауны;

Сугыштан соңгы чор әдәбияты. (7 с.)

Фатих Хөсни. "Чыбыркы" хикәясе. Татар әдәбиятында язучы тоткан урын. Балалар өчен язылган әсәрләре. Балаларның шөгыльләре. Кешеләр арасында кешенең урыны.

Нәби Дәүли. "Бәхет кайда була?" шигыре, "Кар нинди җылы" хикәясе. Язучының тормышы һәм иҗаты. Хезмәткә уңай караш, бәхет төшенчәсе. Балалар һәм зурлар арасында мөнәсәбәт. Балаларның кичерешләре.

Роберт Әхмәтҗанов. «Солдатлар» шигыре. Сугыштан кайтмый калган солдатлар. Аналарның хәсрәте.

белергә, куллана белергә: сугыштан соңгы чор татар әдәбиятының күренекле язучылары Ф. Хөсни, Н. Дәүли, Р. Әхмәтҗәновларның иҗаты турында сорауларга җавап бирә; аларның әсәрләрен атый, өзек буенча тануны; аларны сәнгатьле укый, төп фикерен күрсәтүне;

өйрәнергә мөмкин: әсәрләргә тулы анализ ясауны;

Татар язучылары һәм шагыйрьләре туган ил, туган як турында. (6 ч.)

Нәкый Исәнбәт.

Шагыйрь турында кыскача хикәя. Фольклор өлкәсендә куйган хезмәте. «Туган ил», «Син сазыңны уйнадың» шигырьләре. Туган якны сурәтләү. Н. Исәнбәт сүзләренә җырлар.

Сибгат Хәким. «Бер горурлык хисе»

Нәҗип Мадьяров «Сиңа кайттым гүзәл туган җирем"

Мөдәрис Әгъләм. "Матурлык минем белән".

Туган илгә мәхәббәт. Үзеңнең Туган илең белән горурлану хисе. Туган якның кеше тормышындагы әһәмияте. Туган якның матурлыгы.

белергә, куллана белергә: туган ил, туган як турында язучы шагыйрьләре Н. Исәнбәт, С. Хәким, Н. Мадьяров, М, Әгъләмнең Әхмәтҗәновларның иҗаты турында сорауларга җавап бирә; аларның әсәрләрен атый, өзек буенча тануны; аларны сәнгатьле укый, төп фикерен күрсәтүне;

өйрәнергә мөмкин: әсәрләргә тулы анализ ясауны;

Татар язучылары иҗатында юмор. (10с.)

Алмаз Гыймадиев. "Телефонлы кәҗә", "Интернетта ALF», «Дианаларда кунакта». «Юмористик әсәр» төшенчәсе.Кәрәзле телефонның файдасы һәм зарары.

Ләбиб Лерон. «Зөһрә кыз безнең авылдан". Хыяллана белү. Тырышлык - уңышның нигезе.

Шәүкәт Галиев. "Борау". Үз эшләрең өчен җаваплылык төшенчәсе.

Фәнис Яруллин. "Җыр калдырыйк". Тормышта изге эшләр эшләп яшәү.

белергә, куллана белергә: татар әдәбиятында юмор хисле язучыларны, аларның исемнәрен атый; әсәрләрен өзеклә буенча таный; әсәрләрнең сюжетын сөйли; геройларның эш - гамәлләренә характеристика бирә;

өйрәнергә мөмкин: "юмор" төшенчәсен аңлата, укылган әсәрләргә анализ ясый белүне;



Барлыгы - 70 сәг.





Календарь - тематик план:





Бүлекләр һәм темалар.

сәгать ләр саны

Дәрес төре

Эчтәлек элементлары

Укучылар эшчәнлеге



Планлаштырылган нәтиҗә

Контроль төре

План буенча дата

Факт буенча дата

Татар халык авыз иҗаты турында

1

Эш урынында иминлекне саклау инструктажы.

Китап - киңәшчең синең



1

Кереш

Кеше тормышында китапның роле, китапның тарихы, китапка сакчыл караш

Китапның кеше тормышында роле турында фикер йөртергә, мәкальләрнең мәгънәләрен аңлатырга; татар халкында китапка булган хөрмәтен исбатларга; шигырьне сәнгатьле укырга.

"Дөньяда иң кыйммәтле китап" турында мәгълүмат табарга, чыгыш әзерләргә

Китапның кирәклеге, аңа сакчыл караш, китап уку теләге булу, китап тарихы, китап турында мәгълүмат таба белү.

агымдагы

06.09.



2.

Татар халык авыз иҗаты.



1

Яңа белемнәрне ачу

Татар халык авыз иҗаты - фольклор, аның төрләре

Татар халык авыз иҗаты - танышырга; билгеләмәсен белергә;төрләрен аерырга, мисаллар китерергә;

Татар халык авыз иҗаты әсәрләренең әһәмиятлелеге, аларның төрләрен билгели белү, өйрәнгән үрнәкләрне анализлый белү

агымдагы

07.09.



3 .

Татар халык әкиятләре.

1

Катнаш

Әкиятләр, алардагы тылсымлы сюжет, әкиятләрнең төзелеше, аларның төрләре, әкият геройлары үрнә гендә шәфкатьлелек, миһербанлы лык төшенчәләре.

әкиятләрнең төрләрен чыгарырга; аларның аермаларын күрсәтергә; мисаллар китеррегә; әкиятләрне укырга; бәйләнешле итеп сөйләргә;

ТХАИ ның жанрлары. Татар халык әкиятләренең төрләрен белү, төзелешен аңлата белү, әкият геройлары үрнә гендә шәфкатьлелек, миһербанлылык төшенчәләренә билгеләмә бирә белү.

агымдагы

13.09.



4.

Әкиятләрнең төзелеше.

1

Яңа белемнәрне ачу

Әкиятләрнең төзелеше- коипозициясе, башлам, төенләнеш, вакыйгалар үсеше, кульминация, финал, бетем өлешләре.

Әкичтләрнең төзелешен бер әкият мисалында чыгарырга, өлешләрне чагыштырырга, аермаларын күрсәтергә, билгеләрен күрсәтергә, һәр өлешкә мисаллар китерергә

Әкиятне өлешләргә бүлә белү, аларны дөрес исем белән атау.

агымдагы

14.09.



5.

Татар халык әкияте "Ак байтал"

Тылсымлы әкият.

1

Яңа белемнәрне ачу

"Ак байтал" әкияте. Әкиятнең сюжеты, төзелеше, төре.Әкият геройлары үрнә гендә шәфкатьлелек, миһербанлы лык төшенчәләре.

Әкиятне укырга, эчтәлек элементларын, төрен, төзелешен билгеләргә; эчтәлекне сөйләргә, сорауларга җавап бирергә, әкиятне анализларга.

Әкиятне сәнгатьле укый, башкларга сөйли, геройларның эш - гамәлләренә бәя бирә белү; әкиятне өлешләргә бүлә, төрен билгели белү;

агымдагы

20.09



6

Татар халкында атка мәдхия.

1

Катнаш

Татар халкының тормышында атның роле, халыкның атка хөрмәте.

Күзәтүләрдән чыгып, сорауларга җавап бирергә, "Атка мәдхия" текстын укырга, фикер алышырга.

Атның татар халкы тормышында тоткан ролен аңлата белү

агымдагы

21.09.



7

Татар халык әкияте "Үги кыз"

1

Яңа белемнәрне ачу

Әкиятнең сюжеты, төзелеше, төре.Әкият геройлары үрнә гендә шәфкатьлелек, миһербанлы лык төшенчәләре.

Әкиятне укырга, эчтәлек элементларын, төрен, төзелешен билгеләргә; эчтәлекне сөйләргә, сорауларга җавап бирергә, әкиятне анализларга.

Әкиятне сәнгатьле укый, башкларга сөйли, геройларның эш - гамәлләренә бәя бирә белү; әкиятне өлешләргә бүлә, төрен билгели белү;

агымдагы

27.09.



8

Татар халык әкияте "Хәйләкәр Төлке"

1

Яңа белемнәрне ачу

Әкиятнең сюжеты, төзелеше, төре.Әкият геройлары үрнә гендә шәфкатьлелек, миһербанлы лык төшенчәләре.

Әкиятне укырга, эчтәлек элементларын, төрен, төзелешен билгеләргә; эчтәлекне сөйләргә, сорауларга җавап бирергә, әкиятне анализларга.

Әкиятне сәнгатьле укый, башкларга сөйли, геройларның эш - гамәлләренә бәя бирә белү; әкиятне өлешләргә бүлә, төрен билгели белү;

агымдагы

28.09.



9.

Татар халык әкияте "Солдат балтасы"

1

Яңа белемнәрне ачу

Әкиятнең сюжеты, төзелеше, төре.Әкият геройлары үрнә гендә шәфкатьлелек, миһербанлы лык төшенчәләре.

Әкиятне укырга, эчтәлек элементларын, төрен, төзелешен билгеләргә; эчтәлекне сөйләргә, сорауларга җавап бирергә, әкиятне анализларга.

Әкиятне сәнгатьле укый, башкларга сөйли, геройларның эш - гамәлләренә бәя бирә белү; әкиятне өлешләргә бүлә, төрен билгели белү;

агымдагы

04.10.



10

КТУ. Татар халык әкияте "Камыр батыр"

1

Бәйләнешле сөйләм үстерү

Татар халык әкиятләре. "Камыр батыр" әкияте.

Әкиятне укырга; башкаларга бәйләнешле итеп сөйләргә;

Татар халык әкиятләрен белү, геройлары, өзекләр буенча әкиятләрне тану; аларны төрләргә аера белү.

КТУ

05.10.



11

БСҮ. Әкиятләр кичәсе

1

Бәйләнешле сөйләм үстерү

Төрле уеннар, ребуслар , тестлар

Укытучы сорауларына җавап бирергә; әкиятләрне танырга; алрны төркемләргә;

"Әкиятләр" темасы буенча викторина сораулары әзерләргә, әкиятләр буенча эшләнгән мультфильмнар табарга.

Төрле уеннар, ребуслар чишә белү, "Әкиятләр" темасы буенча сораулар төзи, укылган әкиятләрне персоналары, сюжет элементлары буенча таный белү

БСҮ

11.10.



12

Мәкальләр

1

Катнаш

Мәкальләрнең табигатенә хас сыйфатлар. Алардагы мәгънә тирәнлеге һәм тел-бизәк, сөйләмнең тәэсирлеген көчәйтү чаралары булуы.

Мәкальләрнең билгеләре белән танышырга; аларның төп үзенчәлекләрен билгеләргә; мәкальләрнең мәгънәләрен аңлатырга; берничәсен ятларга;

Мәкальләрнең табигатенә хас сыйфатларны билгели белү. Алардагы мәгънә тирәнлеге һәм тел-бизәк, сөйләмнең тәэсирлеген көчәйтү чаралары булуын күрсәтә белү.

агымдагы

12.10.



13

Иҗади эш. Проект. "Татар халык авыз иҗаты әсәрләренең матурлыгы"

1

Контроль

Татар халык авыз иҗаты әсәрләренең байлыгы, матурлыгы, төрләре, әдәбиятта тоткан роле

"Татар халык авыз иҗаты әсәрләренең матурлыгы" дигән темага презентация ясарга, яки сочинение язарга, яки график рәвештә проект ясарга

"Әкиятләр" темасы буенча презентация ясарга.

Татар халык авыз иҗаты әсәрләренең әһәмиятлелеге, аларның төрләрен билгели белү, өйрәнгән үрнәкләрне анализлый, бер системага китерә белү

агымдагы

18.10.



Халык авыз иҗаты белән рухланып

14

Мәсәл.

Г. Тукай "Төлке һәм йөзем җимеше", Ә. Исхак. "Төлке һәм виноград"

1

Яңа белемнәрне ачу

Мәсәл жанры. Г. Тукай - оста мәсәлче, мәсәлләрнең эчтәлеге, төп фикере, морале

Мәсәлне элек өйрәнелгән әсәрләр белән чагыштырырга, билгеләрен күрсәтергә, мәсәлләрне сәнгатьле укырга, анализларга, морален аңлата белергә

Мәсәл жанрының билгеләрен әйтә белү, укылган мәсәлләрне бәйләнешле итеп сөйли белү, авторлары турыеда сорауларга җавап бирә белү.

агымдагы

19.10.



15.

Г. Тукай. "Аккош, Чуртан һәм Кыскыч", И. Крылв. "Аккош, Чуртан һәм Кысла"

1

Катнаш

Мәсәлләрнең эчтәлеге, төп фикере, морале, охшаш һәм аермалы яклары

Мәсәлне элек өйрәнелгән әсәрләр белән чагыштырырга, билгеләрен күрсәтергә, мәсәлләрне сәнгатьле укырга, анализларга, морален аңлата белергә

Укылган мәсәлләрне бәйләнешле итеп сөйли белү, авторлары турыеда сорауларга җавап бирә белү.

агымдагы

25.10.



16.

КТУ. Г. Тукай "Көзге һәм Маймыл", Г. Шамуков "Көзге белән Маймыл"

1

Катнаш

Мәсәлләрнең эчтәлеге, төп фикере, морале, охшаш һәм аермалы яклары

Мәсәлне элек өйрәнелгән әсәрләр белән чагыштырырга, билгеләрен күрсәтергә, мәсәлләрне сәнгатьле укырга, анализларга, морален аңлата белергә

Укылган мәсәлләрне бәйләнешле итеп сөйли белү, авторлары турыеда сорауларга җавап бирә белү.

КТУ

26.10.



Хәзинә. Борынгы әдәбиятыбыз үрнәкләре.

17.

Кол Гали.

1

Яңа белемнәрне ачу

Кол Гали - борынгы татар шагыйре, аның Болгар дәүләтендә яшәве, "Кыйссаи Йосыф" әсәре, татар әдәбиятында Кол Гали тоткан урын.

Кол Гали турында укырга, тексттан кирәкле мәгълүматны аерып чыгарырга, дәфтәргә язарга, сорауларга җавап бирергә.

Кол Галинең тормышы һәм иҗаты турында кыскача сөйли, сорауларга җавап бирә белү.

агымдагы

08.11.



18.

Кол Гали. "Кыйссаи Йосыф"

1

Яңа белемнәрне ачу

"Кыйссаи Йосыф" әсәре, аның сюжеты, геройлары

Поэманы укырга, сорауларга җавап бирергә, геройларны билгеләргә, аларның эш - гамәлләрен анализларга

Поэманың сюжетын, геройларын белү, эчтәлекне башкаларга сөйли белү

агымдагы

09.11.



19

КТУ."Кыйссаи Йосыф"

1

Катнаш

"Кыйссаи Йосыф" әсәре, аның сюжеты, геройлары

Поэманы укырга, сорауларга җавап бирергә, геройларны билгеләргә, аларның эш - гамәлләрен анализларга

Кол Галинең "Кыйссаи Йосыф" әсәре буенча мәгълүмат табарга.

Поэманың сюжетын, геройларын белү, эчтәлекне башкаларга сөйли белү

КТУ

15.11.



Казан ханлыгы әдәбияты үрнәкләре

20

Мөхәммәдьяр. Хикәят.

1

Яңа белемнәрне ачу

Мөхәммәдьяр - татар халкының Казан ханлыгы чорында яшәгән шагыйре, ул яшәгән дәүләт, аның иҗаты

Мөхәммәдьяр турында укырга, тексттан кирәкле мәгълүматны аерып чыгарырга, дәфтәргә язарга, сорауларга җавап бирергә.

Мөхәммәдьярның тормышы һәм иҗаты турында кыскача сөйли, сорауларга җавап бирә белү.

агымдагы

16.11.



21

БСҮ. "Казан Кремле"

1

Бәйләнешле сөйләм үстерү

Кзан Кремленең тарихы, архитектурасы, татар халкы тормышында роле

Казан Кремле турында китаплардан, интернеттан мәгълүматлар табарга, класс алдында чыгыш ясарга, сорауларга җавап бирергә

"Казан Кремле" темасына чыгыш, яки презентация әзерләргә

Казан Кремленең архитектура үзенчәлеге, төп манараларын белү, аларның төзелү тарихын башкларга сөйли белү.

БСҮ

22.11



XIX йөз әдәбияты

22

Каюм Насыйри. "Патша белән карт."

1

Яңа белемнәрне ачу

Каюм Насыйри - татар халкының талантлы язучысы. "Патша белән карт." Юмартлык, яхшылык төшенчәләре

Каюм Насыйри турында укырга, тексттан кирәкле мәгълүматны аерып чыгарырга, дәфтәргә язарга, сорауларга җавап бирергә.

Каюм Насыйриның тормышы һәм иҗаты турында кыскача сөйли, сорауларга җавап бирә белү. "Патша белән карт." хикәясен сәнгатьле укый, сорауларга җавап бирә, аны анализлый белү

агымдагы

23.11.



23

К. Насыйри. "Бай һәм хезмәтче. ", "Аңгыралык бәласе"

1

Яңа белемнәрне ачу

Тапкырлык, хәйләкәрек, мәрхәмәтлелек төшенчәләре.

Хикәяләрне укырга, аларның уртак һәм аермалы якларын күрсәтергә. Авторның әйтергә теләгән фикерен билгеләргә, үз фикереңне әйтергә.

"Бай һәм хезмәтче. ", "Аңгыралык бәласе" хикәяләренең эчтәлеген, аларның төп фикерен белү, хикәяләрне бәйләнешле итеп сөйли белү.

агымдагы

29.11.



24

КТУ. "Әбүгалисина"

1

Бәйләнешле сөйләм үстерү

"Әбүгалисина" - хыялый хикәя. Аның төп геройлары - Әбүгалисина белән Әбелхарис, аларның эш - гамәлләре, гаделлек, мәрхәмәтлелек төшенчәләре.

Хикәяне укырга, сорауларга җавап бирергә, анализларга, хикәянең эчтәлеге буенча рәсем ясарга.

Хикәянең эчтәлеген белү, бәйләнешле итеп башкаларга сөйли белү, тексттан кирәкле өзекләрне табу, геройларга, аларның эшләренә характеристика бирә белү.

агымдагы

30.11.



25

Иҗади эш. "Каюм Насыйри - талантлы кеше"

1

Контроль

К.Насыйри - язучы, сүзлекләр төзүче, дәреслекләр төзүче, халык авыз иҗаты әсәрләрен җыючы, укытуч.

К. Насыйри турында китаплардан, интернеттан материал табарга, реферат, яки презентация ясарга.

К. Насыйриның күпкырлы тааланты турында белү, аның эшчәнлеге буенча сорауларга җавап таба белү.

Иҗади эш

06.12.



XX йөз башы әдәбияты

26

Г. Тукай. Тормышы һәм иҗаты.

1

Катнаш

Г. Тукай - халыкның яраткан шагыйре, аның хезмәтләре, яшәгән, иҗат иткән урыннары.

Г. Тукайның тормыш юлы белән танышырга; шагыйрьтурында яңа алган белмнәрне билгеләргә

Г. Тукайның тормыш юлы турында сорауларга җавап бирә, шагыйрь турында бәйләнешле итеп башкаларга сөйли белү

агымдагы

07.12.



27

Г. Тукай. "Су анасы"

1

Катнаш

Шагыйрьнең бала психологиясен сурәтләве.

"Су анасы" әкият - поэмасын сәнгатьле укырга; төп фикерне билгеләргә; геройның эш -гамәленә бәя бирергә;

Әкиятне сәнгатьле укый, өзекне яттан сөйли белү, анализлый белү.

агымдагы

13.12.



28

КТУ. Г. Тукай. "Эш беткәч уйнарга ярый"

1

Яңа белемнәрне ачу

Шигырьне төп фикере:мәгърифәткә, яшьләргә белем һәм тәрбия бирүгә мөнәсәбәте.

"Эш беткәч уйнарга ярый", шигырен сәнгатьле укырга; төп фикерне билгеләргә; ятларга;

Шигырьне сәнгатьле укый, өзекләрне яттан сөйли белү; шагыйрьнең мәгърифәткә, яшьләргә белем һәм тәрбия бирүгә мөнәсәбәтен күрсәтүче юлларны таба белү.

КТУ

14.12.



29

Б. Рәхмәт. "Эш беткәч". Г. Тукай "Эшкә өндәү", "Сабыйга" шигырьләре.

1

Яңа белемнәрне ачу

Б. Рәхмәтнең "Эш беткәч" шигыренең Г. Тукай шигыре белән охшаш һәм аермалы яклары., шигырьдәге юмор, нәзыйрә башка шагыйрьнең әсәренә охшатып язылган шигырь,

Шигырьне сәнгатьле укырга, Г.Тукай шигыре белән чагыштырырга, охшаш һәм аермалы якларын күрсәтергә, сорауларга җавап бирергә

"Нәзыйрә" төшенчәсен аңлата белү, Б. Рәхмәт шигырен кемгә ияреп язганлыгын белү, шагыйрь әйтергә теләгән фикерне аерып чыгару

агымдагы

20.12.



XX йөз әдәбияты

30

Галимҗан Ибраһимов "Яз башы"

1

Яңа белемнәрне ачу

Г. Ибраһимов - татар халкының күренекле язучысы. Тормыш юлы, иҗаты. "Яз башы" хикәясендә туган як табигатенең бирелеше.

Тормыш юлы, иҗаты белән танышырга; хикәяне укырга; геройлар белән танышырга; хикәядәге чорны билгеләргә; чорга хас билгеләрне күрсәтергә; табигатьнең гүзәллеген тасвирлаучы юлларны күрсәтергә;

Г. Ибраһимовның тормышы һәм иҗаты турында сөйли, сорауларга җавап бирә, хикәяне сәнгатьле укый, матур табигатьне тасвирлаучы өзекләрне таба, анализлый белү.

агымдагы

21.12.



31

Г. Ибраһимов "Фагыйлә"

Хикәя жанры.

1

Яңа белемнәрне ачу

"Хикәя" - хикәяләүгә нигезләнгән, кеше тормышындагы 1 вакыйганы, кеше характерын, яки бер сыйфатын сурәтли торган әсәр.

"Фәгыйлә" хикәясен укырга, "хикәя" икәнлеген исбатларга, билгеләрен күрсәтергә, сорауларга җавап бирергә

"хикәя" жанрына билгеләмә бирә, "Фәгыйлә" хикәясенең үзенчәлекләрен күрсәтәбелү

агымдагы

10.01.



32

М. Җәлил. "Алтынчәч" либреттосыннан өзекләр.

1

Яңа белемнәрне ачу

М.Җәлил - татар халкының батыр шагыйре, либреттолар, поэмалар авторы, "строфа" - уртак рифмалар системасы, уртак интонация һәм уртак фикер нигезендә үзара берләшкән шигырь юллары төркеме.

М. Җәлилнең тормыш юлы турында текстны укырга, төп фактларны билгеләргә, биографиясе буенча сорауларга җавап бирергә, арияләрне сәнгатьле укырга, фикер алышырга

М. Җәлилнеңтормышы һәм иҗаты турында сөйли, сорауларга җавап бирә, либреттолардан өзекләрне сәнгатьле укый, аларның төп фикерен атый белү.

агымдагы

11.01.



33

КТУ. М. Җәлил. "Алтынчәч" либреттосы

1

Бәйләнешле сөйләм үстерү

Либреттоның язылу вакыты, андагы персонажлар

Опера өчен либреттоны рольләргә бүлеп укырга, персонажларны билгеләргә, сорауларга җавап бирергә. Сюжетны билгеләргә, үз сүзләрең белән сөйләргә.

"Алтынчәч" либреттосы буенча интернетта материал табарга

Либреттоны сәнгатьле итеп укый, сорауларга җавап бирә, сюжетны бәйләнешле итеп сөйли белү.

КТУ

17.01.



Сугыш чоры әдәбияты

34

М. Җәлил. "Кызыл ромашка"

1

Яңа белемнәрне ачу

Предметларны,табигатьне җанландырып сурәтләү. Чагыштыру турында төшенчә, шигырьнең төп фикере - сугышта табигатьнең дә яралануы.

Шигырьне анализларга,төп фикерне ачыкларга,эчтәлекне эзлекле рәвештә сөйләргә,

фаҗига, драматизм белән батырлык, фидакарьлекнең үрелеше, табигатьнең боларга актив мөнәсәбәте.

Шигырьне сәнгатьле укый, яттан сөйли белү, шигырьдә чагыштыру, сынландыруларга мисаллар таба белү

агымдагы

18.01.



35

М. Җәлил. "Җырларым" шигыре.

1

Яңа белемнәрне ачу

Кеше тормышында җырның әһәмияте, җырларым сүзенә салыгнан мәгънә.

Шигырьне сәнгатьле укырга, сорауларга җавап бирергә; анализларга, өзек ятларга

М. Җәлил - герой шагыйрь, шигырьләре - аның тормышының мәгънәсе, шигырьдән кирәкле өзекләрне табып укый белү

Агымдагы ( өзек яттан)

24.01.



36

БСҮ. Х. Якупов. "Хөкем алдыннан" картинасы.

1

Бәйләнешле сөйләм үстерү

Х.Якупов - танылган рәссам, "Хөкем алдыннан" картинасы, М. Җәлил - курку белмәс татар шагыйре.

Картинаны көйрәнергә, картинада сурәтләнгән геройларны билгеләргә, сорауларга җавап бирергә, авторның әйтергә теләгән фикерен билгеләргә.

Х. Якупов - танылган рәссам, мәгълүмат табарга

Х. Якуповның танылган рәссам икәнлеген белү, "Хөкем алдыннан" картинасын өйрәнгәннән соң туган уйларны бәйләнешле итеп яза белү

БСҮ

25.01.



37

КТУ. М. Җәлил. "Бүреләр"

1

Бәйләнешле сөйләм үстерү

Сугышның рәхимсезлеге, фашизмның вәхшилеге, ерткычлыгы.

Шигырьне укырга, анализларга, авторның төп фикерен билгеләргә

Шигырьне сәнгатьле укый, сорауларга җавап бирә, төп фикерне билгели белү.

КТУ

31.01.



38

Иҗади эш. "М. Җәлил - көрәшче шагыйрь"

1

Иҗади

М. Җәлил - шагыйрь, герой

М. Җәлил тормышы һәм иҗаты буенча өйрәнгәннәрне искә төшерергә, гомумиләштерергә, нәтиҗә ясарга,

презентация ясарга.

М. Җәлилнең тормышы һәм иҗаты буенча өйрәнгәннәрне бер тәртипкә китерә белү.

Иҗади эш

01.02.



39

Ф. Кәрим. "Кыр казы"

1

Яңа белемнәрне ачу

Фатих Кәрим - герой шагыйрь; татар халкының танылган бер шәхесе; аның татар шигъриятенә керткән өлеше; балалар өчен язган шигырьләре; батырлыгы, "Кыр казы" шигыре - сугыш темасына язылган шигырь

Тормыш юлы, иҗаты белән танышырга; аның батырлыгы турында фикер алышырга; шигырьне сәнгатьле укырга, фикер алышырга.

Фатих Кәримнең тормыш юлы һәм иҗаты турында сөйли, сорауларга җавап бирә; аның батырлыгы турында фикер йөртә, шигырҗне сәнгатьле укый, үз фикереңне әйтә белү.

агымдагы

07.02.



40

Ф. Кәрим. "Ватаным өчен"

1

Яңа белемнәрне ачу

Солдат шагыйрьнең Ватан алдында бурычын үтәве.

Шигырьне сәнгатьле укырга, сорауларга җавап бирергә, өзекне ятларга.

Шигырьне сәнгатьле укый, аның төп фикерен билгели белү.

Агымдагы ( яттан сөйләү)

08.02.



41

Ф. Кәрим. "Гармунчы Аю белән җырчы Маймыл"

1

Яңа белемнәрне ачу

Ф. Кәрим - балалар әдәбиятында; әкияттә хайваннар образының бирелеше; маҗаралылык; "бердәмлек, киңәшеп эшләү" төшенчәләре.

"Гармунчы Аю белән җырчы Маймыл" әкиятен сәнгатьле укырга; образларның бирелешен ачыкларга; һәр геройга характеристика бирергә;

Әкиятне сәнгатьле укый, образларны билгели, аларга характеристика бирә , тиешле өзекләрне таба, әсәр буенча план төзи, план буенча бәйләнешле итеп сөйли белү.

агымдагы

14.02.



42

Ф. Кәрим. "Гармунчы Аю белән җырчы Маймыл" әсәрендә бердәмлелек төшенчәсе

1

Катнаш

Ф. Кәрим - балалар әдәбиятында; әкияттә хайваннар образының бирелеше; маҗаралылык; "бердәмлек, киңәшеп эшләү" төшенчәләре.

"Гармунчы Аю белән җырчы Маймыл" әкиятен сәнгатьле укырга; образларның бирелешен ачыкларга; һәр геройга характеристика бирергә;

Әкиятне сәнгатьле укый, образларны билгели, аларга характеристика бирә , тиешле өзекләрне таба, әсәр буенча план төзи, план буенча бәйләнешле итеп сөйли белү.





агымдагы

15.02.



43

КТУ. Ф. Кәрим. "Сөйләр сүзләр бик күп алар"

1

Яңа белемнәрне ачу

Кешенең гомер озынлыгынң сәбәбе - илең турында уйлап яшәү

Шигырьне сәнгатьле укырга, сорауларга җавап бирергә, өзекне ятларга.

Шигырьне сәнгатьле укый, аның төп фикерен билгели белү.

агымдагы

21.02.



44-45

Сочинение. Әдәбиятта һәм сәнгатьтә сугыш. (А. Пластов."Фашист самолеты очып үтте" Л. Лерон. "Фашист очып узды")

2

Иҗади

Фашизмның, сугышның җиргә үлем, кайгы - хәсрәт алып килүе.

Кртинаны өйрәнергә, күргәннәрне бәйләнешле итеп сөйли белергә, шигырьне сәнгатьле укырга, картина белән бәйләргә, сочинение язарга.

Өйрәнгәннәрне системага салып бәйләнешле хикәя яза белү.

Иҗади эш.

22.02. 28.02.



46

А. Алиш. "Килделәр"

1

Яңа белемнәрне ачу

Фашизмның, сугышның җиргә үлем, кайгы - хәсрәт алып килүе.

Хикәяне укырга, фашизмның вәхшилеге сурәтләнгән өзекләрне билгеләргә, сорауларга җавап бирергә.

Хикәяне сәнгатьле укый, аның төп фикерен билгели белү.

агымдагы

01.03.



47

Г. Кутуй "Сагыну"

1

Яңа белемнәрне ачу

Г.Кутуйның тормышы һәм иҗаты;

"Нәсер" жанры; сугыштагы кешенең кичерешләрендә Туган ил образы;

Г.Кутуйның тормышы һәм иҗаты буенча укытучы мәглүматын тыңларга, хронологик таблиа ясарга, дәреслек материалы белән танышырга, "Сагыну" нәсерен сәнгатле укырга, әсәрне язмада тыңларга. Чагыштырырга: Туган ил һәм чит ил. Сагынуның сәбәпләрен күрсәтергә, өзекне ятларга.



"Сагыну" нәсеренә аудиоязма әзерләргә, аны музыкага салырга.

Г. Кутуйның тормышы һәм иҗаты турында бәйләнешле итеп сөйли белү, Нәсерне сәнгатьле укый, өлешләргә бүлә, өзекне яттан сөйли белү.

агымдагы

07.03.



Сугыштан соңгы чор әдәбияты



48

Ф. Хөсни. "Чыбыркы"

1

Яңа белемнәрне ачу

Фатих Хөсни - татар халкының танылган бер шәхесе; аның татар әдәбиятына керткән өлеше; балалар өчен язган хикәяләре;

Ф. Хөсни турында мәкаләне, "Чыбыркы" хикәясен укырга, биографияне сөйләргә, әсәр буенча сорауларга җавап бирергә, бәйләнешле итеп эчтәлекне сөйләргә

Ф. Хөснинең тормышы һәм иҗаты турында бәйләнешле итеп сөйли белү, хикәяне сәнгатьле уку

агымдагы

08.03.



49

Ф. Хөсни. "Чыбыркы"

1

Катнаш

Балаларның шөгыльләре, кызыксынулары, көтүче һөнәре, тормышта үз урныңны табуның әһәмияте.

Хикәя буенча сорауларга җавап бирергә, малайларга характеристика бирергә, әсәр буенча сорауларга җавап бирергә.

Хикәяне сәнгатьле уку, бәйләнешле итеп сорауларга җавап бирә, үз фикереңне әйтә һәм яклый белү.

агымдагы

14.03.



50

Н. Дәүли. "Бәхет кайда була?"

1

Яңа белемнәрне ачу

Нәби Дәүли - татар халкының күренекле язучысы. Тормыш юлы, иҗаты. Бәхет төшенчәсе. Хезмәткә уңай мөнәсәбәт.

Н.Дәүлинең тормыш юлы, иҗаты белән танышырга; шигырьне сәнгатьле укырга; төп фикерен билгеләргә; анализ ясарга; кеше тормышында хезмәтнең роле турында фикер алышырга;

Язучының тормыш юлы һәм иҗаты турында сөйли, сорауларга җавап бирә; шигырьне сәнгатьле укый; төп идеяне таба ; бәхет турында әңгәмәдә катнаша белү;

агымдагы

15.03.



51

Н. Дәүлинең "Бәхет кайда була?" шигырендә "бәхет" төшенчәсе

1

Катнаш

Бәхет төшенчәсе. Хезмәткә уңай мөнәсәбәт.

Шигырь ахырындагы сорауларга җавап бирергә, фикер алышырга, хезмәтнең җимеш бирүен исбатлауча юлларны табарга, шигырьне ятларга

Шигырьне сәнгатьле укый; төп идеяне таба ; бәхет турында әңгәмәдә катнаша белү;

Агымдагы (шигырь яттан)

29.03.



52

КТУ. Н. Дәүли "Кар нинди җылы"

1

Яңа белемнәрне ачу

Өлкәннәр һәм балалар арасындагы мөнәсәбәтләр; балаларның эчке дөньясы, кичерешләре;

Хикәяне укырга; геройлар белән танышырга; геройның эш - гамәлләренә бәя бирергә; малайларның эчке кичерешләрен ачыкларга; өлкәннәр һәм балалар арасындагы мөнәсәбәтлр турында фикер алышырга;

Хикәяне сәнгатьле укый;геройның эш - гамәлләренә бәя бирә; малайларның эчке кичерешләрен ачыклый; өлкәннәр һәм балалар арасындагы мөнәсәбәтлр турында фикер алышуда үз фикереңне әйтә белү.

КТУ

04.04.



53

Н. Дәүлинең "Кар нинди җылы" хикәясендә "кайгы" һәм "шатлык" төшенчәләре.

1

Гомумиләштерү һәм белемнәрне системалаштыру

Өлкәннәр һәм балалар арасындагы мөнәсәбәтләр; балаларның эчке дөньясы, кичерешләре;

Хикәяне укырга; геройлар белән танышырга; геройның эш - гамәлләренә бәя бирергә; малайларның эчке кичерешләрен ачыкларга; өлкәннәр һәм балалар арасындагы мөнәсәбәтлр турында фикер алышырга;

Хикәяне сәнгатьле укый;геройның эш - гамәлләренә бәя бирә; малайларның эчке кичерешләрен ачыклый; өлкәннәр һәм балалар арасындагы мөнәсәбәтлр турында фикер алышуда үз фикереңне әйтә белү.

агымдагы

05.04.



54

Р. Әхмәтҗанов "Солдатлар"

1

Яңа белемнәрне ачу

Сугыштан кайтмаган солдатлар, аналар күңелендә бала булып калган солдатлар, мәңгелек ут кем хөрмәтенә кабынган.

Шигырьне сәнгатьле укырга, сорауларга җавап бирергә, анализ ясарга, бу шигырьгә язылган җырны тыңларга.

Шигырьне сәнгатьле укый; һәр строфага анализ бирә белү.

агымдагы

05.04.



Татар язучылары һәм шагыйрьләре туган ил, туган як турында.





55

Н. Исәнбәт. "Туган ил"

1

Яңа белемнәрне ачу

Нәкый Исәнбәт - татар халкының танылган бер шагыйре. Шигырьдә шагыйрьнең туган илгә, халыкына, әнисенә мәхәббәте бирелеше.

Тормыш юлы, иҗаты белән танышырга; шигырьне сәнгатьле укырга; ятларга; шагыйрьнең туган илгә, халыкына, әнисенә мәхәббәте бирелешен билгеләргә;

Н. Исәнбәтнең тормышы һәм иҗаты турында сөйли, сорауларга җавап бирә, шигырьне сәнгатьле укый, анализлый белү.

агымдагы

11.04.



56

С. Хәким. "Бер горурлык хисе"

1

Яңа белемнәрне ачу

Сибгат Хәким- татар халкының танылган бер шагыйре. Шигырьдә шагыйрьнең туган иле белән горурлану хисе.

Тормыш юлы, иҗаты белән танышырга; шигырьне сәнгатьле укырга; ятларга; шагыйрьнең туган иле белән горурлану хисенең бирелешен билгеләргә;

С. Хәкимннең тормышы һәм иҗаты турында сөйли, сорауларга җавап бирә, шигырьне сәнгатьле укый, анализлый белү.

агымдагы

12.04



57

БСҮ. Картиналар. Табигать күренешләре.

1

Бәйләнешле сөйләм үстерү

Туган якта һәр ел вакытының гүзәллеге.

Картиналарны күзәтергә, Аларның авторлары турында мәгълүмат табарга, картиналар буенча бәйләнешле хикәя төзергә.

Картиналар буенча сүзлек запасы туплый, ул сүзләрне бәйләнешле сөйләм төзегәндә куллана белү

БСҮ

18.04.



58

Н. Мадъяров. "Сиңа кайттым гүзәл туган җирем"

1

Яңа белемнәрне ачу

Н. Мадьяров - шагыйрь. Туган якның кадере, якынлыгы, һәр кешегә кирәкләге.

Тормыш юлы, иҗаты белән танышырга; шигырьне сәнгатьле укырга, сорауларга җавап бирергә, җырларга

Шагыйрьнең тормышы һәм иҗаты турында сөйли, сорауларга җавап бирә, шигырьне сәнгатьле укый, анализлый белү.

агымдагы

19.04



59

М. Әгъләм. "Матурлык минем белән"

1

Яңа белемнәрне ачу

М.Әгъләм - - шагыйрь. "матурлык" төшенчәсе, Туган якның матурлыгы.

Тормыш юлы, иҗаты белән танышырга; шигырьне сәнгатьле укырга, сорауларга җавап бирергә, җырларга

Шагыйрьнең тормышы һәм иҗаты турында сөйли, сорауларга җавап бирә, шигырьне сәнгатьле укый, анализлый белү.

агымдагы

25.04.



60

А. Платонов. "Ягъфәр бабай"

1

Яңа белемнәрне ачу

А. Платонов - рус язучысы, аның хикәясе, дөньяда яшәү теләге.

Тормыш юлы, иҗаты белән танышырга; хикәяне сәнгатьле укырга, сорауларга җавап бирергә

Язучының тормышы һәм иҗаты турында сөйли, сорауларга җавап бирә, хикәяне сәнгатьле укый, анализлый белү.

агымдагы

26.04.



Язучылар иҗатында юмор

61

Алмаз Гыймадиев. "Телефонлы кәҗә"

1

Яңа белемнәрне ачу

"Юмор" сүзенең төшенчәсе, кесә телефонының файдасы һәм зарары

Хикәяне сәнгатьле итеп укырга, сорауларга җавап бирергә, авторның нинди күренештән, кемнән көлүен билгеләргә

Хикәяне сәнгатьле итеп укый, эчтәлекне сөйли, сорауларга җавап бирә, хикәя буенча үз фикерен башкаларга җиткерә белү.

агымдагы

02.05.



62

А. Гыймадиев. "Интернетта - АLF"

1

Яңа белемнәрне ачу

Интернет аша аралашуның кирәклеге, әһәмияте, дөреслеге.

Хикәяне сәнгатьле итеп укырга, сорауларга җавап бирергә, авторның нинди күренештән, кемнән көлүен билгеләргә

Хикәяне сәнгатьле итеп укый, эчтәлекне сөйли, сорауларга җавап бирә, хикәя буенча үз фикерен башкаларга җиткерә белү.

агымдагы

03.05.



63

Л. Лерон. "Зөһрә кыз - безнең авылдан"

1

Яңа белемнәрне ачу

Хыяллана белү, тырышлык - уңышның нигезе.

Хикәяне сәнгатьле итеп укырга, сорауларга җавап бирергә, авторның нинди күренештән, кемнән көлүен билгеләргә

Хикәяне сәнгатьле итеп укый, эчтәлекне сөйли, сорауларга җавап бирә, хикәя буенча үз фикерен башкаларга җиткерә белү.

агымдагы

09.05.



64

Ш. Галиев. "Борау"

1

Яңа белемнәрне ачу

Өлкәннәрдән сорамыйча эшләнгән эш, малай күңелендәге яхшылык

Шигырьне сәнгатьле укырга, юмор хисен билгеләргә, малайның эшенә бәя бирергә, шигырьне ятларга

Шигырьне сәнгатьле итеп укый, яттан сөйли белү

агымдагы

10.05.



65

КТУ. А. Гыймадиев. "Дианаларда кунакта"

1

Бәйләнешле сөйләм үстерү

Тәрбияле булу - нәрсә дигән сүз.

Хикәяне сәнгатьле итеп укырга, сорауларга җавап бирергә, авторның нинди күренештән, кемнән көлүен билгеләргә

Хикәяне сәнгатьле итеп укый, эчтәлекне сөйли, сорауларга җавап бирә, хикәя буенча үз фикерен башкаларга җиткерә белү.

КТУ

16.05



66

БСҮ "Татарстанда әдәби музейлар"

1

Бәйләнешле сөйләм үстерү

Татарстанның танылган әдәби музейлары

Китапта бирелгән материал белән танышырга, сорауларга җавап бирергә, һәр музей турында чыгыш әзерләргә, башкалар алдында чыгыш ясарга.

Китапта бирелгән материалдан иң мөһимен сайлап, конспект ясый, чыгыш әзерли, башкалар алдында сөйли белү.

БСҮ

17.05.



67

Белемнәрне тикшерәбез. Тест

1

Контроль

Уку елында өйрәнгәннәр буенча тест сорауларына җаваплар.

Тест сорауларын укырга, аларга җавап бирергә

Уку елында алган белемнәрне кулланып сорауларга җавап бирү

агымдагы

23.05.



68

КТУ. Ф. Яруллин. "Зәңгәр күлдә Ай коена"

1

Бәйләнешле сөйләм үстерү

Ф. Яруллин - балалар язучысы. Кешеләргә яхшылык эшләү

Әкиятне сәнгатьле итеп укырга, сорауларга җавап бирергә, сөйләргә, яхшылык һәм мәкерлек блгеләрен күрсәтергә

Әкиятне сәнгатьле итеп укый, сорауларга җавап бирә, сөйли, яхшылык һәм мәкерлек блгеләрен күрсәтә белү.

КТУ

24.05



69

Ф. Яруллин "Җыр калдырыйк"

1

Катнаш

Җир йөзендә яхшылык эшләп яшәү.

Шигырьне сәнгатьле укырга, фикер алышырга

Сәнгатьле укый, әңгәмәдә катнаша белү.

агымдагы

30.05



70

Уку елын йомгаклау дәресе.

1

Йомгаклау

5 нче сыйныфта татар әдәбиятыннан алган белемнәрнең кирәклеге.

Өйрәнгәннәрне искә төшерергә, системалаштырырга

Өйрәнгәннәрне искә төшерә, системалаштыру белү



31.05.



































Укыту - методик комплекты



1. "Рус телендә гомуми төп һәм урта белем бирү мәктәпләренең татар сыйныфлары (V-IX сыйныфлар) өчен татар әдәбиятыннан үрнәк программа. ( Ф.Г. Җәүһәрова. Казан. 2013 ел).

2. Дәреслек. Татар әдәбияты. 1, 2 кисәкләр. Ф.Ф. Хәсәнова, Г.М. Сафиуллина. М.Я. Гарифуллина. "Мәгариф - Вакыт" нәшрияты. Казан. 2014 ел.

Өстәмә әдәбият



  1. "Раушан көзге" Татар балалар әдәбиятыннан хрестоматия. Р.Ш. Халикова Казан, "Мәгариф" нәшрияты. 1993 ел)

  2. "Татар әдәбияты тарихы" 5 том. Казан. Татарстан китап нәшрияты. 1989 ел.

  3. "Әдәбият белеме сүзлеге". А.Г. Әхмәдуллин. Казан. Татарстан китап нәшрияты. 1990 ел.

  4. Р. Даутов Балачак әдипләре. Библиографик белешмә Казан: "Мәгариф"нәшр. 2002

  5. В. Казыйханов. Әхлак дәресләре. Яр чаллы: "Иҗат нәшрияты", 2001

  6. "Татар балалар әдәбиятыннан хрестоматия" Л. И. Минһаҗева, И.Х. Мияссарова Казан. 2010.

  7. "Әдәбият дәреслекләре буйлап" Н.С. Гыймадиева, Ә. Б. Билалова. Казан."Яңалиф" нәшрияты. 2006.

  8. "Көч һәм рух тамырлары" Казан. "Мәгариф"нәшр.1998



































































 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал