7


  • Учителю
  • Самоанализ к уроку Шарт фигыль

Самоанализ к уроку Шарт фигыль

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

5 нче сыйныфта татар теле дәресе. Тема: Шарт фигыль

ДӘРЕСКӘ ҮЗАНАЛИЗ

Укытучы: Сөнгатова Гөлнара Зөлкарь кызы



1. Сыйныфка кыскача характеристика.

5 сыйныфта - 14 укучы. Сыйныфта 8 кыз, 6 малай. Сыйныф белем ягыннан уртача. Татар телен бик яхшы белгән укучылар бар: Фәйзиева Әдилә, Газизова Динә, Хөснетдинова Ландыш, Фазылҗанов Рәдис, Холмуродов Ислам. Укучылар төгәл фикер йөртә, дөрес итеп үз фикерен әйтеп бирә беләләр. Уку һәм сөйләм телләре уртача. Бәйләнешле текст төзиләр, иҗади биремле эшләрне бик теләп башкаралар.

2. Дәреснең темасы.

Шарт фигыль.

3. Тематик бүленештә бу дәреснең урыны.

Фигыль темасында 4 нче дәрес.

4. Дәреснең максаты:

а) белем бирү

Шарт фигыль, аның мәгънәсе, төрләнеше һәм җөмләдә кулланылышын өйрәнү.

ә) фикерләүне, күнекмәләрне үстерү

Шарт фигыльне дөрес язу күнекмәләрен булдыру; сөйләмдә дөрес кулланырга өйрәтү.

б) тәрбия бирү.

Татар халык авыз иҗаты әсәре булган сынамышлар аркылы балаларның игътибарын

тирә - як мохитка, табигать күренешләренә юнәлтү, экологик тәрбия бирү.

5. Дәреснең төре:

Яңа материалны аңлату һәм аны ныгыту

6. Дәреснең структурасы, төп элементлары, вакыт бүленеше.

1. Укучыларның элек үзләштергән белемнәрен актуальләштерү һәм, шуңа бәйләп, яңа матеиалны үзләштерү - 20 минут.

- ФО БОКС СИНЕКТИКС структурасы ярдәмендә фигыльтурында белемнәрне кабатлау.

- "Саннар ни сөйли?" уены.

- Тактада

2.Материалны ныгыту, белем һәм күнекмәләрне камилләштерү, аны гамәлдә куллана белергә өйрәтү - 20 минут.

3. Дәрескә йомгак - 3 минут.

4. Өйгә эш - 2 минут.

7. Дәрестә кулланылган материалларның максатка ирешүдәге роле.

Күптөрле метод һәм алымнар, мәсәлән, әңгәмә, күзәтү, эзләнү, таныштыру методлары кулландым. Шулай ук дәрескә күрсәтмә материаллар, рәсемнәр әзерләдем. Дәрестә информацион техник чаралар кулландым. Һәрбер дәрестән соң укучылардан мөстәкыйль эш алына. Үтелгән дәресне күпме дәрәҗәдә үзләштергәннәре тикшерелә.

8. Дәрестә кулланылган методлар, алымнар.

Фронталь сорау, проблемалы сорау кую, өлешчә эзләнү, әңгәмә, төркемләп эш, индивидуаль эш, фәннилек.

9. Дәрестә күргәзмәлелек.

"Шарт фигыль" темасына презентация, шәхси һәм төркемләп эш өчен

карточкалар, перфокарта, дәреслек Р.Г.Хәсәншина, кара такта, ноутбок, проектор.

10. Балалар белән индивидуаль эш формалары.

Укучыларның белем дәрәҗәсен билгеләү максатыннан карточкаларга язып, төрле биремнәр, таблицалар, сорауларга бирелгән җавапларның дөресен сайлап алу, перфокарталар ярдәмендә материалны үзләштерү дәрәҗәсен сынау кебек аерым(индивидуаль) эшләү алымнары кулланылды.





11. Укучыларның белемнәрен бәяләү.

Укучыларның белемнәре билгеле бер схема ярдәмендә бәяләнде. Укучыларның җавапларын дәрес барышында билгеләп бару әһәмиятле. Үткәреләчәк күнегүләргә һәм биремнәргә туры китереп, укучыларга бәя кую өчен схема төзелде.Мөстәкыйль

эш

Билге

















12. Дәрескә йомгак (уңышлы, уңышсыз яклар).

Дәрестә сингапур методы куллану, "Саннар ни сөйли?" уены, халык авыз иҗаты әсәрләрен куллану, предметара бәйләнеш, тәрбия моментлары, төсле рәсемнәр өстендә эшләү, перфокарталар белән эшләү дәрестнең уңышлы яклары дип уйлыйм.



 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал