7


  • Учителю
  • Карточки-задания для повторения 5-6 сыйныф өчен карточкалар

Карточки-задания для повторения 5-6 сыйныф өчен карточкалар

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

5 №1

1.Күчереп язарга .5 исем , 5 фигыль , 5алмашлык табып , 3 багана итеп язарга .

Җырларым , сез , шытып йөрәгемдә , Сездә минем бөтен тойгыларым ,

Ил кырында чәчәк атыгыз ! Сездә минем керсез яшьләрем .

Күпме булса сездә көч һәм ялкын , Сез үлсәгез , мин дә он(ы)тылырмын ,

Шулкадәрле җирдә хаккыгыз ! Яшәсәгез , мин дә яшәрмен .

(Муса Җәлил)





№2

1.Күчереп язарга . 5 исем , 5 фигыль , 5 алмашлык табып , 3 багана итеп язарга .

Сыерчыктан Вәлигә Әллә шуңар инде

Телеграмма килгән : Бик барасым килә .

-Сезгә кунак булып Бик сагындым сезне ,

Киләм ,-дигән ,- тиздән . Якты йөзегезне ,

Шунда тудым мин дә , Каршы аласыз шул

Сез ясаган өйдә . Бик яратып безне .

(Бари Рәхмәт )



№1

1Башта сүзләрне , аннары сүзтезмәләрне язып алырга .

Туган авылны ярату , урам , матур чак , күл , өйгә керү , карга , якты кояш, тар сукмак,

су коену , безнең урман , көянтә , болыт , килү , абый белән бару , алтын .





№2

1.Башта сүзләрне , аннары сүзтезмәләрне язып алырга .

Җир , әбиләргә кунакка кайту , тирән күл , вакыт , биек , зәңгәр күк , кара урман , эссе

җәй , аларның юлы , шәһәр , китап , өстәл , бүлмәдәге гөлләр , капка , инешкә таба тө-шү , урамдагы тавышлар .





№1



1.Җөмлә кисәкләренең астына сызарга һәм җөмләдә сүзләр бәйләнешен күрсәтергә

Күптән инде авыл тәрәзәләрендә ут сүнде .Кечкенә Энҗе әкрен генә елап җибәрде .

Чулпан тәрәзә төбенә килеп басты да урамны күзәтә башлады .



№2 1.Җөмлә кисәкләренең астына сызарга һәм җөмләдә сүзләр бәйләнешен күрсәтергә

Илдус үз янына җыелган балаларга әкият сөйләргә тотынды . Эшчән Гомәр абыйны авылда барлык кеше дә белә . Агачлар арасыннан көлтә койрыклы төлке күренде .







6 №1



1.Текстны күчереп язарга .Кисәкләрнең астына кызарга .

Ярыш көне килеп җиткән .Бал корты балавыздан эшләнгән матур күзәнәкле бал савы-тын күтәреп очып киткән . Шөпшә дә үзенең аннан-моннан эшләнгән кәрәзен алып килгән .(Абдулла Алиш )





№2

1.Текстны күчереп язарга . Кисәкләрнең астына кызарга .

Яр башына батыр балыкчылар , Учак ачты төннең сәхнә итеп

Чатыр корып , учак яктылар . Ярга элгән кара пәрдәсен .

Акты кырга акбүз чатырлардан Чагылдырды ярда биеп йөргән

Дәртле җыр һәм шаян чаткылар . Яшь егетнең зифа гәүдәсен .

(Муса Җәлил )



№1

1.Нокталар урынына тиешле хәрефләрне куеп , текстны күчереп язарга .Астына сызылган сүзләрнең нинди сүз төркеменнән икәнен билгеләргә .

Иң бер..нче ..ш итеп , чыбык-чабык җы..п , учак яктык . Кор.. ка..н шә.. ..на , ю..ш җир-дән бу күтәрелә , тамак төб..н бөр.. исе кытыклы.. . Рә..әт ! Күк зә..гәрлегенә күзләрне талдырганчы кара.. ..ткач , чатыр к..ра башладык . Бер сәгат.. чамасы арада аны әмәл..әп

тә аттык .Эш бет..е .



№2

1.Нокталар урынына тиешле хәрефләрне куеп , текстны күчереп язарга . Астына сызылган сүзләрнең нинди сүз төркеменнән икәнен билгеләргә .

Күз күр..ме ..итмәслек , оч..на-кыры..на чыгып бетмәслек бик зур бер бол..нда күкрәшеп үлән..әр үскән..әр. Чалгы белән ча..ырлык бул..п өлг..ргән..әр . Төрл.. . т..стәге матур чә-чәкләр анда ..уш исләр тараткан..ар .Кош-к..ртлар үзләр..нең матур сайра..лары белән бол..нны яңгыраткан..ар .(Абдулла Алиш )





№1

1.Бирелгән исемнәрне 2 төркемгә (тамыр һәм ясалма ) аерып язарга .Сүзнең тамырын билгеләргә .

Урындык ,кеше,әти, матурлык, җеп,җитәкче, күзлек , фикердәш , гомер , ачкыч, үлчәү,икмәк , печәнлек , укытучы, күрше , җырчы, арба, карбыз , өй, калкулык .







№2

1.Бирелгән исемнәрне 2 төркемгә (тамыр һәм ясалма) аерып язарга .Сүзнең тамырын билгеләргә .

Хат, күз,елга,тегүче, бәхет,баскыч, тоткын, укучы, тәрәзә, савучы, тавыш, көрәк, әни,усаллык,бәрәңге, бакчачылык, тән, уенчык, шатлык, төзелеш , кыш,яңгыр .

№1

Текстны күчереп язарга .Сүз төркемнәре ягыннан тикшерергә .

Җиләк җыя-җыя , күкчәчәк һәм алабута үсеп утырган арыш кыры читенә җиткәч , без балан куагы күләгәсенә ял итәргә утырыштык .Узып киткән автомашина тавышы ише-телде . Арырак , арыш басуының үр асты ягында , авыл юлы . Аннан бик сирәк йөриләр.

Моннан ике чакрым түбәндә таш юл бар .





№2

Текстны күчереп язарга . Сүз төркемнәре ягыннан тикшерергә .

Урамда яктырак иде . Шәһәр әле йоклый . Зөлфия , кедалары белән йомшак кына басып, урам уртасыннан китте . Шәһәр тынлыгы үзенә бертөрле бит ул , шомлы димәсәң... Авылда бу вакыт капкалар шыгырдый ,әтәчләр кычкыра , ишегалларында шаулатып сыер савалар. Ә монда өчәр-дүртәр катлы таш йортлар дәшми . Әле төзелеп кенә килгән яшь шәһәр урманга терәлеп тора ; бераздан Зөлфия урман эченнән бара иде инде .



№1

Күп нокталар урынына тиешле сүзләрне куеп ,мәкальләрне күчереп язарга . Ия һәм хәбәр астына сызарга .

1. .... балага авызыннан өзеп каптырыр . 2. .... тавыкны өйрәтми . 3.Кеше кулындагы ....

зур күренә .4. Акылы кысканың ... озын .5.... бер үләр , ... мең үләр .6.Зәһәр кешенең

.... ачы була .7.сүзе хакның ... ак .8.Шәп .... аякланып туа .

(калач, йомырка, кыю,куркак, теле, йөзе, ана, теле,маллар .)



№2

Күп нокталар урынына тиешле сүзләрне куеп , мәкальләрне күчереп язарга . Ия һәм хәбәр астына сызарга .

1.Күрше .... күркә булып күренә .2. Ата-ананың йөрәгенең тирәнлеген ... белми . 3.Бе-рәүнең ... эшли , берәүнең ... эшли .4. .... заманасына охшап туар . 5.Теле татлының

.... күп . 6. ... ташны эретә . 7. Ялгышын таныган ... икенче ялгышмас .

(кеше , бала, тавыгы, балалар, дусты, кулы, теле, сүз .)





№1

Сүзләрне ясалышы ягыннан тикшерергә .

Җирләребездән , чистартылмаган , туфракларыгызда , илкәйләребез , утыртырлар , гөл-ләремне , калдырылмаган, үсемлекләрне, бармаячаклар, эшчәнлекләрен , әйтмәгәнсез .





№2

Сүзләрне ясалышы ягыннан тикшерергә .

Файдаланылмаган , җыймаганнар, ачылмаган, хезмәтләрегез, эшләреңнән, кайтачаклар, бакчачылыкта , тигезләнелмәгән , яшелрәкне , көннәрдән , киемнәреңә , чистартырга







 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал