7


  • Учителю
  • План-конспект урока на тему 'У, ү хәрефләре иленә сәяхәт' (2 класс, татар төркеме)

План-конспект урока на тему 'У, ү хәрефләре иленә сәяхәт' (2 класс, татар төркеме)

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

ТЕМА. "У,Ү ХӘРЕФЛӘРЕ ИЛЕ" БУЙЛАП СӘЯХӘТ.

МАКСАТ. 1. Укучыларны У,Ү хәрефләре кергән сүзләрне дөрес итеп язарга өйрәтү.


2. Бәйләнешле сөйләм телен үстерү, үзаллы укырга өйрәтү.


  1. Балаларның күзәтүчәнлеген, хәтерен, уйлау сәләтен үстерү.


  1. Табигатькә мәхәббәт тәрбияләү.

ДӘРЕС ФОРМАСЫ. Дәрес-презентация


ҖИҺАЗЛАУ. 1.Алфавит, җөмлә төзү өчен рәсемнәр, компьютер, мульти медиа проекторы.

Презентация.



ДӘРЕС ПЛАНЫ

I. ОЕШТЫРУ ӨЛЕШЕ.

1. Укучыларны дәрескә әзерләү.


II. [У ] [Ү ] АВАЗЫ ҺӘМ У,ү ХӘРЕФЛӘРЕ ТУРЫНДА УКУЧЫЛАРДАН МӘГЪЛҮМАТ АЛУ.

-Экранда сез нинди хәреф күрәсез?

-Бу хәреф һәм ул хәрефне белдергән аваз турында сез нәрсәләр әйтә аласыз?(укучыларның җаваплары).

- Бүгенге дәрестә без сезнең белән "У,ү хәрефләре иленә" сәяхәт итәрбез. Сәяхәтебез вакытында без язарбыз, укырбыз, төрле биремле күнегүләр эшләрбез.


III. "У,Ү ХӘРЕФЛӘРЕ ИЛЕ" БУЙЛАП СӘЯХӘТ.


Әкәм-төкәм яткан юлга,

Мөгезләрен чыгарган.

Охшаган бик тә"У"га

Өен алып бара уңга.


Җылы якка тезелешеп

Кыр казлары очалар

Очып барган кошкайларга

"Ү"хәрефе охшаган


"МАТУР ЯЗУ" ТУКТАЛЫШЫ.

1. У,ү хәрефләрен язу.

-1-юл- баш У хәрефен язу; юл у хәрефен язу;

-2-юл- баш Ү хәрефен язу; юл ү хәрефен язу;

- У,ү хәрефенә сүзләр язу(алдан язып бетерүче укучылар өчен);


"БЕЛЕМ АЛУ " ТУКТАЛЫШЫ


2 баганада У,Ү хәрефләре кергән сүзләр бирелә. Сүзләрне уку.

-Кайсы сүзләр нечкә ,ә кайсылары калын әйтелә?Ни өчен?

(укучыларның җаваплары).

3. Слайдтан кагыйдәне уку.

Нәтиҗә ясау.

"ТАБЫШМАКЛАР" ТУКТАЛЫШЫ.


1. Экрандагы табышмакларга җаваплар табу, экрандагы рәсемнәр буенча җавапларны тактага (калган укучылар дәфтәргә) язып бару .

1. Тызлый да бызлый ,

Үпкән җире сызлый.(УМАРТА КОРТЫ)

2 Аягы бар,кулы юк,

Аркасы бар,түше юк.(УРЫНДЫК)


3.Соскы борын - бакылдык,

Күп сөйләшә -такылдык.(ҮРДӘК)


4.Язын ямь-яшел,назлы,

Көзен моңая,сары.(ҮЛӘН)



"ЯЛ ИТҮ " ТУКТАЛЫШЫ.


- Я , әйтегез, сөйләгез,

тышта әнә килә көз.

  • Әйе, әйе, беләбез,

Көз килгәнен күрәбез.

Кошлар очты еракка

Канат кагып көньякка

Аюлар өн казыды

Бик тирән итеп базны

Балыклар да тындылар,

Су төбенә чумдылар.

Агачлар - ялангачлар

Җилләрдә чайкалалар.


"БИРЕМНӘР " ТУКТАЛЫШЫ

  1. Слайдта күрсәтелгән рәсемнәрдән У,Ү хәрефләре кергән сүзләр кертеп җөмләләр төзү.(телдән)


будильник үлән уенчыклар


курчак күгәрчен үрдәк


Бирем. Түбәндәге сүзләрне кертеп җөмләләр төзергә.

"У, син кайда?" уены. (слайдта)- кәгазьдә дә була

- без аңа утырабыз: у- -н--- (урындык)

- без аның белән уйныйбыз: у-н--- (уенчык)

- ул безгә еш килә: -ун-(кунак)

- жирафның ул озын: -у-н (муен)

- анда агачлар күп: у---н (урман)

- ул безне елата: -у-н (суган)

- аның колаклары озын: к-я- (куян)

2. Экранда бирелгән текстлардан У һәм Үхәрефләре кергән сүзләрне генә сайлап язу, У,Үхәрефләре астына сызу.


3.40 нчы күнегү(дәреслек буенча) Нокталар урынына у яки ү хәрефләрен өстәп, җөмләләрне күчереп язарга

Бирем.Буш шакмакларга у,ү хәрефләренең тиешлесен куеп языгыз.Нинди сүзләр барлыкка килде?

К


Л

К


Л

К


З


  1. Күзләрне ял иттерү күнегүе.


11 СЛАЙД

Бирем.Бирелгән сүзләр һәм сүзтезмәләрне файдаланып ,балык тоту турында дүрт җөмлә языгыз

түгәрәк күл, балыклы күл, тирән күл, күл-күлләр,балык тота-балык тоталар,өч чабак, дүрт чуртан,зур балык , вак балык.



"УЙНАП АЛАБЫЗ" ТУКТАЛЫШЫ.


  1. "Артык сүзне тап" уены.


  • Куян,кәҗә,үрдәк,бүре,күсе,тукран

  • Су,усак,ут,кояш,ук,уч,урындык

  • Уен,туп,укучы,сыйныф,күлмәк

  • Таш,кул,басу,бүрек,күз,тау

  • Күк,язу,умарта,бүлмә,кибет

  • Үрмәкүч,китап,үлән,үтүк.


3. Нәтиҗә чыгару.

Өй эше.

У,ү хәрефе кергән сүзләрнең язылышын кабатларга.Сүзлек диктантына әзерләнеп килергә .


IV. ДӘРЕСНЕ ЙОМГАКЛАУ, БИЛГЕЛӘР КУЮ.

-Бүгенге дәрестә без нәрсәләргә өйрәндек?һ.б




 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал