7


  • Учителю
  • Тех.карта урока Иң матур сүз- илкәем

Тех.карта урока Иң матур сүз- илкәем

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Өстәмә профессиональ белем бирү

дәүләт автоном мәгариф учреждениясе

"Татарстан Республикасы мәгарифне үстерү институты"











ПРОЕК ЭШЕ

Тема: Иң матур сүз- илкәем

Гомуми белем бирү ФДББС шартларында татар телен һәм әдәбиятын туган тел һәм чит тел буларак укыту эчтәлеген һәм методларын камилләштерү белем күтәрү курслары кысаларында.



Башкарды:

Мияссарова Ләйсән Ришатовна

Биектау районы 3нче урта мәктәбе

татар теле һәм әдәбият укытучысы

Проект эше яклауга куела

Фәнни җитәкчесе

Фаттахова Рузиля Фирдависовна













Казан 2016



Эчтәлек



Кереш ______________________________________ 3

Төп элеш ____________________________________5

Йомгаклау ___________________________________8

Кулланылган әдәбият _________________________ 9













































Кереш

Яңа стандарттагы иң мөһим таләп тә мондый: "укучы үз алдына максат куярга һәм аны тормышка ашыру юлларын үзе таба алу дәрәҗәсенә күтәрелергә тиеш". Бу яңа стандартта эшлекле белем алу дип атала. Эшлекле белем стандарт керткән яңалыкның әһәмиятле эчтәлеген ачып бирүче иң гомуми төшенчә. Белем алу гамәлләренең структурасын һәм принцибын үзе аңлата. Укучыны татар телендә иркен сөйләшергә, аралашырга, эзлекле итеп уйлый белергә, дөрес язарга һәм укырга өйрәтү өчен гомумдидактик (фәннилек, дәвамчанлык, күрсәтмәлелек, укытуның тормыш белән бәйләнеше, тарихилык һ.б.), гомумметодик (коммуникатив, ситуатив-тематик һ.б.), хосусый методик (сүзләрне сайлау принцибы, аваз белән хәреф арасындагы аерманы төшендерү принцибы һ.б.), лингвистик (функциональ, стилистик аерымлау, бүлекара бәйләнеш принциплары) һәм психологик принципларга таянырга кирәк. Хәзерге методикада кулланыла торган методлардан гомумметодологик методлар, гомумдидактик (өлешчә эзләнү, проблемалы укыту, репродуктив һ.б.) һәм хосусый методлар (чагыштырма ысул, аңлаешлы-гамәли, аудиовизуаль һ.б.) телгә өйрәтүнең иң уңышлыларыннан саналалар. Татар теле укытуның максатлары түбәндәгеләрдән тора:

-укучыларның фикерләү сәләтен үстерү, тел чараларын аралашуның эчтәлегеннән чыгып билгели белү, балаларның татар телендә аралашу күнекмәләрен камилләштерү;

- дөрес уку һәм дөрес язу күнекмәләрен булдыру, диалогик сөйләмдә катнашу, гадирәк итеп төзелгән монологик сөйләм оештыру;

- укучыларда татар теленә хөрмәт һәм ярату тәрбияләү, телнең чисталыгын, дөреслеген саклау, тел өйрәнүгә кызыксыну уяту.

Проект эшенең максаты: әдәби укудан 7 нче сыйныфның рус төркеме өчен технологик карта төзү.

Проектның бурычлары:

  • Укучыларның аралаша белү күнекмәләрен камилләштерү, үзара дустанә мөнәсәбәт булдыру.

  • Төркем эчендә эшли, альтернатив фикерләрне тыңлый белү, проект биремнәрен үтәүдән һәр укучының җаваплылыгына ирешү.

  • Укучыларның танып белү эшчәнлеген, иҗади фикерләү сәләтен камилләштерү; эзләнү-тикшерү эшчәнлегенә тарту, нәтиҗә ясарга юнәлеш бирү.

Фаразлау (гипотеза):

- укытуны югарырак дәрәҗәгә күтәрү;

Көтелгән нәтиҗә.

Шәхси нәтиҗәләр:

- шәхесара һәм мәдәниара аралашуда татар телен куллануга уңай караш булдыру һәм аны яхшы өйрәнү теләген формалаштыру;

-әхлакый кагыйдәләрдә ориентлашу, аларны үтәүнең мәҗбүрилеген аңлау;

һәр төркемнең лидеры коллектив алдында чыгыш ясый һәм яклый алуы.

Метапредмет (регулятив, коммуникатив, танып- белү) нәтиҗәләре:

-Уку максатын аңлау ,тәкъбир итү

-Тексттан кирәкле информцияне таба белү

- Аралаша,сөйли, тыңлый белү

- Үз фикереңне дәллили белү

- Дәреснең темасын максатын формалаштыру

-Эчтәлеккә үзбәя бирү



Проектны гамәлгә ашыру: технологик картаны урта мәктәп шартларында әдәби укыту укыту буенча гамәлгә кертү.







Төп өлеш1Ф.Сафин ижаты белән таныштыру

2. "Туган җиремә" шигыре белән танышу, анализлау

3.Телдән сөйләм күнекмәләрен үстерү

Планлаштырылган нәтиҗәләр

Шәхескә кагылышлы нәтиҗәләр: Туган җиргә мәхәббәт,горурлык хисләре булдыру.

Метапредмет нәтиҗәләр:

Танып-белү УУГ: Уку максатын аңлау ,тәкъбир итү.Тексттан кирәкле информаөияне таба белү

Коммуникатив УУГ: Аралаша,сөйли, тыңлый белү. Үз фикереңне дәллили белү

Регулятив УУГ: Дәреснең темасын максатын формалаштыру.Эчтәлеккә үзбәя бирү .

Предмет буенча:Шигырь эчтәлеген аңлау. Фәннүр Сафин турында мәгълүматлы булу

Дәреснең тибы

Яңа белемнәрне үзләштерү дәресе

Төп төшенчәләр

Туган җир, чишмә, моң

Предметара бәйләнеш

җыр

Эшне оештыру

Фронталь,төркемдә, парларда, индивидуаль

Материал

Дәреслек "Татар әдәбияты 7" 2нче кисәк Мотыйгуллина Ә.Р. "Мәгариф-вакыт" нәшрияты 2014 (52-53нче битләр)

Җиһазлау

Проектор,ноутбук, презинтация



Укытучы

эшчәнлеге

Укучы

эшчәнлеге

Универсаль уку

гамәлләре (УУГ)

Оештыру мотивлаштыру

Исәнләшү.Үңай психологик хәләт тудыру.

Исәнмесез -диеп башлыйк әле

Көн бит шулай башлана.

Бер елмаю дәва мең авыруга

Дуслык елмаюдан башлана.

-Хәерле көн,дусларым . Кәефләрегез ничек?

Кәефләрегез шәп булуын теләп уку дәресебезне башлыйбыз.





Исәнләшәләр. Дәрескә әзерлекне күрсәтәләр.Әңгәмәдә катнашалар

ШУУГ:Укытучы һәм сыйныфташларны хөрмәт итү.

КУУГ:Әңгәмәдә катнашу.Үз фикереңне дөрес әйтә белү

РУУГ:Эшкә әзерлекле булу

Белемнәрне актуальдәштерү

Өй эшен тикшерү, эш дәфтәрендәге биремнәрнең үтәлешен тикшерү

Өй эшенә җавап бирәләр. Сорауларга җавап бирәләр



ШУУГ:эшкә җаваплы хисен аңлау

ТБУУГ:Сәбәп-нәтиҗә бәйләнеәләрен күрү

КУУГ:Әңгәмәдә катнаша алу

РУУГ:Башкаларның җавапларын бәяли белү



Уку мәсьәләсен кую

Уку мәсәләләрен формалаштырып әйттерү

Уку макмсатын аңлау

ШУУГ:максатчан була белү

ТБУУГ:Тәгъбир итә белү.Нәтиҗәләр чыгара белү.

КУУГ:Әңгәмәдә катнаша алу

РУУГ: Уку мәсәләсен куя белү

Уку мәсьәләсен

адымлап чишү

Ф.Сафин турында кыскача белешмә бирү.

Яңа сүзләр белән таныштыру.Шигырьне уку. Ишетеп аңлауны тикшерү,фикер алышу.Римма Ибраһимова башкаруында тыңлау

Тыңлау.

Әңгәмәдә катнашу

ШУУГ:Туган ил иң кадерле икәнен аңлау

ТБУУГ:Текстны аңлап белү.

КУУГ:Фикерләрне дәлилли белү.Әңгәмәдә катнашу

РУУГ: Уку мәсәләсен чишә белү.Фикерләрне дәлилли белү.

ПУУГ:Шигырьнең идеясенә төшенү.

Ял минуты

Яңа теманы ныгыту

Туган ил турында әңгәмә кору.

-Ни гә моң чишмә төсле чыга? Моңны күреп буламы? Лирик герой нәрсә әйтергә тели? Синең өчен туган җир нәрсә?

Әңгәмәдә катнашу

ШУУГ:Туган илнең әхәмиятен аңлау

ТБУУГ:Нәтиҗә чыгару,гомумиләштерү

КУУГ:Аралашу,әңгәмәдә катнашу

РУУГ: Уку мәсәләсен аңлау

ПУУГ: Шигырьнең идеясенә төшенү

Өй эше

Өй эшен бирү

Туган ил турында мәкальләр язып кил

Шигырьне сәнг. Укы.Ошаса ятла.

Өй эшен язып алу

ШУУГ:мөстәкыйль эшчәнлеккә әзер булу

ТБУУГ:Дәреслектән кирәкле информаөияне табу, аңлау

КУУГ:Диалог төзи белү.

РУУГ: Эшеңне конрольдә тоту



Рефлексия,бәяләү,

үзбәя

Сораулар биреп йомгак ясау. Максатка ирешкәнлекне ачыклау.Билгеләр кую

Сорауларга җавап бирү

ШУУГ: Үзбәя

ТБУУГ: Нәтиҗә чыгару

КУУГ:Сорауларга җапап бирә белү.

РУУГ:бәяләү















Йомгаклау.

Бүгенге җәмгыять фәндә, техникада, сәнгатьтә, белем бирү һәм җитештерү өлкәсендә яңа горизонтлар ача алырдай шәхесләргә мохтаҗ. Җәмгыятебезнең киләчәге - бүгенге укучылар кулында. Ә ул куллар ышанычлы киләчәкне тәэмин итә алсын өчен, без бүгенге көндә барын да эшләргә тиешбез. Бу проект эше фән- техника зур тизлек белән үскән, радио-телевидениедә, интернетта чуар мәгълүмат ташкыны агылган һәм алардан күбесенчә тормышның тискәре яклары күрсәтелгән бер заманда югалып калмаслык, үз урынын табарлык нык ихтыяр көченә ия булган, белемле, әхлаклы һәм шуның өстенә бүгенге хезмәт базары шартларында көндәшлек сыйфатларына ия булырдай буынны тәрбияләүгә ярдәм итәр.









































Кулланылган әдәбият исемлеге:



1. Харисов Ф.Ф., Харисова Ч. М., Айдарова С.Х. Татарский язык в иноязычной аудитории: программа и методические рекомендации.- Казань: ТГГПУ, 2007.

2. "Рус мәктәпләрендә укучы татар балаларына ана теле һәм әдәбият укыту программалары" (Ф.Ф.Харисов, Ч.М. Харисова, Казан. "Мәгариф" нәшрияты, 2011)

3. Рус мәктәпләрендәге татар балаларына татар теленнән гомуми белем бирүнең дәүләт стандарты.(Харисов Ф.Ф., Харисова Ч.М.,Хаков В.Х., Измайлова Г.Г., Хәмидуллина Э.Х.Казан, 2008.)

4. Интернет www.belem.ru</</u>

5. Дәреслек "Татар әдәбияты 7" 2нче кисәк Мотыйгуллина Ә.Р. "Мәгариф-вакыт" нәшрияты 2014 (52-53нче битләр)







 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал