7


  • Учителю
  • Научно исследовательская работа “Фатих Әмирханның татар балалар әдәбияты өлкәсендә журналистик һәм әдәби эшчәнлеге”

Научно исследовательская работа “Фатих Әмирханның татар балалар әдәбияты өлкәсендә журналистик һәм әдәби эшчәнлеге”

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

ФАТЫЙХ ӘМИРХАН ИСЕМЕНДӘГЕ VII РЕСПУБЛИКА ФӘННИ- ГАМӘЛИ КОНФЕРЕНЦИЯСЕ













Фәнни-тикшеренү эше



"Фатих Әмирханның татар балалар әдәбияты өлкәсендә журналистик һәм әдәби эшчәнлеге"









Автор:Хәмитова Рузана Рамил кызы



Фәнни җитәкче: Кәримова Лидия

Илдус кызы,

татар теле һәм әдәбияты укытучысы



2016 ел

















Тезис

Фатих Әмирхан-татар балалар әдәбиятында бай хәзинә калдырган язучы.

Әдип татар балалар әдәбиятында эшчәнлеген Мәскәүдә чыгып килгән "Тәрбиятел- әтфаль" журналыннан башлап җибәрә.

"Тәрбиятел-әтфаль" - татар телендә балалар өчен махсус чыгарылган беренче матбугат органы.

Казанга кайткач, 1907 нче елдан басыла башлаган "Әлислах" газетасында да Ф.Әмирхан эшчәнлеген халыкны, балаларны агарту юнәлешендә дәвам итә.

Газета битләре аша ул әлеге надан муллалардан һәм хәлфәләрдән, байлардан көлә.

30 нчы еллар урталарында хөр фикерле әдипнең аерым карашлары һәм әсәрләре тәнкыйтькә дучар ителә.

Балалар өчен язылган әсәрләрендә ул бала психологиясен аңлаучы әдип, хис -кичерешләрне төрле сәнгать чаралары белән сурәтләүче художник, әдәбиятның балаларны тәрбияләүдәге ролен тирәнтен аңлап иҗат итүче язучы буларак таныла.

1913 нче елда беренче тапкыр балалар журналы "Ак юл"да басылган "Ул үксез бала шул" хикәясе дә, үзенең кыска гына күләмле булуына карамастан, зур проблемалар күтәреп чыга.

Ф.Әмирханның киң җәмәгатьчелеккә артык таныш булмаган, тулы басмада соңгы елларда гына төрле матбугат органнарында дөнья күргән "Халык кызлары" исемле өч хикәяне үз эченә алган әсәре бар.

Ф.Әмирханның татар балалар әдәбиятында тоткан урыны үзенчәлекле. Ул бу өлкәдә үзенең иҗаты һәм журналистик эшчәнлеге белән дә җуелмас эз калдырган шәхес.





















Эчтәлек

I Кереш.................................................................................................... 5бит

II Фатих Әмирханның татар балалар әдәбияты өлкәсендә журналистик һәм әдәби эшчәнлеге................................................................................................ 5-6 бит

  1. Фатих Әмирханның татар балалар әдәбияты өлкәсендә журналистик эшчәнлеге.

а) "Тәрбиятел - әтфаль" журналында эшчәнлеге;

б) "Әлислах" газетасы аша халыкны агарту эшләре;

2. Әмирханның татар балалар әдәбияты өлкәсендә әдәби эшчәнлеге.......6-9 бит

а) "Нәҗип" хикәясе;

б) балалар журналы "Ак юл"да басылган "Ул үксез бала шул"

хикәясе;

в) "Корбан" әсәре;

г) "Халык кызлары" исемле өч хикәяле әсәре;

III Йомгаклау...................................................................................................10 бит

IV Кулланылган әдәбият.............................................................................11бит





































I Кереш.

Фатих Әмирхан-татар әдәбиятында бай хәзинә калдырган язучы. Ул төрле темаларны күтәргән зур күләмле "Фәтхулла хәзрәт" һәм "Урталыкта" исемле романнары, "Хәят" повесте, "Гарәфә кич төшемдә", "Татар кызы", "Танымаганлыктан таныштык", "Хәзрәт үгетләргә килде", " Сәмигулла абзый" һ.б. күп сандагы хикәяләре, "Яшьләр", "Тигезсезләр" драмалары һәм очерклар, байтак кына сатирик һәм юмористик әсәрләре белән билгеле шәхес.

Әдип татар балалар әдәбиятында да үзенчәлекле урын тота. Фәнни мәкаләбезнең төп максаты - Фатих Әмирханның татар балалар әдәбияты өлкәсендә журналистик һәм әдәби эшчәнлеген ачыклау, бала тәрбияләүдә, халыкны агарту эшндә аларның әһәмиятен күрсәтү.

II. Фатих Әмирханның татар балалар әдәбияты өлкәсендә журналистик һәм әдәби эшчәнлеге.

1. Фатих Әмирханның татар балалар әдәбияты өлкәсендә журналистик эшчәнлеге.

Әдип татар балалар әдәбиятын үстерүгә зур көч куя. Бу өлкәдәге эшчәнлеген ул Мәскәүдә чыгып килгән "Тәрбиятел - әтфаль" журналыннан башлап җибәрә дисәк, мөгаен, хата булмас. Әдипнең журналны башыннан ахырына кадәр үзе эшләп чыгаруы турында да мәгълүматлар сакланган. "Тәрбиятел-әтфаль" - татар телендә балалар өчен махсус чыгарылган беренче матбугат органы. Ф.Әмирхан журналның тәүге санында ук, аның мәсләген билгеләп: "... Без ата-аналарга ярдәмче вә балаларга мөгаллим вә остаз гына түгел, бәлки аларның яхшы иптәшләре булырга телибез", - дип язып чыга.

Журналда ул фәнни һәм тәрбия мәсьәләләрен яктырткан мәкаләләрен, әдәби тәрҗемәләрен һәм аерым әсәрләрен бастыра. Биредә дөнья күргән тәрҗемәләрнең иң матур үрнәкләре - Х.Андерсенның "Мәхәббәтсез үрдәк баласы", "Гөл агачы һәм әкәм-тәкәм" әкиятләре һ.б. булуы билгеле.

Журнал чыгудан туктагач, Г.Тукайның аңа багышлап язган "Тәрбиятел-әтфальгә" шигыре басылу да әлеге басманың үз вакытында тоткан урынын һәм әһәмиятен бәяләргә мөмкинлек бирә.

Казанга кайткач, 1907 нче елдан басыла башлаган "Әлислах" газетасында да Ф.Әмирхан эшчәнлеген халыкны, балаларны агарту юнәлешендә дәвам итә: "Тәрбия вә гыйлемханәләребезне тамырыннан яңартып корырга кирәк! Эшкә сәләтле, гайрәтле, зыялы татарлар чыга торган мәктәп вә мәдрәсә тәртибе, фәне, мөдәррисләре кебек",- дип, белем, тәрбия мәсьәләләрендә үзенең борчылуын ул җәмәгатьчелеккә җиткерә.

Газета битләре аша ул әлеге надан муллалардан һәм хәлфәләрдән, байлардан көлә. "Казанның педагоглары", "зур педагоглар" зур эш эшләп кайттылар", "Мәктәп лаихәләре (проекты) өчен аяклар" һ.б. мәкаләләрендә аның сатирага осталыгы аеруча күзгә ташлана. Мондый хезмәтләрендә ул иске мәктәп-мәдрәсә тәртипләрен тәнкыйтьләп кенә калмый, уку-укыту эшләрен яхшырту юнәлешендә, мәктәпләр өчен дәреслекләр төзүдә аерым фикер һәм киңәшләрен дә бирә. 1918 нче елда, педагог Г. Рафиков белән берлектә, эш мәктәпләренең беренче һәм икенче сыйныфлары өчен "Ана теле" дәреслекләрен төзи.

30 нчы еллар урталарында хөр фикерле әдипнең аерым карашлары һәм әсәрләре тәнкыйтькә дучар ителә. Чөнки Ф.Әмирхан XX гасыр башындагы революцион борылышларны шатланып каршы алса да, соңрак, большевикларның гаделсезлеген күреп, хаталанганын аңлый, аларның аерым фикерләре һәм тоткан юллары белән килешми, карашларын үзенең әсәрләрендә дә яктырта. Болар исә әдип өстенә пычрак ату өчен сәбәп була. Ф.Сәйфи-Казанлы, Г.Ибраһимов, Х.Вәли, Г. Нигъмәти, Г.Гали, Г.Толымбай һ.б. аны "конрреволюционер, буржуазный язучы, буржуазия ялчысы" дип тамгалыйлар, әсәрләрен исә "ят һәм зарарлы" дип бәялиләр.

2. Ф.Әмирханның татар балалар әдәбияты өлкәсендә әдәби эшчәнлеге.

Балалар өчен язылган әсәрләрендә ул бала психологиясен аңлаучы әдип, хис -кичерешләрне төрле сәнгать чаралары белән сурәтләүче художник, әдәбиятның балаларны тәрбияләүдәге ролен тирәнтен аңлап иҗат итүче язучы буларак таныла. Аның "Нәҗип", "Ул үксез бала шул". "Корбан", "Халык кызлары" һ.б. әсәрләрен бүген дә балалар яратып укыйлар.

"Нәҗип" хикәясе үзәгенә куелган төп фикер- һөнәрле кешенең кадерен, кирәклеген күрсәтү. Төп - герой Нәҗип. Ул әсәр башында абыйсы Гомәр белән капма-каршы куела. Каршылык нигезендә һөнәрле, курайда уйный белүче Гомәрнең Нәҗипкә караганда өстенрәк һәм башкаларга кирәклерәк булуын тасвирлау ята. Әмма әсәр дәвамында Нәҗип үсештә бирелә. Автор балаларга хас аерым сыйфатларның кешене көлкегә һәм уңайсыз хәлләрдә калдыруын мисаллар белән сурәтләп бирә. Нәҗипнең уңай якка үзгәрүен күрсәтү аша ул балаларда гаделлек, әдәплелек тәрбияләргә, һөнәрнең кеше язмышында тоткан урынын күрсәтергә омтыла. Әсәрнең эстетик кыйммәте дә нәкъ менә шунда - ул сабый күңелен, баланың рухи дөньясын үзенчәлекле әдәби чаралар ярдәмендә, үсештә күрсәтә, матурлыкны аңлый белергә өйрәтә. Сабый күңелен табигать күренешләре белән гармониядә карау, параллельләр үткәрү - шулай ук төп идеяне укучыга җиткерү ягыннан әһәмиятле. Хикәя азагында Нәҗип тә һөнәргә ия була. Дәвамлы рәвештә эзләнү, газаплану хисләре кичергән малайның матур сәләте -үз кулы белән ясаган чәчәкләрендә нәфис зәвыгы, гүзәллекне аңлый һәм тудыра алу зирәклеге ачыла.

1913 нче елда беренче тапкыр балалар журналы "Ак юл"да басылган "Ул үксез бала шул" хикәясе дә, үзенең кыска гына күләмле булуына карамастан, зур проблеманы - ятимнәргә мөнәсәбәт мәсьәләсен үзенчәлекле хәл итүе белән игътибарны җәлеп итә. Биредә дә, алда телгә алынган хикәя герое кебек үк, геройлар үсештә бирелә. Үсеш, үзгәреш нәрсәдән гыйбарәт соң? Сюжет гади генә . Гает көнне көндәгечә малайлар ишек алдына җыелалар, ләкин алар гадәттәгедән үзгәрәк- бәйрәмчә, яңарак һәм матуррак киемнәрен кигәннәр. Бары бер малай - "ата-анасы үлгәнлектән быел берәүдә хезмәт итеп торган асрау малай -Нури" гына һәрвакыттагыча, иске киеменнән. Чабышу-узышу вакытында малайлар арасында килеп чыккан каршылык нәтиҗәсендә балаларга хас булганча, үртәшү, Нурины кимсетү башлана. Бу исә, үз чиратында, Нуриның болай да яралы йөрәген тагын да телгәли, ул елап җибәрә. Әлеге хәл бөтен җыелган малайларны айнытып җибәргәндәй итә, һәм алар үз хаталарын аңлыйлар. Биредә автор гади тел белән кеше хисләре белән уйнарга ярамаганлыгын аңлата, дуслык кадерен белү, башкаларның хәленә керү кебек сыйфатлар тәрбияләргә омтыла. Нечкә психолог буларак, Ф.Әмирхан балалар теле белән аерым сыйфатларның начар гадәт булуына төшендерә. Вакыйгаларның I зат - "мин" исеменнән алып барылуы да хикәянең тәэсир итү көчен арттыра.

Авторның балалар өчен язылган икенче бер әсәре - "Корбан" хикәясенә килсәк, биредә күтәрелгән фикер беркадәр үзенчәлекле. Кайчандыр ул "дини гореф-гадәтләрнең бала күңеленә ясаган авыр җәрәхәтен күрсәтү ягыннан әһәмиятле" дигәнрәк формада анализлана иде. Әмма бүгенге көндә инде хикәягә карата бәя үзгәрә.

Әсәрнең төп уңышы - персонажның күңел дөньясын, хис-кичерешләрен оста, тормышчан итеп сурәтләп бирүдә. Хикәяне уку дәвамында геройның шатлык һәм газаплары шулкадәр тәэсир итә ки, әйтерсең лә ул вакыйгалар эчендә үзең кайныйсың. Алдагы хикәяләрдән аермалы буларак, "Корбан"да герой - үсештә-үзгәрештә бирелми. Автор аны аерым бер вакыйгаларда - сарык бәтие "Хөсәен"гә мәхәббәте планында гына ача, сабый баланың матурлыкка тартылуын, табигать белән гармониядә яшәргә омтылышын сурәтли. Әмма аның "Хөсәен"гә булган мәхәббәте фаҗигале төстә өзелә. Язучының төп идея-фикере дә нәкъ менә шушы вакыйгада яшерелгән. Ул- өлкәннәрнең бала күңелен аңлап бетермәве, сакчызлыгы һәм хәтта ваемсызлыгы. Әлеге фикер хикәянең үзендә үк хикәяләүче герой авызыннан әйтелә: "...Аналар кайсы вакытта бик гаҗәп булалар бит алар: әллә нинди күңелле, әллә ниди рәхәт булырлык нәрсәләрне санга такмыйлар". Ягъни турыдан-туры балалар күңелен аңлап бетермиләр. Бу юнәлештән чыгып бәяләгәндә, хикәя өлкәннәр өчен дә гыйбрәт алырлык.

Ф.Әмирханның киң җәмәгатьчелеккә артык таныш булмаган, тулы басмада соңгы елларда гына төрле матбугат органнарында дөнья күргән "Халык кызлары" исемле өч хикәяне үз эченә алган әсәре бар. Бу хикәяләрне татар балалар әдәбияты кысаларында өйрәнү шулай ук уңышлы булыр иде. Алар тарихны, яшәешебезне аңлау, халкыбызда хөрмәт һәм горурлык хисләре тәрбияләү өчен дә әһәмиятле. Хикәяләрнең фольклорга таянып язылуы, тел, стиль, сурәтләү чараларының да гади, аңлаешлы булуы әсәрне балалар әдәбияты яссылыгында махсус өйрәнү мөмкинлеген тудыра. "Халык кызлары" на "Ай өстендәге Зөһрә кыз", "Сөенбикә", "Картада оттырылган Зөлхәбирә" хикәяләре кергән. Аларны легендаларында еш кабатланган, үги ана газапларыннан гаҗиз Зөһрәне беренче өлештә Ай, кызганып, үзенә ала. Шуннан соңгы тарихыбыздагы вакыйгаларга Зөһрә кыз өстән торып бәя бирә, борчыла, газаплана.

Казан ханлыгының соңгы ханбикәсе - нугай мирзасы Йосыф кызы Сөембикә (Сөенбикә) турында инде татар әдәбиятында байтак әсәрләр язылды һәм языла. "Сөенбикә"дә Ф.Әмирхан беренчеләрдән булып татар әдәбиятына батыр ханбикә образын алып килә. Өченче хикәядә әтисе тарафыннан картада оттырылган Зөлхәбирә язмышы бирелә. Өч хикәяне берләштереп торучы төп идея-фикер Ф.Әмирханның "Татар кызы" әсәре һәм, гомумән, иҗатында тоткан төп темаларның берсе белән аваздаш. "Халык кызлары"нда әдип заманында көн кадагында торган мәсьәләсен күтәрә. Татар хатын-кызларын искиткеч гүзәл һәм батыр йөрәкле итеп, хыялында йөрткәнчә тасвирлый.

















































III Йомгаклау.

Каләм көче - зур көч, бигрәк тә ул үткен акыллы кеше кулында булса. XX гасыр башы - татар әдәбияты яңа нигездә канат җәеп, күтәрелеп, яшәреп килгән заман. Әдәбият, матбугат өчен матур әдәби тел кирәк. Ул тел халык өчен аңлаешлы да, нәфис тә булырга тиеш. Мондый яңарышның башында Ф.Әмирхан торган. "Замандашлары... аның язу ысулыннан үрнәк алды... Тел турысында ул дәвердә иң күп хафаланган, пошынган кеше Ф. Әмирхан булды дисәк, һич арттыру булмас",[2] - дип яза Б. Урманче аның турында.

Язучының үткен сатирик тел белән иҗат ителгән әдәби әсәрләрендә, журналистика эшчәнлегендә милләт язмышы өчен борчылып яшәү, аны прогрессив аңлы итеп күрергә теләү сизелеп тора. Әдәби геройларның психологик дөньясын сурәтләү аша ул милли әхлакны, кеше рухын үстерүне алгы планга куя. Балалар өчен язган "Корбан", "Ул үксез бала шул!" һ.б. әсәрләрендә Ф. Әмирхан әнә шулай үсеп килүче буынны тәрбияли, олы хакыйкатьне ача: бу дөньяда кеше рәнҗетүдән дә яманрак эш юклыгын искәртә.

Шулай итеп, Ф.Әмирханның татар балалар әдәбиятында тоткан урыны үзенчәлекле. Ул бу өлкәдә үзенең иҗаты һәм журналистик эшчәнлеге белән җуелмас эз калдырган шәхес.

Кулланылган әдәбият:

  1. Әмирхан Ф. Сайланма әсәрләр.- Казан: татгосиздат, 1941.-381 б.

  2. Б. Урманче. Фатих Амирхан белән очрашуларым // Фатих Әмирхан турында истәлекләр. - Казан: Тат. кит. нәшр., 1986. - 192 б.

  3. Даутов Р., Нуруллина Н. Совет Татарстаны язучылары:библиографик белешмә.- Казан: Татар. кит. Нәшрияты,,1986.- 594-597 б.

  4. Климович Л. Фатих Әмирхан иҗаты. Казан утлары.- 1976.-№1.- 105-110б.

  5. Ханбиков Я. Просветительская деятельность и педагогические идеи Фатиха Амирхана// Из истории педагогики Татарии.Сб. 2.-Казань,1972.-С.19-33.





























10







 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал