7


  • Учителю
  • Дәрес эшкәртмәсе 'Зат алмашлыклары'

Дәрес эшкәртмәсе 'Зат алмашлыклары'

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Зат алмашлыклары

Дәрес барышы:

Максат: Укучыларны алмашлыклар, зат алмашлыклары белән таныштыру; алмашлыкларнын сөйләмдәге ролен күрсәтү, аларны дөрес кулланырга өйрәтү; дәрескә кызыксыну уяту; укучылырның сүз байлыгын арттыру, бәйләнешле сөйләм үстерү.

Жиһазлау: Плакат «Зат алмашлыклары», пьедестал, смайликлар, проектор, презентация.

Дәресне оештыру.

Уңай психологик халәт тудыру.

Хәерле көн миңа!

Хәерле көн сиңа!

Хәерле көн безгә!

Хәерле көн сезгә!

Барыбызга да хәерле көннәр теләп дәресебезне башлыйбыз. Бүгенге дәресне мин - Лилия Махмутовна үткәрәчәкмен.

1.Дәрескә кереш.

Дәфтәрләребезне ачып, бүгенге числоны языйк. Матур язу күнекмәсендә нинди хәреф язачакбыз? Аны белү өчен игътибар белән экранга карыйк.

Матур җәй җиткәч,

Көннәр җылыткач,

Кырга чыгарбыз,

Җиләк җыярбыз.

Бу шигырьдә нинди аваздан башланган сүзләр ешрак яңгырады? Димәк җ хәрефен язачакбыз. Бу рәткә карагыз әле, нинди үзенчәлек күрәсез?

җ җ җ җ җ

җир рҗи ирҗ җир рҗы

2. Теманы билгеләү.

Ә хәзер бүгенге дәрес темасын ачыклап китик. Тактага карагыз.

яяАккЛппМллАууШввЛррЫггК

Проблема кую.

- Кабатланган икәү рәттән килгән хәрефләрне төшереп калдырып, калган хәрефләрне генә укыйк әле. Нинди сүз килеп чыкты?

- Сез ничек уйлыйсыз, без бүгенге дәрестә нәрсә турында сөйләшәчәкбез? (алмашлык)

Нәрсә икән ул алмашлык? Беләсегез киләме, нәрсә өчен кирәк икән ул? Хәзер мин сезгә сораулар әйтәм, ә сез шул сорауларга җавап бирегез. (Проекторны кабызам)

- Җиләк кайда үсә? (Җиләк урманда үсә.)

- Җиләк кайчан өлгерә? (Җиләк җәй көне өлгерә.) Ә урманда үзеңне ничек тотарга кирәк икәнен беләсезме? (таблицаны күрсәтергә)

- Җиләктән нәрсәләр әзерлиләр? ( Җиләктән компот, варенье әзерлиләр.)

- Укучылар, нинди текст килеп чыкты?

- Текст сезгә ошыймы?

- Нинди кимчелеге бар? ( Бер үк җиләк сүзе кабатлана, башка сүз белән алыштырырга кирәк)

- Әйдәгез төзәтик. Кемдә нинди тәкъдимнәр бар? (2 нче җөмләдәге җиләк сүзен - ул, 3 нче җөмләдәге җиләктән сүзен -аннан сүзе белән алыштырабыз.)

- Без куйган сүзләр кайсы сүзләрне алыштырып килде? ( Җиләк сүзен)

- Җиләк сүзе кайсы сүз төркеменә керә? ( Исем)

- Димәк, ул , аннан сүзләре исем сүз төркемен алыштырып килә икән. Алмаштырып килгәч, ул сүз төркеменең исеме дә ничек булыр инде? (Алмашлык). (Проекторны сүндерәм)

- Дөрес, балалар, алмаштыра, нинди дә булса исемне аерым бер сүз белән алмаштыра димәк. Алмашлыкларбезнең телдә бик кирәк сүзләр икән. Аларсыз гел генә кабатланган исемнәр белән җөмләләр ямьсез булыр иде, шулаймы?Зат алмашлыклары безнең сөйләмдә бик еш кына очрашалар. Тактага таблица эленә.

4. Яңа теманы ныгыту, сөйләм үстерү (развитие речи) өчен күнегү.

138 нче биттәге 234нче күнегүне карыйк әле. "Тынычлыкның туган көне" дип атала бу шигырь.(Проекторны сүндерәм)

Минем бабам орденнарын,

Медальләрен такты бүген.

Ялт-йолт итеп тора алар -

Шуңа күрә якты бүген!


Бүген бигрәк егетләрчә,

Солдатларча атлый бабам.

Бабам белән җитәкләшеп,

Мин парадка китеп барам.


Җиңүчеләр кебек итеп

Атлыйм мин дә, атлый ул да.

Син - батыр дим мин бабама

Син - батыр дип мактый ул да.


Ул иң батыр солдат булган,

Мин дә солдат булачакмын.

Бабам тыныч ял итсен дип

Ил чигендә торачакмын.


Балалар, бу шигырь нәрсә турында? Әйе, Җиңү көне турында. Чөнки һәркем белә - илебез 1945 елның 9 нчы маенда немец фашистларына каршы сугышта җиңеп чыкты һәм Җиңү байрагын Берлинда Рейхстагка беркетте. Бу Җиңү бик зур авырлыклар, миллионнарча корбаннар аша килде илебезгә. Шуңа күрә дә без шушы батырлар алдында мәңге бурычлыбыз. Ә сугыш ветераннарыннан без үрнәк алырга, туган илебезнең һәр аршын җирен сакларга, якларга тиешбез. Бу сүзләргә дәлил итеп соңгы вакыттагы Крымдагы вакыйгаларны мисалга китерәсем килә. Ә сез балалр, ничек уйлыйсыз, Крым халкы Россияга кушылганына шатмы? Чөнки меңләгән кешенең канын үзенә сеңдергән бу җирне без ниндидер чит илләргә калдырырга, бүләк итәргә тиеш түгел идек. Күз алдына китерегез әле, безнең Башкортстанны ниндидер чит илгә бүләк итсәләр? Безнең илебез һәрчак шулай азат, тыныч булып калсын. Ә киләчәктә егетләрез шулай ук безне сакларга ил чигенә басарлар. Ә хәзер узган елда үткән Җиңү бәйрәме турында сөйләшербез. Ул бәйрәмдә 4 нче класслар адында 4В классалары чыгыш ясады, ә кунакка ветераннар - районның сугыш ветераннары рәисе Шәрәфетдинов Калимулла, чечен сугышы ветераны Юрий Щеголёв чакырылды.

Менә бу рәсемдә ветераннар нишли?

Алар чыгыш ясый.

Шул бәйрәмдә (Ләйсән, Милена, Лилия) син нишләдең?

Мин шигырь сөйлим.

Ә 4В сыйныф укучылары нишли?

Ә калган укучылар нишли?

Без җырлыйбыз.

Алар тыңлап утыра.

Ә хәзер шигырьнең беренче куплетын укыйк. (1 укучыдан 1 куплетны укыту) Алар - нәрсә ул? Нинди сүзне алмаштырып килә?

Алар - орденнар.

2 нче куплетны укыту. Мин - оныгы, ул - бабай.

3 нче куплетны укыту. Син - бабай, малай.

Тагын бер нәрсәне ачыклап китик әле. Зурларга, укытучыларга без ничек эндәшәбез? (Сез)

4 нче куплетны бергәләп хор белән укыйк. Кагыйдәгә игътибар итик. Ул - бабай.

5. Физминутка.

Без, без, без идек

Без унике кыз идек.

Базга төштек май ашадык,

Келәткә кердек бал ашадык.(Презентацияне туктату, тактада эш)

6.Ныгыту.

235нче күнегү дип язу. Бу күнегүдә нокталар урынына тиешле зат алмашлыгын куярга кирәк. Тактада чылбырлап язу.

Мин укыйм

Син укыйсың

Ул укый

Без укыйбыз

Сез укыйсыз

Алар укыйлар

Бу күнегүдә нинди алмашлыклар кулландыгыз? Нинди сүз төркеме урынына кулланыла алар?

7. Төркемнәрдә эш.

Бик яхшы. Ә хәзер төркемнәрдә эшне башкарыйк. Башта төркемнәрдә эшләгәндә ничек эшләргә тиешбез әле, ачыклап китик. (укучылар җавап бирә: тату, бер-береңне ихтирам итеп, бер-береңне тыңлап, иптәшләребезнең сүзенә колак салып)

Укучыларга карточкалар бирелә, тиешле алмашлыкларны куеп язалар.


1 төркем: .... чәчәк рәсеме ясыйм. Ә .... нәрсә ясыйсың? .... кайчан кайта? Иртәгә .... елгага барабыз. .... кемне көтәсең? .... ни өчен очып китәләр.


2 төркем: ... мәктәпкә барабыз. Ә ... нәрсә язасыз? ... кайчан кайта? Иртәгә ... китапханәгә барасыңмы?.... кая барасың?


3 төркем: Кич белән .... әкият укыйбыз. .... кәгазьдән нәрсә кисә? Ә ... алай кисә аласызмы? .... нинди мәсьәлә чишәләр? .... кая барасың? Иртәгә ... китапханәгә барам?


Кайсы төркем әзер? Тикшереп чыгыйк. Бер укучы укып күрсәтсен, калганнар тыңлап утыра. Үзегезнең эшегезне ничәлегә бәялисез? Хатасы булмаса - бишле. Риза. Дүртле. Ни өчен?

8. Тиешле алмашлыкларны куеп укырга.

Ял көнне ... урманга бардык. Бу көнне кояш бик нык яктыртты. ... хәтта бераз җылытты. Агачлар матур кышкы киемнәрендә басып торалар. ... көмеш бәсләр белән бизәлгәннәр.


Укучылар, 1 җөмләгә нинди алмашлык куйдык?

3 җөмләдә сүз нәрсә турында бара? Анда нинди алмашлык куярсыз?

5 җөмләдә сүз нәрсә турында бара? Анда нинди сүз өстәрсез?

Ә ни өчен кояш, агачлар сүзен алмашлыклар сүзе белән алмаштырдыгыз.


9.(вакыт калса) Ә хәзер ныгытып китик әле:

Кеше үзен ничек атый - мин

Иптәшеңә кем дип эндәшерсең - син.

Сезгә берничә кеше килеп кушылса, үзегезне кем дип атарсыз - без

Сезнең янга килеп кушылган кешене кем диярсез?

Икенче сыйныфта укучыларны кем дип әйтерсез - алар. Әле генә сез әйткән сүзләр нинди сүз төркеме булды?

10. Йомгаклау.

- Укучылар , без бүген сезнең белән нинди сүз төркемен белдек?

- Алмашлыклар нәрсә өчен кирәк?

- Зат алмашлыклары нинди сүз төркемен алмаштырып киләләр?

- Нинди сорауларга җавап бирәләр?


11. Рефлексия.

Балалар быел безнең илебездә нинди уеннар үтте? Безнең дәресебездә дә бүген Сочидагы кебек пьедестал бар . Барыгыз да олимпиада уеннарын карадыгызмы? Ә исәнлекләре чикле булганнар өчен үткәрелгән параолимпиада уеннарында безнең Россия спортчыларының җиңүләрен күрдегезме? Куллары, аяклары булмаган, күзләре күрмәгән кешеләрнең тырышлыгына сокланырлык бит! Ә безгә - исән-сау кешеләргә тормыштан тәм табып, шатланып яшәргә, тырышырга гына кала.

Ә без бу пьедесталга кемнәрне мендерәбез? Әйе, 4 нче класс укучыларын. Кемнәр дәрестә барсын да аңлады - беренче урын сезнеке! Смайликларны хәзер чыгарып ябештерегез.

Кайбер сүзләр генә кыенлык тудырса - икенче урын сезнеке! Аңлашылмаса, сорауларыгыз булса - өченче урын сезгә! Аңлашылмаган укучыларга иртәгә тагын аңлатырмын, ярыймы? Дәрес тәмам. Барыгызга да рәхмәт!

8




 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал