7


  • Учителю
  • Конспект урока. Фоат Садриев иҗаты

Конспект урока. Фоат Садриев иҗаты

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Тема. Фоат Садриев иҗаты (Татар әдәбияты, 11 сыйныф, рус телле укучылар)

Дәрес максатлары:

1.Белем бирү максаты (дәреснең предмет нәтиҗәсе):

-тема буенча диалогик һәм монологик сөйләмгә чыгу

-драматургның театр белән эшчәнлеге турында сөйли белү

- аның иҗатының үзенчәлекләрен әйтә белү.

2.Фикер сәләтләрен үстерү максаты (дәреснең метапредмет нәтиҗәсе):

-Темага карата үз мөнәсәбәтенңне белдерә һәм дәлилли белү күнекмәләрен үстерү

-гомумиләштереп нәтиҗә ясый белү

3.Тәрбияви максат (дәреснең шәхси нәтиҗәсе):

-матур әдәбиятны һәм сәнгатьне белү кыйммәтен төшендерү

-тормыш ситуацияләренә һәм геройларның гамәлләренә бәя бирә белергә өйрәтү.

Дәрес тибы: катнаш (яңа тема өйрәнү+практик эш)

Дәреснең формасы: язучы иҗатын презентацияләү

Җиһазлау:

Ф. Садриев әсәрләре;

мультимедиапроектор;

компьютер;

Гыймранова Д., Исмәгыйлева Ф., Мөхәммәтҗанова Р., Таһирова Ә. Әлмәт татар дәүләт драма театры. ООО "Фолиант", 2014;

Ф. Садриев драма әсәрләре буенча куелган спектакльләр программасы һәм афишалары.

Кушымталар (№ 1, 2).

Дәрес этаплары

I. Оештыру моменты.

Уңай психологик халәт тудыру.

-Исәнмесез, укучылар!

-Исәнмесез!

Исәнләшү- ул хөрмәтләү,

Кече, өлкән - һәркемне.

Исәнләшүдән башлана

Безнең дәрес һәркөнне.

Дежур укучы рапорты, һава торышы турында мәгълүмат бирү.

Теманы кабул итүгә шартлар тудыру.

-Сез ничек уйлыйсыз? Безнең төбәктә яшәгән, бер үк һаваны сулаган, хәзерге көндә исән язучы, шагыйрьләр турында белү кирәкме?

-Әлмәт, Азнакай, Бөгелмә, Мөслим районнарында туган, иҗат иткән нинди шагыйрьләрне һәм язучыларны беләсез?

-Бүгенге дәреснең темасы нинди булыр икән, уйлап карагыз әле.

-Әйе, килешәм, тик җавапларыгызга бераз төгәллек кертәм. Шулай итеп, бүгенге дәреснең темасы нинди була?

II . Актуальләштерү.

Сезгә өй эше итеп Ф. Садриевның "Безнең гомер язлары"дип аталган драмасыннан биремнәр бирелгән иде. 1 нче төркем укучылары үзләренә ошаган диалогны өйрәнергә тиеш. 2 нче төркем - үзләренә ошаган эпизодны сәхнәләштерегә тиеш иде. Рәхим итегез.

Укытучы өй эшенә бәя бирүне башта укучылардан сорый, нәтиҗә чыгара. Укучылар бер-берсенә аргументлар китереп билге куя.

III. Яңа материалны өйрәнү. Презентация. (6-18 нче слайдлар)

Укытучы: Драматург иҗатына багышланган дәрес-презентацияне башлыйбыз. Фоат Садриевның Әлмәт татар дәүләт драма театры белән эшчәнлеген цйрщнщбез. Кем һәм нинди ул Фоат Садриев? Аның шәхесе һәм драматургия өлкәсендәге иҗаты белән якынрак танышабыз.

-Презентацияне караганда дәфтәрләрегезгә кайбер кирәкле материалны язып алыгыз.

IV. Ныгыту этабы (әңгәмә).

-Сез Фоат Садриевның драма әсәрләренә презентации карадыгыз. Тактада өстәмә материаллар бар (кушымта 1,2). Драматург нинди сәхнә әсәрләре язган, исемнәрен атагыз.

-Аның ничә әсәре Әлмәт татар дәүләт драма театры сәхнәсендә куелган?

-Садриев ничәнче елларда Әлмәт татар дәүләт драма театры белән актив эшләгән?.

-Пьесаларның исемнәре буенча фикер йөртегез, драматургның әсәрләре нинди темаларга багышланган?

-Язучы-прозаик, драматург Фоат Садриев әсәрләренең темалары актуальме?

Ни өчен?

- Сезне Фоат Садриев шәхесендә нәрсә сокландыра?

- Драматургның иҗатында сезне нәрсә гаҗәпләндерде?

- Фоат Садриев оригиналь әдипме?

- Нинди сыйфатлары, тормышы белән башка әдипләрдән аерылып тора?

- Ф. Садриев турында нинди "канатлы сүзләр"не истә калдырдыгыз?

- Язучының нинди мактаулы исемнәре бар?

- Драматург театрдагы кайсы режиссерлар белән актив эшләгән?

- Пьеса һәм спектакль терминнарының мәгънәсен ничек аңлыйсыз?

- Нинди актерлар аның спектакльләрендә уйнаган?

- Әлмәт татар дәүләт драма театрында нинди спектакльләр караганыгыз бар?

- ФИНК-РАЙТ-РАУНД РОБИН структурасы ярдәмендә Фоат Садривның иҗатына йомгак ясарбыз. 19 нчы слайда язылган сорауга синквейн языгыз: Мин Фоат Садриевне ничек күз алдына китерәм? Синквейнның структурасы: 1 нче юл- Ф. Садриев; 2 юл - әдипне, билгеләүче 2 сыйфат; 3 юл - 3 фигыль; 4 юл - Ф. Садриев турында 4 сүздән торган җөмлә; 5 юл - Ф. Садриев сүзенә синоним).

Җавапларны өстәлдәге ак кәгазьләргә языгыз, төркем эчендә киңәшләшегез. 1нче номерлы укучылар гомуми эш нәтиҗәләрен укып күрсәтәләр.

Ааларның эш үрнәклре:

Ф. Садриев

Гади, халыкчан

Яза, ярдәм итә, өйрәтә

Иҗат итүен дәвам итә

Драматург

Ф. Садриев

Күренекле, данлыклы

Сөйли, аңлата, кисәтә

Дәүләт премиясе лауреаты булды

Прозаик

Ф. Садриев

Танылган, искиткеч

Авыл тормышын киң чагылдыра

Шәхес

V. Нәтиҗә.

1 . Укытучының йомгаклау сүзе, бәяләү (дәрестә җавап бирү).

VI. Өй эше.

Мультимедия технологияләре кулланып Фоат Садриевның Әлмәт дәүләт драма тетрында куелган драма әсәрләре буенча проект эше башкарырга. Консультант Хәлимов Рифат сезнең электрон почтагызга биремнәр бүлеп җибәрәчәк. Уңышлар телим.

Кулланылган әдәбият:

1. Гыймранова Д., Исмәгыйлева Ф., Мөхәммәтҗанова Р., Таһирова Ә. Әлмәт татар дәүләт драма театры. ООО "Фолиант", 2014;

2. Даутов Р. Н., Р. Ф. Рахмани. Әдипләребез: библиографик белешмәлек. 2 томда. Казан, Татарстан китап нәшрияте, 2009.

3. Садриев Ф. Безнең гомер язлары. Казан, "Рухият" нәшрияты, 2005.

4. .samlib.ru/k/kuzhelewa_w_w/ Lib.ru:

5. www.proza.ru/avtor/anna1602</<font color="#333333">















 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал