7


  • Учителю
  • Татар теле. ФДББС. Лексик мәгънә.

Татар теле. ФДББС. Лексик мәгънә.

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Тема: Лексикология. Сүзнең лексик мәгънәсе.

Максат: 1.Лексикология турындагы белемнәрен тирәнәйтү.

2. Сүзнең лексик мәгънәсе турында белешмә бирү. Сүзнең лексик мәгънәсен аңлатуның юлларын күзәтү.

3. Төркемнәрдә һәм мөстәкыйль эшләү күнекмәләрен ныгыту.

4. Әхлак тәрбиясе бирү.

Дәрес тибы: Белемнәрне кабатлау, тикшерү.

Җиһазлау: дәреслек, ярдәмлек,Укытучы эшчәнлеге+



Укучы эшчәнлеге

Уку-укыту гамәлләре

Мотивация

Галимҗан Гыйльмановның шигырен уку. Эчтәлеге буенча әнгәмә оештыру.

Тел ул - байлык. Ул ярата

Ил кадерен белгәннәрне.

Җан-рухы ул, гомрен биреп,

Шул ил өчен үлгәннәрнең.

Шигырьне тыңлау, бер-берләренә яхшы кәеф теләп эшкә керешү.

Тыңлаган әсәрләр буенча сораулар бирә белү;



әхлакый-этик бәяләү

социаль һәм шәхси бәяләрдән чыгып,шәхеснең мораль сайланышында үзләштерү эчтәлеген бәяләү

Актуализация

Өй эшләре белән танышу, нәтиҗәләр чыгару.

  1. Яңа зур тел белеме бүлеген кабул итәргә әзерләү, укучыларга сораулар биреп:

  • Без тел белеме фәненең нинди бүлеген өйрәнә башладык?

  • Ул нәрсәләрне өйрәнә?

  • Аның нинди тармаклары бар?2.Күнегүләрне сайлап тикшерү.



Укучылар проетларын сыйныфка тәкъдим итәләр.

Соңгы нәтиҗәләрне исәпкә алып, максатларның эзлеклелеген билгеләү.план төзү һәм эшнең эзлеклелеге

Прогнозлау(алдан фаразлау)

Нәтиҗәгә соклану һәм аның үзләштерү дәрәҗәсен билгеләү,аның вакытлы характеристикалары



Укучы нинди авырлыклар белән очраша?

Дәреснең максатларын ачу.

Укучылар иесик мәгънә төшенчәсен белмиләр.

Укучыларга максатларны билгеләү өчен сораулар тәкъдим ителә.

  • Өй эшен башкарганда, нәрсәгә игътибар иттегез?

  • Сезгә кем яки нәрсә ярдәм итте?



Укучылар тарафыннан белгән яки әлегәчә белмәгән күнекмәләрне үзара бәйләү; Планлаштыру;



Авырлык

тан чыгу юллары.

Аңлатмалы сүзлек белән эшләү.



Табышмакның җавабын табалар. Сүзлекләр белән эшлиләр.

Сорауларга җавап бирәләр, аңлаталар.



- проблеманың әйтелеше яки бирелеше;

-эзләнүле һәм иҗади характердагы проблемаларны чишү юлларын мөстәкыйль табу.

Яңа материалны аңлату.

  1. Укучылар белән сүзнең лексик мәгънәсе турында сөләшү.

  2. Сүзнең лексик мәгънәсен аңлатуның юлларын күзәтү. Мисаллар ярдәмендә проблемалы ситуация тудыру, аны хәл итү.



  • Телнең сүзлек составын өйрәнә торган фән ...;

  • Чыгу - керү; ак - кара;

  • Матур - чибәр, нәфис, сөйкемле;

  • Күлек - күз, күзле, күзсез, күзәтү;

  • Рәсем күрсәтү.

  1. Аңлатмалы сүзлекләр турында сөйләшү.

Укучыларга татар теленең аңлатмалы сүзлеген күрсәтү, аңың төзелеше, барлыкка килү үзенчәлеге турында белешмә бирү.



Укучылар алда өйрәнгәннәрен искә төшерәләр, аңлатмалы сүзлектән карыйлар.



Нәтиҗә чыгару.

- аңлатма бирү;

- синонимнар сайлау;

- антонимнар сайлау;

- тамырдаш сүзләр сайлау;

- Рәсем яки фотография бирү.

Сүзлекләрне карыйлар, төзелеш үзенчәлеген күзәтәләр, нәтиҗә ясыйлар.

-кирәкле информация туплау;

- билге-символлар

- модельләштерү



Логик

- билгеләрне табу максатыннан чыгып, анализлау

- җитмәгән компонентларны тулыландырып,синтезлау;

- чагыштыру,объектларны классларга бүлү, серияләү өчен критерийлар сайлау;



Материал

ны беренчел ныгыту.

  1. Дәреслектәге кагыйдәне укып чыгу (95, 96б.)

  2. 214нче күнегү өстендә эшләү.

  • Сүзләрнең лексик мәгънәсен аңлатмалы сүзлектән табу;

  • Җөмләләр төзергә кушу.

Укыйлар, фикер уртаклашып нәтиҗә ясыйлар, мәгънәсен аңлаталар. Сүзлек белән эшлиләр.



Төрле фикерләрне исәпкә алу, үз позициясен нигезләү. сәбәп-нәтиҗә бәйләнешен ачыклау,

- логик фикерләү чылбырын төзү,

- исбатлау.

Телдән аңлату.

Физкультминутка

Куян күзне ачуы,

Төпкә менеп басуы,

Бер, ике, өч - утыра,

Бер, ике, өч ул тора.

Я ботакка тотынып,

Ала тагын атынып.

Алан тулы төп тә төп,

Сикергәли дөп тә дөп.

Кинәт читкә тартыла

Һәм урынына утыра.



Тыңлыйлар, хәрәкәтләрне башкаралар.

Ишетеп аңлау

Мөстә

кыйль эш.

Модель "Фрейер" төзетеп карау:

  • Төзелү үзенчәлеген аңлату;

  • Үрнәк күрсәтү.

М:Фигыль

Сыйфат

Сан

Таблицаны тутыралар, нәтиҗә ясыйлар. Иптәшләренең сүзләре белән танышалар.

Үрнәк буенча тикшерәләр, үзбәя.

Нәтиҗәгә соклану һәм аның үзләштерү дәрәҗәсен билгеләү ,аның вакытлы характеристикалары. Контроль;



Кабатлау һәм ныгыту күнегүләре.

Төркемдә эшләү:

216нчы күнегү өстендә эшләү, өзекне тәрҗемә итү.



Сүзлекчәдән карау.

Татар теленең җөмлә төзелеше үзенчәлеген исләренә төшерәләр. Бергәләп эшлиләр, чагыштыралар.

Сорауларга җавап бирәләр, киңәшеп төркемдә эшлиләр.



Төркемдә эшләү Төрле фикерләрне исәпкә алу, үз позициясен нигезләү. логик фикерләү чылбырын төзү,

Иптәшеңенең үз-үзен тотышы белән идарә итү, фикерне әйтә белү

Тикшерү, коррекцияләү, иптәшеңнең эшчәнлеген бәяләү,үз фикереңне тулы әйтә

Рефлексия. Өй эше.

Дәрескә йомгак ясау.

  • Нинди эш башкардык?

  • Нинди яңалык белдегез?

  • Кайсы эш катлаулы булды?

  • Үзегезнең эшегезне ничек бәяләр идегез?

Активлыкны бәяләү.

Үзбәя.

1.215нче күнегү.

2. Кагыйдәне ятлагыз 95 - 96б.

3. Иҗади эш. Тамырдаш сүзләрне кулланып җөмләләр төзегез.

Үз эшен, иптәшләренең җавапларын, үз хезмәтен бәяли белү.







 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал