7


  • Учителю
  • Урок по татарской литературе для 6 класса «Хикәя сюжеты»

Урок по татарской литературе для 6 класса «Хикәя сюжеты»

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание: "Описание материала:Татар әдәбиятыннан дәрес эшкәртмәсе ( татар әдәбиятын укытуда федераль дәүләт стандартлары таләпләрен тәэмин итү тәҗрибәсеннән) Тема: Хикәя сюжеты (татар мәктәбенең 6нчы сыйныфында татар әдәбияты дәресе) Максат: Хикәя сюжетының үзенчәлеген өйрәнү, у
предварительный просмотр материала

Тема: Хикәя сюжеты (татар мәктәбенең 6нчы сыйныфында татар әдәбияты дәресе)

Максат: Хикәя сюжетының үзенчәлеген өйрәнү.

Кулланыла торган әсәрләр: Һ. Такташның "Хикәяне ничек язарга?" мәкаләсе, Нәбирә Гыйматдинованың "Төнбоек" хикәясе.

Дәрес барышы:

I. Ориентлашу, мотивлаштыру этабы.

1. Белемнәрне актуальләштерү.

Укытучы: Алдагы дәрестә нинди УМ чиштек? Ниләр үзләштердек?

Көтелгән җ: Чәчмә әсәрләр үзенчәлеге белән таныштык. Алар сөйләм теле белән язылганнар, аларда рифма да, иҗек саны да, строфа да юк. Чәчмә әсәрләрнең жанрлары: әкият, хикәя, повесть, роман һ.б., әкиятләрнең сюжет үзенчәлекләре, сюжетта вакыйгалар хәрәкәте турында белдек. . Сюжетның үстерелеш, кульминация, чишелеш өлешләреннән торуын белдек.Әкиятләрдә икенче өлеш беренчесенең киресе була, дигән нәтиҗәгә килдек. Чөнки әкиятләрнең беренче өлешендә кара көч әкият каһарманнарын нинди дә булса юл белән җиңә. Икенче өлешендә исә әкият каһарманы кара көчне җиңә, аңа җәза бирә. Югалган нәрсәне таба һәм, аңа өстәп, башка нигъмәтләргә дә ия була.

2. Иҗади өй эшләренә анализ. Өй эшләрен тикшерү: чәчмә төр әсәр жанрлары, чәчмә төр әсәрләр сюжетында вакыйгалар хәрәкәте, әкиятләрнең сюжет төзелеше үзенчәлекләре турында сөйләү..

Үзбәя.

3.УМ кую ситуциясе.

Укытучы: Үткән дәрестә төзегән модельне искә төшерик әле, әкият жанрыннан кала безнең өчен иң таныш булганы кайсы?

Көтелгән җавап: Хикәя жанры. Димәк, бүгенге дәрестә без хикәя сюжеты турында сөйләшербез.

II. УМ чишү этабы.

1.Чәчмә әсәрләр сюжеты үзенчәлеге турында искә төшерү.

Көтелгән җавап: Сюжеттагы вакыйгалар хәрәкәтенең атамалары бар: үстерелеш, кульминацион нокта, чишелеш.

Укытучы: Татар халкының бөек шагыйре Һади Такташ пьесалар да, шигырьләр дә, хикәяләр дә иҗат иткән. "Хикәя нинди булырга тиеш?" дигән сорауга ул зур мәкалә белән җавап биргән.

2.Бер укучыдан мәкаләне укыту.

3.Һ.Такташ хикәясен кыскартып язып алу, аны модельдә күрсәтү (55 б.)

Көтелгән җавап: Хикәянең эчке төзелеше

Хикәянең герое, аның характеры, тормышка карашы

Хикәянең сюжеты

Авторның төп теләге

(идея)

Буявы

Геройларның эчке тормышларын ачу өчен бирелгән вакыйга сюжет дип атала. Хикәя язуда сюжет зур роль уйный. Геройның сюжетка кадәр булган тыныч, гади тормышы, гадәттә, хикәянең эченә төп материал булып керми. Хикәяләр тормышта булган вакыйгалардан алып языла. Ләкин язучы үзеннән кайбер якларны арттыра яки матурлый. Бу -хикәянең буявы дип атала.

Укытучы:Һади Такташ идея тумый торып, әсәр язылмый, дип безгә бик матур киңәш бирә.Әсәрнең буявы дип ул сәнгать алымнарын атый.

4.Язып алынганны үз-үзләренә, бер -берләренә кабатлау, истә калганча сөйләү.

Үзбәя.

5.Укытучы: әйдәгез, шагыйрь язганнарны "Төнбоек" хикәясе мисалында аңлатырга тырышып карыйк.

- Хикәянең сюжетын сөйләтү.

-Хикәяне сюжет өлешләренә бүлеп сөйләтү.

Көтелгән җавап: Балаларның көтүне күл буена алып килүләре һәм чәчәк артыннан күл уртасына керү вакыйгасы - сюжетның төенләнү өлеше. Бу вакытта әле балалар тыныч, киеренкелек тә, конфликт та юк. Балаларның көймә бата дип куркуы турындагы вакыйга-кульминация ноктасы. Татулык бетте. Балалар чәчәк сораган кыз белән конфликтка керәләр. Дуслары бата дип куркалар. Малайның батмыйча кире чыгуы, курку бетү - вакыйганың чишелеше.

Үзбәя.

6.Укытучы: без хикәянең сюжеты турында сөйләштек. Сюжет булсын өчен нәрсә булуы шарт?

Көтелгән җавап: төп геройлар һәм алар башкарган хәрәкәт ( гамәлләр, сүзләре, хисләре).

Укытучы: Әйдәгез, хикәянең төп геройларын ачыклап, аларга характеристика биреп карыйк әле.

Көтелгән җавап: Төп геройлар - хикәяләүче кыз белән малай. Хикәянең башында кызның тискәре сыйфатларын күрәбез:ул кыланчык. Башкалар алдында үзенең өстенлеген - чибәрлеген ничек тә булса күрсәтергә тырыша. Ул, мөгаен, чәчәк өзүче малайның үзенә күзе төшүен белгәндер. Нәкъ менә шул малайның, батудан курыкмыйча, тишек көймә белән суга йөзеп керәчәгенә ышангандыр. Хикәянең ахырында кызның уңай сыйфаты да ачыла: ул үзенең хатасын соң булса да аңлый.Ә малайга хас сыйфатлар - кыюлык, батырлык, үзсүзлелек, үҗәтлек. Шул ук вакытта ул үзенең бу адымы белән җиңел акыллылык күрсәтте. Чөнки эшнең ахыры бөтенләй башкача тәмамланырга мөмкин иде.

Үзбәя.

Укытучы: Шагыйрь хикәя язу өчен тагын нәрсәләр кирәк, ди?

Көтелгән җавап: хикәя язу өчен баштан укучыга җиткерелергә тиешле төп фикер аерып алына, аннан соң герой хәрәкәткә китерелә, герой катнашкан вакыйга сәнгать алымнарына төрелә. Авторның төп теләге - безгә - укучысына (читатель) әйтергә теләгән фикере.

Укытучы: Бу очракта авторның төп теләге нидән гыйбарәт икән соң? Нинди фикер әйтергә тели ул безгә?

Көтелгән җавап: үзеңне башка кешеләрдән өстен куеп масаймаска, үзеңнең һәм кешеләр тормышын куркыныч астына куймаска, сак булырга өнди. Малайның үз гомерен куркыныч астына куюын аклап булмый.Чөнки кешегә гомере бер генә бирелә һәм ул бар нәрсәдән дә кыйммәт. Һәркем сәламәтлегенә һәм гомеренә зыян китерердәй эшләрдән читтә торырга тиеш.

Укытучы: хикәянең буявы дигәндә, автор нәрсәне күз алдында тота?

Көтелгән җавап: вакыйгаларны матурлап, бизәкләп язуны.

III.Рефлексия, бәяләү этабы .

1.Рефлексия ."Дәрескә нинди УМ куйган идек? ? Ничек эшләдек? Нинди нәтиҗәгә килдек?" сорауларына җавап бирү. Көтелгән җавап: Без хикәя сюжеты төзелешен өйрәндек. Һ Такташның "Хикәяне ничек язарга?" мәкаләсе һәм Н. Гыйматдинованың "Төнбоек" хикәяләре мисалында уку мәсьәләсен чиштек. 2.Дәрескә гомуми бәя кую. 3.Өй эше алу: 1) мәҗбүри өй эше: теоретик материалны ( хикәя сюжетының үзенчәлеге) кабатларга (56б.) Сайлап алырга: 2) А. Платоновның "Аллы - гөлле күбәләк" хикәясенең сюжет эчтәлеген сөйләргә 3) хикәя иҗат итәргә

Кулланылган әдәбиятның исемлеге:

1. Фундаментальное ядро содержания общего образования: / под ред. В.В.Козлова, А.М.Кондакова. - М.: Просвещение, 2009 - 48 с.

2. I -IV сыйныфларда «Әдәбият» укыту программасы. А.Г.Яхин. - Казан: «Мәгариф» нәшрияты, 2010. 3.V- XI сыйныфларда «Әдәбият» укыту программасы. А.Г.Яхин. - Казан: «Мәгариф» нәшрияты, 2008. 4. Яхин А.Г. «Әдәбият » I -XI сыйныфлар өчен дәреслекләр һәм укытучылар өчен методик кулланмалар.











 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал