7


  • Учителю
  • Грамматик КВН для учащихся 6,7 классов по татарскому языку

Грамматик КВН для учащихся 6,7 классов по татарскому языку

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

ТР Кукмара муниципаль районы Түбән Үрәс гомуми урта белем бирү мәктәбе























Грамматик КВН.



Беләге юан берне егар,

Белеме бар меңне егар.























Төзеде:

татар теле укытучысы

Сабирова Эльвира Фәрит кызы









2010 ел

Тема: Грамматик КВН «Беләге юан берне егар, белеме бар меңне егар »

Максат:

  1. Укучыларның белемнәрен тикшерү;

  2. Көндәшлеккә сәләтле укучылар тәрбияләү;

  3. Укучыларда татар теленә кызыксыну уяту.



КВНның барышы:

Укытучы.

Хәерле көн, кадерле укучылар!

Хәерле көн, хөрмәтле укытучылар!

Әби-бабай гадәтләре белән

"Хәерле", дип башлыйк эшләрне.

Хәерле иртә, хәерле көн телик,

"Хәерле" дип башлыйк бәйгене.



Исәнмесез, хөрмәтле укучылар, укытучылар, килгән кунаклар! Бүген бездә кызыклы уен. Без сезнең белән Яшь филологлар арсында КВН үткәрәбез.Биредә ике команда очраша: 6нчы һәм 7 нче сыйныф командалары. Аларга көч сынашырга туры киләчәк.КВН ның нәрсә икәнен беләсез инде. КВН га бары зирәкләр, тапкырлар, эшкә оста, сүзгә кыска булган укучылар гына җыелган. Кайсы команда биремнәрне тиз һәм җитез генә башкарып чыга, шул команда җиңә. Ә хәзер командаларны бирегә чакырабыз. Уңышлар сезгә!

  1. Конкурс.Сәламләү.

  • команданың исеме

  • девиз

  • җыр

  • каршы як команданы сәламләү.



  1. Конкурс. Кызыклы сораулар.



1 нче команда

2 нче команда

1. Карлыганны карлыгачка әйләндерү өчен нишләргә? (Н хәрефен ч белән алыштырырга )

1. Кабактан кадак ясап буламы? (Сүз уртасындагы б хәрефен д белән алыштырсаң була)

2.Өтерге сүзен 3 шакмакка язып буламы? (,ге)

2. Бер сүздә 100 ә буламы? (йөз-ә)

3. Кайсы ике нотага бер үк авазны кушсаң, ике алмашлык килеп чыга? Шул ук авазны өченче нотага кушсаң, елга исеме ясала ? (Ми-н, си-н, До-н)

3. Кайсы нотага бер аваз кушсаң, шәһәр исеме барлыкка килә? (У-фа)

4. Кара мәче нинди ишектән керә? (Ачык)

4. Тугай кайчан сайрый башлый? (Беренче иҗеккә р хәрефен кушкач)



  1. Конкурс. "Тизәйткечләр."



Тизәйткеч команданың командирына әйтелә. Сигнал булгач ул икенче утырган кешегә әйтә, алга таба шулай дәвам итә.Соңгы укучы "телефонограмма" ны алгач, басып тизәйткечне кычкырып әйтә. Кайсы команда төгәл итеп җавап бирә, шул команда җиңә.



1 командага - Сара сары савытка су сала.

2 командага- Камилә кара карлыган кайнатмасы кайната.



  1. Конкурс. "Мәкальләр"

Менә син ничегрәк

Башыңны эшләтәсең?

Кызыклар дөньясында

Адашмыйча йөрисең.

Бар яктан да белемлеме?

Шуны тикшереп карыйк.

Зирәклек һәм тапкырлыкта

Үз көчегезне сыныйк.



Командаларга сүзләр җыелмасы бирелә, командалар сүзләрдән татар халык мәкален җыярга тиеш булалар.

  1. Бәхетне юлдан эзләмә, белемнән эзлә.

  2. Аю - беләгенә, адәм белеменә ышана.



Концерт номеры: җыр.



  1. Конкурс. "Җөмләне күрсәт!"



Һәрбер команда рольләрне бүлеп ала (сүз төркемнәре): бер укучы - исем, икенчесе - фигыль һ.б.

  1. Без урманга җиләк җыярга бардык.

  2. Мин китапханәдән китаплар алып кайттым.



  1. Конкурс. "Тамырдаш сүзләрне тап"



1 команда - көн

2 команда - җил

Концерт номеры: татар халык биюе.











  1. Конкурс. «Бер исемнән күп исем ясау.»



1 команда - юмартлык

2 команда - күгәрчен





  1. Конкурс. "Ахыры бар, башын тап"



. чык (а)

. чак (у)

.. чык (ян)

.. чак (пы)

… чык (чып)

… чак (кур)

…. Чык (сыер)

…. Чак (бала)



  1. Конкурс. «Урыннарын алмаштыр»



Шигырь бирелә. Иҗекләрне дөрес урнаштырып, шигырьне укырга кирәк. (Попробуйте в каждой строчке поменять местами слоги так, чтобы получилось осмысленное стихотворение).

Татар телем - тарихлы тел,

Халкым кебек борынгы.

Тел булмаса, ул тарихны

Аңлап, белеп булырмы?



Тар-та лем-те - рих-лы-та лет,

Кым-хал бек-ке гы-бо-рын

Лет са-ма-бул, лу рих-та-ны

Лап-аң, леп-бе мы-лыр-бу?



Концерт номеры: шигырь



  1. Конкурс. «Әйтем-сүзнең бизәге, Мәкаль-сүзнең җиләге.

Мин башлыйм-син дәвам ит!»



Тукай оныклары

Яшь Җәлилчеләр

Мин мәкальне әйтә башлыйм,

Ә сез дәвам итегез.

Һәр мәкальдән сабак алып,

Күңелдә беркетегез.



Мәкаль башлыйм, син төгәллә,

Әгәр тапсаң сүзләрен.

Әй, сез, дуслар, кемнәр тапкыр

Күрсәтсеннәр үзләрен.

  1. Ни чәчсәң-

  2. Йөз сум акчаң булганчы-

  3. Эш беткәч-

  4. Күп сүзнең-

  1. Кем эшләми-

  2. Белем алу-

  3. Сөйдергән дә тел-

  4. Җиде кат үлчә-



  1. Конкурс. Командирлар ярышы «Сүзләрне тәрҗемә ит»

Җөмләләр бирелә. Җөмләнең кайбер сүзләре рус телендә, тәрҗемә итеп укырга кирәк.



  1. Вчера (кичә) концерт бик красиво (матур) булды.

  2. Летом (җәй көне) шәһәрдә бик весело (күңелле).

  3. По татарски (татарча) сөйләшергә өйрәнү бик тяжело (авыр).

  4. Татарча разговаривать (сөйләшергә) өйрәнү бик легко (җиңел).



Йомгаклау.



Нәтиҗәләр чыгару.



Татар теле



1.Татар телем-тарихлы тел,

Халкым кебек борынгы.

Тел булмаса, ул тарихны

Аңлап , белеп булырмы?

2. Татар телем-сәнгатьле тел,

Матурлыкка юл ача.

Гүзәллекне күреп була

Бары туган тел аша.

3. Татар телем-әкиятле тел,

Тылсымнан канат куя.

Җырлы-моңлы татар үзен

Чын кеше итеп тоя.

4.Татар телем-каһарман тел,

Ул һаман да көрәштә.

Аны, дуслар, сезнең кебек

Фидакарьләр яшәтә.

5.Әни кебек газиз күреп,

"Туган тел" дип дип җан атып

Яшик әле дөньясында

Татар телен яратып.





Җыр: "Бәхетле булыгыз!"



  1. Дөньяга килгәнсез икән,

Мәрхәмәтле булыгыз.

Кулыгыздан килгән кадәр

Игелек кылыгыз.

Кушымта:

Һәммәгез дә безнең

Теләктән уңыгыз.

Бәхетле булыгыз,

Шәфкатьле булыгыз!

  1. Табигатьне саклагыз сез,

Ул - изге йортыбыз.

Агачларны сындырмагыз,

Гөлләр утыртыгыз!

  1. Онытмагыз әнкәйләрне,

Олыгыз, кечегез.

Ялгыз әби-бабайларга

Ярдәмчел булыгыз!

  1. Җәнлекләргә мәрхәмәтле,

Рәхимле булыгыз.

Явызлыкка юл куймыйча,

Яхшылык кылыгыз!







 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал