- Учителю
- Татар теленнән дәрес конспекты Иярчен кире җөмлә 8 класс
Татар теленнән дәрес конспекты Иярчен кире җөмлә 8 класс
Татарстан Республикасы Лаеш муниципаль районы Державино төп гомуми белем бирү мәктәбенең беренче категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гыйбадуллина Фирдәвес Сафьян кызы
Тема: Иярчен кире җөмләләр. 8 класс
Максат:
-
иярчен кире җөмлә турында төшенчә формалаштыру,аның белдерелү үзенчәлекләрен аңларга ярдәм итү;
-
иярчен кире җөмләне тану һәм аеру ысулларын билгеләү;
-
сөйләм әдәбен тәрбияләү.
Җиһазлау: дәреслек Р. Г. Хәсәншина"Татар теле" 8 сыйныф; презентация.
Дәреснең тибы- УМ (уку мәсьәләсен) кую һәм чишү.
Дәрес барышы
I Мотивлаштыру-ориентлашу
-
Унай психологик халәт тудыру
-
Белемнәрне тигезләү:
-
Үткән дәрестә нинди УМ өстендә эшләдек?
(Укучылар төркемнәрдә искә төшерәләр)
Көтелгән җавап:
- Үткән дәрестә иярчен шарт җөмләләрне өйрәндек.
Модельне искә төшерү.
Үзбәя
II Актуальләштерү
Өй эшен тикшерү . Әдәби әсәрдән алып язган шарт җөмләләрне уку, схемаларын карау.
III Уку мәсьәләсен кую
Презентация буенча эшләү.
Модельне тутырырга: өйрәнелгән иярчен җөмлә төрләрен язарга.? ? ? ? ? ? ? ?
-Иярчен җөмәнең кайсы төре өйрәнелмәде?
- Иярчен кире җөмләләр.
-Димәк, бүген иярчен кире җөмләләрне өйрәнәбез.
Үзбәя
Тема тактага һәм дәфтәрләргә язып куела.
IV Уку мәсьәләсен чишү. Яңа төшенчәләр, күнекмәләр формалаштыру.
Презентация буенча эшләү
Төркемнәрдә эшләү .
Бирелгән җөмләләрне язарга, грамматик нигезләренең асларына сызарга, схемаларын төзергә, бәйләүче чараларны аерып чыгарырга.
1 төркем.
1)Күпме еллар узсалар да,
Онытылмый туган яклар.(Г.Хуҗи)
2)Патрон белән снаряд юклык безгә зур гына кыенлык ясый, шуңа карамастан сугышчыларның күңелләре күтәренке.
2 төркем.
1)Көн дә инде төшкә авышкан булуга карамастан,печән җыючылар кузгалмаган иде әле.
2)Күпме генәтуңдырмасын , яз язлыгын итми калмас.
2 бирем.Тикшерелгән җөмләләрнең кайсылары синтетик, кайсылары аналитик икәнен дәлилләргә.
Үзбәя
Модельләштерү. (Төркемнәрдә эшләү)
Иярчен кире җөмлә
-көтелгән эш-хәлнең баш җөмләдә киресе булачагын белдерә;
- нишләсә дә? нәрсәгә карамастан? ни генә булмасын?
Белдерелә
СИМАЛТИНИУС РЕЛЛИ ТЭЙБЛ - кара- каршы партнерлар аерым кәгазь битендә берьюлы мөстәкыйль эшлиләр, соңынннан, тикшерер өчен, бер-берсенә бирәләр.
ТАЙМД ПЭА ШЭА структурасы буенча янәшә утыручылар билгеле бер вакыт эчендә иярчен кире җөмлә турында белгәннәрен бер-берсенә сөйлиләр.
Үзбәя.
IV. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту
1)Дәреслек буенча эш.
316 нчы күнегү. Иярчен кире җөмләле кушма җөмләләрне генә күчереп язарга, схемаларын төзергә.
2)Төркемнәрдә эшләү.
1 төркем. Бирелгән җөмләләрдән иярчен шарт җөмләле кушма җөмләләрне генә язып ала.
2 төркем. Бирелгән җөмләләрдән иярчен кире җөмләле кушма җөмләләрне генә язып ала.
-
Кем ни генә әйтсә дә, бүре салам ашамас.
-
Үзең кыек утырсаң да, сүзең туры булсын.
-
Бер ялган сөйләсәң, тугыз дөресеңә дә ышанмаслар.
Тикшерү.
-Бирелгән җөмләләр нәрсәләр? (мәкальләр)
- Мәкальләрдә нәрсә турында әйтелә? (сөйләм әдәбе)
-Димәк, һәрберебезгә үзебезнең сөйләмебезгә игътибар итәргә кирәк.
IV Рефлексия, бәяләү
Экранда күренгән слайдтагы җөмләләрне дәвам итәргә
-Без бүген...
-Мин иярчен кире җөмлә турында...
- Мин үземә шундый белем алдым...
-Мин белдем...
-Мин өйрәндем...
-Минем әле өйрәнәсем бар...
Йомгаклау
-Дәрескә нинди уку максаты куйган идек? Ниләр башкардык?
Дәрескә гомуми бәя.
Дәрес буе бернинди ялгышсыз җавап биргән яисә, 1 зур булмаган ялгыш җибәреп, аергычны бик яхшы беләм һәм үз сөйләмемдә куллана алам дигән укучыла р- "5"
2-3 ялгыш җибәреп, аергычны яхшы беләм һәм үз сөйләмемдә куллана алам дигән укучылар - "4"
4-5 ялгыш ясап, аергычны бераз беләм һәм үз сөйләмемдә бераз куллана алам дигән укучылар - "3"
Өйгә эш. 318 күнегү. Иярчен кире җөмләлре булган 3-4 мәкаль язарга.
Файдаланылган әдәбият:
1. Иҗади үсеш технологиясе дәресләре. - Казан, 2012.
2."Мәгариф" журналының 2015 № 7саны.
3. magarif-uku.ru сайты.
4. Совершенствование качества преподавания в Республике Татарстан.
Преобразование обучения в ХХI веке.- Казань, 2013