7


  • Учителю
  • Урок татарского языка 2 класс Родной край

Урок татарского языка 2 класс Родной край

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

МБОУ «Бирюлинская средняя общеобразовательная школа

Высокогорского муниципального района РТ»



















Тема: "Туган ягым"



Укытучы:

1 категорияле татар теле

һәм әдәбияты укытучы

Тазмиева Р.М.









































-2016-





Максат: 1.Туган ягым тексты өстендә эшләү, текстның эчтәлегенә төшендерү;

2.Өйрәнелгән сүзләрне дөрес әйтергә, диалогик һәм монологик сөйләмдә кулланырга күнектерү;

3.Туган якның матурлыгына соклану хисе тәрбияләү;

Материал: Р.З.Хәйдарова, Татар теле һәм уку китабы. 2 класс, Татарстан картысы, туган як табигате төшерелгән рәсемнәр, биремле карточкалар.



Дәрес барышы.



І. Оештыру өлеше.

1.Уңай психологик халәт тудыру.

2. Дәрескә әзерлекне тикшерү.

3. Дежур укучы белән әңгәмә.

-Бүген кем дежур?

-Бүген ничәсе?

-Атнаның кайсы көне?



ІІ. Белемнәрне актульләштерү.

1) -Прослушайте и укажите слова со звукам (г).

Туган як, табигать, кыр, күл,аю, бүре, Алабуга, елга, түгел.

2) -Тактада язылган сүзләрне укып, тәрҗемә итәргә.

Төн, ат, тәрәзә, аш, рәсем, су, такта, алма, нарат.

-Сүзләрнең беренче хәрефләрен җыеп, сүз төзергә. (Татарстан)

-Нинди сүз килеп чыкты?

-Ә нәрсә соң Татарстан?

-Без кайда яшибез?

-Татарстан зурмы?

-Татарстанның президенты кем?



ІІІ. Төп өлеш.

-Бүген безнең дәреснең темасы "Туган як". Димәк,без бүген нәрсә турында сөйләшәчәкбез?

-Туган як турында.

-Татарстан- ул безнең туган як.



1) Сүзлек өстендә эш.

Туган як [туған йақ] -родной край

Табигать [таобиғат'] -природа

Шәһәр [шәһәр] -город

Елга [йылға] -река

Авыл [аоwыл] -деревня

Куе [куйы] -густой

Кыр [қыр] -поле

Туган җир [туған җир] -родная земля

(Сүзләрне укытучы укый, балалар белән кабатлыйбыз)



2) Татарстан картасы белән эшләү.

-Бу нәрсә? (Бу карта)

-Әйе,бу Татарстан картасы. Балалар,туган ягыбыз -Татарстан. Татарстанда шәһәрләр,авыллар,елгалар күп.

-Әйтегез әле, нинди шәһәрләр бар? (Казан,Әлмәт,Алабуга,Бөгелмә,Яр Чаллы,Түбән Кама, Азнакай һ.б).

-Нинди елгалар бар? (Идел,Кама,Агыйдел)

-Син кайсы шәһәрдә яшисең? (Картадан күрсәттерү)



3) "Туган ягым" хикәясе белән таныштыру.

а)укытучы укый;

б)укучылар эчтән укыйлар;

в)кычкырып уку

г)тәрҗемә итү.



4)Сорауларга җавап бирү.

- Татарстан синең туган ягыңмы?

-Табигате нинди?

- Татарстанда нәрсәләр бар?

-Урманнарында нинди җәнлекләр яши?

-Татарстанның башкаласы ниндн шәһәр?

-Сез нинди телдә сөйләшәсез?(На каком языке вы разговориваете?)

Сез ике телне дә яхшы белергә тиеш: рус телен дә, татар телен дә.

Татарча да яхшы бел,

Русча да яхшы бел,

Икесе дә безнең өчен

Иң кирәкле,затлы тел.(Ш.Маннур)



ІV. Физкультминутка.

Уен "Сүзләрдән чылбыр төзү". (Укытучы тактага бер шәһәр исемен яза,ә укучылар шушы шәһәр исеменең соңгы хәрефенә башланган башка шәһәр исемен язарга тиеш: Әлмәт-Түбән Кама-Алабуга-Азнакай)



V. Дәресне ныгыту.

1) Ситуатив биремнәр.

Как ты скажешь о том,что

- Татарстан наша республика;

- в Татарстане природа красивая;

- в Татарстане города чистые и красивые.



Спроси у друга:

-был ли он в городе Казани?

-где живёт его друг;

-был ли он в деревне.



2) Диалог төзү.

-Исәнме!

-Исәнме!

-Мин Илья.

-Ә мин Артур.

-Син кайда яшисең?

-Мин Чаллы да яшим,ә син кайда яшисең?

-Мин Бөгелмәдә яшим.



3)Карточкалар белән эш.

1. Укажи лишние слова в логическом ряду.(Артык сүзне тап.)

Поши,аю,төлке,сыер,бүре.



2. Укажите,что изменено во втором предложении каждый пары.



Татарстанда елгалар күп.

Татарстанда зур,озын елгалар күп.



Татарстанда шәһәрләр матур.

Татарстанда шәһәрләр чиста,матур.



3. Вместо точек подбери слова.



Татарстанда ... урманнар, ... кырлар,күлләр бар.



Татарстанда ..., ... елгалар күп.



Татарстанда ..., ... шәһәрләр күп.



Слова: матур,куе,чиста,озын,киң,зур.



4) Рәсем буенча эш. (Туган як табигате төшерелгән рәсем)

-Игътибар белән рәсемгә карыйбыз. Кем рәсем буенча туган як турында кечкенә генә хикәя төзи ала?



VІ. Дәресне йомгаклау.

1. -Дәрестә нәрсә турында сөйләштек?

2. Өй эше. Татарстан турында кечкенә генә хикәя язып килергә.

3. Билгеләр кую.





 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал