7


  • Учителю
  • 11 нче сыйныф өчен контроль диктант тексты

11 нче сыйныф өчен контроль диктант тексты

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Татар теле

11нче сыйныф (1нче төркем)

Арадаш аттестация өчен контроль диктант

Яшь дусларга бер сүз

Сез әле кайчан гына, кулга чәчәкләр тотып, мәктәп бусагасын тәүге тапкыр атлап кергән идегез. Инде 11 ел вакыт узып бара. Сезнең әле иҗат итәсегез, барысын да булдырасыгыз бар. Һәр яңа буын, ачышлар ясаганда, өлкәннәр тәҗрибәсен үзләштерә, алар эшен дәвам иттерә.

Яраткан һөнәрең булу - тормышта бәхет ул, тормышның мәгънәсе. Һөнәр сайлаганда, илгә, халыкка бүген кемнәр кирәгрәк булуын да исегезгә алыгыз. Үзегез сайлаган эштә һәрвакыт һәм һәрьяктан эш сөючәнлек үрнәге күрсәтергә тырышыгыз. Сезне туган җирегездә никадәр мавыктыргыч эшләр көтә. Бүген белем һәм акыл таләп ителә торган никадәр кызыклы һөнәрләр кирәк. Ә хәзер эшче һөнәренә мохтаҗлык тагын да зур.

Киләчәктә кем генә булсагыз да, үз эшегездә яңалык тудыручы булыгыз, эзләнегез һәм беркайчан да сезгә битарафлык хисе кереп урнашмасын. Битарафлык - тормышта иң зур явызлык. Үзегез яши торган авылга, шәһәргә күз салыгыз. Алар тагын да яхшырак, баерак булсын өчен, мин нәрсә эшли алам әле дип, үзегездән үзегез сорап карагыз. (144 сүз)

(Ф.Хәмидуллиннан)

Бәяләү:

  • эш пөхтә башкарылса, хатасы булмаган эшкә "5" ле куела (бер орфографик. ике пунктуацион хата булырга мөмкин);

  • ике орфографик, ике пунктуацион яки бер орфографик, дүрт пунктуацион хаталы эшкә "4" куела;

  • дүрт орфографик, дүрт пунктуацион яки өч орфографик, алты пунктуацион хаталы эшкә "3" куела;

  • алты орфографик, биш пунктуацион яки биш орфографик, сигез пунктуацион хаталы эшкә "2".



 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал